Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Халык шашты – малын арттыру өчен, башка кешенең хакына керә»

Урлау – бүгенге көн өчен гадәти, адым саен күзәтеп була торган күренешкә әйләнде. «Бәлки, күрмәсләр, белмәсләр» дип, кешеләр җинаять кыла. Каракны ахирәт көнендә нәрсә көтә соң? Балаң карак булса, нишләргә? Олы гөнаһларның берсе – урлашу турында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Халык шашты – малын арттыру өчен, башка кешенең хакына керә»
Салават Камалетдинов

«Халык дөньяга, малга, дәрәҗәгә табына»

– Йосыф хәзрәт, динебездә урлау турында нәрсә әйтелә?

Бүгенге көндә халык дөньяга, малга, дәрәҗәгә табына, ул бер илаһка әйләнде. Хәтта кеше, малны арттыру өчен, башка кешенең хакына керүдән дә курыкмый. Кешегә күпме генә янасаң да, ул шушы дөньяга, акчага табынудан туктамый икән, ул аңына килмәячәк.

Мәсәлән, дәүләтләрдә дингә каршы сәясәт вакытында мәчеткә йөрүне тыйсалар да, чын ихлас кешеләр мәчеткә йөрүдән туктамады. Ни өчен? Чөнки алар Ходай Тәгаләгә табына, ул – аның дине, тормыш максаты, мәгънәсе. Олуг хәзрәтләр, ашларга җыелырга ярамагач, Яңа елда җыелып, Коръән укып утыра идек, дия иделәр. Бөтен кеше аларны «Яңа елны бәйрәм итәләр» дип уйлаган, ә алар дини мәҗлесләр үткәргәннәр.

Халык шашты, алтынга табына. Бер яктан ишекне япсаң, икенче яктан керәләр, шуңа күрә безгә халыкның аңын үзгәртергә кирәк. Кешеләргә золымлык һәм явызлык китереп алынган мал шатлык китермәячәк. Мәсәлән, ир-ат еллар дәвамында балаларын, хатынын кыса-кыса, үзен яллардан мәхрүм итеп, акча җыеп, машина ала. Һәм кемдер әлеге машинаны, законнан качып, мизгел эчендә үзенеке итә, әмма барыбер әлеге гаиләнең күз яшьләре, рәнҗеше аны тота. Ул Аллаһы Тәгаләнең камчысыннан котыла алмаячак. Бөтенесен алдап була, әмма Аллаһны алдап булмый.

Каракны ахирәт көнендә нәрсә көтә?

Кешеләргә 3 әйбер тыелган (харам): гомер, мөлкәт, дәрәҗә. Сез минем шушы 3 әйбергә кул сала алмыйсыз, мин сезнең шушы 3 әйбергә кул сала алмыйм. «Гомер» дигән сүз – бер кеше икенче кешенең гомеренә зыян китерергә тиеш түгел. Кан коюмы, сәламәтлегенә зыян китерүме – болар бөтенесе дә харам, чөнки гомерне Аллаһы Тәгалә бирә һәм ул гына аны алырга мөмкин. Шуңа күрә, исламда кеше үтерү, кеше гомеренә зыян салу – иң зур гөнаһларның берсе булып тора.

Икенчесе – мал-мөлкәт. Сезнең каныгыз миңа харам, минем каным сезгә харам булган кебек, сезнең малыгыз да миңа харам. Өегез, акчагыз, алтын-көмешегез буламы – болар барысы да харам. Минем аңа тияргә хакым юк. Әгәр дә миңа сезнең машинагыз ошый икән, аны үзеңнеке итүнең хәләл юллары бар: сатып алу, бүләккә алу, бартер.

Сату гадел булырга тиеш. Мәсәлән, базарда әйбер сатканда, кимчелеген яшерү: черек бәрәңгене, җимешләрне аска тыгып, яхшыларын өске якка куеп сату – харам, чөнки бу – кешенең малын харам юл белән алу. Ул сиңа әйбәт дип бәясен бирә, ә чынлыкта начар булып чыга.

Өченчесе – дәрәҗә (исем). Мәсәлән, мин сездә кимчелек күреп, аны башкаларга сөйли башласам, гайбәт таратсам, мин сезнең исемегезне, дәрәҗәгезне төшерәм. Хәтта ул дөрес булса да, аны сөйләп йөрү гайбәткә керә, ә бу – харам.

Бу гөнаһлар ислам динендә кабәир (зур гөнаһлар) дип атала. Ахирәт көнендә нинди җаза бирелүе язылган аять яки хәдис килгән гөнаһларны шулай атыйлар. Әлеге гөнаһларның газабы бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә килә. Әгәр карак: «Мин бу дөньяда тотылмыйм, ә теге дөньяда нәрсә буласын кем белә, беркемнең дә кайтканы юк», яки «Гөнаһымның ачы нәтиҗәсе ахирәттә генә була», – дип уйлый икән, ул ялгыша. Беренчедән, теге дөньяда да бөтен әйбер кайтачак, икенчедән, гөнаһның ачы нәтиҗәсе бу дөньяда да килә. Һәрбер изгелекнең җимеше бу дөньяда һәм җәннәттә килгән кебек, гөнаһның кайтавазы да шулай ук. Кеше хакы белән бәйле гөнаһлар бигрәк тиз килә бу дөньяда. Кешенең әйберенә тидең икән, ул кешенең рәнҗеше сиңа төшә. Харам мал җиңел килсә дә, аның нәтиҗәсе бик куркыныч.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Урлаган өчен кулны кискәннәр»

Урлаган кешегә нинди җаза каралган?

Хәлифәлек заманында урлаган өчен кул кисү булган, чөнки ул – кешеләр өчен зур кисәтү һәм хурлык булган. Әлбәттә, кул кискәннән ул үлмәгән. Аны бит балта белән кисмәгәннәр, махсус инструмент белән кисеп алганнан соң тегеп, дәвалап кайтарып җибәргәннәр. Кул кисүдән кеше үләргә тиеш булмаган, ләкин гомер буена карак булуын күрсәтеп торучы тамга белән йөргән. Тагын урларга теләсә, бу кулы «мин бит инде юк, бүтән кеше әйберсенә тимә» дип «кычкырган».

Ләкин ул җәза бүген эшләми, ул дәүләт күләмендә каралса гына була ала. Әгәр хәзер урлаган кешенең кулын киссәк, ул үзе җинаять, закон бозу булып чыга. Аннан соң кул кисүнең үз шартлары булган, бөтен кешенекен дә кисмәгәннәр. Урлаган әйбернең күләме билгеле бер бәядә булырга тиеш, урлаган кешенең халәтен тикшергәннәр. «Ачка үләм» дип урлаган кешенең кулын беркем дә кисмәгән.

«Балада әлеге «чир» бар икән, аның белән эшләргә кирәк»

Еш кына балалар да дөрес булмаган юлга басып, башта әти-әнисенең, аннары башкаларның да әйберләрен урлый башлыйлар. Ата-ана баланың урлаганын һәм урлауга һәвеслеге барлыгын күрсә, нишләргә тиеш? Җәза бирергә кирәкме, әллә кисәтү дә җитәме?

– Беренче чиратта, бала белән сөйләшергә кирәк, чөнки балага җиткермичә, аны җәзага тарту дөрес түгел. Ата-ана баласының урлаганын көтмичә, аны тәрбияләргә тиеш. «Якыннарым, яратканнарым, җимешләрем минем, кеше әйберсенә тияргә ярамый. Кеше әйберсе ул сезнеке түгел. Көчемнән килсә, мин сезгә кирәкле әйберне алырмын», дип, аңлатырга кирәк. Кечкенәдән аңлатып килсәң, ул гөнаһ эшләүдән уттан курыккан кебек курка торган була. Балачактан ук әби-бабайларның әйткән сүзләре истә кала бит. Үсә, аң керә барган саен кеше әйберендә аның үпкәсе, рәнҗеше ятуын аңлатырга кирәк. Кешенең әйберен урлаган өчен Аллаһы Тәгалә синең нәрсәңнедер ала яки син нәрсәңнедер югалтачаксың, дигән фикерне сеңдерергә кирәк.

Кемнеңдер баласында ул чир, авыру барлыкка килгән икән, әлбәттә, бала белән эшләргә кирәк. Беренче чиратта – аңлатып, кайдадыр – орышып яки әти-әни назыннан мәхрүм итеп. Мәсәлән, әти-әни үпкәләп, бала белән аралашмаса, аның «эче яна башлый».

Әлбәттә, җәзага тарту да бар, ләкин ул 7-10 яшьтән соң гына. 2-3 яшьлек балага сугарга, кул күтәрергә ярамый, бала ачуланганны аңласын өчен, бераз гына карашыңны яки тавышыңны үзгәртергә була. Татарда ни өчен чыбык булган? Чөнки ул баланы имгәтми. «Сине күп ярдылармы?» дип мин бабайдан да сорый идем, ул аларны бер дә хәтерләми иде, ләкин чыбыктан курыккан. Чыбыкның булуы гына да балаларны әшәкелек эшләүдән саклаган, тәртиптә тоткан.

Кайбер кешеләр «урланган әйберне урларга ярый, ягъни каракныкын урлау гөнаһ түгел» дигән фикердә. Ислам динендә моның турында нәрсә әйтелә?

Беренчедән, җинаять кылучыда оят бар икән, аның эчендә «ак белән кара» сугышырга тиеш. Ләкин күп очракта шайтан кешене алдый, «ярар, бу бит – дәүләт малы» яки «ул кеше үзе дә моны урлап тапкан» ди. Мәсәлән, күмәк хуҗалыклар булган вакытта, авылда һәрвакыт «Колхоз малын урларга ярыймы?», «Басудан чөгендер урларга ярыймы, юкмы?» дигән сорауны бирә иделәр. Күпчелек очракта кеше үзенә сәбәп уйлап таба: «Колхозныкын урларга ярый», «Дәүләтнекен урларга ярый», «Тәртип бозмасаң, 50 грамм «тотып куеп», тыныч кына ятып йокларга ярый». Монда да шуның кебек. «Урланганны урларга ярый» дигән әйбер бер җирдә дә юк.

Икенчедән, әгәр дә сиңа урланган әйберне сатарга алып килсәләр, ә син аның урланганлыгын белә торып алсаң, ул да гөнаһ була, чөнки син аңа ярдәм итәсең. «Кара әле, яхшы булды», – дип әйтә дә, ул иртәгә тагын урлый бит. Әгәр әлеге кеше урланганны беркем дә сатып алмаганлыгын белсә, бу – урламаска сәбәп була.

«Кемдер, үзенең дәрәҗәсен кулланып, ниндидер малны үзләштерсә, кыямәт көнендә шул әйберне үзенең сыртына салып чыгар»

Инвалид булмыйча инвалидлык пособиесе, эшләгән килеш эшсезлек буенча пособие алып торучы кешеләр бар. Алар барысы да аларга закон буенча тиеш булмаган әйберне алалар. Бу урлашу дип саналамы?

Урлашу – ул кеше күрмәгәндә нәрсәнедер үзләштерү. Моннан тыш талап алу һәм алдашу бар. Мәсәлән, ватык машинаны төзек машина дип алдап сату һәм артык керем алу харам булган кебек, сәламәт була торып, авырулар өчен бирелә торган акчаны алу да – харам. Ул урлашу дип аталмаска да мөмкин, ләкин алдашу була. Тегендә урлап харамга керсәң, монда алдап харамга керәсең булып чыга. Сәламәт була торып, эш тәкъдим иткәндә, паразит кебек дәүләттән эшсезлек буенча пособие алу да алдашуга керә.

Шулай ук тоткан дәрәҗәне кулланып нәрсәнедер үзләштерү дә бар. Бу – күбрәк чиновникларга, җитәкчеләргә кагыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кемдер үзенең дәрәҗәсеннән кулланып, ниндидер малны үзләштерсә, кыямәт көнендә шул әйберне үзенең сыртына салып чыгар», – ди. Мәсәлән, дөяне үзләштергән булса, аркасына дөяне салып чыгачак.

Эш яки уку урынында күп булган әйберләрне алып китәргә ярыймы? Мәсәлән, офистан – кәгазь, кәлам, төзелештән – кирпеч, агач һ.б.

– Алда әйткәнемчә, бу да – дәрәҗәдән, урыныңнан файдаланып, дәүләтнең яки оешманың милкен урлау. Бу – шулай ук куркыныч әйбер. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) зәкят җыючылары, «инспекторлары» булган. Алар билгеле бер җиргә барып, зәкятне чәчми-түкми алып кайтырга тиеш булганнар. Мәсәлән, 1000 дирхам биргәннәр икән, алар аның 1 дирхамына да тиергә тиеш булмыйлар. Шулай бер зәкят җыючыга: «Менә монысы – дәүләтнеке, ә монысы – синең үзеңә», – дип биргәннәр. Ул бу акчаларны алып кайткан да дәүләткә дигәнен тапшырган, ә үзенә дигәнен тапшырмаган.

– Ә монысы нәрсә? – дип сораган Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)

– Ә монысын шәхсән миңа бирделәр, – дип җавап кайтарган зәкят җыючы.

– Әниеңнең өендә утырып торган булсаң, сиңа бу акчаларны китереп биргән булыр иделәрме? – дип сорый Пәйгамбәребез.

– Юк, – дия зәкят җыючы.

– Шулай булгач, монысын да китереп куй, – дигән Пәйгамбәребез.

Бизнес белән шөгыльләнүче кешенең салым түләүдән качуы урлау дип санала аламы?

Аллаһы Тәгаләнең үз салым системасы бар – зәкят. Әгәрдә кешенең тапкан малы җитеп, билгеле бер вакыт кимемичә тора икән, ул малының кырыктан бер өлешен зәкят итеп бирергә тиеш. Бу – Аллаһы Тәгалә куйган салым.

Шулай ук һәрбер дәүләт үзләрендә эшләү шартларын куя. Дәүләт эшләү мөмкинлекләре тудыра, ярдәм бирә, ләкин шул ук вакытта үзләре куйган шартларны үтәүне дә таләп итә. Ә кеше әлеге дәүләттә яшәп, мөмкинлекләрдән файдалана икән, әлбәттә, шартларны үтәргә, ягъни салымнарны түләргә тиеш була.

Мәсәлән, Пәйгамбәребездән соң өченче хәлиф булып Осман килә. Ул дәүләт башлыгы булгач, җир арендалары һәм башкалар белән шундый шартлар төзи, хәтта бу дәүләттә яшәүчеләр генә түгел, ә күрше, мөселман булмаган дәүләттәге кешеләр дә монда яшәү һәм эшләү өчен күченеп килә торган булалар. Әлеге шартлар дәүләт өчен дә һәм эшләүчеләр өчен дә уңайлы була.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сиңа бер кеше хезмәт кылса, маңгаендагы тире кипкәнче хакын түлә»

– Кайберәүләр автобуста түләмичә чыгып китә яки билгеле бер урынга барып җитү өчен «мин ялгыш утырдым, акчаны кайтарыгыз» дип тавыш күтәрә. Урлауга керәме бу?

Бу – урлау булмаса да, сиңа хезмәт күрсәтүче кешегә түләмәүгә керә. Автобус ширкатенең хуҗасы бар. Син кереп утырдыңмы – утырдың, түлә. Әгәр дә түләмисең икән, син хезмәт күрсәткән кешегә золымлык кыласың булып чыга. Мәсәлән, эшче килеп синең өеңдә ремонт ясаган өчен түләмәгән кебек. Әлбәттә, бәясе кимрәк, әмма көне буена җыела бит ул, бу – кеше хакына керү. Ә Пәйгамбәребез: «Сиңа бер кеше хезмәт кылса, маңгаендагы тире кипкәнче хакын түлә», – дигән. Димәк, ул синең артыңнан айлар буена эшләгәне өчен акча сорап йөрергә тиеш түгел.

Урамда яисә башка җирдә табылган чит кешенең милкен (акча, янчык, телефон һ.б.) нишләтергә?

Әйбер табу – ул куркыныч нәрсә. Мин үзем «эх, башка кешенең милкен тапмасам гына ярый инде» дип йөрим, чөнки ул синең өстеңдә әманәт булып тора. Милкен югалтучы кеше хәсрәт, зыян күрә. Табучы кешегә шул хәсрәт килеп ирешә һәм ул хуҗаны табып, аны әлеге хәсрәттән азат итәргә тиеш. Тапкан әйберне беркайчан да үзләштерергә ярамый.

Әйбер таптың икән, аның хуҗасын эзләргә, игъланнар бирергә кирәк. Хәзер уңайлырак, чөнки төрле табылдыкларны тапшыра торган үзәкләр бар, ә элегрәк тапкан кеше әйберне үзе белән йөртергә тиеш булган.

Кечкенә чакта акча тапкач: «Кара әле, Аллаһы Тәгалә ул кешегә төшереп калдырырга, миңа табарга язган», – дип шатлана идек. Ләкин ул синеке түгел, ул – кеше малы, һәм ничек булса да кеше малын кайтарырга тырышырга кирәк.

Йосыф хәзрәт, бала чакта әти-әниләр, акча тапкач, 3 тапкыр «Акча таптым, кемнеке?» дип кычкырырга куша иделәр. Шулай кычкыргач, хуҗасы табылмаса, акча, имеш, синеке. Димәк, дөрес түгел инде бу?

Әйе, без дә үзара шулай көлешәбез. Хәзрәт булгач, онытылып калган әйберләрне еш табасың, «Кемнеке, кемнеке, минеке була алайса», м дип, балачакны искә төшереп, көлешәбез. Ләкин табылдыкның шартлары кырысрак. Ә бәясе югарырак булган саен, шартлары тагын да күбәя. Өч тапкыр кычкырганны гына ишетми бит инде ул.

«Бөтен кеше урласа да, син урлама»

Кибеттә сатучы «сдачаны» ялгышлык белән артыграк бирсә, сатып алучы ул акчаны кире кайтарырга тиешме? Кире кайтармаса, ул карак булып саналамы?

Карак булу кешенең ниятенә бәйле. Карак урлауны алдан ук исәпли. Ә бу очракта көне буена меңәрләгән кешегә хезмәт күрсәтүче сатучының ялгышлыгы турында сүз бара. Ләкин акчаның артык бирелүен белдең икән, әлбәттә, акчаны илтеп бирергә кирәк, акчаның югалуы сатучының «сыртына төшә» бит. Мәсәлән, шулай артык 500 сум бирелеп, «ярар, Алланың рәхмәте яусын» дип, кесәңә тыгып киттең, ди. Ә ул сатучы урынында синең хатының яки кызың булса, риза булыр идеңме икән?! Без гадел булсак, ул – башкалар өчен үрнәк, гыйбрәт тә булыр иде. Без – мөселманнар да гадел булмасак, бу дөньяда тагын кем гадел булсын? Пәйгамбәребез «сиңа хыянәт итсәләр дә, син хыянәт итмә» дигән, ягъни бөтен дөнья алдакчы булса да, син алдакчы булма. «Бөтен кеше урлый, нигә мин генә урламаска тиеш?» – дип уйлыйлар, ләкин бөтен кеше урласа да, син урлама.

Журналистикада чыганак күрсәтмичә «күчерү», урлау очраклары бик еш очрый...

Мөлкәткә кул белән тотып, капшап карый ала торган әйберләр генә түгел, ниндидер ачыштан соң алынган патент та, белем дә, авторлык хокукы да керә. Әгәрдә язылган материалга чыганакны күрсәтү шарты куелган икән, аны үтәү таләп ителә.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Кешеләрнең уйларында да гөнаһ чыгарырдай сәбәпләрдән сакланырга кирәк»

Татарда «Урлаган – бер гөнаһлы, урлаткан – мең гөнаһлы» дигән мәкаль бар. Әгәрдә уйлап карасак, урлатучы, урлау мөмкинлеген тудырган кеше тагын гөнаһлырак булып чыга бит. Шулаймы бу?

Урлатучы урлаучыга сәбәп чыгарырга һәм ул шуның белән гөнаһлы булырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) мәчет кырыенда торганда бер сәхабә килә. Теге сәхабә, дөясен бәйләмичә, мәчеткә кереп бара. Пәйгамбәребез «бәйлә инде», ди, ә сәхабә «ә мин Аллага тапшырдым» дип җавап кайтара. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә саклый, ләкин сакланганны саклый. Пәйгамбәребез: «Ә ярар, ярар, Аллага тапшырган, – дип әйтми. – Башта бәйлә, сәбәбен кыл, ягъни ишегеңне биклә, янчык белән акчаңны яшереп куй, үзең белән ал, тәрәзәңне яп, шуннан соң гына Аллага тапшыр», – дип әйтә.

Шуңа күрә, кешеләрнең уйларында да гөнаһ чыгарырдай сәбәпләрдән сакланырга кирәк. Тормышта башка кешеләргә гөнаһ кылу юлын ачып куйсаң, аның белән дә гөнаһлы булуың бар. Дөяңне бәйле – аннары Аллага тапшыр! Ишегеңне биклә – аннары Аллага тапшыр!

Алынган киемнең бер тиене генә булса да урлау юлы белән табылган булса, ул киемне салганчыга кадәр намаз кабул ителми, һәм урлаган акчалары кире кайтарылмаган мәрхүм кешегә дога кылырга тыелган, дигән сүзне ишеткән бар. Дөресме бу?

Өстеңдәге киемең харам акчага алынган очракта, әлеге киемне салганчыга кадәр намаз кабул ителми, дигән әйбер кайбер мәзһәбләрдә бар, ләкин безнең мәзһәбтә андый әйбер юк. Аннан соң харам акчага урлашу гына түгел, риба, аракы, дуңгыз сату, алдап алу ярдәмендә алынган акчалар да керә. Пәйгамбәребезнең моңа мисалы да бар. Тузанга баткан, алҗыган килеш кулларын күтәреп, «Я Раббым, я Раббым» дип дога кылып утыручы мосафир була. Пәйгамбәребез моңа: «Ашаганы-эчкәне – харам, кигәне – харам, ул харам белән сугарылган. Ничек догасы кабул булсын?!» – ди. Харам безнең өчен дога ишекләрен яба.

Икенчесенә килгәндә, динебездә әҗәтле кешене җирләргә ярамый. Җеназа намазы алдыннан имам: «Бу кешенең әҗәтләре калмадымы?» – дип сорарга тиеш. Әгәрдә мәрхүмнең бурычлары бар икән, ул бурычны варисларына биргәнче кайтарырга кирәк, ә малы юк икән, кемдер аның әҗәтләрен үз өстенә алырга тиеш.

Пәйгамбәребез әҗәтләре булган кешегә җеназа укыйм дип баса да, Аллаһы Тәгалә белдертә. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Аның әҗәтләре юкмы?» – дип сорый. «Бераз гына бар», – диләр. Моны ишеткәч, Пәйгамбәребез: «Әҗәтен түләмичә, аңа җеназа укымыйм», – ди дә китеп бара. Үлгән кешенең дусты әҗәтләрен үз өстенә алганнан соң гына Пәйгамбәребез җеназа укый.

Әҗәтләре булган кеше мөселман булса, без аның өчен дога кылырга тиеш, ләкин, беренче чиратта, бурычларын түләү турында уйларга кирәк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 июль 2023
    Исемсез
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм, әгәр Йосыф хәзрәт "Чөнки алар Ходай Тәгаләгә табына" дип әйтә икән, башка хәзрәт-хәсрәтләргә бу алйот үрнәк (дурной пример) булыр, әстәгъфируЛЛААҺ! АЛЛАҺ Тәгаләнең 99 бөек, гүзәл исемнәре арасында "ходай" дигән ямсез, мәгънәсез исем юк!!! Мөэмин-мөселманнар Раббылыры АЛЛАҺ Тәгаләгә гыйбәдәт кылалар, элеке заманда, Исламга чаклы, үзләренең тәңреләренә табынганнар!?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100