Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Бүген Казанда илнең венчур индустриясендә үзәк вакыйга саналган Россия венчур форумы ачыла. Быелгы форумның үзенчәлекләре, бу өлкәдә республиканың казанышлары, Татарстан фонды турында "Татар-информ" Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов: Инновацион компанияләр - яңа туган бала кебек

Россия венчур форумының быелгы юнәлеше – аддитив һәм когнитив технологияләр өлкәсендәге эшләнмәләр, Blockchain нигезендә түләү системалары, роботлаштырылган системалар, сәнәгать өчен югары технологияле композит материаллар, медиа өчен яңа технологияләр. Шушы проектлар форум экспозициясендә тәкъдим ителәчәк. Форум Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, Россия венчур компаниясе, Инновацияләргә ярдәм фонды, Сколково ширкәте ярдәме белән Татарстанның Инвестицион-венчур фонды һәм Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Тарихына тукталсак, 2005 елдан бирле Казан венчур ярминкәсе үткәрелеп килде. 2015 елдан ул Россия венчур ярминкәсе статусын ала. 2017 елдан ул Россия венчур форумы буларак уздырыла башлый. Әйтергә кирәк, инде ничә ел халыкара масштабта үтә. 

- Венчур төшенчәсенең әһәмиятен аңлатып китсәгез иде. Венчур инвестицияләрен уңышлы кертү тәҗрибәсендә дәүләт нинди роль уйный?

- Венчур дигән сүз бүген дөнья буенча бик танылган. Соңгы 20-30 елда шушы сүзгә бәйле билгеле бер индустрия барлыкка килде. Венчур - инглиз сүзе, "риск" дигәнне аңлата. Ул бизнес-инвестицияләр, акча белән бәйле. Бу шәхси-интеллектуаль милек белән бәйле проектлар.



Урта, кече предприятиеләр турында сөйләгәндә, гадәти продуктлар күз алдына килеп баса. Кемдер ипи пешерә, кемдер трактор ясый – болар халыкка таныш булган товарлар. Венчур дигән сүз инновацион компанияләр белән бәйле, ул моңарчы булмаган продукт яки технология яки яңа эшләү ысулын чыгару. Болар Интернетка бәйле нәрсәләр. Соңгы ун ел эчендә Интернет белән бәйле яңа технологияләр кертелде. Хәзер кеше смартфон белән нәрсә генә эшләми. Ә элек андый технологияләр пәйда булуын һәм аларның безнең тормышны җиңеләйтүен күз алдына да китерә алмый идек.

Венчур финанслары дигәндә, һәрчакта яңа компанияләр, аларның интеллектуаль милеккә багышлануы күз алдында тотыла. Интеллектуаль милек фәнни эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып тора.

Венчур кеше аңлап бетермәгән яңа продукт булганга, җәмгыятьтә бераз курку сөрә, инвесторлар өчен дә үзенә күрә бер курку бар.


Соңгы 20-30 ел эчендә кайбер илләрдә бу яңа бер экосистемага әйләнеп, аның үзенең традицияләре пәйда булды, яңа законнар чыкты. Безнең илгә килгәндә, әле 20 ел элек кенә шәхси милек  пәйда булды. Кеше бизнес ясау түгел, әле үзенең карамагындагы милек белән идарә итәргә дә өйрәнеп бетмәде.

Эшмәкәрлек, бизнес турында сөйләгәндә, 10-20 ел аз гына чор дип әйтергә була. Хөкүмәтебез, Президентыбызның идеясе булып 2004 елда Инвестицион-венчур фонды пәйда булды. Аның төп максаты - инновацион икътисадны үстерү. Төп ике бурычыбыз бар. Берсе инновацион компанияләргә карый, без шушы экосистеманы булдырырга, венчур индустриясенең төрле коралларын бизнесның көндәлек тормышына кертергә тиеш, шул исәптән конкурслар уздырабыз, грантлар бирәбез, яңа фондлар булдырабыз.

Икенчесе урта һәм кече бизнеска карый. Хөкүмәтнең бу өлкәдә роле бик зур. Эшне башлаганда моны ничек башларга икәнен белми идек тә. Президент: "Айнур, бөтен илләрнең тәҗрибәсен өйрән, кая нәрсә эшләнгән, аларның җитешсезлекләрен теркәп, үзебезгә ниндидер форма сайлап алырбыз", - дигән иде. 10 ел эчендә зур эш башкарылды. Инвестицион-венчур фонды бөтен дөньяда иң алдынгы оешмаларның тулы әгъзасы булып тора, шул исәптән Европа, Америкада ассоциацияләрнең тулы хокуклы әгъзасы. Хөкүмәтнең роле һәр илдә зур. 



Иң уңышлы нәтиҗәләрдән Израильны әйтәсе килә. Анда хәрби өлкәгә багышланган яңа технологияләрне кертәләр. Израиль 2000 елларда "Йозма" дигән фонд булдыра. Хөкүмәт фондка 200 млн доллар акча бирә. Алар шушы фондтан яңадан 8 әр млн доллар биреп, 10 фонд булдыралар. 20 млнны "Йозма" турыдан-туры үзе төрле компанияләргә кертә. Иң мөһим нәтиҗәсе шул: 10 ел эчендә 10 фонд кереме илнең тулай эчке продукты күләменә тәңгәл килерлек булган. Бөтен дөньяда билгеле мисал бу.


Без Япониядә, Ирландиядә, Америкада яңа индустрияне булдырганда Хөкүмәт ничек эш башлаганын өйрәндек. Төрле илләрдән иң кирәклесе дип тапканын Татарстанга, Россиядә гамәлгә кертергә тырышабыз.

Сингапурда беренче тапкыр индустрияне 1990 елда башлыйлар. Хөкүмәте 1 нче млрд доллар бирә. Кешеләр шушы өлкәгә акчасын кертсен өчен, хөкүмәт кеше биргән 1 долларга өстәп, яңадан 5 доллар сала торган булган. Шулай итеп, әкренләп шушы индустрияне тудырып, аңа тиешле дәрәҗәдә төрле шартлар тудырып, Хөкүмәт үзе ягыннан нык кына тәэсир итә.

Сингапур экосистемасы белән алдынгы илләрнең берсе санала. Президентыбыз аларның җитәкчесе белән дус, хөкүмәт эшчеләре бездән шунда укырга баралар. Безнең илләр арасында мөнәсәбәтләр бик якын. Кыскасы, дөрес иттереп шушы чараларны гамәлгә кертүдә хөкүмәт роле бик мөһим. Эшмәкәрләр үзеннән-үзе бу өлкәгә акчасын кертмәячәк.

- Форум стартапларына Татарстанның Инвестицион-венчур фонды нинди ярдәм күрсәтәчәк?

- Инновация нәрсә дигәч, төрле кеше төрлечә аңлый. Инновацияне һәрчакта да кешеләр яңа продукт дип уйлый. Диктофон да безнең өчен инновацион яңа продукт, безнең илдә чыгарылмый ул. Профессионаллар телендә инновацон продукт үзе генә берни түгел. Шушы продукт белән кеше никадәр күбрәк кулланса, бәясе дә шулкадәр зуррак. Продукт базарда киң катламда кулланырга тиеш, шул чакта гына ул инновацион була ала.

Инновация дигәндә, аңа өч әйбер керә: ул продукт та, технология дә, яңа идарә ысуллары да булырга мөмкин. Үзебез беренче адымнарны ясаганда шулай уйлый идек: университетларда укымышлы кешеләр бар, алар инновацион продукт уйлап чыгарсалар, аңа акча гына кертергә кирәк. Һәм ул үзеннән-үзе базарга чыга ала, янәсе.

Баксаң, инновация турында сөйләгәндә, мөһим өч кеше бар икән. Беренчесе - укымышлы кеше. Ул белем җыю, системага кую белән мәшгуль. Икенче мөһим кеше - инноватор, инновацияне нәтиҗәле итеп гамәлгә кертүче. Шул әйберләр тормышка ашкач, өченче кеше кирәк. Ул яңа технологияне дөрес итеп тиешле вакытта базарга кертә белүче. Аны эшмәкәр дип атыйбыз. Өч кеше берьюлы бер технология өстендә эшләргә тиеш. Ләкин кайсы технология яхшы, кайсы технология начаррак дип әйтер өчен, бүгенге көндә шуны күздә тотарга кирәк: кайбер технология өстендә дөнья буенча меңәр кеше эшли, ләкин кайсы технология беренче булып базарга чыга, бөтен уңыш шул кешеләргә елмая.

