Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин харам һәм хәләл ризык турында: «Кеше харам ашамаганнан ачка үлми»

Һәрберебез дә дөрес һәм хәләл ризык белән тукланырга тырыша. Ләкин табыныбызга хәләл дип куелган ризык харамга кермиме икән соң? Ни өчен креветкалар харам? Энергетик, спиртсыз сыра мөселманнар өчен тыелганмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин харам һәм хәләл ризык турында: «Кеше харам ашамаганнан ачка үлми»
Салават Камалетдинов

Нәрсә ул хәләл һәм харам ризык?

Халык диндә аракы эчүне һәм дуңгыз итен харамга кертә дә, калганы ярый, дип уйлый. Харам белән хәләл ризык төшенчәләре турында сөйләп китегез әле. Нәрсәдән чыгып ризык хәләл белән харамга аерыла?

– Безнең халык «дин» дигәч, «әх, бу ярамый, теге ярамый» дип, башын тота да зарлана башлый. Ләкин Аллаһы Тәгалә нәрсәнедер харам кылыр алдыннан аннан яхшырагын хәләл кылды. Ул харам алдыннан хәләлен бирә. Урлашырга ярамый – эшләп алырга ярый, зина ярамый – никах ярый. Качып-посып кем беләндер йоклап йөргәнче, никах яхшырак, никах – чиста, пакь, саф, беркемнән дә оялмыйсың, беркемнән дә качарга кирәкми. Шуңа күрә, «дуңгыз ярамый, тегесе ярамый» дип зарланучыларга мин А4 кәгазьен алып, уртага – нәрсә ярамаганлыгын, ә кырыена ашарга яраган ризыкларны язарга киңәш итәм. Мәсәлән, дуңгыз ите ярамый (әйе, без мөселманнар интегеп яшибез инде шулай, дуңгыз да ашый алмыйча, ябыгып, кибеп беттек менә шулай), ә ярый торганнары – сыер, сарык, кәҗә, поши, болан, тавык, үрдәк, каз һ.б. Бу кәгазь бите тулачак, хәтта дуңгыз өстенә дә язарга туры киләчәк, ә хәләл итләр бетмәячәк әле, чөнки Аллаһы Тәгалә бер харам урынына күпме хәләл кылды. Шуңа күрә, беркем дә харам ашамаганнан ачка да үлми, хәсрәтле дә булмый.

Харам ике төрле була – төре белән һәм юлы белән харам.

Төре белән харам ризык:

1) Төре белән харам булган әйбер беркайчан хәләл булмый. Мәсәлән, дуңгыз ите. Ачка үлгәндә, аны үлмәслек итеп ашаган очракта гына ул хәләл була ала. Дуңгыз – дуңгыз булганы өчен харам, аны 7 тапкыр мәчет аша әйләндерсәң дә, азан әйтсәң дә, Коръән чыксаң да, хәләлгә әйләнмәячәк.

2) Суелмаган, каны чыкмаган, ток сугып үтерелгән, кысылып, чирләп үлгән хайван ите – харам. Аның сыер, сарык, каз яки үрдәк булу-булмавы мөһим түгел – болар барысы да мәет ите. Корбан дип аталган, изге дип уйлаган сарык та юлда кысылып үлә икән, димәк, харам.

3) Ерткыч, тешләре булган, үләксә ашаучы хайваннар – харам. Мәсәлән, песи, эт, юлбарыс һ.б.

Юлы белән харам ризык:

1) «Биссмилла» әйтелмичә суелган хайван үләксә була. Шуңа күрә, ул – харам.

2) Ирешү юлы харам булса, ризык та харам була. Мәсәлән, урланган акчага алынган ипи – харам.

Димәк, хәләл, бәрәкәтле ризык дип, төре һәм сиңа ирешкән юлы белән хәләл булган ризыкны атыйлар.

«Дуңгыз итен ашарга ярамый», дигәч, кайберәүләр: «Ни өчен ярамый? Аңлатып бирегез», диләр. Җавап буларак, дуңгызның эчке органнары кешенекенә охшаган, билгеле бер кабилә кылган гөнаһлары өчен дуңгызга әйләндерелгән, кебек мисалларны китерәләр. Шулаймы бу?

– Мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләдән «Нигә?» дип сорарга тиеш түгел. Алайса, әйдә, «Нигә биш тапкыр намаз укырга?», «Нигә ураза тотырга?», «Нигә Америкага барып кайтсаң Хаҗга саналмый?» дип сорыйк. Мөселман кешесе: «Ишеттек һәм буйсындык», – дип әйтә. Шуңа күрә, әлеге сорауларны бирү, беренчедән, мәгънәсез, ә икенчедән, аларның хикмәте бар.

Аллаһы Тәгалә дуңгызны ризык буларак булдырмады, аның яшәү максаты – ризык булу түгел. Мәсәлән, кемдер, «сарыктан әллә ни аермасы юк бит» дип, этне дә суеп ашарга мөмкин. 90нчы елларда ишеттек инде андый хәлләрне. Ләкин аның максаты ризык булу түгел, Аллаһы Тәгалә этне – саклау өчен, песине – матурлык өчен биргән. Шулай ук дуңгызның да үз максаты бар. Аның турында күп сөйләргә була. Аллаһы Тәгалә кайбер халыкларны аны алдарга тырышкан өчен маймыл һәм дуңгызларга әйләндергән, дип тә әйтәләр. Ә медицина ягыннан табиблар язсыннар, хәзрәтләрнең эше түгел ул. Аллаһы Тәгалә «харам» диде – булды. Без аның әмерен үтәргә өйрәнергә тиеш.

Балык һәм диңгез продуктларын ашарга ярыймы?

Кайбер ризыкларны ашау безнең хәнәфи мәзһәбендә тыела, ләкин башка мәзһәбләрдә рөхсәт ителә. Мәсәлән, су хайваннары арасыннан бары тик балык кына рөхсәт ителгән, ә краб, креветка, сигезаяк, лобстерлар харам булып санала. Ни өчен алай?

– Барлыгы 4 мәзһәб һәм аларның һәрберсенең дәлилләү критерийлары, кагыйдәләре бар. Һәрбер мәзһәб шул нигездән чыкмыйча дәлилли, шуңа кайбер ризыклар мәзһәбләренә күрә каядыр хәләлгә, каядыр харамга яки мәкрухка бүленә. (ред. – Мәкрух – ул ислам этикасы билгеләгәнчә, тыелган һәм рөхсәт ителгән гамәлләр арасындагы күчеш зонасы. Мөселман мәкрух ризыкны кулланса, ул гөнаһ кылмый, әмма әлеге ризыкны үз теләге белән ашарга рөхсәт ителми). Мәсәлән, хәнәфи мәзһәбе буенча суда яшәүче хайванга «балык» хөкеме бирелә икән, аны ашарга ярый, әгәрдә ул, шушы хөкемнән чыкса, харам булып санала.

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) «диңгезнең суы чиста, ризыгы хәләл» дигән хәдисе дә бар. Башка мәзһәбләр, шул хәдискә нигезләнеп, «суда нәрсә яши, бөтенесе дә хәләл» дигән нәтиҗәгә киләләр, ягъни краб та, сигезаяк та, кальмар да һәм башкасы да. Ул – шул мәзһәбләрнең дәлиле, карашы.

Аннан соң тагын бер мисал. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) баканы үтермәскә кушкан. Шул сәбәпле галимнәр, «үтерергә ярамагач, ите дә харам була» дигән фикергә киләләр, әмма моның белән бөтен мәзһәбләр дә килешми. «Баканы үтерергә ярамау аны харам ризык рәтенә кертү өчен дәлил була алмый», – диләр алар.

Әгәр дә кеше, мәсәлән, хәнәфи мәзһәбендә булса, аңа башка мәзһәб карашына нигезләнеп, краб, креветка, кальмарларны ашаса ярыймы?

– Кеше тулысынча бер мәзһәбкә бирелә икән, аңа шул мәзһәбтә булуы хәерле. Ләкин намазларын, гыйбадәтләрен хәнәфи мәзһәбе буенча үтәсәләр дә, диңгездә яшәүче хайваннарны, балык хөкеменнән чыкса да, кулланучы кешеләр бар.

