Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөз тел белүче полиглот: «Сөйләшә башлар өчен меңләгән сүз ятлауның кирәге юк»

«Интертат» хәбәрчесе 100дән артык тел белүче, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров лекциясендә булды. Игътибарыгызга белгечнең кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез. Бу язма чит телләр өйрәнергә теләүчеләр өчен дә, педагоглар өчен дә файдалы булырга мөмкин.

news_top_970_100
Йөз тел белүче полиглот: «Сөйләшә башлар өчен меңләгән сүз ятлауның кирәге юк»
Дмитрий Петров
Фото: © Казан мэриясе

Гыйнвар азагында Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе укытучылар, тәрбиячеләр һәм методистлар өчен «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дигән семинар оештырды. Семинарга лектор буларак Мәскәүдән Дмитрий Петров чакырылган иде. Лингвистлар арасында ул – күренекле шәхес. Күпләр Дмитрий Петровны «Культура» каналында барган «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы буларак белә. Мәсәлән, ул 3 айда татар телен үзләштереп, татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен басма кулланма һәм телевизион тапшырулар чыгарган.

Казанда узган лекция рус телендә барды. Ул татар телен чит тел буларак өйрәтүдә үз тәҗрибәсендә кулланган алымнар белән уртаклашты. Семинарның сорауларга җавап бирү өлешендә кайбер мөрәҗәгатьләр татар телендә яңгырады. Дмитрий Петров аларны төгәл аңлады һәм рус телендә җавап бирде. Әлеге чарада «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты. Игътибарыгызга белгечнең кайбер фикерләрен тәкъдим итәбез. Бу язма чит телләр өйрәнергә теләүчеләр өчен дә, педагоглар өчен дә файдалы булырга мөмкин.

«100дән артык тел өйрәндем»

Үз тормышымда мин 100дән артык тел өйрәндем. Хәзер аларның бөтенесен камил беләм, дигән сүз түгел бу. Кайбер телләр белән көн саен эш итсәм, ә мин укытам һәм тәрҗемә итәм, кайберләрен аерым проектлар өчен генә өйрәндем.

«Культура» телеканалында төрле телләр өйрәнүгә багышланган программалар алып барганымны хәтерләүчеләр, бәлки, бардыр. Телеэкраннар аша мин тамашачыларга инглиз, француз, испан, итальян, алман, португал, кытай һәм һинди телләрен өйрәткән идем. Аннан соң Россия һәм БДБ илләрендә яшәүче халыклар телләрен өйрәтү буенча проектлар эшләдем. Шундый проектларның беренчесе казах теле булды.

Казахстан суверен ил булса да, анда милли телне популярлаштыруда кыенлыклар бар. 10 ел элек Нурсолтан Назарбаев мине казах телен укыту методикасын төзергә чакырды. Төрки телләр арасыннан ул минем өчен беренче тәҗрибә иде. Казах телен өйрәнеп, дәреслек төзедем, казахларга курслар үткәрдем. Шуннан соң төрки телләрне өйрәнү системасы белән кызыксынып киттем. Алга таба төрек телен укыту әсбабын эшләдем. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен 5 ел элек «ТНВ» телеканалында курслар төшердек. Аның кәгазь варианты да басылды. Былтыр калмык теле буенча шундый ук эшләр башкардым. Быелга бурят һәм якут телләре планлаштырылган.

Дмитрий Петров

Фото: © Казан мэриясе фотолары

«Җир йөзендә яшәүчеләрнең 55 проценты кимендә 2 телдә сөйләшә»

2-3 тел белү турында сүз чыкса, күпләр «моның өчен уникаль сәләт кирәктер» дип уйлый, юкса Җир йөзендә яшәүчеләрнең 55 проценты кимендә 2 телдә, 15 проценты – 3 телдә сөйләшә. Ягъни 2-3 тел белү – күпләр өчен гадәти күренеш, булдыра алмаслык әйбер түгел. Һиндия, Пакыстан, Кытайда, Африканың, Латин Америкасының бөтен илләрендә диярлек, Европаның яртысында төрле халыклар бер-берләренең мәдәниятен, телен белеп яши.