Безнең фондның мөһим юнәлешенең берсе - инновацион компанияләргә, инновацион продукциягә карата төрле чаралар булдыру. “Татарстан өчен 50 инновацион идея" конкурсы турында беләсез бит. Башлап җибәргәндә - 10 ел элек дөрестән дә 50 компания генә җыя идек. Аннары инновацияне Татарстан, Россия күләмендә генә чикләп булмаганын аңладык, без аны Татарстанда гына чикләсәк, ул инновация булмаячак. Шуннан конкурсны ачып җибәрдек - бөтен илдән, Россиянең 20 төбәгеннән инновацион идеяләрне, тагын ике елдан халыкара проектларны да җыя башладык.

Бу конкурс ни өчен кирәк соң? Хәтерләсәгез, 2000 елларда икътисади хәл аркасында күп кенә кеше университетлардан, фәнни институтлардан китә башлады. Алар акча эшләүнең бүтән юлларын эзләде.

Хөкүмәт шушы тискәре тенденцияне вакытында туктатып, халыкка аңлатып, фәнни эзләнүләр өлкәсенә яшь буынның игътибарын җәлеп итү өчен шушы конкурсны башладык. Конкурс әһәмиятле, уңышлы булды. Мин шундый бәя бирер идем.

10 ел эчендә 20 меңнән артык кеше тәкъдимнәре белән гаризалар язды. Алар арасыннан 10 процентын гына сайлап алдык. 2 меңгә якынына номинация бирдек. Шушы 2 меңнән чыгып, "Идея 1000" программасын керттек. Аның кысаларында һәр укымышлы кеше матди ярдәм ала ала иде – 6 млн сумга кадәр, 100 мең доллар иде ул вакытта. Шушы бәйге аша төрле этапта фәнни эзләнүләрне интеллектуаль милеккә кадәр җиткерерлек мөмкинлекләр тудыра идек. Шулай ук Мәскәүдә Инновацияләргә ярдәм фонды белән эшләдек, ул вакытта фонд Бортника дип атала иде.

Шушы конкурсларны булдыру беренче адым, беренче сулыш ясау өчен бик мөһим. Хөкүмәт тарафыннан Татарстанда Президентыбыз шуны һәр деталенә кадәр аңларга тырышты.

Республикабызның беренче кешеләре игътибар бирми торып, бу өлкәне булдыру мөмкин түгел. Аннары яңа фондлар тудырдык, чөнки бер фондта гына бөтен тәҗрибәне җыеп булмый. Инвестицион-венчур фонды Хөкүмәт тарафыннан оештырылу сәбәпле, яңа оешмалар чыгардык. Нәрсә өчен кирәк иде ул фондлар? Шушы компанияләр булганда, беренчедән, алар профессиональ эшмәкәр ролен үз өстенә ала. Инновациянең уңышлы булуы, аның янында бик укымышлы һәм бик яхшы эшмәкәр булырга тиешлегенә бәйле. Бүгенге көндә форум кысаларында чил ил экспертлары, тәҗрибәле кешеләр белән сөйләшсәк, алар барысы да болай ди: Айнур, инновация ул бөтен илдә бар, ләкин инновацион компания базарга чыксын өчен, дөрес эшмәкәрләр булу иң мөһиме, диләр. Әгәр шундый кешеләр булмаса, анда беркайчан венчур инвестицияләренә өмет итеп яши алмыйлар дигән фикер бар.

Бүген үзебезнең портфельдә 400 гә якын компания бар. Алар бөтенесе дә әле бик нәзберек, иң беренче адымнарында гына ясыйлар. Ул яңа туган бала шикелле. Бер айлык баланы калдырып буламы? Юк. Бер яшьлекне? Юк. 5 яшьлекне дә булмый, әле 20 ел җиткәч кенә кешенең баласы үзеннән үзе беренче адымнарын ныклап ясый башлый. Ләкин әле 20 яшьтә дә бу тормышта кем буласын тиешле дәрәҗәдә аңламый.

Инновацион компанияләр дә нәкъ шундый. Бу форум чарасында быел без бизнес-ангеллар дигән ассоциация булдырырга дип игълан иттек, Президент белән сөйләштек. Бүгенге көндә Россиянең шушы ассоциациясе җитәкчесе Виталий Полехин килде, ә Петер Браун Европа ассоциациясе җитәкчесе. Без Президент белән очрашуда шушылар турында киңәшеп, Президент беренче имзасын куеп җибәрсә, республикада шул юнәлешне дә башларбыз дип өметләнәбез.

Бу юнәлешнең сере, төп максаты шунда: акчалы кешеләр бар, алар күп, ләкин аларга бу өлкә ник кызык икәнен тиешле дәрәҗәдә аңлату кирәк. Венчур инвестициясе дигәндә, бер инновациягә бер кеше генә инвестиция кертми, алар 5 шәр, 10 ар кеше җыелышып ясыйлар. Һәр продуктның этаплары бар. Башта “балачак” чорында компанияне үстерү өчен бизнес-ангеллар, туганнар, якын дуслар булыша, аннары бизнес-ангеллар дибез, бу инде базарны профессиональ аңлый торган кешеләр. Алар бик күп түгел, ләкин бер компаниягә 5 шәр млн доллар бирәләр. Ә без әле һаман бүген 5-10 млн сум акча биреп тора алмыйбыз, чөнки чыганаклары җитәрлек түгел. Шуңа күрә шушы проблемаларны һәрчакта күзәтеп, яңа инструментлар булдыру юнәлешендә эшлибез.

Без 7-8 ел элек Pulsar Venture Capital дигән компанияне булдырдык, башта консалтинг компания кебек башлаган идек, ләкин бүген фонд буларак эшли. Акселератор программасын башкара. Акселерация программасының асылы шундый: шәхси инвесторлар яки фондлар иң яхшы компанияләрне сайлап алып, аларның берникадәр акцияләрен алып, капиталга беренче акчасын кертәләр. Шул рәвешле, профессиональ фондларның игътибарын лаеклы дәрәҗәгә җиткерергә тиешләр.

Һәр инновациянең 4 чоры бар:
1) фәнни эзләнүләрнең ахыр чиктә интеллектуаль милек булып формалашуы;
2) инновациянең прототибын булдыру;
3) өченче этапта шул прототиптан сынау партиясе; 
4) яңа инновацион продукцияне җитештерү.

Өченче этап бик мөһим, компанияләр тиешле дәрәҗәдә базарны аңлап, яңа продукцияне кулланучыларны билгеләп, аңлап, беренче партиясен тәкъдим итәләр. 1-2 ел эчендә тест ясап, фикерләрен җыялар. Шушы фикер бик мөһим, чөнки бу камилләшү өчен яңадан фәнни эзләнүләргә әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Кайчакта кискен рәвештә инновацион продукциянең исемен, формасын, максатын да үзгәртә. Аннары дүртенче этап серияле рәвештә шушы товарны җитештерү – заводлар төзү. Шушы 4 этапны узарга тиеш. Тик бүген Россия күләмендә беренче ике этабын гына тәэмин итәрлек чаралар тудырылган. Өченче, дүртенче этап бездә бик сай.

Былтыр форум кысаларында Президент әмерен биргән иде: елга бер генә тапкыр мондый эш белән шөгыльләнү түгел,ә ел әйләнә шушы эшне үткәрү, яңа тәкдимнәр кертү. Без шулай эшлибез. Үткән елда попечительләр советында "Идея 1000" программасына яңа үзгәрешләр кертелде. Әйткәнемчә, 6 млн бирә идек, бүген һәр компания, әгәр конкурс комиссиясен узса, 20 млн га кадәр акча алырга мөмкин. Кайбер компанияләрдә бу акча өченче этапны да тулы рәвештә капларга ярдәм итәргә мөмкин. Айти технологияләргә вакыт, акча азрак кирәк, ләкин Татарстан, Россия икътисады автомобиль, вертолетлар җитештерү, авиация, химия, газ технологияләренә нигезләнгән. Бу очракта, әлбәттә, 20 млн сум бернигә дә җитмәячәк.

Ярдәм итү чаралары турында төрлечә сөйлиләр, күп бирдек дип тә әйтәләр. Ләкин санап чагыштырсак: 10 ел элек венчур индустриясендә 53-54 млрд долларга якын акча иде, шуның 28-30 млрды Америкага туры килә, калганы Европага, Япониягә карый иде. Россиянең ул чакта базары бөтенләй юк иде, 100 млн доллар булгандыр, бәлки. 10 ел узгач, венчур индустриясендәге акча 150 млрд доллардан артып китте, аның 80 млдтан артыгы Америкага, 48 млрды Азиягә туры килә. Кытайга, Сингапурга, Индонезия, Малайзиягә, ә 10 ел элек анда базар бөтенләй юк иде, димәк, 10 ел эшләсәң, нәрсәгәдер ирешергә була. 

