Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф хәзрәт: «Корбанлыкның калдыкларын күмү, суга ташлау – акылга сыймый торган гадәт»

16 июнь көнне, гает намазы укылганнан соң, барлык җирлекләрдә корбан чалу башланачак. Шул уңайдан Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин корбан чалучыларда иң еш туа торган сорауларга җавапны «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Йосыф хәзрәт: «Корбанлыкның калдыкларын күмү, суга ташлау – акылга сыймый торган гадәт»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Корбан» сүзе гарәп теленнән алынган һәм «якынаю» дигәнне аңлата. Корбан безне Аллаһыга һәм бер-беребезне якынайта, чөнки кем беләндер якынаерга теләсәң, аның өчен нәрсәнедер корбан итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә моны безнең табигатебезгә салган. Ни өчен ана балага бик якын? Чөнки ана кеше баласы өчен үзенең сәламәтлеген корбан итә, 8-9 ай буе интегеп, тыныч төннәрен биреп, аны күтәрә, тудыра һәм ни кадәр мәшәкать белән үстерә. Шуны ук ике дус арасындагы мөнәсәбәтләр белән дә аңлатырга мөмкин. Үзеңә дә җиңел булмаганда, иптәшеңә булышу кешеләрне бер-берсенә якынайта.

Корбан – ул Аллаһы Тәгалә безгә ел дәвамында биргән малның бер өлешен кире бүлеп бирү. Беркемнең дә артык малы юк. Өченче машина алса да, ике йорты булса да, ул артык түгел. Беркем дә акчасын кая куярга белмәгәннән корбан итми, кеше үзенә кадерле булган әйберне бүлеп бирә. Шулай итеп, үзен, вакытын, малын корбан итеп, кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная.

Тарихка кайтсак, беренче корбан Адәмнең ике улы – Һабил белән Кабил тарафыннан ясала. Беренчесенең ихластан корбаны кабул була, ә икенчесенеке – юк. Ләкин Корбан бәйрәме Пәйгамбәр Ибраһим галәйһи үә сәлламга кайта. Ул озак еллар дәвамында бала көтә, 80 яшьтән узып китә, һәм, ниһаять, аның улы туа. 13 елга якын ул шушы улын тәрбияләп үстерә, яратып өлгерә. Һәм Ибраһим галяйһи үә сәлламне сынау йөзеннән, Аллаһы Тәгалә аның тормышындагы иң кадерле шатлыгын кире кайтарырга, ягъни корбан итәргә куша. «Барлык малыңны, атыңны яки башка әйберне корбан ит» дигән булса, күпкә җиңелрәк булыр иде, әмма ул иң кадерлесен корбан итәргә куша. (Аллаһы Тәгалә Ибраһимның кушканны берсүзсез үтәвен күргәч, корбанлык итеп, сарыкны җибәрә. Шул рәвешле, Ибраһимның улы исән кала. – «Интертат»).

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Кешенең көндәлек чыгымнарыннан һәм бурычларыннан тыш нисаб күләмендәге малы 1 ел дәвамында ятса, аңа корбан чалу – ваҗиб»

Кемнәр корбан чалырга тиеш?

Хәнәфи мәзһәбеннән чыксак, төрле галимнәр төрлечә әйтәләр. Кемнәрдер корбан чалуны «сөннәт» диләр, ләкин «каты, көчле сөннәт». Безнең хәнәфи мәзһәбендә кешенең көченнән килә икән, аңа корбан чалу ваҗиб булып тора. Ягъни кеше корбан чалырга тиеш, эшләмәсә, гөнаһлы була. Әбү Хәнифә Пәйгамбәребезнең шактый каты хәдисен алган бу мәсьәләдә. Ул: «Көченнән килә торып та корбан чалмаучы кеше безнең бәйрәмебезгә килеп йөрмәсен»,– дигән. Менә моннан чыгып, безнең мәзһәб: «Булдыра алган кешегә корбан чалу –ваҗиб», – ди.

Галимнәр шурасы нисаб куйды. Мөлкәте, байлыгы билгеле бер күләмгә җитсә, кеше зәкят бирергә тиеш. Бу күләм «нисаб» дип атала. Ул 2 төрле – 84 грамм алтын яки 595 грамм көмеш белән билгеләнә. 21нче гасырда, бигрәк тә Россиядә, алтынның бәясе кыйммәт, ә көмешнеке арзан. Шуңа күрә галимнәр зәкят нисабын алтын буенча, ә корбан чалу нисабын көмештән куялар. (Быел корбан чалу нисабы – 51 мең сум. – «Интертат»). Әгәр дә кешенең көндәлек чыгымнарыннан һәм бурычларыннан тыш, шул күләмдәге малы 1 ел дәвамында ята икән, димәк, ул очракта корбан чалу мәҗбүри.

Нисабка нәрсәләр кертелеп исәпләнә? Нисаб дигәндә кулда булган акча күздә тотыламы, әллә аңа квартира, машина, акцияләр һәм башкалар да керәме?

Көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрнең берсе дә нисабка керми. Мәсәлән, яшәгән квартираң, авылдагы йортың, утырып йөргән машинаң – болар берсе дә керми, чөнки кеше аны даими рәвештә куллана. Хәтта ниндидер кәсеп өчен алынган җиһаз да керми. Әмма акцияләр керә, чөнки ул шул ук акча кебек. Ягъни акцияләр, счеттагы акчалар, киштәдәге товарлар һәм «мендәр астында яткан акчалар» нисабка керә.

«Корбан гаилә исеменнән булмый: хатын-кыз үзе өчен, ә ир-ат үзе өчен чала»

Корбанны гаилә исеменнән чалырга ярыймы?

Динебездә акчаны йорт хуҗасы эшләргә тиеш, хатын-кызларга акча эшләү фарыз түгел. Ул хәзер генә хатын-кызлар ир-атларның көрәкләрен, чүкечләрен тартып алдылар, һәм бездә хатын-кызның эшләвен таләп итүче хәл урнашты. Ләкин дин үзенең карашын үзгәртми, дөнья беткәнче хатын-кызга акча эшләү мәҗбүри түгел. Кияүгә чыкмады – әтисе карарга тиеш, кияүгә чыкты – ире карарга тиеш, әтисе үлде – абыйсы карарга тиеш, абыйсы юк – энесе карарга тиеш. Хатын-кызны һәрвакыт ир-ат тәрбияләргә тиеш. Ягъни хатын-кызга акча кертү һәм аның мал-мөлкәте булу мәҗбүри түгел.

Шуңа кайбер мәзһәбләрдә болай дип әйтәләр: «Әгәр дә акча эшләүче гаилә хуҗасы үз исеменнән чала икән, бу аның бөтен гаиләсе өстеннән төшә», – диләр. Безнең хәнәфи мәзһәбендә, әгәр дә сарык бер кеше исеменнән әйтелә икән, димәк, ул бер кеше исеменнән генә була, аның гаиләсе исеменнән түгел.

Мәсәлән, гаиләне алганда, әгәр дә балаларның акчалары юк икән, аларга мәҗбүри түгел, әгәр дә хатынының нисаб күләмендәге акчасы бар икән, ул чалырга тиеш. Ләкин хатын-кыз – үзе өчен, ә ир-ат үзе өчен чала. Кайбер гаиләләрдә, мәсәлән, ир кеше «узган ел үзем өчен чалган идем, быел хатын өчен чалам» ди. Бу – дөрес түгел, акчаң бар икән, син үзең өчен чаласың, ә хатын өчен, аның акчасыннан алып чалына.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Димәк, гаилә исеменнән чалучыларның корбаннары кабул булмаган буламы?

«Кабул булмады» дип әйтә алмыйбыз, чөнки гаилә исеменнән чалуны кабул итүче мәзһәбләр дә бар. Алар, дәлил буларак, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисен китерәләр. Әлеге хәдистә болай диелә: «Ул 2 сарык чала. Беренчесен – үз исеменнән, икенчесен – «минем өммәтемдә кемдер корбан чалмый калса, шуның исеменнән булсын» дип әйтә». Пәйгамбәребезнең 9 хатыны һәм күпме баласы була, әмма ул «монысы – бу хатыным исеменнән, икенчесе – тегесе исеменнән» дип, атап тормый. Галимнәр, шуңа нигезләнеп, димәк, үзе өчен чалган икән, бу – гаилә исеменнән, ягъни йорт исеменнән дә китте, дип санала, диләр. Ләкин Татарстанда һәм Россиянең күпчелек җирендә хәнәфи мәзһәбе булганга, бездә һәркем үзе өчен чала.

«Корбан чалуга караганда, әҗәтне кайтару мөһимрәк»

Финанс белән бәйле кыенлыклары булган кешенең корбан чалуы дөрес әйберме?

Корбан чалганда һәркем үзенең хәләтенә карарга тиеш инде. Мәсәлән, бер таныш егет бар, аның сәүдәсендә проблемалар башланса, ул корбан чала яки зәкят бирә. Ул: «Хәзрәт, мин әҗәтләргә чума башласам, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалам яки мохтаҗга сәдака биреп, аларның догасын алам, шуннан соң минем эшләрем уңай якка китә», – ди.

