Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әле ярый гәүдәсен кайтардылар» – Кукмара егете Рафил Хәлимов истәлегенә

Кукмара районы әле 23 октябрьдә генә тагын бер батыры белән бәхилләште. Нәкъ Муса Җәлил шигырендәгечә, мәгърур канат җәеп, ярдан түбәнгә ташланырга әзер торган бөркеттәй егетләребезнең тагын берсе – хәрби тәэминат взводы бүлегендә хезмәт иткән 27 яшьлек Рафил Хәлимовны Татар Толлысы авылында җирләгәннәр.

news_top_970_100
«Әле ярый гәүдәсен кайтардылар» – Кукмара егете Рафил Хәлимов истәлегенә
http://kukmor-rt.ru

Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатны соңгы юлга озатырга, гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашырга Татарстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин килгән, дип хәбәр итә Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы.

 

Фото: © http://kukmor-rt.ru

Рафил Хәлимовның әнисе, якыннары «Интертат»ка газизләре турында иң җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аларның һәммәсенең сүзендә Рафилнең Ватанына чын тугры егет булуы турындагы фикер ярылып ята иде.

«Иптәшләренә бик рәхмәтле мин, әле дә ярый гәүдәсен кайтардылар»

Ильмира ханым Хәлимова улының, армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, инде 6 ел тирәсе контракт белән хәрби хезмәттә булганын әйтте.

– Самарада хезмәт итте, аннан кайткач, контракт төзеде. Башта Казан тимер юлында хәрби частьта эшләде, аннан Керчьта хезмәт итте. Анда контракты бетеп, Украинага керде, 3 ай шунда булып кайтты. Контракт вакыты чыккач, Казанга кайтты. Аннары «спецназ»га керде, яңадан контракт төзеде. «Язмыйсыңмы әллә» дип тә караган идек, «юк, минем эшем шул» диде. «Миңа шушы кирәк», диде.

Спецназга урнашып, озак та тормады, аны 11 сентябрьдә Украинага алып киттеләр. Эшен бик яратты инде. Бер кайткач та, «иптәшләрем шунда калды бит», дия иде. Без, ул киткәч, аның белән элемтәгә чыга алмадык диярлек. 23 сентябрьдә чыгып карады ул, «әни, элемтә начар» дип кенә әйтте. Мин Кукмарада идем, «кайткач шалтыратырмын, улым» дип яздым да, шуннан сөйләшеп булмады. Кайда гына булса да, «әни, барысы да яхшы, барысы да яхшы булыр, минем өчен кайгырмагыз» дип, гел шул сүзләрне әйтте. Сеңелкәшемә әйткән инде «без сакламыйча, илне кем сакласын» дип.

Үлеме турында хәбәрне 16 октябрьдә алдык. Шул көнне иртән үлгән, диделәр. Якшәмбе иде ул, иртүк, күңелем әллә нәрсә сизгәндәй, бик кайгырдым, эчем пошты, бик каты калтыратты, йөрәк урында түгел иде. «Улым, абыең турында берәр нәрсә белешеп карамыйсыңмы соң?» – дип, кече улыма да әйттем. Шуннан белешә торгач, улым абыйсының үлгәнен кайтып әйтте. Снаряд кыйпылчыгы белән бик каты яраланып, яу кырында ук үлгән. Үлгән урыны – Харьков өлкәсе Ягодная авылы, диделәр.

 

Фото: © http://kukmor-rt.ru

Иптәшләренә бик рәхмәтле мин, әле дә ярый гәүдәсен кайтардылар. Ул егетләр белән күрешкән юк, ләкин аларга улымны калдырмаганнарына рәхмәтемне әйтәсем килә. Табутта кайтмавы да әйбәт булды. «Ничек алып кайтасы сезгә», – дип, үзләре сорадылар. Мөселманча төреп җибәргәннәр иде, йөзен дә ачып күрсәттеләр, мөселманча җирләдек. Кеше бик күп иде, хөрмәтләгәннәр улымны. Бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Ильмира апа.

«Әни, барысы да яхшы булыр», – диде. Булмады инде...

Рафил мәктәптә «4»кә-«5»кә генә укыган, яшь армеецларның «Витязьлар» командасына йөргән. Әнисе сүзләренчә, Казанга барып, ярышларда алдынгы урыннарны да яулап йөргәннәр. Хәрби булу хыялына шул вакыттан ук орлык салынган, күрәсең.

– 11 классны тәмамлагач, «хәрби өлкәгә барыйм әле» дип рөхсәт сорады – рөхсәт бирмәдек. Барыбер үз юлын сайлады. Кечкенәдән тартылган инде ул шушы өлкәгә. Мәктәптән соң энергоуниверситетка кергән иде, «армиягә барам» диде дә, китте.

Гаилә кору хыялы да бар иде. Йөргән кызына да «менә кайтам, Аллаһ боерса, өйләнешәбез, фатирлар алырбыз» дигән булган. Хыялланып яшәде инде, «әни, барысы да яхшы булыр», диде. Булмады инде... – дип, шушы урынга кадәр еламыйча, сабыр, тотрыклы тавыш белән сөйләгән, батыр лачынын югалткан ана күз яшьләренә ирек бирде.

 

Фото: © Рафил Хәлимовның якыннарының шәхси архивыннан

Гәүдәсен алып чыккан малай да энесенә: «Шулкадәр акыллы иде, әниең ничек шулай тәрбияләде икән аны?» – дип сөйләгән

Ильмира апаның бертуган сеңелкәше Лилия Исламова да Рафилнең үз Ватанының чын патриоты булуына басым ясады.

– Улым белән 1995 елда февральдә туып, бергә уйнап үскән малайлар алар. Бер класста укыдылар. 5 кыз туган без, барыбызның балалары бердәм булды. Мәктәптә «Витязьлар» командасына йөрделәр, Казанга барып чыгыш ясадылар. Хәрби юнәлешне бик яратты. Минем малай техникумнан соң армиягә киткәч, аның да барасы килде. Университеттан өченче курстан китте дә, кайткач, контрактка язды һәм аннары укып та бетерде. Гел «хәрби булам» дип йөрде инде ул бала. Беретлы хәрбиләргә, шул «спецназ»ларга гел сокланды. Керчьтан кайткач, бөтенебез туганнар җыелыштык. Монда тагын контракт төзегән. «Барма инде, улым», – дибез. «Юк, барам, без сакламасак, без дә бармасак, нишләр ул ил?!» – диде. Менә шулай киткән бала ул.

Без икенче туганыбызны күмәбез инде. Иремнең апасының улы Фердинанд Габидуллин 11 апрельдә үлгән, 25 майда алып кайтып күмдек. Инде менә хәзер Рафил...

Хәбәре бик озак булмады шул. Апа елый инде, ана күңеле билгесезлектән тилмерде, аны юатырга тырыштык. Бер айга якын хәбәре булмады. 16 октябрьдә хезмәттәше энесенә хәбәр биргән.

Бик акыллы бала иде Рафил. Гәүдәсен алып чыккан малай да энесенә: «Шулкадәр акыллы, әйбәт иде, әниең ничек шулай тәрбияләде икән аны? Ул малайга сокланып туя алмадык, аның әйбәтлеге...» – дип шаккатып сөйләгән.

Мобилизациягә эләккән солдатка да үз киемнәрен дә биреп калдырган, кызганмаган. Әле монда киемнәрен алып кайткач та, шул иптәше «эзләмәгез бөтен киемнәрен, носки, курткаларын кешегә бирде ул» дигән булган.

Ичмасам, гәүдәсе кайтты, дибез инде, кая ята икән малаем, диючеләр дә бардыр, Аллаһ сакласын, – ди Лилия ханым.

 

Фото: © http://kukmor-rt.ru

«Иң якын кешем иде, бүтән андый якын кешем булмас, мөгаен...»