Чит телләрне һәркем өйрәнә ала. Аның өчен бары тик теләк һәм дөрес методика кирәк. Шушы 2 әйбер бик мөһим. Теләк булмаса, иң яхшы методикаларның берсе дә эшләми, ә дөрес методика булмаса, теләк белән генә уңышка ирешү мөмкин түгел.

«Өлкәннәрнең артык таләпчәнлеге яшьләрнең тел өйрәнү теләген юкка чыгара»

Казахстан мәктәпләрендә казах теле укытылса да, халык өйрәнергә теләсә дә, бик күп казах туган телен белми. Бу миңа бик сәер тоелды. Төрле аудиториядә эшләп карагач, мин аның сәбәбен аңладым. Тел өйрәнергә теләүчеләрне катлаулы терминнар, кагыйдәләр белән алдан куркытып куялар икән. Белем алырга килгән кешене куркытырга түгел, ә сөендерергә, кадерле кунак кебек кабул итәргә кирәк.

Һәр телнең, башка телләр белән чагыштырганда, җиңел һәм катлаулы яклары бар. Мәсәлән, инглиз телендә искәрмәләр күп, фигыльләрнең төрләнеше, орфография бик катлаулы, ә төрки телләрдә искәрмәләр юк диярлек һәм, сүзнең тамырын белеп, бик күп формалар төзергә була. Төрки телләрдә предлоглар, приставкалар юк, кушымчаларның ялганышы аңлаешлы алгоритмга буйсына. Җөмләләрдә сүзләр билгеле тәртиптә тезелә. Бер биткә сыярлык шул алгоритмнарны аңласаң, өйрәнү җиңел бирелә. Рус теле дә, алман теле дә һәм башкалары да бу яктан бик катлаулы. Тел өйрәнергә теләүчеләргә башта телнең җиңеллеген күрсәтергә кирәк.

Кечкенә бала ашый башлаганда, ит каптырмыйлар, ә җиңел үзләштерелә торган йомшак ризык бирәләр. Тел өйрәнгәндә дә шушы принцип буенча эшләргә кирәк. Минем һәр методика иң еш кулланыла торган фигыльләр өйрәтүдән башлана. Аннары аларга башка сүз төркемнәреннән 200ләп сүз кушыла. Шулар белән гади җөмләләр төзи башларга мөмкин. Кайбер кеше меңләгән сүз белсә дә сөйләшә алмый. Мин минималь сүзлек запасы белән җөмләләр төзи башлау яклы. Аннары, тәҗрибә арткан саен, сүзлек запасы үзеннән-үзе киңәя бара. Иң мөһиме – башлап җибәрү. Кечкенә бала да теле ачылганда берничә сүзне кушудан сөйләшә башлый.

Казахстанда өлкәннәрнең, аксакалларның артык таләпчәнлеге дә яшьләрнең тел өйрәнү теләген юкка чыгара. Өлкәннәр туган телен камил белмәүчеләргә: «Туган телеңне мыскыл иткәнче, бөтенләй сөйләшмәвең яхшырак», – дип әйтергә ярата. Бу яктан итальяннар бик кунакчыл. Итальянча берәр сүз әйтеп куйсаң, син шундук үз кешегә әвереләсең. Шуңа куанып, телне күбрәк өйрәнәсе килә башлый. Тел өйрәнгәндә, әйләнә-тирәнең хуплавы, дустанә мөнәсәбәте бик мөһим.

Балачагыбызга кайтыйк әле. Тел ачылганда, беренче сүзләрне әйткәндә, кайсыбызның ата-анасы куанмады икән? Берсе дә: «Дөрес әйтмәдең. Утыр, «икеле!» – димәгәндер. Алай әйтсәләр, баланың теле гомердә дә ачылмас иде. Яңа тел өйрәнүче һәркем, яшенә карамастан, сабый бала халәтендә була. Шуңа күрә аны хупларга, мактарга кирәк. Тәҗрибә белән камиллек тә килә.

Сөйләшә башлар өчен меңләгән сүз ятлауның кирәге юк. Башта берничә йөзне белү җитә. Кар өеме зурайган саен күбрәк кар ябышкан кебек, сөйләшә башлагач, сүзлек запасы да арта бара. Табигый методика шулай эшли.

