Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йорт хайваннарын яратучы блогер Айдар мәчесе үлүне бик авыр кичерә

news_top_970_100
Йорт хайваннарын яратучы блогер Айдар мәчесе үлүне бик авыр кичерә
Фото: Видеодан скриншот

Башкортстанның Бүздәк районында яшәүче, йорт хайваннары белән кызыклы видеолар төшерүче блогер Айдар Кәлимуллинның «Рожок» кушаматлы мәчесе үлгән. Бу – блогерның беренче югалтуы гына түгел, берничә ай элек кенә аның үзе белән бергә атка атланып йөри торган «Граф» кушаматлы эте үлгән иде.

Блогер – «хайван җанлы» кеше, бу югалтуны да ул авыр кичерә, күз яшьләрен дә яшерми, соңга кадәр песине коткарырга тырышуы турында әйтә, социаль челтәрдәге сәхифәсендә йомшаккаеның видеоларын куя.

«Мин сезгә ничек әйтергә дә белмим, тамагымда – төер. Әмма сез, минем язылучыларым, белергә тиеш. «Рожок» кушаматлы песием башка юк!. Каядыр агуланган, бәлки, агуланган тычкан ашагандыр. Иртәдән аның белән мәш килдек, уколлар да кададык, башкасын да эшләдек, әмма… Үземне гаепле тоям. Ул 2 тапкыр үләргә яткан иде инде, әмма ниндидер могҗиза булып, рәтләнеп китте. Кичә генә аның катнашындагы роликны ясап утырдым, ә бүген ул – юк. Минем блогым мәгънәсен югалтты кебек тоела. Нәкъ менә ул блогны үз маҗаралары белән тулыландырып тора иде. Бәлки, йорт хайваннарын төшерүне туктатыргадыр? Нәрсә уйларга да белмим, ничек кенә мәзәк яңгыраса да, бәлки, бу – күз тиюдер… Аны барысы да ярата иде. Әллә шулай язганмы? Ни уйларга да белмим», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Айдар.

Аның күпсанлы язылучылары кайгысын уртаклашкан, Рожокны кызгануларын белдереп «елаган смайлик»лар юллаганнар. Әмма блогер берничә хатны гына укыган һәм әлегә язылучылары хатларын укымаска булган. Ул бу югалтуны авыр кичерүе, хатларны укыгач тагын да кыен булуы турында сөйли. Һәр шундый югалтудан соң блогер «башка бер йорт хайванын да алып кайтмыйм» дип сүз бирә икән, әмма күңеле кушканча, ташлап калдырылган җан ияләрен үз куенына сыендыруын дәвам итә. «Рожок»ны да ул фермадан алып кайткан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100