news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йолдыз Миңнуллина: «Шигырь бер укуда ачылмаска да мөмкин һәм бу - нормаль хәл»

news_top
Йолдыз Миңнуллина: «Шигырь бер укуда ачылмаска да мөмкин һәм бу - нормаль хәл»
фото: © Чаллы театрының матбугат үзәге

Йолдыз Миңнуллинаның кызыл китабы «Юлбасма» нәшриятында әллә кайчан чыкты, презентациясен ясамады ахрысы инде бу дип уйлап йөри идем, презентациясен Чаллыда ясап куйдылар. Дөресрәге, Чаллы татар дәүләт театры Йолдызны кунакка чакырып «Җирдә була шундый көннәр» дип аталган кичә үткәрде.

«Җирдә була шундый көннәр» әдәби спектакленә без Йолдыз Миңнуллинаның үзе һәм дуслары Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев белән бергә килдек.

Чаллы татар әдәбиятының бишегенә әверелеп бара. Чаллы театры татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев исемен йөртә, театр алдына язучының һәйкәлен куярга җыеналар. Театр язучылар иҗаты буенча кече залында әдәби спектакльләр чыгара. Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе гөрләп эшли, офисы театр эчендә. Яшь буыннан беренче Тукай премиясен дә Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрь – Лилия Гыйбадуллина алды.

«Җирдә була шундый көннәр» әдәби спектаклен театр тамашачы соравы буенча әзерләгән. Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләре буенча оештырылган әдәби спектакльләрдән соң тамашачының әлеге кичәләрнең дәвамын таләп итүе һәм нәкъ менә Йолдыз Миңнуллина иҗаты буенча таләп итүе бик табигый.

Шигъри спектакльне театр артистлары Зөлфия Галиуллина һәм Миләүшә Имамова Алабуга мәдәният көллияте студентлары белән әзерләгән. Әлеге студентлар Чаллы театрының булачак артистлары дип өметләнәбез – исән-сау укып кына чыксыннар. Аларның курс җитәкчесе – Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. «Рус мәктәпләрендә укып килгән балалар татар театрын сайлаган», – дип таныштырды алар белән театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

Әдәби спектакльдәге вакыйгалар трамвайда бара. Пассажирлар керә-чыга, кондуктор билет бирә, контролерлар керә... Трамвай дигәнем урындыклардан торган декорацияләр, пассажирлар да, кондуктор да, контролерлар да – студентлар. Йолдызның үзенә кадерле кунак булып үз шигърияте яңгырашын залдан тамаша кылып утырырга туры килмәде. Ул шигъри спектакльнең бер персонажы иде – һәр яңгыраган шигырьнең тарихын-тамырларын барлап, кайчан язылганын искә төшерде. Кыскасы, Йолдызыбыз тамаша дәвамында эшләде. Әле истәлекләр белән генә тәмамланмады аның эше. Тамашаны алып баручы Айгөл Әхмәтгалиева аның кулына гитара тоттырды. Җырла, Йолдыз!

Ә трамвайлы сюжетның мәгънәсен соңыннан Факил Сафин аңлатып бирде: «Бөтен кеше дә туган көненнән башлап, «Ләүхел-мәхфүз»дә (тәкъдир) язылган билетны алып, тормыш трамваенда бара. Һәр пассажирның үз тормышы – кондуктор янына берсе генә килде, әнә. Нинди генә борылышлар булса да, трамваең туктаса да, кондуктор битараф, ул сиңа билетны тоттырды, хәзер инде «знать не знает». Ике телефон билет өчен акча түләттермәде – аңа да ышанып бетәргә ярамый, кешегә кесәсеннән акча чыгарып бирергә туры килде. Берсенә акчасы җитмәгәч, булышканнар иде, ә ул төкеренеп чыгып китте. Берсе үзенең кая барганын да белми. Поэзияне безгә шулай кысып күрсәттеләр. Мәгънә кысылды һәм бик аңлаешлы...»

Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләренә бәйле истәлекләреннән:

  • «Казанның төксе генә бер районы, кунарга гына кайта торган өлеше. Кар, кар, кар... кар ява. Ябалак кар ява. Шундый соры район һәм шундый йөнтәс ак кар».
  • «Идеяләр бәрелешен өйрәнәбез, кушаматлар тагабыз, ярлыклар эләбез: бусы пролетар язучы, бусы юлаучы булган, тормышының ахырына таба ул да пролетар булырга тырыша башлаган, монысы җәдитче булган... Ә кеше... кеше бит идеядән киңрәк. Кеше үз эченә меңләгән идеяне сыйдыра ала».
  • «...Соңрак үзенең үсмерлек теләкләрен тормышка ашырырга булды – колагын тиштерде, скейтбордта йөрергә өйрәнә башлады. Бу шигырь үсмерлек турында. Үсмерлекнең кешелек өчен бик мөһим вазыйфасы бар. Ул - күнегелгән тормышка, гореф-гадәтләргә тәнкыйть күзлегеннән карау. Әгәр дә менә шул үсмер карашы булмаса, күп кенә матур күренешләр дә булмас иде. Хатын-кызлар бүген залга килмәсләр иде, белем алмаслар иде, тагын бик күп, бик күп нәрсәләр булмас иде. Шуның өчен үсмерлек безгә теләсә кайсы яшьтә беразга гына булса да кайтып алырга тиештер».
  • «Мин бервакыт... сәбәбен хәтерләмим... нәрсәгәдер кесәдәге йодрыкны бик каты кыскан идем. Ачканда анда пыяла иде һәм кан ага иде. Шушы вакыйганы гына хәтерлим, шигырьгә дә шул кергән. Ә ни өчен кысылган ул йодрык – хәзер инде истән чыккан».

Кичәнең икенче өлешендә Йолдызга Айгөл Әхмәтгалиева кулындагы конвертларга яшерелгән сорауларга җавап бирергә туры килде.

Сорау: Шәһәрдә үскән Йолдызга «нисан җиле», «терек суты» кебек серле-тәмле сүзләр кайдан килеп керә?

Йолдыз Миңнуллина: Шәһәр кибетләрендә сатыла торган китаплардан – элек шулай иде. Хәзер инде алар челтәрдә дә бар. Мин сүзлекләр укырга да яратам, ул китапның ахыры нәрсә белән бетәсе билгеле булса да. Бик кызыклы сүзлекләр бар, этимологик сүзлек, мәсәлән, фразеологик сүзлек...

Сорау: Шигырьне аңламыйм диючеләргә җавабың?

Йолдыз Миңнуллина: Мин, дөресен генә әйткәндә, кайчагында үзем дә шигырьләрне аңламыйм. Ләкин аңлау ул кабат-кабат укудан килә. Мин бер ел мехматта укыдым, без дәресләрдән тыш Бродский шигырьләрен укый идек, аңламый идем. Аңлау миңа берничә елдан соң гына килде. Мин аның ни дәрәҗәдә зур һәм тетрәндергеч шагыйрь икәнен аңладым. Шигырь бер укуда ачылмаска да мөмкин һәм бу – нормаль хәл, аңа борчылырга кирәкми. Ул синең шагыйрең икән – ниндидер халәт килер яки тәҗрибәң тупланыр һәм ул сиңа ачылыр. Әгәр ул синең шагыйрең түгел икән, ачылмаска да мөмкин – бу да трагедия түгел. Сәнгать ул кешенең кабул итүеннән тора. Авторның бер хисе сиңа якын булырга, икенчесе сиңа якын булмаска мөмкин – якын булганын үзеңә аласың – шул гына.

Айгөл Әхмәтгалиева: Иң кызыгы – очрашуларга чакырып, болай дип әйтергә теләгән дип, язучының иҗатын җәеп салып сүтәләр. Андый чакта, язганда башыма шундый уй килгән идеме икән дип, күзләреңне шакмак итеп тыңлап утырасың инде.

Йолдыз Миңнуллина: Дания Заһидуллина бер рус галименең минем шигырьләргә анализын җибәргән иде. Алар нык яшь вакытта язылган шигырьләр иде – ул анда яңа дөньялар ачкан. «Вот язганмын мин!» – дип укыдым.

Айгөл Әхмәтгалиева: Әле син студентлар белән шигырьләреңне «сүтеп» караганны ишетмәдең.

Сорау: Моң төшенчәсе синең өчен?

Йолдыз Миңнуллина: 7-8 яшьләр, без концертта утырабыз. Минем башта бер генә уй: мин еларга тиеш. Чөнки җырчы җырлый һәм бик моңлы итеп җырлый – бу факт, чөнки татар концерты. Әгәр дә мин моңны тоя торган кеше икән, еларга тиеш. Ләкин мин нишләптер елый алмыйм һәм бу минем өчен бик кыен ситуация. Башымда үземә карата күп кенә сораулар туа: яисә мин бик каты бәгырьле кеше, шуңа елый алмыйм, яисә мин гомумән чын татар түгел.

Сорау: Йолдыз бөтен Казанны җәяүләп урап чыккан, диләр. Күңелне иң тетрәткәне кай почмагы булды?

Йолдыз Миңнуллина: Мин бик күп җәяү йөрим. Елга портын яратам. Минем өчен шул су безне дөнья белән тоташтырадыр шикелле. Иделгә керсәң, дөнья белән тоташасың шикелле.

Сорау: Йолдыз Миңнуллина каннан курка, кан күрсә, егыла дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме? Алайса яңа китап ни өчен кан төсендә?

Йолдыз Миңнуллина: Мин кан күрсәм генә түгел, аның турында сөйләсәләр дә егылырга мөмкинмен. Бервакыт, куркынычсызлык кагыйдәләре турында дәрес булдымы икән, бер лектор: «Балта белән түбәгә менәргә ярамый, – дип сөйләде. «Балта кулыгыздан шуып төшсә, кешегә эләгергә мөмкин», – дигәнен күз алдыма китердем дә, аңымны югалттым. Ул сөйләде генә, бәлки, андый хәл беркайчан да булмагандыр. Миндә шундый курку бар. Ә китап ни өчен кызыл төстә? Аңа Башкортстан рәссамы Радик Мусин шундый төс сайлады. Ул бит шигырь китабы буларак түгел, Радик белән уртак альбом буларак эшләнде. «Гауга» рок-төркеме солисты Оскар Юнысов аны музыкаль альбомны төзегән кебек төзеде. Минем бердәнбер теләк – бик хисле булмасын иде. Мин төс һәм шрифт мәсьәләсендә фикеремне әйтмәдем һәм рәссамга 100 процент ышандым.

Кичәнең өченче өлешендә трамвайга аның дуслары утырды.

Сорау: Синеңчә, Йолдыз перфекционистмы һәм, булса, нәрсәдә чагыла?

Фәнил Гыйләҗев: Шигырьләре экранда чыгып барганда, бер баш хәреф тә күрмәдем, бәлки, перфекционистлыгы шушыдыр. Аның соңгы 10 елда «Казан утлары»нда шигырьләре чыкканын хәтерләмим. Шигырьләре шушы кызыл китап өчен генә күрәсең - перфекционистлыгы бәлки шундадыр. Сүз уңаеннан, перфекционистка якын сүз буларак, перфоманслар да оештыра.

Сорау: Нәбирә Гыйматдинова әсәрендә «көчле кешеләр ялгыз була, көчсезләр генә төркем-төркем йөри» дигән сүзләр бар. Син Йолдызны көчле дип саныйсыңмы?

Лилия Гыйбадуллина: Ялгызлыкны кем ничек аңлый бит. Кемгәдер авырдыр, кемдер үзенә ялгыз булырга рөхсәт итәрлек дәрәҗәдә көчледер, кемгәдер ялгызлык тансык булырга мөмкин. Асылда – һәр җан иясе ялгыз, кеше төркем-төркем булып килми, төркем-төркем булып китми. Кайчагында ялгызлыклар чәкешеп, шул ялгызлыкны уртаклашасы килү вакытлары була. Кешенең ялгызлыгын хөрмәт итәргә кирәктер дип уйлыйм. Миңа калса, бүгенге көндә ялгызлык бик тансык әйбер, дефицит булып тоела башлый. Йолдызны мин һәрвакыт сагынам, бөтен булмышын сагынам. Казанга баргач күрәсем килгән кешеләремнең берсе – Йолдыз. Ләкин күбрәк ул миңа үзе чыга: «Син кайда?» – ди. Ә мин аның соравын көтеп яшәгән булам. Мин аның ялгызлыгына тыкшынырга куркам, аны ялгызлыгы һәм йолдызлыгы белән сагынып яшим.

Сорау: Синең өчен Йолдыз кем ул?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бер яктан сөйлисе сүзем шулкадәр күп, икенче яктан – әйтер сүзем дә юк кебек... Ялгышмасам, без 2008 елның язында күрештек, аңа кадәр мин аларны Лилия белән төрле чараларда күрә идем. Без Йолдыз белән табыштык кына кебек, ул шул көзне Мәскәүгә китеп барды... Иҗатчы һәрвакыт ялгыз, мәктәптә укыганда ук үзеңнең бераз икенче төрле булуыңны тоясың. Башта бөтен дөнья камил, син генә кимчелекле кебек тоела, үсә-үсә үзеңне бердәнбер нормаль, башкаларны кимчелекле дип уйлыйсың. Тора-бара ялгыз булу башкаларның яки үзеңнең нормаль булу-булмавыннан ни аерма дип уйланасың. Йолдыз белән танышкач, мин үземнең ялгыз түгеллегемне тойдым. Ә ул китеп барды... Мин бик борчылдым... бәхетемә, ул кайтып җитте – Мәскәүдәге уку белән уртак тел тапмадылар. Мин бу дөньяда Йолдызның барлыгын аңлап калдым, ул бар һәм мин моны белеп торам. Мин аның белән туфрактан йөрүемне, бер һаваны сулавымны, бер чорда яшәвемне зур бәхет дип саныйм. Йолдыз ул миңа яктылык кебек, җылылык кебек - шундый ук көч, яктылык-җылылыктан аермалы буларак, күрешкән саен аны кочаклап та була.

Бу сүзләр кичәнең азагы түгел иде. Ләкин кичә турындагы язманы шушы сүзләр белән тәмамлыйсым килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар