Юмор остасы Рамил Шәрәпов «Шәрәпҗан дусты»на яңа җыр яздырган иде. Хәзер ул бу җырга шәп клип төшергән.
Видеода күренгәнчә, Шәрәпҗанның образлары да күңелле, ул 6 кыз янында төрле кызыклы хәрәкәтләр ясый.
«Клипта катнашкан, үз хезмәтен куйган егетләргә, кызларга бик зур рәхмәт», – дип язган артист.
«Бик авыр ковид заманында өйләренә бикләнгән халыкның шушы Шәрәпҗан күңелләрен ачты бит. Молодец, Рамил, образың үсте, хәзер җыры да бар»;
«Шәрәпҗан – классный образ, сине балалар да белә»;
«Ут чәчрәтә»;
«Карадым да, биедем дә. Шәп булган, молодец», – дип яратып кабул иткәннәр яңа клипны.