Рафил хезмәт иткән отряд егетләрен әле ноябрь башында гына берничә көнгә ялга Казанга кайтарганнар. Рафилнең бертуган энесе Роберт абыйсының иптәшләренең берсе белән күрешеп сөйләшкәнен әйтте.

– Абый турында «яхшы кеше, яхшы хезмәткәр, коллективка яхшы гына кереп китте, бөтен кешегә булышып йөрде» дип сөйләде. Абый яраланган көнне алар бергә булганнар.

Абый иң якын кешем иде, бүтән андый якын кешем булмас, мөгаен. Дусларны ничек якын итсәң дә, абый кебек якын булып бетә алмыйлар. Үз эшен яратып башкарды.

Абыйны җирләргә частьтагы майор, башта Казанда эшләгән җиреннән – Росгвардиянең хәрби частеннан – егетләр кайткан иде, – дип сөйләде Роберт.

 

Фото: © Рафил Хәлимовның якыннарының шәхси архивыннан

«Юк, матурым, шундый һөнәр – Ватанны саклау дигән һөнәр бар», – дия иде»

Рафилнең 4 ел очрашып йөргән кызы Миләүшә белән дә сөйләшеп алдык.

– Махсус хәрби операциягә кадәр үк, «бәлки, бүтән эшкә барырсың» дип әйткәндә, «юк, матурым, шундый һөнәр – Ватанны саклау дигән һөнәр бар», дия иде. Беренче тапкыр яз көне барганда да, «барысы да яхшы булачак, шундый һөнәр булгач, Ватанны якларга кирәк бит», дип кабатлады.

Мәрхәмәтле, ярдәмчел иде. Мин инде аны «башта үзеңне кайгырт, аннары кеше турында уйларсың» дип ачуланып та ала идем. Ул бөтен туганнары, дусларына, миңа да кулыннан килгәнчә гел ярдәм итеп яшәде. Иптәше сөйләгәнчә, Украинада да яралыларга киемнәрен биргән.

Мин инде гел яхшыга өметләндем, ышандым, начар уйлар кермәде дә. Кайткач өйләнешергә тиеш идек. Казанда булмаганлыктан, алданрак өйләнешә алмадык. Җәен кайткач, «тагын бер тапкыр барам да, аннары өйләнешербез» дигән иде... «Барма инде» дигәч тә, «минекеләр бөтенесе шунда бит, хезмәттәшләрне алай калдыра алмыйм, барам», диде.

11 сентябрьдә киткәч, кыска гына элемтәгә 2-3 тапкыр чыгып алды. Элемтә бик начар иде. Соңгы тапкыр 28 сентябрьдә шалтыратты. «Берничә көн бирем буенча чыгабыз, мине югалтмагыз, аннары үзем элемтәгә чыгармын», диде, әмма шуннан соң бүтән шалтыратмады. 12-13 октябрь тирәләре аннан бераз читтәрәк булган иптәше «Рафилнең барысы да яхшы, 15, я 16сы үзе элемтәгә чыгар», дип язып җибәрде. Рафил рациядән иптәшенә «минекеләргә хәбәр сал әле», дип сораган булган икән. 15-16сы аларны алмаштырырга тиеш булганнар. Мин инде шалтыратыр дип көтеп утырдым, тик 16сы инде энесенә бүтән хәбәр белән шалтыраттылар.

Яраланган урыннан иптәшләре алып чыккан. Аларга атканнар, ләкин барыбер, куркыныч янаса да, аны алырга дип кире кайтканнар. Гәүдәсен бер атна кайтардылар, 23е җирләдек. Минем өчен «Ватанны саклыйбыз!» дип киткән чын Герой ул! – дип төгәлләде Рафилнең сөйгәне Миләүшә.

Туганнары, якыннары сөйләгәннәр Рафилнең якты рухына дога булып барып ирешсен! «Татар-информ» агентлыгы редакциясе Рафил Хәлимовның әти-әнисе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. 

 

Фото: © Рафил Хәлимовның якыннарының шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100