Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын һәм аларның ике баласы янып үлгән

news_top_970_100
Ир белән хатын һәм аларның ике баласы янып үлгән
Фото: https://t.me/zabmchs

Байкал аръягы краенда 2 балалы гаилә янып үлгән. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Таулы Зерентуй авылында 2 фатирлы йортта була. 7 сентябрьдә кич белән биредә янгын чыга.

Ут 4 кешенең гомерен ала, шуларның икесе – балалар. 3 мәетне янгын шаһитлары коткаручылар килгәнче алып чыга. Алар хатын һәм 2 бала була. Гаилә башлыгы мәетен янгын сүндергән вакытта коткаручылар таба.

Веранда янып беткән, 70 квадрат метр мәйданда фатирга зыян килгән. Янгын сәбәпләре ачыклана. Прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100