Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын ни сәбәпле үләргә мөмкин?

news_top_970_100
Йөкле хатын ни сәбәпле үләргә мөмкин?
Фото: © "Татар-информ"

Йөклелек вакытында үлемгә китерә торган сәбәпләрне медицина фәннәре кандидаты, табиб-терапевт Андрей Кондрахин аңлаткан. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Эксперт фикеренчә, хатын-кызның йөрәк белән проблемалары булса, йөклелек үлемгә китерергә мөмкин, чөнки бу чорда ана организмы 2 кеше тормышы эшчәнлеге өчен эшли.

«Әгәр пациентта моңа кадәр йөрәк авыруы билгеле булса, йөклелек йөрәк-кан тамырлары патологияләрен катлауландырырга мөмкин. Фактта 1 йөрәк 2 кеше гомере өчен җавап бирә», – ди табиб.

Кондрахин сүзләренчә, йөрәк өянәге китереп чыгара торган авырулар санына клапан аппаратының зәгыйфьлеге, миокардитлар һәм аритмия керә. Моннан тыш, йөрәк белән башка проблемалар да бәхетсезлек – мәсәлән, эчке кан саву яки анемия китереп чыгарырга мөмкин.

«Йөклелек вакытында өянәк килеп чыгу сәбәбе үпкәләр үсешендә аномалия, үпкәләр кәүсәсенә йөкләнеш яки тромбоэмболия дә булырга мөмкин», – ди эксперт.

Табиб ассызыклаганча, йөклелек вакытында даими рәвештә табиб күзәтүендә булырга кирәк, диелә хәбәрдә.

  • Һиндстанда танылган актриса, доктор Прия йөклелекнең сигезенче аенда вафат булган. Популяр телейолдыз йөрәк өянәгеннән үлгән. Табиблар актрисаның баласын саклап кала алган, ул исән. Хәзер нарасый интенсив терапия бүлегендә, аның гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100