Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид баласы белән төреккә кияүгә барган хатын-кыз: «Кыйнады, коллыкта тотты, рәнҗетте»

Җиде ел элек Ирина Калайда инвалид баласы белән төрек ир-атына кияүгә чыга. Шушы көннән Иринаның тормышында җан өшеткеч вакыйгалар башлана: ире аны кыйный, хыянәт итә, аерылышырга бирми, коллыкта яшәтә, акчасыз калдырып җәзалый. «Төрек ирләре белән тормыш матур төрек сериалларындагыча түгел икән...» – ди Ирина.

news_top_970_100

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан

Мәкаләнең героинясы Ирина Калайданың башыннан үткәннәрне сөйләп бетерерлек түгел... Кырымда, Симферополь шәһәрендә үсә ул. 15 ел элек Иринаның беренче баласы Дарья сау-сәламәт булып туып, тормышының 12нче көнендә кинәт гомерлек авыру белән чирли башлый. Бүген ул – палиатив статуслы инвалид.

7 ел элек Ирина инвалид баласы белән төрек ир-атына кияүгә чыга. Икенче баласы – улы Платон туа. Шушы көннән Иринаның тормышында җан өшеткеч вакыйгалар башлана: ире аны кыйный, хыянәт итә, аерылышырга бирми, коллыкта яшәтә, акчасыз калдырып җәзалый.

«Мин тарихымны 15 ел элек беренче балам – кызым Дарья туган көннән сөйли башларга телим. Кызым 4100 килограммлы, 52 сантиметрлы булып, сау-сәламәт сабый булып туды. Туу белән яхшылап күкрәк ашый башлады. Сәламәтлеге тулы, диделәр табиблар. Баланың башында кефалогематома бар иде. Туган чакта баланың башы бераз кысылып, кан сауганга килеп чыккан төер шикелле әйбер, ягъни. Бу – җитди әйбер түгел, һәрбер ике баланың берсендә була торган нәрсә, дип аңлаттылар миңа. Өченче көнгә безне бала табу йортыннан чыгарып та җибәрделәр. Җомга көн иде бу. «Дүшәмбе килерсез, төернең эчлеген суыртып аласы була», – дип озаттылар. Кайтып киттек.

Иринаның шәхси архивыннан

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан

Дүшәмбе килдек. Процедура тиз һәм уңышлы узды. Шундук кире кайтарып та җибәрделәр. Бала көннән-көн ныгыды, үсте, активлашты. Әйбәт ашый, йоклый. Барысы да яхшы иде. Тик сабыйга 12 көн булганда, ул кинәт ашамый башлады. Көнозын йоклады. Хәлсез булды. Мин, котым очып, дежур педиатрга чаптым. «Яңа туган бала шулай озак йокларга тиеш инде ул, монда борчылырга сәбәп юк, барыгыз, кайтыгыз», – дип тынычландырдылар мине. Кайтып киттек шулай итеп.

Тик баланың хәле көннән-көн начарая төште. Унсигезенче көнгә Дашаның уң кулы калтырый башлады. Аннары аягына да күчте. Бераздан бөтен тәне дер килеп тартыша башлады. Мин шок хәлендә. Ни эшләргә белмим. Әнигә шалтыраттым. Ул шундук килеп җитте. Дашаның хәле тагы да начарланды. Приступ башланды. Без, калтыр-колтыр килеп, табиб чакырабыз. Ул килеп җиткәнче мин елыйм, әни елый. Шәхси клиникадан педиатр чакырган идек. Ул баланы бик җентекләп карады. Хәлен бәяләде. «Хәзер үк хастаханәгә китәбез, баланың әйберләрен җыегыз!» – диде.

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан

Хастаханәдә баланы караганнан соң, табиблар бер-берсенә сәер итеп караштылар. Миңа берни дә әйтмәделәр. Реанимациягә салдылар. Анализлар тапшырдык. Компьютер томографиясе ясадылар. Дашаның приступлары тагын 2 мәртәбә кабатланды. Табиблар аның тирәли чабыштылар. 2 көннән табиблар уртак фикергә килеп, балага беренчел диагноз куйдылар: менингоэнцефалит. Әмма арка мие сыеклыгын алып анализлаганнан соң, бу диагноз расланмады. Киләсе 5 көн дәвамында Дашаның приступлары кабатланды. Безне интенсив терапия палатасына күчерделәр. Баланың хәле ярым исән, ярым үле иде. Зонд аша гына ашый. Баш миен УЗИ ярдәмендә карадылар – барысы да яхшы. 2 көн узганнан соң кабат карарга булдылар – инде кисталар пәйда булган. Компьютер томографиясенә янәдән җибәрделәр. Монда миңа куркыныч сүзләр яңгыраталар: «Балагызның баш миенең 50% инде юк диярлек...».

Лейкомаляция башланган. Ягъни, баш мие таркала. Киләсе көннәрдә Дашаның тән температурасы күтәрелде. Табиблар аны һич төшерә алмый интектеләр. Мине бүлекнең җитәкчесе үзе янына чакырып алды да: «Булды, без башка берни дә эшли алмыйбыз», – диде. Бу сүзләр минем баламның «гомере бетте» дигәнне аңлаткандыр, әмма мин ишетмәдем. Ишетергә теләмәдем. Мин бирешмәскә карар кылдым.

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан​​​​​​

Даша янына священник чакырып алып килдем. Ул бала янына басып озаклап укыды. Аның «амин» диюе булды, Дашаның тәне буйлап тир бөрчекләре бәреп чыкты. Табиблар җыелышты. Сабыйның тән температурасы, ниһаять, төшкән иде. Киләсе берничә атна дәвамында цитоз күзәнәкләренең динамикасын күзәтеп тордылар, әмма, ахыр чиктә, табиблар диагнозны куя алмадылар...

Кырымның төп неврологы ялдан чыгу белән без шунда йөгердек. Бик зур өметләр белән килдек без аның янына. Невролог түләүле анализ ясарга дип юллама язды. Анализның нәтиҗәсе барлык сорауларга да җавап бирде. Бу – герпес иде... Герпетический энцефалит. Мин бу диагнозны ишеткәч шулкадәр аптырадым. Герпес шундый куркыныч нәрсәдер дип уйламас та идем… Ул шундый җитди нәтиҗәләргә китерә торган авыру икән. Төгәл диагнозны куйганнан соң, тиешле дәвалау процессы башланды.

Айлар буе без хастаханәдә яттык. Баланың хәле бераз яхшырган да кебек, әмма приступлар һаман була тордылар. Компьютер томографиясе инде баш миенең 70% юклыгын күрсәтте. Бу – дәвалануның файдасы юк, дигән сүз...

Табиблар өметләнмәскә киңәш иттеләр. Әмма мин үземнекендә тордым. Эзләшә, сораша, табибтан табибка йөри торгач, мин мондый очракларда кәүсә күзәнәкләре ярдәмендә баш миен тернәкләндереп карау мөмкинлеге турында белдем. Бу минем өметемне үстерде. Аннары, Кытайда бик нәтиҗәле тернәкләндерү уздыралар икән, дип ишеттем. Мин үземә шундый максат куйдым: без боларның барысын да эшләп караячакбыз.

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан

Кәүсә күзәнәкләрен арка мие каналына казыйлар, шул рәвешле «утырталар». Бу – аларның баш миенә үтеп керүе өчен ясала. Нәтиҗәдә баш мие тишлечә эшли башларга тиеш. Әнә шуңа өметләнеп, мин баламны Новосибирск шәһәрендәге клиникага алып килдем. Үзем Дашаның бик начар хәләттә икәнен беләм, безне хәтта кабул да итеп тормаячакларын аңлыйм, әмма... Мин көрәшүдән туктый алмыйм. Клиникада Дашаны караганнан соң: «Монда күзәнәкләрне утыртыр җир дә калмаган бит инде», – диделәр. Мин, бар кыюлыгымны җыеп: «Мин акча түлим, сез ясагыз», – дидем.

Беренче утыртуны ясаганнан соң, табиб яхшы якка үзгәрешләр күрде. Мин, ике дә уйламыйча, кабат акчаларымны алып килеп, икенче утыртуны ясаттырдым. Берничә айдан соң без кабат клиникага килдек. Баланы кабат тикшерделәр. «Лейкомаляция тәмамланган», – дип, мине куандырдылар. Бу минем өчен кечкенә генә җиңү иде. Приступлар һаман кабатланып торса да, бу инде яхшы якка үзгәрешләр бар, дигән сүз. Без өченче һәм дүртенче утыртуны да ясаттык. Моннан соң без Кытайда тернәкләнүне башлап җибәрергә тиеш идек.

Без Кытайга барганда, сабыйга 1 яшь иде. Биредә безне бер көчле профессор карады да мин һәрвакыт ишетергә хыялланган сүзләрне яңгыратты: «5 мәртәбә килгәннән соң баланы аякка бастырам», – диде. Шушы мизгелдән мин бер генә уй белән яшәдем: «5 мәртәбә Кытайга барсак, балам сәламәт була». Мин шундый ышандым... Кытайда дәвалану бик кыйммәткә төшсә дә, мин туктамадым. Башта акчалар белән сеңлем бик ярдәм итте. Аннары мәрхәмәтле кешеләр акча җыйдылар. Кытай профессоры белән дәвалана башлауга ук нәтиҗәләр үзен сиздерделәр. Сабый буйга 14 сантиметрга үсеп китте. Моңарчы Дашаның буе 5 айлык баланыкы төсле иде. Аннары Дашаның беренче 4 теше чыкты. Мин аны хәтта кашыклап ашата да ала башладым. Минем сөенечемнең чикләре юк иде…

Әмма алга таба тагы да куркынычрак вакыйгалар башланды. Баланың приступлары көчәйде. Алар бик еш була башлады. Дашага наркотиклар кадап тынычландыра башладылар. Бераздан хәтта алар да булышудан туктады. Барысы да кабат артка тәгәрәде... Минем гаиләм акчалата ярдәм итүдән баш тартты. «Тукта, Ирина, юкка гына акча һәм көч түгәбез, булырлык түгел инде бу», – диделәр. Мин аларны тыңламадым. Кабат акча җыю ачып җибәрдем. Яхшы кешеләр шундый күп икән. Кирәкле суммалар 2-3 ай эчендә җыела иде. Мин баланы үзем йөрттем. Тагын кәүсә күзәнәкләре утырттык. Тагын яхшырулар күзәтелде. Аннары кабат барысы да артка тәгәрәде. Әмма мин туктамадым. Һаман йөрттем Дашаны. Бераздан бала утыра, башын тота башлады. Тотынып басып тора ала иде акрынлап. Кашыктан ашата алдым. Мине күрә, аңлый, реакция күрсәтә башлады. Бу – минем өчен бик зур алга китеш иде.

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан

Дашага 5 яшь тулганчы дәвалануның файдасы сизелә иде. 6 яшьтән кабат хәлебез начарланды. Даша артык тиз үсә башлады, умыртка баганасы кәкрәйде. Бала бик каты авыртынды. Утыра, баса алмый башлады.

2019 елның февралендә иң куркынычы булды... Баланың ашказанына кергән бар нәрсә кире чыга башлады. Моннан тыш бала хәтта кан коса иде. Бераздан сабый бөтен эчлеген авыз-борыны аша косып чыгарырга тотынды. Бу баланың «бетүе» иде. Менә шушы мизгелдә минем өметем өзелде. Баланы интектерүдән туктарга кирәк, дидем. Нокта куярга вакыт җиткәндер, дигән фикергә килдем. Мин аңа үлем теләмәдем. Юк. Әмма мин баламны яшәтергә тырышкан саен ул җәфаланды гына. Моны күрү миңа шулкадәрле авыр иде…

Фото: © Иринаның шәхси архивыннан

Без Даша белән өйгә кайттык. Мин алга таба атларга, яшәргә, эшләргә тырыштым. Баланы өйдә карап торыр өчен няня таптым. Дашаның приступлары кабатлана торды. Аны ашату, юындыру, киендерү бик авыр иде. Няняның булуы минем хәлемне бик җиңеләйтте. Шулай алга таба яшәргә өйрәндек.