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетының җавабы:
  • Хәнәфи мәзһәбе буенча су хайваннарыннан балыкны ашау рөхсәт ителә, ә калганнары азык итеп куллану өчен тыелган. Шул рәвешле, краблар, мидия, устрица, сигезаякларны һәм башкаларны ашарга рөхсәт ителми, чөнки бу хайваннар балык дип саналмый.
  • Барлык балыкларны да: тәрәч (треска), тунец, сөләйман балыгы (лосось), еланбалык, диңгез чуртаны, җәен, скумбрия, багры (форель) һәм башкаларны ашарга мөмкин. Ассызыклыйбыз, җәен белән еланбалык (угорь) куллану өчен рөхсәт ителгән: алар, тыштан караганда, күпчелек балыклардан аерылып торсалар да, балык дип исәпләнәләр.
  • Балык табигый үлем белән үлеп, су өстенә калкып чыккан очракта гына харам була. Әгәрдә ул табигый рәвештә: эсседән, салкыннан, балыкчылар ятьмәсеннән үлә, яисә аны кош-корт үтерә, яисә аны яр буена алып чыга икән, азык итеп кулланырга мөмкин.

Аерым билгеләп үтик, краб таякчыклары краб итен имитацияләү, аларны, кагыйдә буларак, краблардан эшләмиләр. Бу продуктның нигезе аерым рәвештә вакланган балык фаршы (сурими). Суримины тәрәч, хек, минтай, ставрида һәм башка төр ак балыктан ясыйлар. Шуңа да карамастан, Россия базарында күпчелек краб таякчыклары кармин (E120) кулланып эшләнә, ә аны ашарга рөхсәт ителми.

Пешеп бетмәгән ит – харам?

Диндә хайваннарның канын куллану тыелган. Пешеп бетмәгән, эченнән кан чыгып торучы итне (канлы стейк) куллану ярыймы?

– Кан ике төрле була: итнең үз каны һәм бугаз каны. Итнең үз каны нәҗес булып саналмый, ә менә бугаз каны – нәҗес. Ә инде стейкларга килгәндә ул – итнең үзенеке, бу нәҗес булып саналмый.

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетының җавабы:

Пешмәгән иттән агып чыкан кан – ул миоглобин. Миоглобин – мускул күзәнәкләрендә кислородны күчерә һәм саклый торган кызыл аксым. Шулай итеп, хәләл юл белән суелган итне, кызыл сок агып торса да, ашау өчен кулланырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: ашарга яраклы хайванның каны, хәтта хайван ислам нормалары нигезендә суелса да, чиста түгел дип санала. Шулай ук канлы казлыкларны, гематогеннарны куллану рөхсәт ителми.

Составында кармин һәм желатин булган ризык харам

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетының җавабы:

Кармин – кызыл буягыч, ул «кошенили» дигән бөҗәкләр җитештерә торган кармина кислотасыннан табыла. Кармин Е120 азык өстәмәсе сыйфатында теркәлгән һәм мөселманнарга куллану өчен тыелган, чөнки аның чыганагы – бөҗәк, ә хәнәфи мәзһәбе буенча бөҗәкләрне ашау рөхсәт ителми.

Желатинны гадәттә дуңгызлардан һәм сыерлардан алалар, сирәк очракта – балыклардан. Ә галимнәр «дуңгызның ите генә түгел, ә бөтен өлешләре дә харам» дигән фикердә. Желатинны тортта, кайбер төр конфетларда, йогуртларда, сагызларда, мармеладларда, туңдырмада һәм башка ризыкларның составында булырга мөмкиннәр.

Желатин кушылган продуктны кулланмас өчен, азык-төлек составын укырга кирәк, ә үзегез әзерләгәндә, желатинны агар-агар яки пектин белән алмаштырырга була.

Спиртсыз сыра һәм энергетиклар

Составында спирт булмаган сыралар гарәп илләрендә киң таралган. Алларны куллану дөресме?