«Югала язган ирланд телен торгызу бара»

Ирландиядә халыкның 4 проценты гына ирланд телендә сөйләшә. Калганнары – инглиз телендә. Ирланд телен бетерүдә заманында инглизләр тырышкан. Югала язган телне хәзер торгызу бара. Бу эш күбесенчә милләтпәрвәрләр кулында. Ирландиядә ирланд теле генә гамәлдә булган берничә авыл бар. Кешеләр илнең төрле почмагыннан балаларын шунда җәйге ялга китерә. Кабул итү, күңел ачу шулкадәр яхшы оештырылган ки, кунаклар киләсе елларда да барырга атлыгып тора. 2 ай буена милли мохиткә чумган балалар туган телләрен өйрәнеп кайта.

Ирландиядә тагын бер кызыклы формат уйлап тапканнар: Дублин шәһәре читендәге берничә бистәне «ирланд теле территориясе» дип игълан иткәннәр. Барга керсәң, ирланд телендә хезмәт күрсәтәләр, ирланд музыкасы яңгырый. Театр да, башка күңел ачу үзәкләре дә ирланд телендә эшли. Әгәр бу кемгәдер ошамаса, юл аркылы үтеп, башка бистәдә ял итә ала. Сайлау мөмкинлеге бар. Милли бистәдә эшләүчеләрнең иҗадилыгы халыкны җәлеп итеп тора. Шушы ике алым телгә зур кызыксыну уята.

«Якутлар милли мәдәният аша телне саклый, ә чеченнарда гаилә факторы көчле»

Телгә кызыксыну уятуда гаилә белән мәдәниятнең көче бик зур. Алар янында административ ресурслар көчсез. Россиягә кагылышлы 2 мисал китерәм. Бөтен халкы белән диярлек үз телен белгән, руслардан кала, ике милләт бар: якутлар һәм чеченнар. Якутлар милли мәдәният аша телне саклый. Алар булдырган мәдәни контент башка халыкларның төшенә дә керми. Якутларның кинематографияләре көчле. Алар төшергән киноларны, сериалларны чит илләрдә дә, тәрҗемә итеп, яратып карыйлар. Якутск Казаннан күпкә кечкенә булса да, 7 милли театр эшли. Аларда һәрвакыт аншлаг. Якутлар яңа спектакльләр, идеяләр гел уйлап чыгарып торалар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Чеченнарда гаилә факторы көчле. 1944 елда алар туган җирләреннән куылсалар да, туган телләрен саклап калганнар, ә калмыклар сөргендә телләрен югалтканнар. Ике халык язмышын чагыштырып карасак, чеченнар, таралып яшәүләренә карамастан, туган телләрендә сөйләшәләр. Шул ук вакытта алар рус телен дә белә. Чечняда ике телне белү – нормаль күренеш.

Ике мисалда без гаилә һәм мәдәният факторларының көчен күрдек. Әгәр алар икесе дә булса, тел үсә һәм чәчәк ата.

«Чит илләр әдәбиятын тәрҗемә итү аша корея телен үлемнән саклап калганнар»

Корея теле дөньяның 10 иң популяр телләр исемлегенә керә. Аның рейтингы бездә генә түгел, Европада да, Америкада да арта. Чагыштырмача кечкенә генә ил. Теле дә җиңел түгел. Корея теленә популярлык каян килгән соң? Юкса Япония оккупациясе елларында ул юкка чыга язган булган. Оккупациядән соң, телне үстерер өчен, хакимият чит илләр әдәбиятын, шул исәптән фәнни-популяр әдәбиятны, тәрҗемә итүгә күп көч куйган. Шул рәвешле халык үз телендә алдынгы әдәбият белән танышып бара алган. Тәрҗемә факторы телне үлемнән саклап калган. Без бит телне кем беләндер сөйләшү өчен генә түгел, ә, беренче чиратта, кирәкле мәгълүмат үзләштерү өчен өйрәнәбез. Сүз уңаеннан, рус теле дә кытай, инглиз, алман һәм башка телләрдән тәрҗемә ителгән фәнни-популяр әдәбиятка бай. Ул шуның белән күрше илләр халкына кызыклы.

Хакимият корея телен саклап калу максатына ирешкәч, аны киңрәк җәелдерүгә керешә. Моның өчен, зур чыгымнар таләп ителсә дә, поп-культураны үстерү бурычы куелган. 10-15 ел эчендә бу эш үзен аклаган. Хәзер корея сериаллары, киносы, шоу-бизнесы бөтен дөньяда популяр. Шушылар бөтен дөнья яшьләрендә телгә кызыксыну уята.

Тел өйрәнү өчен файдалы киңәшләр

Татар теле буенча проектка алыну өчен миңа 3 ай вакыт бирделәр. Шул вакыт эчендә телне шактый үзләштердем. Эшне сүз ясалышы, җөмлә төзелеше алгоритмнарын аңлаудан, иң еш очрый торган 200 фигыль һәм берничә йөз башка сүз төркемнәрен ятлаудан башладым. Гадәттә, һәр телдә көндәлек тормыш өчен җитәрлек 150-200 фигыль була. Аларны ятлау әллә ни авыр түгел. Шулар ярдәмендә төрле комбинацияләр төзергә була. Төп сүзләрне үзләштергәннән соң татарча радио, җырлар тыңладым, матбугат укыдым. Сөйләм теленә төшенер өчен, интернетта комментарийлар уку файдалы, чөнки алар гади һәм кыска языла. Мин еш кына студентларга да комментарийлар укырга тәкъдим итәм.

Смартфоннар барлыкка килгәнче, кешеләр дистәләгән телефон номерын, туган-тумачаларының туган көннәрен, адресын истә тота иде. Хәзер аларны башта йөртүнең кирәге юк. Физик хезмәт кимегәч, кешелек спортны уйлап тапкан, чөнки тәнне тонуста тотарга кирәк. Соңгы 15-20 елда кеше табигатьтән бирелгән баш эшләтү сәләтен гаджетларга тапшырды, ә баш миенең эшләве сәламәтлек өчен бик мөһим. Аны да һәрвакыт эшләтеп торырга кирәк. Баш мие өчен телләр өйрәнүдән дә яхшырак спорт юк. Ягъни телләр өйрәнү сәламәтлек өчен дә файдалы.

Телне атнасына 2 мәртәбә 1әр сәгать өйрәнүгә караганда, көн саен 15 минут сарыф итү нәтиҗәлерәк. Даимилекнең файдасы зур. Тел өйрәнүгә сүз ятлау гына түгел, ә чит телдә җыр тыңлау, кино карау, текст укулар да керә. Мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр ятлау аеруча файдалы. Бу – элеккеге, сыналган алым. Хәзер аны күпләр кулланмый, ләкин файдасын үземнән беләм. Ритмга салынган әсәрләр җиңелрәк ятлана.

***

Залда утыручы педагогтан бер кызыклы сорау яңгырады: «Рус телле укучыларга татар авазлары авыр бирелә. Телне өйрәтә башлаганда ук фонетикага, ягъни авазларның дөрес әйтелешенә басым ясаргамы?»

Җавап: «Инглиз теле фонетикасына дөньяның бер генә илендә – Россиядә генә аеруча зур игътибар бирелә. Шуңа күрә бездә инглизчә иркен сөйләшүчеләр саны аз булуына аптырыйсы юк. Башка илләрдә кем ничек булдыра, шулай сөйләшә. Фонетиканы тел шомарту этабы дип кенә карарга кирәк. Базаны тупламыйча, аны шомартып булмый».

Залдан тагын бер кызыклы сорау: «Татар телен Татарстанда булса да популярлаштыру өчен нишләргә кирәк? Бәлки, нәрсәнедер эшләп җиткермибездер. Әллә артыгын эшләп ташладыкмы?»

Җавап: «Күп телләрне яхшы сериаллар популярлаштырды. Татар телендә сериаллар төшереп карарга мөмкин. Кинематография әллә ни чыгымнар таләп итми, ә нәтиҗәсе зур. Талантлы актерларыгыз бар. Ник эшләп карамаска? 10 сериал төшерегез. Берсе булса да уңышка ирешәчәк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100