news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев туган нигезе турында: «Ул беркайчан да сатылмаячак һәм бүленмәячәк»

news_top
Азат Фазлыев туган нигезе турында: «Ул беркайчан да сатылмаячак һәм бүленмәячәк»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Азат Фазлыев туган нигезне сату яки бүлешү турындагы фикерен «ТМТВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әйтте.

«Мин үземнең нигезне... Ул беркайчан да сатылмаячак, өч туган арасында бүленмәячәк тә. Ул – барыбызныкы. Әти-әни нигезен бүлә башлыйлар икән... Ничек инде? Ул авылда 200-300 мең сум торадыр инде.Син үзең нигезеңне, балачагыңны, ишегалдыңны, чирәмеңне кычкырышып, бүлешеп, туганлыкны бетереп сату...  Әти-әни ничек түзеп ятсын бу хәлгә? Мин нык аптырыйм ул әйбергә», – дип сөйләде җырчы.

Азат Фазлыевның күптән түгел генә әтисе Рафаэль абыйның вафат булуы турында язган идек. Җырчының әнисе Зөлфирә апа 2019 елда мәрхүмә булган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар