Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балам, кайттыңмы, диюче дә юк» – Азат Фазлыев бик күпләрнең җан ярасын кузгаткан

news_top_970_100
«Балам, кайттыңмы, диюче дә юк» – Азат Фазлыев бик күпләрнең җан ярасын кузгаткан
Салават Камалетдинов

Җырчы Азат Фазлыев, әти-әнисе бер-бер артлы диярлек үлгәннән соң, ятим калган туган нигезен видеога төшереп, социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган. Болай да күңелгә тия торган әлеге күренеш, җырчы Илсөя Бәдретдинованың «Бикле ишек» җыры фонында тагын да үзәккә үтә торган килеп чыккан.

Азат үзенең җан ярасы белән шул рәвешле уртаклашкан булса, әлеге видеоны күреп, башкаларның да үз хәсрәте кузгалган. Бикле нигезләренә кайтып йөрүчеләр, ни кызганыч, бихисап күп шул, бу – котылгысыз күренеш.

«Беркем дә чыкмый хәзер... Балам, кайттыңмы, диюче дә юк... Рәхәтләнеп яши торган нык нигез иде», – дип язган җырчы видеоязма астына.

Әлеге ачы кайгыны үз башларыннан кичергәннәр битараф кала алмаганнар: Азатка бик күп комментарийлар килеп ирешкән. «Шулай... Күңелле хәл түгел... Ләкин ни эшлисең. Урыннары оҗмахта булсын», «Уф, үзәкләрне өзгән, башкайлардан үткән хәлләр», «Иң авыры – каршы чыгар кеше булмавы шу-у-ул, Азат», «Бик күңелсез ятим өйгә кайтып керүләре. Сезгә, энем, сабырлык телим», «Күзең йомасың да, күз алдына моңсу тәрәзәләр, буш ишегалды килеп баса. Өйдә бушлык, йөрәк әрни, әмма бу халәтне үзгәртеп булмый, без көчсез. Кайчандыр шау-гөр килеп торган өйләр...», «Нинди матур йорт ятимсерәп калган», «Азат, елаттың. Иртәрәк китеп бардылар шул», «Менә шулай, мал җыясың-җыясың да, китеп барасың. Йөрәк өзгәләнә...» – дип кушылганнар җырчының виртуаль дуслары.

«Азат, өйне сатмагыз. Бөтен яшьлегегез шунда бит. Әти-әни хатирәсе шунда. Җәй көннәрен кайтып йөрерсез. Төп нигездә туганнарыгыз белән ашлар уздырырсыз», «Туган нигезегезне сатмагыз. Ул сезгә көч-куәт биреп торачак», – дип киңәш итүчеләр булган,

«Хуҗасыз өйгә кайту бик авыр. Нигез елый. Алучы булса – сатарга кирәк. Өйгә яхшы хуҗа керсә – күңел шат. Кайтып-китеп йөреп кенә хуҗа булып булмый. Беренче елларда кайтыла әле ул, аннары ерагая, өй таушала», – дип, киресенчә, өйне сату яклы кеше дә үз фикерен язып калдырган.

Азатның туган нигезне сату яки бүлешү темасына карата әйткән сүзе анык инде. «ТМТВ» телеканалында Лилия Кадыйрова белән «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында бу турыда сүз чыккач, Азат: «Ул беркайчан да сатылмаячак, өч туган арасында бүленмәячәк тә. Ул – барыбызныкы. Әти-әни нигезен бүлә башлыйлар икән... Ничек инде?.. Әти-әни ничек түзеп ятсын бу хәлгә?» – дип сөйләгән иде. 
 Азат Фазлыев туган нигезе турында: «Ул беркайчан да сатылмаячак һәм бүленмәячәк»

Видео: Азат Фазлыевның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100