Ләкин Россия, талантлы кешеләр, куәтле технологияләр булса да, андый нәтиҗәгә ирешә алмады. 10 ел элек 200 млн доллар иде, бүген дә шул күләмдә эшләп маташабыз. Шуңа киләчәккә бурычлар күп. Хөкүмәтнең дөрес итеп проблемаларны аңлап, тиешле дәрәҗәдә игътибарын биреп, шартлар тудыруы – өстенлекле бурыч. Илнең алдынгы булуы мөһим, бүген традицион икътисад белән генә конкуренцияне җиңеп булмый.

Өегездә Россиядә җитештерелгән товарны эзләп табуы бик кыен, өстегездә дә күбрәк чит илдә җитештерелгән кием бит. Безнең аяк киемен җитештерү өлкәсе дә соңгы 20 елда юкка чыкты дияргә була, бөтенесе импорт, ә кешеләргә кая эшләргә соң? 95 елда, аны Берлин стенасы җимерелгәннән соң дип тә сөйлиләр, Интернет белән яңа технологияләр тууы шул вакыт белән туры килә. Без күрергә күнеккән җимерелеп бетте дияргә була, технологиянең яңа дулкыны килде. Бүген цифрга бәйләнгән икътисад хакимлек итә, ул яңа информация, аны нинди тизлектә эшкәртү, яңа интеллектка бәйле. Шушы технологияләр артыннан бик тә конкурентлы көрәш бара. Әгәр илебезнең тиешле дәрәҗәдә алдагы 20 елда конкурентлы урынын тәэмин итәсе килә икән, бу өлкә иң мөһиме булачак. Бу өлкәгә басым ясамасак, киләсе 50 елда нәрсә буласын күз алдына китерү авыр.

- Сәнәгатьнең реаль секторына инновацион эшләнмәләр кертү стадиясендә эш башлаучы нинди проблемаларга юлыга?

- Проблемалар шул ук технологияләрне базарга алып чыккан шартлар белән бәйле. Һәр инновацион компания 4 этапны узарга тиеш дидек. Венчур индустриясе фондлары статистикасы шундый: портфельдә 10 проект булса, 70-80 проценты үлә, ди. 10-20 проценты тыккан инвестицияләрне кире кайтарырга ярдәм итә. Ә менә 1-2 проекты шушы портфельдән 10-1000 мәртәбә күбрәк акча кертергә ярдәм итәргә мөмкин. Бу - төрле илләрдә булган факт.

Инновацион компанияләр тоту өчен өч мөһим әйбер бар бар: шуның берсе мин әйткән 4 этап белән бәйле. Аның берсе инновацион компанияләрне булдыру чыганагы. Күбесенчә яхшы инновацион компанияләр зур корпорацияләрдән чыгалар, ләкин алар бик әкрен, бюрократия зур, яңарышны тиз генә кертә алмыйлар, чөнки аңлау процедурасы бик катлаулы. Шуңа күрә күп кенә кешеләр шушы компанияләрдән чыгып, үзенең яңа компаниясен булдыралар.

Европаның бизнес-ангеллар ассоциациясе җитәкчесе Петер Браун үз тәҗрибәсен сөйләп утырды: ул институт тәмамлагач, авиация-космос өлкәсендә зур корпорациядә эшләгән, 28 яшьтә эшмәкәрлеккә китә. 99 елда үзенең бер компаниясен булдырып, Америкада Корея фирмасына сатып җибәрә. Бик уңышлы эшмәкәр. Ул безгә тәҗрибәсен уртаклашырга килә. Икенче зур юнәлеш тагын Хөкүмәт белән бәйле: экосистема дип атыйбыз, ул бүген законнар, эш тәртибе, бизнеста булган культура белән бәйле. Кешеләр боларны тиешенчә үтәсен өчен, безнең илдә оешмалар күп булдырылган. Аларның нинди сыйфатта эшләве инновацион компаниянең язмышын хәл итә.