Әҗәттә булган килеш, корбан чалып, әҗәтне тапшыру вакытын тагы да кичектерүгә караганда, әҗәтне вакытында тапшыру ваҗибрәк. Кемгәдер бурычы булган килеш, кемнеңдер мәҗлес үткәрергә, гомрәгә барырга, корбан чалырга теләге бар икән, ул башта шул кешедән әҗәтне кайтару вакытын кичектерү буенча рөхсәт сорарга тиеш. Әгәр дә ул кеше риза түгел икән, бер нәрсә дә эшләп булмый, чөнки әҗәтне кайтару мөһимрәк.

Кредит яки ипотека түләүче кеше корбан чалырга мәҗбүрме? Аның өстендә бурыч тора бит.

Кредит алу динебездә зур гөнаһ булып санала. Әгәр дә кешенең әҗәтләре билгеле бер график белән бара, Корбан чалу сәбәпле ул график бозылмый икән, проблема юк.

«Корбан итенең хуҗасы кеше үзе, ул аны ничек тели, шулай тарата ала, бары тик сата гына алмый»

Корбан ите ничек бүленергә һәм таратылырга тиеш?

Сәдакаләр 2 төрлегә бүленә: фарыз һәм сөннәт садакалары. Фарыз садакасын, ягъни зәкятне теләсә кемгә бирергә ярамый, Аллаһы Тәгалә үзе билгеләгән кемгә һәм күпме бирелергә тиешлеген. Ә сөннәт сәдәкасында андый әйбер юк, сәдаканы кемгә телисең, шуңа бирә аласың. Корбан шундый сәдакаләр рәтенә керә. Корбан итен гаиләң белән утырып ашасаң да, күршеңә бирсәң дә ярый, күчтәнәч итеп, үзеңнән дә бай туганнарыңа, хезмәттәшләреңә дә бирә аласың. Ягъни корбан итенең хуҗасы – кеше үзе, ул аны ничек тели, шулай тарата ала, бары тик сата гына алмый.

Корбан итен христианнарга бирергә ярамый, диләр. Каян килә соң бу фикер?

Андый әйбер юк. Зәкятне һәм Рамазан ае ахырында бирелүче фитра садакасын мөселман һәм мохтаҗ булмаган кешеләргә бирергә ярамый. Әгәрдә аны тиеш булмаган кешегә бирәсең икән, беренчедән, аның савабы булмый, икенчедән, аны алган кеше гөнаһлы була.

Фото: © «Татар-информ», Ильнар Тухбатов, архив

Димәк, башка диндә булучыга яки намаз укымаучыга корбан итен бирсәң, аның савабы югалмый?

Юк, бигрәк тә гомерең буе рус күршесе белән дустанә яшәгәндә, корбан чалганнан соң, аңа да өлеш чыгарсаң, аның мөселманнарга карата мөнәсәбәте тагы да яхшыра.

«Сатулашканда урталыкны сакларга киркә»

Корбанлык өчен сатулашырга ярыймы? «Нинди бәя куелган, шул бәя буенча алырга» дигән фикер каян килә?

Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһи үә сәлламга, улыңны чал, ди. Ул аңа: «Улымны артык яратам, башка әйберне корбан итим әле», – дип, әйтми бит. Шуңа күрә, «арык һәм арзанрак булганын» дип чалу да дөрес түгел. Син Аллаһка иң яхшысын бирергә тиешсең, саранланып, арзанрагын эзләп йөрү килешми. Ләкин базарның үз кагыйдәләре бар. Сарык, сыер бәясен беләсең икән, 15 меңгә сатылучы сарык үз бәясенә тормый икән, сатулаш әз генә. Ләкин бәясен бөтенләй төшереп бетереп, акчасын жәлләү дә дөрес түгел. Урталыкны сакларга кирәк.

«Корбанлыкның калдыкларын җиргә күмү, суга ташлау – акылга сыймый торган гадәт»

Татарларда корбанлыкка изгеләштереп диярлек карау бар. Сөякләрен, тиресен ташларга ярамый, бары тик күмәргә генә кирәк, диләр.

