Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәгем сикерә» – Шәрәпҗанның икенче «яшьләрский» җыры чыккан

news_top_970_100
«Йөрәгем сикерә» – Шәрәпҗанның икенче «яшьләрский» җыры чыккан
Фото: Рамил Шәрәповның шәхси аккаунтыннан

Юмор остасы Рамил Шәрәпов бу көннәрдә, тырышып-тырышып, яраткан образы Шәрәпҗанга яңа җыр яздырып йөргән икән. Хәтерләсәгез, Шәрәпҗанның бер җыры бар иде инде – «Красопетка». Менә, ниһаять, тагын бер җыры «табадан төшкән».

– Хәерле көннәр. Минем сезгә бер яңалыгым бар. Бәлки, сез шатланырсыз, бәлки, юктыр да. Бүген Шәрәпҗанның яңа җыры чыкты! Җырны музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз. Үзегезнең фикерләрегезне әйтерсез. Теге елны «Красопетка» җыры чыккач, аны күп балалар яратып өлгерде. Фикерләр төрле иде, билгеле. Белмим, бу җырга карата ни диярсез. Ләкин сезнең күңелегезгә хуш килер, дип ышанып калам.

«Красопетка»га инде июньдә 1 ел була. Ә бүген – «Йөрәгем сикерә» җыры. Баштан ук әйтәм, җыр «яшьләрский». Каеннарым, сандугачларым форматында түгел. Ничек бар, шулай кабул итәрсез, – дип сөйләгән иде Рамил премьера турында алдагы көнне сторисларында.

«Бүген көне буе монда керергә вакыт та булмады! Көне буе Шәрәпҗанның яңа җырына клип төшердек. Җыр дигәндә, фикерләр төрле. Күп «диванный критик»ларның күңеленә хуш килде ул. Әбиләр сүгә, яшьләр мактый. Дөресен әйткәндә, яшьләргә аеруча рәхмәт! Алар мине «поддержали». Кыскасы, бөтенесенә дә ярап бетеп булмый. Бераз хәл алам да, и дәлше «работай».

Көй авторы, аранжировка ясаучы – Дәвлиян. Ә сүзләре – креатив талантлы Миля Әфләтунованыкы», – дип язган Рамил.

Җырны тыңлаган виртуаль дуслары Рамил-Шәрәпҗанга күп санлы «ут» смайликлары калдырганнар.

«Пирожков по-татарски бу», «Татарның Митхун Чакробортие», – дип язучылар да булган.

«Бакчадагы чүптән котылып була, менә «Дивания Критиковна»лардан котылып булмый», – дип шаярткан алып баручы Булат Бәйрәмов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100