«Йөрәк җылысын бүләк итүчеләр»: Усадтагы «Кеше приюты»ннан репортаж
Даими рәвештә үз тормышын «паузага» куеп, башкаларга ярдәм итәргә әзер булган кешеләр миндә горурлану хисе генә түгел, ә үзем өчен оялу да уята. Аларны волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә нәрсә этәрә, һәм ничек барысына да өлгерәләр? Шушы сорауларга җавап эзләп, Лаеш районы Усад авылында урнашкан «Кеше приюты»на бардым.
«Милләтенә һәм диненә карамастан, һәркемгә дә ярдәм итәргә әзербез»
Приют «Ихлас» мәчете каршында урнашкан. 11.00 сәгатьтә аның ишекләре ачыла, бу вакытта волонтерлар мохтаҗларга тапшырылачак һәм таратылачак ризыкларны әзерли, 12.00 сәгатьтә кешеләр килә башлый. Көн саен биредә 30 дан артык авыр хәлдә калучы кешене кайнар ризык һәм көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр.
«Безнең үзәктә әби-бабайлар, аз керемле гаиләләр, йорт-җирсез калган кешеләр, авыру сәбәпле үзенә ризык әзерли алмаучылар туклана. Мәсәлән, янгыннан соң йорт-җирсез калып, хәзер мәчет хостелында яшәүче бер бабай бар. Ә бер гаиләнең балалары ковид белән авырды, әти-әниләре эшкә чыга алмый, балаларын карап торырга кирәк. Кешеләр үзләре дә киләләр, Комлы Кавалда, Столбищеда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә илтеп тә бирәбез, чөнки бездә автоволонтерлык бар», – дип аңлатты волонтер Гөлназ Галиуллова.
Ярдәмне алучы кешеләрнең исемлеге бар, ләкин приютка кем генә мөрәҗәгать итсә дә, милләтенә һәм диненә карамастан, аңа ризык биреләчәк. Бердәнбер искәрмә: ризык алырга килүчеләр исерек булырга тиеш түгел.
Күпчелек очракта әзерләнгән ризык артык та кала, ләкин анда эшләүче кызлар: «Без ризыкны исраф итәргә теләмибез, шуңа күрә калган ризыкны якын тирәдәге кибетләрдә эшләүче апа-абыйларга да таратабыз», – диләр.

Без килгән көнне, мәсәлән, итле шулпа әзерләнгән иде, ләкин пунктның кураторы Макнуна Тургунова мохтаҗлар өчен ашлар гына түгел, ә кайнар ризыклар, пылаулар да әзерләнүен әйтте.
«Без ризыкның мөмкин кадәр тәмле һәм төрле булуын телибез. Барлык ризыкларны күршедә генә урнашкан «Тәрбия үзәге» аш-су осталары пешереп китерә. Ипи һәм камыр ризыкларын безгә икмәк пешерү үзәге бирә», – диде ул.
«Алар безгә мохтаҗ түгел, ә без аларга мохтаҗ»
Бу авыр эшнең төп өлешен хатын-кызлар башкара, чөнки волонтерлар арасында күпчелекне нәкъ менә алар тәшкил итә.
«Волонтер булу ул – җиңел эш түгел. Кар себертәме, яңгыр явамы – без ризык таратабыз. Ялгыз кешеләрнең өенә керү дә куркыта, чөнки өйләре караңгы, иске. Шуңа карамастан, командабыз белән мохтаҗларны ташламыйбыз.
Мин бу дөньядан буш чемодан белән китүдән куркам. Көн саен дөнья куабыз, үзебез өчен генә яшибез, ләкин алай дөрес түгел, мохтаҗларга да, хайваннарга да булышырга, савап җыярга тиешбез.
Аннан соң мохтаҗ кешеләргә ризык керткәч, бераз сөйләшеп тә утырасың, күңелләр, йөрәкләр йомшарып китә. Аларның тормышларын күреп, үзеңнең нинди бәхетле икәнлегеңне аңлыйсың», – дип бүлеште Гөлназ ханым.
Приюттан ярдәм алучылар да ризык алырга килгәч, кызларны елмаеп сәламли, хәлләрен белешәләр. Хәтта: «Күз нурым», «Кызым, син борынгы Мисыр патшабикәсенә охшагансың», «Сездән башка аяк-кулсыз кебек бит без», – кебек сүзләр белән эндәшүләрен ишеттем.
«Без алар белән туганнар кебек, бер-беребезне исемләп беләбез. Көн саен ягымлы сүз белән мөрәҗәгать итәләр. Алар безгә мохтаҗ түгел, ә без аларга мохтаҗ, дияр идем хәтта. Алар өчен ризык кына түгел, гади җылылык, аралашып алу да мөһим бит. Бездән җылылык көтүче балалар кебек алар», – ди Макнуна Тургунова.
«Балачактан кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана идем»
Волонтерлар аңлатуынча, приютта бар әйбер дә бар, әмма ярдәм итүче кешеләр җитми. Ә алардан башка приют эшчәлеген дәвам итә алмый. Усадта урнашкан пунктның үзенчәлеге – ризыкны башка авылларга илтү, шуңа күрә биредә бигрәк тә үз машиналары булган кешеләрнең ярдәме кирәк.
«Мәсәлән, хәзер мин бөтен ризыкларны тутырып, машина белән аларны Комлы Кавалга илтәм. Анда өйдән чыга алмый торган әби-бабайларыбыз яши. Без аларны ташлый алмыйбыз, шуңа күрә ризыкларны үз машинабызга тутырып йөртәбез.
Комлы Кавалда 17 йортка ризык илтәргә кирәк – бу бер волонтер өчен бик зур йөкләнеш. Шуңа күрә андагы мәктәп белән хезмәттәшлек итә башладык. Хәзер менә мәктәпкә ашыгам, чөнки тиздән укучыларның дәресләре бетә, ә мин ризыкларны аларга тапшырып өлгерергә тиеш.
Аннары укучылар ризыкларны үзләре мохтаҗларга илтеп тапшыра. Элегрәк моны үзебез башкара идек», – ди Гөлназ Галиуллова.
Без волонтер кызлар белән сөйләшеп торган арада мәчеттән бер ир-ат килеп керде. «Апа, сезгә су кертергәме?» – дип кычкырып та җибәрде. Соңыннан кызлар аның бераз авыру булуы, әмма көн саен килеп, су китерергә, әйберләрне ташырга булышуы турында сөйләделәр.
«Акча белән ярдәм итә алмаса да, ул гамәлләре белән булыша. Мин үзем дә балачактан кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана идем, әмма моның өчен бай булу кирәктер дип уйлый идем. Хәзер бай булмасам да, кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлегем бар, чөнки иң мөһиме – ният.
«Кеше приюты»на беренче тапкыр килгәндә, елап: «Йә Аллаһ, миңа монда көн саен килергә көч бир», – дип дога кылдым. Үзем Усадтан, шуңа башта Казандагы Борһан Шаһиди урамындагы пунктка йөрергә туры килде. Соңрак Усадта да пункт барлыгын белдем. Бер көнне анда волонтер кирәк булгач, ярдәмгә чыктым. Шул ук көнне миңа әлеге пунктны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, ерак йөрмичә, көн саен кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге туды», – дип сөйләде Макнуна Тургунова.