Йосыф хәзрәт: «Җәһәннәм «программасына» гөнаһлыларны салкын котып белән газаплау да керә»
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе, Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җәһәннәм турындагы сорауларга җавап бирде.
«Тәмуг ялкыны дөньяда була торган утларның эссесеннән 70 мәртәбә артык»
«Җәһәннәм» сүзе нинди мәгънәгә ия? Аллаһы Тәгалә аны ничек булдыра?
Гарәп телендә «җәһәннәм» – «бик каты кызган ут» дигәнне аңлата. Хәдистә килгәнчә, тәмуг уты, 1000 ел ягулык салганнан, кызыл төстә була, аннан соң 1000 ел кызуы сәбәпле, ак төскә керә, аннан тагын 1000 ел кызганнан соң, кара төскә керә.
Кайда урнашкан була ул?
Җәннәт тә, җәһәннәм дә күптән бар кылынганнар һәм үз вазифаларын башкаруны көтеп торалар. Әмма икесенә дә кешеләр Кыямәт көнендә керәчәкләр. Әлегә вафат булганнар «бәрзах» дип аталган урында – кабер тормышында яшәп, дөнья беткәнне көтәләр. Оҗмахның урынын билгеләү җиңелрәк, чөнки ул хакта хәдисләрдә хәбәр ителә. Оҗмах күкнең җиденче катында, дип килә. Әмма җәһәннәмнең төгәл урыны турында хәдисләрдә әйтелми. Кайбер галимнәр аны «җиде кат җир астында» дип аңлаталар.
«Җәһәннәм уты» диләр, ул бу дөньядагы утка охшаганмы?
Әлбәттә, җәһәннәм уты без белгән һәм күргән җир утыннан аерыла. Беренчедән, аның ялкыны дөньяда була торган утларның эссесеннән 70 мәртәбә артык. Икенчедән, җирдәге ялкынның кызган саен яктысы да арта бара. Әмма тәмуг ялкынының, кара булу сәбәпле, яктысы булмас.
Җәһәннәмдә кешеләрне «категорияләргә» аеру буламы?
Гарәп телендә бер әйбернең өске катка күтәрелүе «дәрәҗә» дип аталса, аска таба төшүе «дәрәкә» диелә. Димәк, җәннәт дәрәҗәләрдән тора, ә тәмугның катлары дәрәкәләр дип атала. Әлбәттә, адәмнәр изгелектә төрле булган кебек, җәннәттә дә төрле дәрәҗәләргә ирешерләр. Иң зур дәрәҗә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһи вәссәләмгә әзерләнгән.
Гөнаһта да кешеләр бертигез түгелләр. Шуңа күрә, һәр бәндә үзенә лаек урынын алыр. Бу – Раббыбызның гаделлеген күрсәтә.
«ВКонтакте»дагы «Дини мәсьәләләр.Ислам» дигән төркемдә җәһәннәмнең җиде дәрәҗәдән торуы китерелә, һәм кеше нинди дәрәҗәгә эләгүе кылган гөнаһына карый диелә.
«Беренчесе, җәһәннәм, ягъни иң өстәге дәрәҗә. Биредә гөнаһлы мөселманнар җәза алачак. Икенчесе, «ляза» – христианнар өчен җәза алу дәрәҗәсе. Өченчесе, «хутамаһ» – яһүдиләр өчен. Дүртенчесе, «саыйр» – йолдызларга табынучылар өчен. Бишенчесе, «сакар» – мәҗүсиләр һәм утка табынучылар өчен. Алтынчысы, «җаһийм» – потка табынучылар өчен. Җиденчесе, «һавиях» – монафикълар һәм мөртәтләр өчен», – дип бирелә төркемнең бер язмасында.
Йосыф хәзрәт мондый бүленешне аңлатты.
Кайбер риваятьләрдә мондый хәбәрләр булса да, төгәл аять һәм хәдисләр килмәү сәбәпле, галимнәр арасында, бу – җәһәннәмнең төрле исемнәре генә, дигән караш бар. Шулай да, һәркем үзенең көферлеге, явызлыгы бәрабәрендә өлешен алачак, Аллаһы берсенә дә артыгын бирмәс, золымлык кылмас.
«Үз-үзенә кул салучылар ничек үлгән булсалар, аларны шулай газаплап тотарлар»
Үз-үзенә кул салучыга, зина кылучыга, кеше үтерүчегә һәм башка киң таралган гөнаһлар өчен җәһәннәмдә нинди җәза каралуын мисаллар рәвешендә аңлатсагыз иде.
Һәр изгелекнең татлы җимеше булган кебек, һәр гөнаһның үз кайтавазы бар. Кеше кылган явызлыгының газабын бу дөньяда, кабердә, Кыямәт көнендә һәм тәмугта татый. Мисалларга килгәндә, ялган потларга табынып яшәүчеләр, шул потларын кочаклап утка керәчәкләр һәм шулар белән бергә яначаклар. Пәйгамбәребез Мигъраҗ кичәсендә бер песинең тырнаклары белән бер хатынның йөзен ертуын күргән һәм: «Бу кем?» – дип сораган, Җәбраил фәрештә аңа: «Әлеге хатын өендә песи асраган, бикләп калдырган һәм ачка үтергән. Чыгарып җибәрсә, песи азыкны үзе тапкан булыр иде», – дип җавап биргән. Үз-үзенә кул салучылар ничек үлгән булсалар, аларны шулай газаплап тотарлар. Агу эчкәнгә агулар эчертерләр, югарыдан сикергәннәрне фәрештәләр бертуктамый өстән атарлар. Үзенә пычак, корал белән зарар салучыларны очлы тимерләр белән газапларлар. Кешеләрне рәнҗетү, алдашу, гайбәт сөйләү, зина кылучыларны көткән газаплар турында да төгәл мисаллар китерергә була.
Җәһәннәмнең бик кызу өлеше булган кебек, коточкыч салкын өлеше дә бар, диләр. Никадәр салкын була анда? Һәм кемнәр анда эләгә?
Әйе, җәһәннәм дигәч, күпләрнең башына ут килә, әмма аның «программасына» гөнаһлыларны салкын котыплар белән газаплау да кергән. Коръән-хәдисләрдә әлеге газапка «зәмһәрир» дип әйтелә. Тукай да: «Суыкның зәмһәрире, зәһәре кискен», – дип язган. Алай гына да түгел, Пәйгамбәребез ут эссесенең һәм котыпларының бу дөньяга да тәэсир итүен әйткән: «Беркөнне ут: «Йә, Раббым, кызуымнан минем бер өлешем икенче өлешемне ашый башлады», – дип Аллаһыга зарланды. Һәм Аллаһ аңа елына 2 мәртәбә сулыш алырга рөхсәт итте. Берсе – кышын, икенчесе – җәен. Сез белгән җәйге челләләр дә, кышын түзә алмаслык зәмһәрир суык та шуннан килә», – дигән.
«Аякларына кызган башмак кигәннән соң, баш миләре кайный башлаячак», – диелә хәдистә. Кемнәргә мондый җаза карала?
Пәйгамбәребез: «Ут әһелләреннән иң җиңел газапка ирешүче Әбү Талип (Әбү Талип – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) абыйсы һәм яклаучысы – иск. «Интертат») булыр, аның аягына кидергән башмаклардан баш миләре кайнар», – дигән. Димәк, калган газаплар тагын да катырак булачак.
«Тәмугта, ут газабыннан тыш, чәнечкеле җимешләр, утлы киемнәр, җирәнгеч сулар, газаплаучы ачлык та әзерләнгән»
Җәннәттә кешенең үз ризыклары һәм яшәү урыннары булачак, диелгән кебек, җәһәннәмнең дә үз ризыгы, суы буламы?
Коръән аятьләрендә дә, хәдисләрдә дә оҗмаһны һәм тәмугны тәфсилләп сурәтләүче хәбәрләр күп. Тәмугта ут газабыннан тыш, чәнечкеле җимешләр, утлы киемнәр, җирәнгеч сулар, газаплаучы ачлык һәм тагын бик күп башка да сыймаслык җәзалар әзерләнгән.
Дәрәҗә белән дәрәкә кебек, «җәза» сүзенә дә тукталып китим әле. Асылда «җәза» кешенең кылган эшенең тиешле түләве булып тора. Әгәр гамәле изге булса, җәзасы да яхшы булыр, кылганы яман булган адәмне яман җәза көтәр. Шуңа күрә, оҗмаһта изгелекләр өчен хәерле җәза булыр, дигән урыны бар. Пәйгамбәребез сиңа яхшылык кылган кешегә шөкер йөзеннән: «Җәзәкәллаһү хайран», – дип әйтергә өйрәткән. Мәгънәсе: «Аллаһы сиңа (кылган игелегең өчен) хәерле җәзасын Үзе бирсен».
«Җәһәннәмдә ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк булыр», – диелә дини чыганакларда. Ни өчен?
Беренчедән, Пәйгамбәребез моны, хатын-кызның ире кылган изгелекне тиз онытуы сәбәпле, дигән. Ире изгелек кыла-кыла да, бөр көнне кылып бетерә алмагач, хатыны аның бар изгелекләрен онытып: «Бу ирдән гомеремә бер изгелек күргәнем булмады», – дип әйтә. Монда сүз кешенең иренә, хатынына, ата-анасына, гомумән, кешеләргә карата рәхмәтсезлеге турында бара.
Икенчедән, утта хатыннар күбрәк булган кебек, оҗмахта да алар күпчелек булырлар. Чөнки Аллаһы Тәгалә хикмәте белән хатыннарны күбрәк бар итә. Шуңа күрә моны хатыннар бигрәк яман, бигрәк гөнаһлырак икән, дип аңларга ярамый.
«Миллион еллар узгач, гөнаһлы мөселманнар җәза алачак беренче дәрәҗә чистартылачак. Анда беркем дә калмаячак, нәтиҗәдә барысы да җәннәткә керәчәк», – диелә дин турында язучы бер сайтта. Вакыт төшенчәсе җәһәннәмдә бездәге кебекме, әллә анда вакыт башкача исәпләнәме?
«Мәңгелек» дигән төшенчәне акылга сыйдыру мөмкин түгел. Миллион ел үткәч, тагын миллион үтәр, миллиард елдан соң тагын миллиард һәм тагын шулай. Җәннәт тә, җәһәннәм дә мәңгелек, беркайчан бетмәсләр. Кяфер булып үлгән кеше утта мәңге яначак һәм беркайчан да оҗмахка кермәс. Әмма йөрәгендә ихлас иманы булган, ләкин шайтан коткысына бирелеп, нәфесенә ияреп гөнаһларга чумган мөселман иртәме-соңмы уттан чыгачак һәм, оҗмахка кереп, анда мәңге калачак. Андыйларга китапта «җәһәннәмиләр» дип әйтелә.
Шуңа күрә безгә остазыбыз: «Әгәр кешенең иманы, кылган гамәле, инша Аллаһ, җәннәтлек булса, аны өстәрәк катка, Фирдәвескә тартыгыз. Әгәр кеше гөнаһка чумган, җәһәннәм адәме булып күренсә, аны җәннәткә тартыгыз. Әгәр кеше ни намазын кылырга, ни уразасын тотарга теләмәсә, аны вакытлыча утта янып, аннан оҗмахка керәчәк гөнаһлы мөселман булса да итәргә тырышыгыз. Кеше үлгәндә Аллаһыга инанып үлсен», – дип әйтә иде.
«Гозерсез укылмаган бер намазның гөнаһысы урлашудан, алдашудан, кеше рәнҗетүдән, зина кылудан, аракы эчүдән зуррак»
«Бер калдырган намаз өчен 70 мең ел җәһәннәм уты каралган», – дигән сүзләр дөресме?
Шиксез, динебез гозерсез (нигезле сәбәпсез – иск. «Интертат») укылмаган бер намазның гөнаһысы урлашудан, алдашудан, кеше рәнҗетүдән, зина кылудан, аракы эчүдән зуррак гөнаһ, дип әйтә. Әмма һәркемнең ни өчен, нинди хәлләрдә намаз калдыруын һәм аның өчен күпме газап алуын Гадел исеменә ия булган Аллаһ Үзе билгели.
Киноларда һәм әсәрләрдә без җәһәннәмнең сурәтләнүен күрәбез. Бу – диннән алынганмы? Һәм мөселман кешесе шул мәгълүматларга таяна аламы?
Әлбәттә, тарихта оҗмахны да, тәмуг утын да тасвирларга алынган әдипләр, рәссамнар күп булган. Араларында әкиятләр, тузга язмаган нәрсәләр бик күп. Без мөселманнар өчен теге дөнья, ягъни яшерен галәмнәр белән бәйле гыйлемнәрнең чыганагы буларак Коръән яки хәдис кенә була ала. Гадирәк итеп әйткәндә, бер хәзрәт тә үз вәгазендә яшерен дөньялар хакында үз башыннан чыгып сөйләргә хаклы түгел. Төгәл дәлилең бар икән – сөйлә, юк икән – дәшмә. Кешеләрне адаштыруың бар. Мәсәлән, шул әдипләрнең әсәрләреннән, Голливуд киноларыннан күреп, халыкта бик зур ялгышлык хөкем сөрә. Тәмуг утында кешеләрне җен-шайтаннар газаплый дип уйлыйлар. 90нчы елларны татыган бер абзый: «Хәзрәт, монда да килешеп яшәдек, анда да ут пәриләре белән сөйләшеп булмасмы әле», – дип ычкындырган иде. Җәһәннәм сакчылары итеп Раббыбыз шайтаннарны түгел, бер гөнаһсыз фәрештәләрне билгеләгән. Алар Аллаһы сүзеннән чыкмаслар, ә гөнаһка чумган шайтаннарның үзләрен дә утта яндырырлар. Шөкер, бүген безгә килеп ирешкән, ишетелгән һәр хәбәрне тикшерергә барча мөмкинлекләр дә бар.
Җәһәннәмнән соңгы булып чыккан кеше нинди була ул?
Ул тарихта иң гөнаһлы, әмма иманлы мөселман булыр. Пәйгамбәребез аның турында үзенең хәдисләрендә күп сөйләгән. Анда болай диелә: «Башта уттан котылганга шатланыр, аннан оҗмах янынарак барып торырга рөхсәт сорар, аннан бусагасы аша атлап кертүен үтенер. Аллаһ аңа: «Синең насыйбың син яшәгән дөнья сыйдырырлык һәм тагын шулкадәр булыр», – дигәч, ул бичара моңа ышана алмыйча: «Син Үзең – галәмнәр хуҗасы, Үзең мине мыскыл итеп көләсең», – дияр. Аллаһ аңа: «Мин синнән көлмим, Минем кодрәтем чиксез, әйткәнемне сиңа бирәм», – дип әйтер».
Имансызлар утта мәңге калырлар.
Ни өчен бар кеше дә сират күпереннән узарга тиеш?
Кыямәт көнендә кешеләр җыелачак мәйдан (мәхшәр дип тә әйтелә) белән оҗмаһ арасында кылычтан үткен, энәдән нечкә сират куелыр. Сират – «күпер» дигәнне аңлата. Сират астында җәһәннәм уты яначак, аның ялкыннары сиратка таба сузылып, кемнәрнедер тартып та төшерәчәк. Әмма оҗмахка кергән һәркем аны күрергә тиеш. Бу – кеше үзенең никадәр хәсрәттән котылуын аңлап, Раббысына шөкер итсен һәм оҗмах нигъмәтләренең кадерен белсен өчен кирәк.
Алай гына да түгел, оҗмахта яшәүчеләр даими рәвештә тәмуг әһелләрен (мәсәлән, үзләрен рәнҗетүчеләрен, үтерүчеләрен) күреп, алар белән сөйләшеп тә торырлар, тегеләре үз тормышларын сөйләсәләр, болар үзләренекен сөйләрләр. Уттагыларның никадәр нигъмәттән мәхрүм калуларын аңлаулары газап өстәр, оҗмах әһелләре исә үзләренең никадәр газаплардан котылуларын аңлап шатланырлар һәм Бөек Раббыларына мактау сүзләрен әйтерләр.