Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча «Вискас»: Татарстанда эт-мәчеләргә үрдәк итеннән азык әзерли башладылар

Россиягә карата санкцияләр кертелгәч, мәче-эт тотучылар чит ил ризыклары керми башлавына борчыла башлаган. Лаештагы «Кәүсәр» заводы ярдәм кулын сузып, йорт хайваннары өчен азык җитештерә башлаган. Кибет тәм-томына гына ияләшкән йонлач дусларны ит консервларыннан мәхрүм итеп булмый бит инде.

news_top_970_100
Татарча «Вискас»: Татарстанда эт-мәчеләргә үрдәк итеннән азык әзерли башладылар
Михаил Захаров

Тугыз ел элек үрдәк ите белән генә шөгыльләнә башлаган «Рамай» хуҗалыгы хәзер эшчәнлек юнәлешләрен киңәйткән: «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы булдырып, халыктан ат, сыер ите кабул итеп, төрле ит эшләнмәләре дә ясый. Менә инде хәзер эт һәм мәчеләр өчен үрдәк итеннән азыкка сертификация көтеп яткан мәлләре. Тиздән ул ризыкны кибет киштәләрендә күреп, өйдәге дускайларыбызны сыйлап булачак.

«Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» кооперативы рәисе Фәрит Хәйретдинов санкция кертелүгә шушы идея туганын әйтте.

– Киштәләрдән чит ил азыгы киткәч, этләрегезне ашатырга да ризыгыгыз калмады хәзер, диючеләр булгандыр, менә шуңа тотындык. Ярар, үз азыклары белән үз этләрен ашатсыннар, ә без үзебез дә лаеклы, сыйфатлы, тәмле азык җитештерә башладык, – диде.

Производство буенча директор Андрей Герасимов журналистларга шушы өр-яңа цехны күрсәтте.

– Хәзер эт-мәче тотучылар да, читтән азык кертүчеләр дә азык җитмәс дип куркалар, чөнки чит ил ризыкларын кертү тыелган. Россия эт тотучылар ассоциациясе ярдәме белән йорт хайваннары өчен азык җитештерү белән шөгыльләнергә карар кылдык. Яңа җиһазлар сатып алдык – чит илнеке дә, Пятигорск шәһәренеке дә бар. Тулы линия эшләтеп җибәрдек. Ветеринария тикшерүләре уздык, бәяләмә бар, сертификация көтәбез, - диде.

Азык балансланган, ди җитештерүчеләр. Төп составы – үрдәк ите бавыры, ашказаны, яшелчәләр, бераз ярма, витаминнар, аминокислоталар да кушылган. Шул катнашма пешерелә, стерилизацияләнә, банкаларга дозалап тутырыла, капкачы вакуум астында каплана. Аннары банкалар кәрзингә тутырылып, 113 градуслык стерилизациягә озатыла. Аны суыткычта да шактый вакыт саклап булачак.

Директор сүзләренчә, әле пешерелгәч тә, продуктны 14 тәүлек тотарга тиешләр. Сатуга чыгарганчы 14 тәүлек шунда саклана, аннары гына упаковкага, маркировкага китә. «Без аны брак булмасын дип тикшерәбез, чөнки консерва кабарса, абруйга тап төшәчәк», - ди.

– Ленинградка лабораториягә дә җибәрдек, бу Россиядә катнаш азыкка тулы анализ ясый торган бердәнбер лаборатория. Тулы витаминлы состав булсын дип, бер биш тапкыр җибәргәнбездер үрнәкләрне. Күпләп җитештерүгә керешкәнче, приютларга барып, шундагы этләрне ашаттык. Зур токымлы этләргә 360 грамм зурлыктагысы, кечерәк көчекләргә һәм песиләргә дигәне 120 һәм 90 граммлы банкаларга салына. Нәни этләр бик яратып ашаган, хуҗаларыннан уңай бәя дә ишеттек, «тагын телибез» дигән сыман банкасын да өйдә тәгәрәтеп йөртәләр икән, - диде Андрей Герасимов.

Бер яктан, бу калдыксыз производство ягыннан отышлы кебек тоелса, икенче яктан, тушенкага охшаш мондый ризыкка ихтыяҗ бик зур, чөнки коры азыкны бар хайван да яратмый. «Коры азык ул – ярма һәм бераз гына шулпа, анда ит туклыклыгы юк», - дип искәртте җитештерүче.

Андрей Герасимов сүзләренчә, хайван ризыгы үтә күренмәле пыяла банкада булса яхшырак, чөнки калай банкада эчендә нәрсә икәне күренми. Ә болай төсен, рәвешен күреп аласың. Этикеткасында составы да язылачак. «Составы ягыннан азык бик кызыктырырлык, шуңа пыялада калдырырга уйладык, ә ник яшерергә, матур булып күренгәч? Кеше кибеттә йөргәндә үк, күзгә ташлансын», - диде.

Мондый азыкның бәясен директор күпме булачагын әйтәсе килмәде кебек, кибеттә сатыла башлагач, күрерсез ди. Бәясе барыбер чит илнекеннән арзанрак булырга тиеш, дип фаразлады. «Үзкыйммәтенә килгәндә, күпләп сату бәясе 120 сум тирәсе булыр дип уйлыйм», - диде.

Бер ашатканда, 3 кг авырлыктагы эткә 100 грамм исәбеннән бирергә кирәклеген искәртте. Хәер, һәркем, үз этенең авырлыгына карап, үзе билгели инде.

Бүген бу цехта 4 кеше эшли, күпләп җитештерү башлангач, 8 кеше бер сменага 3600 данә зур банка һәм шуннан өч мәртәбә күбрәк күләмдә кечерәк банкалардагы консервларны җитештерер дип көтелә. Эт-мәче азыгын бөтен Россиягә сатарга чыгарырга ниятлиләр. «Кәүсәр» бренды астында ризык бер айдан кибет киштәләрендә пәйда булырга мөмкин.

Бу өлкәдә завод Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты-КХТИ белән актив эшли. Уку йортының азык-төлек технологияләре кафедрасы мөдире Мстислав Поливаков бу азыкны үз этләрендә сынап караган. Ул эт тәрбияләү өлкәсендә бөтенроссия эксперты да санала.

– Мин инде этләремә берничә ел үрдәк һәм ат ите калдыкларын ашатам. Ике ризеншнауцерым бар, шушы азыкны ашаган эт бик канәгать кала. Үзем кулланганга күрә мактап сөйлим. Яшьрәк эткә – ат ите, өлкәнрәк эткә үрдәк итен бирәм. Аларның ничек ләззәтләнеп ашаганын күрсәгез... Эт авырлыгы артмыймы, кимемиме – нәрсә ашаганын күзәтеп барырга кирәк. Әле менә хәзер яңа рецепт белән җитештерә башладылар, андый банкалардагысын бирмәдем әле.

Санкцияләр белән бәйле вазгыятьне беләбез. Азык чит илдән кертелә иде. Барлык эт хуҗалары да коры азык бирергә риза түгел. 90 нчы еллар башында азык-төлек җитештерүчеләргә каршы тору кыен иде, анда реклама да, менеджер ярдәме дә куәтле булды, старт шартлары башка иде, алар безнең базарны яулады, шуңа күрә бу предприятиеләр барысы да яши алмады, иң эре җитештерүчеләр генә исән калды. Чималда альтернатива бар бит, нигә әле ул йорт хайваннары азыгы итеп эшкәртелә алмый? – диде Мстислав Поливаков.

«35 градуслык шокерда туңдырылган ит тәмлерәк»

Бүген пресс-тур барышында журналистларга заводның эшчәнлек процессы белән танышу бәхете тәтеде.

– Тере кошны үрдәк ташый торган машиналарда 400 әр данәле читлекләрдә алып киләләр. 10-12 сәгать тотыла, аннары конвейерда чалына, суынгач, кош эчке әгъзаларыннан арындырылып, эшкәртүгә китерелә. Түш ите филесын сөяксез, тигез итеп бер җайланма да салдыра алмый, шуңа аның филесын кул белән салдырабыз, калган өлешләр линиягә кертелә. Канатлары, аркасы, бот өлешләре аерым тартмаларга салына. Таләпләр кырыс, сөяк эләкмәслек итеп фарш ясала, - дип сөйләде производство директоры Герасимов.

Һәр цехта дәү-дәү җиһазлар, суыткычлар, туңдыргычлар. Итне каклау камерасы да бар, нибары 3-5 тәүлектә продукт өлгерә, ләкин ул әле чи булганлыктан, киптерергә озатыла.

Биредә, колбасалар ясау өчен, итне пар белән пешерәләр. «6-7 сәгать түбәнрәк температурада парда пешкән ит сусылрак, тәмлерәк була», - ди директор. Термик эшкәртүдән соң ит суытыла һәм сосиска, сарделька ясау өчен фасовкага җибәрелә. Шулай ук, үрдәкнең түш итен, һавасын чыгарып, төргәкләргә тутырып сатуга әзерлиләр.

20 градус салкынлык саклаучы туңдыргычлары, минус 35 градуслык шокерлары да бар. Директор сүзләренчә, 35 градуслык шокерда туңдырылган ит пешергәндә тәмлерәк, сусылрак була. Гади туңдыргычтан чыгарып җебетелгән итнең каны, сүле күп агып, пешергәч, ите корырак була икән.

Санкциягә кадәр Германиядән җиһазлар, компрессорлар сатып алырга өлгергәннәр. Директор әйтүенчә, андый-мондый запчасть ватылса да, куркырлык нәрсә юк. Россиядә дә запчастьлар бар, диде.

Камыр цехында пәрәмәч, самса, өчпочмак, бәлеш, пилмән, хинкалиларны тулысынча кулдан ясыйлар. Барлык ассортиментны шокерда катырып, ул 180 тәүлек саклана. Бигрәк тә, халык пилмәнне яратып ала икән. Бер белгеч сменага 45-50 кг пилмән ясый ала. Пилмәнне бертөрле зурлыкта ясарга остарып беткәннәр, шуңа күрә хезмәт хаклары да яхшы, ди Герасимов.

Завод төзелүгә өч ел тулып килә. Производствода эш көне сигез сәгать. Барлыгы 150 кеше эшли. Вахта юлы белән китерәләр – ике вахта Лаештан, бер вахта Казаннан.

«Татарлар үрдәк ярата»

– Сыер, ат, сарык, үрдәк, каз ите белән дә эш итәбез, ләкин үрдәк локомотив, үзебез үстерәбез, инглиз токымын кертеп үрчеттек, хәзер француз токымын керттек. Ел саен август-сентябрьдә ата һәм ана үрдәкләр алып кайтабыз, алар ел ярым диярлек йомырка сала. Ел саен токымнарны алмаштырабыз.

Елына 4-5 мең тонна үрдәк ите җитештерелә. Быел 5 млн үрдәк булса, 2 кг га тапкырласак, 10 мең тонна чыга, бер өлешен читкә сатабыз. Бүген барлыгы 84 төр ит эшләнмәсе җитештерәбез. Россиядә безнең эшләнмәләр Сахалиннан Калининградка кадәр чыга. Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстанга беренче партияләр китте. Ихтыяҗ зур, күп сорыйлар, аның кадәр үк җитештереп өлгереп бетеп булмый әле. Төп бурыч – хәзер Франция, Бельгия, Швейцарияга чыгару, алар кабып карады, бик ошаттылар, пандемия генә бераз комачаулады.

Үрдәк – бәйрәм ите, татарлар үрдәк ярата, нигездә, бәйрәмдә ашыйлар. Без кешедә бәйрәм ешрак булуын телибез. Соңгы 4-5 елда бәяләрне дә күтәрмәдек без, - диде «Рамай» хуҗалыгы башлыгы Фәрит Хәйретдинов.

Чит ил үрдәкләре тәмлерәкме, ни өчен үзебезнең үрдәкләрне үрчетмисез дигән сорауга, ул инглиз, француз токымлы үрдәкләрнең өстенлекләрен дә санап узды.

– Алар селекция белән шөгыльләнгән, ә бездә селекция дә, фән дә аксады. Бу 80-90 еллар, бу вакытта французлар безнең студентларны сатып алып, селекция белән шөгыльләнгән. «Абый белән сеңелкәш»не катнаштырмаганнар, иң яхшы, сәламәт кошларны сайлаганнар. Алар ит, май структурасы башка булуы белән кызыклы, түшләрендә итләре дә яхшы, безнең благовар үрдәгенең мае күп, түш ите аз. Әгәр кытай һәм хохлушканы чагыштырсагыз, шуннан аңларга була инде, - диде.

Фәрит Хәйретдинов инбридинг яклы түгел – генетик яктан тыгыз бәйләнешле организмнарны катнаштырудан барлыкка килгән токымны ул өнәми.

Дөрес, бүгенге шартларда чит илдән кош кайтару проблемалы булса да, компания башлыгы вазгыять тотрыклануына ирешә. Әле ел-ел ярым тирәсе вакыт тыныч сулап яшәргә була.

– Минем ата-аналар яшь, алар әле бер ел буе йомырка салачак. Соңгы тапкыр сентябрьдә алып калган идем, эмбарго буласын алдан белгән күк. Үзебезнең кош белән киләсе елның маена кадәр тәэмин ителгән. Киләсе елның маена кадәр вазгыять тынычланыр әле, тынычланмаса да, берәр әмәлен табарбыз, таптым инде мин аны, ләкин сезгә сөйләмим, - диде.

Запчастьлар белән кыенлыкларны да җиңеп булачагына ышана.

– Башта проблема булса да, җиңеп була аны. Немецлар ясый икән, теләсә нинди запчастьны безнекеләр дә ясый алыр дип уйлыйм. Безнекеләрнекенә ихтыяҗ юк иде, хәзер ихтыяҗ булыр. Элек көнбатыш чәйнәп биргәндә, чәйниселәре килми иде, хәзер тешләр барлыкка килер дә, чәйнәрләр, - диде кооператив рәисе Фәрит Хәйретдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100