Мәсәлән, роботны күз алдына китерәсез бит. Бүген роботлар сәнгәгать өлкәсендә кеше хезмәтен кулланмыйча югары сыйфатлы товарлар булдырганда кулланыла. Мәсәлән, инновацион компания шундый робот ясыйсы килсә, бер деталенә Кытайдан заказ бирә, икенче деталенә Америкадан бирә. Логистика үзәкләрендә роботлар эшли, аларга көпчәкләр куела, алар бөтенесе дә Кытайда ясала. Әйтик, шушы роботны ясаганда, Кытайга заказ бирдең ди. Безнең почта эше, таможня эше сыйфаты белән Кытайдан безгә товар килеп җитү 2-5 айга да сузылырга мөмкин. Мәсәлән, коробканы ачасыз, Аллага шөкер, килеп җитте дисез, ләкин дөрес модель килеп җитмәгән, ялгышканнар кытайлылар. Сезгә ябарга кирәк тә, алыштырып җибәрегез, дөрес җибәрмәгәнсез, дияргә кирәк. Бу безнең таможня өчен бик авыр әйбер – ник кире җибәрәсез, 10 кәгазь тутырасы....Ул бюрократия белән безнең инновацион компания бер ел вакытын сарыф итәргә мөмкин. Ә ул вакытта технологияне инде башкалар кулланырга, я искерергә мөмкин.

Ирландиядә бу проблема 2-3 көн эчендә хәл ителергә мөмкин. Ирландиядә компания булдыру күп дигәндә бер атна, бездә ул ярты ел. Шуннан аңлыйсыз инде, базарга кем беренче йөгереп килеп җиткәнен.

Өченче зур юнәлеш – профессиональ телдә экзит диләр – инновацион компанияләрдән инвесторларның чыгуы. Төрле кеше бар: кайберәүләр инновацион компания булдырып, шунда гомер буе эшләсә, кемдер аны сатып, яңа компания төзергә тели. Һәр кешенең тормышта максаты, шәхси теләкләре бар. Илдә өч инструмент бар: үзеңнең илеңдә зур базар булу, икенчесе фонд базары, акцияләр сату-алу эшләре буенча фонд базары. Зур корпорацияләр белән бәйле бу, алар инновацион компанияләрнең продуктларын күрсә, зур акчага сатып алырга әзер була. Шушы культура керергә тиеш. Әлегә бу өлкәдә мактанырлык казанышлар юк. Бу хөкүмәт, бизнес алдында да зур бурычлар.

- Республикада идеяләрнең төп модераторлары кем: вузлармы, фәнни-тикшеренү үзәкләреме?

- Әлбәттә, безнең базар бүген Көнбатыш Европа, Америка, бүтән илләрдән аерылып тора. Тарихи яктан килгән икътисадыбыз нәтиҗәсендә, ачык базарга караган, зур цифрлар белән эш иткән компанияләр күп түгел. Иң күп идеяләр университетлардан, фәнни-эзләнү үзәкләреннән, шулай ук корпорацияләрдән дә бар.

- Быелгы форумда кайлардан катнашалар?

- Венчур форумына 24 илдән вәкилләр килде. Россиянең 20 шәһәреннән белгечләр катнаша. Шулар арасыннан, компанияләргә бәя биоү, сайлап алыр өчен, 10 ел дәвамындагы партнерлар, 12 илдән яхшы экспертлар килә . Барлыгы 1500 гә якын кеше җыелырга тиеш. 542 проект тәкъдим ителәчәк.

- Быелгы форумның үзенчәлекләре нидә?

- Кемнәрдер шул ук форум инде ул дип уйлыйдыр. Ләкин ул кабатланмый – гел яңа инструментлар керә. Былтыр газ, энергетика, химия өлкәсе проектларына игътибар иттек, быел блокчейн-технологияләренә игътибар бирергә уйладык. Финансларга караган технологияләр, масс-медиа, спорт өлкәләренә кагылышлары турвнда сүз булачак. Өченче юнәлеш – медицина өлкәсендә биотехнологияләрне мөһим дип саныйбыз. Бу эшне ел башында башлаган идек – шушы компанияләрдән 542 гариза килде. Алар арасыннан 50 се сайлап алынды, алар форумда үз компанияләренә презентация ясыйлар. Форум ул ике компонентлы кирәкле инструмент. Экспертлар фикер алышып, алдагы фаразлар белән уртаклаша. 50 компаниягә, уйлап карагыз, кичә башлаган бизнес белән дәрәҗәле банкирлар, укымышлы кешеләр янына килүе авыр. Ә бу мәйданчык коммуникация өчен бик мөһим, мөнәсәбәтләр шулай корыла һәм дәвам итә. Элек бит Казан венчур ярмнкәсе дип атала иде, монда сату-алу итәләр, хәзер дә шул, ләкин дәрәҗәсе дә, продукция дә махсус. Ләкин монда товар түгел, интеллектуаль милек сатыла, компаниянең акцияләре тәкъдим ителә. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100