Чыннан да, берәүләр – корбанлыкны күмәргә, икенчеләре – суга агызырга кирәк, диләр. Бер авылда да миңа бу сорауны бирделәр. Авыл кырыеннан елга ага, ул Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте, аны сакларга кирәк. Әгәрдә суелган сарыкларның сөяген, эчәгесен, тизәген – бөтенесен шул елгага агызсак, бу – җинаять була бит, табигатьне мыскыл итү. Бу – акылга сыймый торган гадәт, яшәгән җиреңә золымлык. Корбан итен артык изгеләштерергә ярамый. Шулай ук, корбан ите җиргә күмелергә, суга агызылырга тиеш, дигән әйбер дә дөрес түгел.

Мәсәлән, Казанда 20гә якын корбан чалу урыны әзерләнә. Махсус аерым савытлар тиресе, эчәкләре һәм башкасы өчен куелачак. Соңыннан алар махсус заводка алып кителеп, эшкәртелеп, этләргә-песиләргә ризык әзерләнәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Ильнар Тухбатов, архив

Корбанлыкны чалуга карата нинди таләпләр?

Корбанлык итеп аксак-туксак хайванны чалырга ярамый. Сарык, кәҗәләрнең гәүдәләре көр булырга тиеш. Сарык, кәҗәләр 1 яшьтән дә кечерәк булырга тиеш түгел, дип килә, әмма кайбер сорт сарыклар 7-8 айда да бик зур булалар. Андыйларны корбанлыкка кулланырга ярый. Әмма сыер катгый рәвештә һиҗри календаре белән 2 яшен тутырырга тиеш.

Корбан чалына торган җирлектә башта гает намазы укылырга тиеш, аннан соң гына корбанны чалу эшләре башлана. Корбанлык бугазы белән кыйблага юнәлдереп, «Бисмилләһир. Аллаһу Әкбәр» дип чалына.

Кемдер, 3 көн эчендә корбан итен таратып бетерергә, ашап бетерергә кирәк, ди, андый әйбер юк, суйганнан соң иткә әйләнә инде ул.

«Безгә – хәләл, сиңа – харам»

Махсус оештырылган корбан чалу урыннарында корбан чалу тиешле рәвештә башкарыламы? Мәсәлән, «бисмилла» әйтелмичә суелса, корбан кабул буламы?

Әгәрдә мөселман кешесе, онытып, «бисмилласын» әйтмичә генә суйган икән, ул барыбер хәләл була. Аннан соң шәһәрдәге махсус чалу урыннарына оештыручылар теләсә кемне җыймый. Без аларга ышанабыз, артларыннан килеп, «син точно бисмилла әйттеңме» дип, тикшермибез.

Моңа бәйле Шиһабетдин Мәрҗани белән булган кыйсса да бар. Кайсыдыр шәһәргә баручы пароходта хәзрәтләр җыелган була. Алар пароходның ресторанында заказ бирәләр. Берсе, татарларда «бетлерәге» диләр, ашханәләрне тикшереп йөри. Шуннан соң бу Мәрҗанигә ашны пешерүченең «бисмилласын» әйтмәвен хәбәр итә. Ул: «Бу ризык хәләл түгелдер», – ди. Мәрҗани моңа: «Син күргәнсең – ашамыйсың, сиңа хәләл түгел, без күрмәдек – ашыйбыз», – дип, тәртип бозып йөрүчене ашсыз калдыра.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Хәзер бик еш корбан чалу өчен акчаны күчерәләр дә аны эшкәртү, урнаштыру процессында катнашып та тормыйлар. Кешенең үз корбанын чалуда катнашуы дөресрәк түгелме соң?

Авылга кайтып, гаетләр укып, малларны чалып, бергәләп эшкәртеп һәм соңыннан казанга салып пешерү яхшырак. Ул – кешенең корбанга булган мөнәсәбәте.

Әмма бөтен кешенең да андый мөмкинлеге булмавы ихтимал. Мәсәлән, минем ничә ел хәзрәт булып эшләп тә, кулыма пычак тоттырганнары юк. Егетләр үзләре чалалар һәм эшкәртәләр, мин халык белән эшлим. Мин үзем сыерга керәм ел саен, чөнки гаилә зур булгач, миңа сарык җитми. Аннан соң балалар, майлырак булгач, сарыкны яратып та бетерми. Һәркемнең үз эше, бөтен кешегә дә, кулына пычак тотып, сарык чалырга кирәк, дигән әйбер юк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июнь 2024
    Исемсез
    Әссәләмугалейкум Йосыф хәзерәт,Аллахының чиксез рәхмәте Сезгә, тик шулайда бер нәрсә аңлашылмады, ашаган корбан итенең сөякларен кая куярга соң,җиргә күмә идек ачу астында әрәм булыр аунап йөрмәсен дип, хәзер күмерга ярамый булып чыгамыни???
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100