«Йөрәк тибешен кайтарганнар»: Арчада 11 яшьлек бала суга батып, чак үлми калган
Район хастаханәсе табиблары һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре гомере кыл өстендә генә торган 11 яшьлек баланы үлем тырнагыннан коткарган. Бу хакта Казанның Ашыгыч медицина ярдәме матбугат хезмәте үзенең Mакс каналында хәбәр итә.
2026 елның 21 июле. Арча районында гадәти җәйге киче 11 яшьлек малайның тормышы өчен чып-чын көрәш мәйданына әверелгән.
Бу көнне якынча 17.00 сәгатьтә бала су астына китә. Исәп минутлап түгел, ә секундлап барган. 17:07 дә ашыгыч ярдәм хезмәте кычкыртып килеп тә җиткән, алар килеп җиткәнче бала гомере өчен янәшәдәге кешеләр көрәшкән.
Участок хастаханәсе хезмәткәрләре ясалма сулыш, йөрәккә турыдан-туры булмаган массаж, адреналин уколы кебек коткару чаралары үткәргән. «Табигать инде «юк» дигәч тә, бу – йөрәкне кабат тибәргә мәҗбүр итү омтылышы, «мәңгелеккә» каршы көрәш», – диелә хәбәрдә.
Фото: © Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең MAX каналы
Анестезиолог-реаниматолог Л.Ф. Рәхмәтуллин, фельдшер Р. Р. Шакирҗанова һәм машина йөртүче Л.С. Сабирҗанов бригадалары килеп җитәргә берничә минут кала малайның гомер җебен авыл табиблары тотып торган дияргә була. Аннары эстафета ашыгыч ярдәм бригадасына күчә. Тагын 15 минут көрәш, һәм ниһаять йөрәк тибә башлаган!
Малайны ашыгыч рәвештә Арча үзәк район хастаханәсенә, аннары Республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр.
Табиблар кылган эшләр могҗизага тиң булган. Анестезиолог-реаниматолог, фельдшер, машина йөртүче, район хастаханәсе табибларының бергә эшләве 11 яшьлек егеткә гомер бүләк иткән.
«Ул сәгатьтә ярдәмгә ташланган кешеләрнең барысы алдында да баш иябез. Үзегезне саклагыз! Таныш булмаган урыннарда коенмагыз! Һәм исегездә тотыгыз: көрәшә белүчеләр булганда, тормыш дәвам итә», – диелә хәбәрдә.