– Дөньяда хәләл белән харам да ак белән кара гына түгел бит. Мәсәлән, рамазан аенда мин авырып киттем, ди, ураза тотмыйм. Кофейнядан тәмле кофе алып, урам буенча эчә-эчә барсам, бөтен кеше дә «Әхә, Йосыф шашкан яки диннән азган» дип уйлаячак. Бик аз кешенең генә башына «авырыйдыр» дигән фикер киләчәк. Монда кем күбрәк гаепле? Сүгүчеләрме, әллә Йосыфмы? Шуңа күрә, уразалы булмасаң да, бик каты кофе эчәсең килсә, качып кына эч.

Әгәрдә сыраның составында исертерлек дәрәҗәдә спирт юк икән, без аны харам дип әйтә алмыйбыз, ләкин аны эчүне әдәпсезлек дип әйтергә була. Бигрәк тә мин хәзер шул алкогольсез сыраны алып, урам буйлап чөмереп барсам, бу халыкта «үзе сакаллы, түбәтәйле, ә сыра эчеп йөри» дигән фикерләр тудырып, начар тәэсир калдырачак.

Мәсәлән, 50 яшендәге абзыең 5 ел элек намазга килгән. Аңа кадәр аракысын да, сырасын да эчкән, ул «кулыма шуны алганнан соң «теге» заманнар, бөтен үткәннәрем искә төшә» дип әйтә икән. Чыннан да, начар тәэсир иткәч, аңа аны алырга кирәкми. Ә Мәккәдә яшәүче гарәпнең андый үткәне юк, ул градуслы сыра эчмәгән, алкогольсез сыра аның өчен лимонад кебек кенә. Шуңа күрә монда иленә, җәмгыятенә карап. Безнең илдә кибеттә «нулевка» дип кәрзингә салып куйганны берәрсе күрсә, шунда ук «бу кеше эчә» дигән нәтиҗәгә киләләр.

Энергетикларның сәламәтлеккә китергән зыяны турында күп язалар, күп сөйлиләр. Ә динебездә, сәламәтлеккә зыян китерерлек әйбер кулланмаска, диелә. Димәк, энергетиклар харам буламы?

– Гомеремдә бер тапкыр энергетик эчкәнем булды. Эшем бик күп булу сәбәпле, икенче көнгә бер журналистка материалны да әзерләп бетерергә кирәк иде, «төне буена йокламыйм» дип, энергетик алып кердем. Мин аны эчтем дә рәхәтләнеп йокладым төне буе (көлә).

Мөнбәрдән торып «энергетиклар харам» дип әйтә алмыйм, аның өчен галимнәрнең тикшерүләре кирәк. Ләкин табиблар миңа энергетикны кулланмаска киңәш иттеләр. Шуңа мин аларны кулланмыйм, чөнки сәламәтлегем бер генә.

«Мөселман кешесе белмәгән җирдә ашап йөрергә тиеш түгел»

Белмичә харам ризык ашаган кеше гөнаһлымы? Мәсәлән, Түбән Новгородта үткән Сабан туенда әби-апаларга дуңгыз ите чыгаралар. Алар итнең дуңгыз икәнлеген ашап бетергәч кенә беләләр.

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә «Йә Раббым, безне гөнаһка тартма, әгәрдә без нәрсәнедер онытып җибәрсәк яки хаталансак» дип әйтә. Әйе, алар белмәделәр, гөнаһысы аларны ашатучыга дип әйтергә була, ләкин, икенче яктан, мөселман кешесе белмәгән җирдә, теләсә кайда ашап йөрергә тиеш түгел.

Мин күрәм, хәтта яулыклы әбиләр, апалар «Пятерочка» яки «Магнит»тан «хәләл» дип язылмаган тавыклар алалар. «Кайвакыт тегендә хәләле бар бит, ник аны алмыйсыз?» – дип сорыйсың да, чөнки алар «дуңгыз булмагач, ашарга ярый» дип уйлыйлар. Бу – наданлык, җаһиллек.

Мөселман кешесе таныш булмаган җиргә килә икән «Сездә хәләл бармы?» дип сорарга тиеш. Юк икән, балык ашарга була, ачтан үлмисең.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 июль 2023
    Исемсез
    «Бисмилла» дип суелган хайван хәләл буламы? «Биссмилла» - Алла исеме белән. Бәлки «БисмиЛләәһ» дип чалырга кирәктер, АЛЛАҺ исеме белән!?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100