Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йорт хайваннарын яратучы блогер еларга җитешеп кабер казыган видеосын элгән

news_top_970_100
Йорт хайваннарын яратучы блогер еларга җитешеп кабер казыган видеосын элгән
Фото: социаль челтәр

Башкортстанның Бүздәк районында яшәүче, үзе асраган мал-туарын, гомумән авыл тормышы-көнкүрешен видеога төшерүче блогер Айдар Кәлимуллин дүрт аяклы дустын югалткан. Аның үзе белән атка атланып йөри торган «Граф» кушаматлы эте үлгән.

Йорт хайваннарын яратучы блогер кырга чыгып кабер казыган видеосын социаль челтәргә куйган. Аның тавышлары калтырана, күзләре яшьле – үзен елаудан көчкә тыеп тора.

«Йорт хайваннары хуҗалары өчен кайчан да булса мондый көн килеп җитәчәк. Бу кайгы миңа кыш килде. Салкын. Кырда кабер казыйм. Туфрак каткан. Үзең дә, вакыт та кызгыныч түгел. Бәлки, ул күбрәккә лаек булгандыр. Миңа аның үлгәнен хәбәр иткәндә, шулкадәр авыр булмады. Ул вакытта аңлап бетермәгәнмен, аның янымда булмавын. Хәзер еласаң да, еламасаң да, аны кире кайтарып булмый. Мин ул яхшы яшәде, лаеклы яшәде дип саныйм. Үзенән эз калдырды, күпме кешегә эмоцияләр бүләк иттең. Интернетта аның белән роликлар булганда, аны истә тотачаклар. Аны бөтен дөнья белә. Сүз «Граф» турында бара. Кызганыч, ул үлде», – дип сөйли Айдар Кәлимуллин югалтуы турында.

Блогерны яратып караучылар һәм дуслары кайгы уртаклашкан һәм үзләренең мондый хәлгә әзер булмаулары турында да язганнар. Айдар, хәленә керүләре өчен, виртуаль дусларына рәхмәт белдергән.

«Минем тугры дустым, тыныч йокла. Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – дип тә язган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100