news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган актриса йөклелекнең сигезенче аенда үлгән, баласын табиблар коткарган

news_top
Танылган актриса йөклелекнең сигезенче аенда үлгән, баласын табиблар коткарган
Фото: © "Татар-информ"

Һиндстанда танылган актриса, доктор Прия йөклелекнең сигезенче аенда вафат булган. Аңа 35 яшь иде. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Популяр телейолдыз йөрәк өянәгеннән үлгән.

«Ул сигезенче ай йөкле иде», – диелә хәбәрдә.

Табиблар актрисаның баласын саклап кала алган, ул исән. Хәзер нарасый интенсив терапия бүлегендә, аның гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Прия табиб булган, шул ук вакытта кинода да төшкән. Йөкле чакта ул фильмнарда төшүдән туктап торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар