news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөрәкләрдә мәңге сакланыр: Казан Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылады

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 81 ел тулды.

news_top
Йөрәкләрдә мәңге сакланыр: Казан Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылады
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев, Юлай Низаев

9 Май иртәсе Казанда республика җитәкчелегенең Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү Паркында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт фидакярлеге мемориалларына чәчәкләр салу белән башланды.

Аннан Казанның Меңъеллык мәйданында тантаналы парад башланып китте.

Парадта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев катнашты. Иң башта Мәскәүнең Кызыл Мәйданыннан турыдан-туры трансляция күрсәтелде.

Россия Президенты Владимир Путинның Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате һәм котлавы яңгырады.

Сезне Җиңү көне, изге һәм якты бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, аның чын тарихы, чын геройлары турындагы хәтерне саклау – безнең өчен намус эше. Без һәрвакыт Совет халкының батырлыгын истә тотачакбыз. Җиңү һәрвакыт безнең кулда булды һәм булачак. Җиңү яулаган халыкка дан, ветераннарга дан, Россиянең кораллы көчләренә дан, – диде Владимир Путин.

«Буыннар алмашына, әмма Җиңү көне хаклы рәвештә илебезнең төп бәйрәме булып кала»

Бер минут тынлыктан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Тантанада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

Буыннар алмашына, әмма Җиңү көне хаклы рәвештә илебезнең төп бәйрәме булып кала. Елдан-ел без бу датаның тарихи әһәмиятен, ветераннарыбыз батырлыгының кыйммәтен аңлыйбыз. Без ветераннарыбыз, фронтовикларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәребез батырлыгы алдында баш иябез, аларга безгә бүләк ителгән азатлыклары өчен чиксез рәхмәт белдерәбез һәм тарихи хакыйкатьне саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Совет халкының батырлыгы беркайчан да онытылмаячак.

Хөрмәтле татарстанлылар! Җиңүчеләр буынының батырлыгы һәм сыгылмас ихтыяр көче – яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен иң яхшы үрнәк. Безнең якташ хәрбиләр Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә ата-бабаларның Ватанны саклау буенча изге эшен дәвам итәләр. Һәм без ышанабыз – Җиңү, элеккечә, безнең кулда булачак, – диде Татарстан Рәисе.

Алга таба мәйданнан хәрби гаскәрләр узды. Парадны Казан гарнизоны җитәкчесе генерал-майор Виталий Герасимов кабул итте.

Парадта быел хәрби техника узуы булмады. Хәрби техника үрнәкләре Меңьеллык мәйданында аерым статик экспозиция форматында тәкъдим ителде, анда теләгән һәркем аны көн дәвамында карый алачак. Тарихи үрнәкләр дә, заманча техника да тәкъдим ителде. Ә хәрби парадтан соң, ретро-автомобильләр йөреше булды.

Шуннан соң ватанпәрвәрлек рухындагы җыр-моңнар яңгырады, халыклар дуслыгын һәм татулыгын чагылдырган концерт номерлары булды. Казанның хәрби оркестры, Камера һәм катнаш хорлары, Дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре артистлары чыгышларын тамаша кылдык. Азактан мәйданга җыелган халык бергәләп «День Победы» җырын башкарды.

Тыл ветераны: «Без күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын!»

Парадның хөрмәтле кунаклары – ветераннар. Мәсәлән, тыл һәм хезмәт ветераны Владимир Антонов – Казанда туып-үскән, бар гомере, фидакарь хезмәт еллары Казан белән бәйле.

Сугыш елларында агач кисүдә, заводта эшләргә туры килде. Без ясаган детальләрдән самолётлар җыела торган иде. Дошманнарны юк итү өчен тәгаенләнгән авиация кораллары иде инде ул дәвердә. Без күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын! Бөек Җиңү көне – һәммәбез өчен дә иң якты, иң кадерле, иң изге, шул ук вакытта күз яшьләре аша искә ала торган бәйрәм. Ул безнең данлы үткәннәребезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да. Бөек Җиңү көне белән ихлас котлыйм! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле имин тормышта бәрәкәтле озын гомер, тыныч күк йөзе телим, – диде ветеран.

Аннан исә бәйрәм көне «Үлемсез полк» йөреше белән дәвам итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Үлемсез полк»та 130 меңләп татарстанлы катнашты.

Кич 22:00 сәгатьтә салют көтелә.

Безнең бурыч – үткәннәрне хөрмәтләү, бүгенгене саклау һәм киләчәкне кайгырту. Җиңү тантанасы мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар