Инвалид коляскасына утырган Рәдис Сабиров турында: «Йөгереп йөргән җиреннән шулай булды»
Балтач егете Рәдис Сабировны язмыш 4 ай элек инвалидлар коляскасына беркетеп куя. Тумыштан кәрлә буйлы (фәнни телдә «гипофизар нанизм») булса да, Рәдис тулы канлы тормыш белән яшәгән: әнә бит апасы да «йөгереп йөри иде әле ул» ди.

Театр чишенү бүлмәсеннән башланса, Балтач мәдәният йорты Рәдис Сабировтан башланган. Әйе, Рәдис бирегә чыгыш ясарга һәм тамаша кылырга килгән һәркемне көләч йөзе, ихлас елмаюы белән каршы алган. Хәзер Рәдисне катлаулы операция көтә. Ул шундый сынау белән күзгә күз очрашкач, бертөркем артистлар, аңа ярдәм йөзеннән, 15 мартта хәйрия концерты да куйды.

Фото: © Рәдис Сабировның шәхси архивыннан
«Креслога утыргач, башта елады, «шулай булып калсам, нишләрмен» дип үрсәләнде»
Рәдискә 38 яшь, бүген ул әти-әнисе тәрбиясендә. Узган елның ноябрь аенда Рәдиснең аяклары тоймый башлаган. Бертуган апасы Энҗе Плотникова бу хәлләр кинәт булганын сөйләде.
Аның биле авырта башлады, уколлар алды, өченче көнгә сызлануы аягына төште. Кисәк кенә бер аягы сизми башлады, кичкә таба икенче аягына да күчте. Йомышы белән тышка чыкканын да сизми башлады.
Республика клиник хастаханәсенә бардык. 27 мартка умырткалыгына операция билгеләделәр, тик «хәле бераз яхшырыр, тик могҗиза көтмәгез» диделәр инде, һичьюгы, операция нәтиҗәсендә, билдән түбән сиземләве кайтмасмы, дибез. Аның умырткалыклары кысылып беткән, диделәр, гомере буена шулай акрынлап кысылып килгән, дип аңлаттылар, ялкынсыну да таптылар.
Йөгереп йөргән җиреннән шулай булды бит. Креслога утыргач, башта елады инде, «шулай булып калсам, нишләрмен» дип үрсәләнде. Кисәк кенә булгач, читен булды аңа. Эшенә дә бик яратып йөри иде. Әлегә аның урынына әти эшләп тора. Барыбер өметен өзми әле ул, төшенкелеккә бирелми, аякка басам, дип йөри.
– Ул үзе бик шат күңелле, аны бөтен кеше ярата, ул кеше белән елмаеп, матур итеп сөйләшә белә. Иптәшләре ярдәм җыю турында игълан иткәч, бик күпләр акча күчерде. Без бар кешегә бик рәхмәтле, – ди Энҗе Плотникова.
Рәдис Балтач гимназиясендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәри-техник училищеда (СПТУ) секретарьга укыган. «Машина йөртергә буе җитми, аягы кыска» дип, башка белгечлеккә алмадылар аны», – ди апасы.

Фото: © Рәдис Сабировның шәхси архивыннан
Рәдис җыр клипларында да төшкән. Балтач мәдәният йортына эшкә кайтканчы, эстрада-күңел ачу шоуларында эшләп, Дагыстанга кадәр барган булган.
Ул клоун ярдәмчесе дә булды, пыялага аркасы белән ятып, эченә пычаклар төшерү кебегрәк трюклар да ясый иде. Аннары, «йөреп туйдым» дигәч, Балтачка кайтты, соңгы 6-7 елын шушында эшли, – ди Энҗе.

Фото: © Рәдис Сабировның шәхси архивыннан
Үз кайгылары кайгы, әле шуның өстенә башкалар турында уйларга да күңелләре җитә. Шулкадәр олы йөрәкле булырлар икән, дип уйлап куйдым. Хәтта җыелган акча үзләреннән артып калса, операциягә мохтаҗ авыру кешегә күчерергә, дип тә ниятләп куйганнар. «Кешенең сәдака дип биргән акчасының, бездән калса, тагын берәр кешегә файдасы тисен, дибез», – дип уртаклашты Энҗе Плотникова.
«Нужәли гомерлеккә шулай булып калырмын» дип уйлана башладым»
Рәдиснең үзе белән дә сөйләштек. Кайгыга батып утырмый, өмете бары тик яхшыга, бүген аның операциягә әзерләнгән көннәре.
Беренче мәлдә хәлемне аңлап та бетермәдем кебек. Башта 3 атнага якын хастаханәдә ятып чыктым, анда әле алай уйга батканым булмады. Ә инде хастаханәдән чыгып, берәр атнадан депрессия башланды. «Нужәли гомерлеккә шулай булып калырмын» дип уйлана башладым. Костоправларга йөрдек, алар да булыша алмады. Бераздан шушы халәтемә ияләшә, җайлаша башладым, акрынлап, үз-үземне аяксыз эшләнә торган хәрәкәтләргә күндерергә тырыштым. Бернәрсә дә булыша алмаса, барыбер шулай яшәргә туры киләчәк бит, дип, үземне әзерли идем.

Фото: © Рәдис Сабировның шәхси архивыннан
Бер бик нык төшенкелеккә бирелеп алдым мин. Җизни белән мунча кергәндә булды ул. Бер ноктага карап, нәрсә сөйләгәнемне аңламыйча, депрессиягә бирелеп киткәнмен. Җизни эшнең кай якка барганын аңлап алып, мине тынычландыра башлады, ул мине вакытында депрессиядән чыгарды. Шуннан соң, бүтән стресска бирелгәнем юк, дуслар килә, шалтыратып торалар, – дип сөйләде Рәдис.
«Сизү ягын гына кайтарсалар да, зур сөенеч булыр иде»
Бүген ул табибларның ярдәменә бик өметләнә, гәрчә аларның әллә ни зур өметләр биреп ышандырмаганын да аңлый төсле.
Башта бер нейрохирургка баргач, «күзегезгә ком сибәсем килми, монда бөтенләй өмет юк» диде. Мондый катлаулы операцияне Мәскәүдә, Төмәндә, Новосибирскида гына ясаулары ихтимал, диде. Операциядән соң хәл начаррак та булырга мөмкин, дип фаразлады. Аннары РКБ дагы коллегасына шалтыратып, «сиңа күренеп карасыннар әле, бәлки, син берәр нәрсә әйтерсең» дип, безне хезмәттәшенә җибәрде. 2 атнадан аңа язылып бардык. Ул «синең монда умырткалыктан бигрәк, буыннарда сәбәбе, операция ясап була, тик могҗизага өметләнмә» диде. Аннары операциягә кирәкле анализлар исемлеген җибәрде. 26 мартта килергә кушты, 27се операция булачак, Аллаһ боерса.

Фото: © Рәдис Сабировның шәхси архивыннан
Өмет иң соңыннан үлә, дип тикмәгә әйтмиләр, бәлки, әйбәт килеп чыгар. Я тагын берәр яхшырак белгеч табылып, Мәскәүгә, я башка шәһәргә барасы булыр. Минем билдән түбән өлеш сизми бит, аякка басмасам да, һичьюгы, сизү ягын гына кайтарсалар да, зур сөенеч булыр, дип әйткән вакытлар да була инде.
Кайвакыт кичләрен моңсуланып, елап алган чаклар була. Елагач, рәхәт булып китә. Кайчак үземә үзем гаҗәпләнеп, ничек шулай позитивта яшим, каян көч табам соң әле мин, дип уйланып куям. Әти-әни дә бик зур терәк, Аллаһка шөкер, икесе дә исән-сау, аякта, булышалар, күңелне күтәрергә тырышалар, – дип бүлеште Рәдис.
Рәдискә ярдәм йөзеннән җырчылар хәйрия концерты оештыра, 15 мартта шул концерт көтелә. Рамазан аенда көтелә торган операциясе, иншәаллаһ, уңышлы узсын, дип телик. Әгәр Рәдискә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, номерын редакциядән сорый аласыз.