Көннәрнең берендә мин Эмре белән таныштым. Кечкенә кыз төсле үлеп гашыйк булдым. Көтмәгәндә башыма төшкән бәхет иде бу. Эмре – Симферополь институтында укучы төрек егете. Әйе, ул миннән яшьрәк иде, билгеле. Миңа 32, аңа 27 яшь. Әмма бу минем өчен дә, аның өчен дә проблема булмады. Без танышканнан соң 2 ай дәвамында көннәребезне дә, төннәребезне дә бергә үткәрдек. Безгә бергә рәхәт иде. Бик ләззәтле мәхәббәт хисе иде бу. Мин үземне бик озак вакытка беренче тапкыр шундый бәхетле итеп тойдым.

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

2 ай бергә булганнан соң, мин балага уздым. Өйләнешүне планлаштыра башладык. Мин төрек ир-егеткә кияүгә чыгачагыма үзем ышана алмый тордым. Шундый бәхет миңа елмайсын әле... Мин Эмрега кияүгә чыгарга бик каты теләдем. Аның белән мине төрек сериалларындагыча матур, романтик тормыш көтәдер, дип хыялландым. Төрек ирләре белән тормыш матур төрек сериалларындагыча түгел икән шул...

Эмре белән Төркиядә язылыштык. Эмрега кияүгә чыгу бәхетеннән күзләремә яшьләр килде хәтта. Бу – шатлыктан елавым иде. Әмма киләчәк көннәрдә миңа күп еларга туры киләчәген белмәдем…

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

ЗАГСта ук беренче бәхетсезлек ачысын кичердем. Шундый бәхетле көнемдә мондый нәрсәне һич көтмәгән идем. Ялгыш кына күзем төшеп, Эмреның документларындагы саннарга игътибар иттем. Туу датасы иде бу аның. Без танышканда, ул үзен 27 яшьтә дип таныштырды. Ә документлардагы саннар буенча Эмрега... 22 яшь. Минем ирем миннән 11 яшькә кечерәк дигән сүз иде бу. Ул мизгелдә мин һушымны җуя яздым. Эмре миңа бәхет тулы күзләре белән карый. Минем күзләремә туры караса да, йөрәгем ярылуын сизмәде ул. Башым тулы төрле уй... Нигә алдаган? Нигә мине җүләргә чыгарган? Моннан соң мин ничек аңа ышанырмын? Миңа хәзер ни хәл итәргә? Борылып чыгып китәргәме? Нишләргә? Вакытны кире кайтарып булса шул... Хәзер инде берни эшләп булмый иде. Карынымда – Эмреның баласы. Уртак бала көткәндә мондый гына нәрсәләр безнең бәхетле киләчәкне сызып ташлый алмый, дип үземне ышандырдым.

Тормыш дәвам итте. Бәхетле яшәдек, дисәм – ялган булачак. Дөресен әйтәм: мин еллар буе Эмрега кияүгә чыгуыма үкенеп яшәдем. Баштарак мин уртак улыбыз хакына яшәдем. Балага әти кирәк. Эмре да баласы белән булырга хаклы. Әмма миңа бу тормыш бик авыр бирелде. Төрек ир-атлары икенче... Эмреның яшь булуының яхшы яклары булган кебек, начар яклары да шактый иде. Эмре – яшь, матур гәүдәле. Аның янәшәсендә йөргәндә мин горурлык белән йөрдем. 32 яшемдә шундый егетнең хатыны булу үз-үземә ышанычымны арттыра иде. Аннары, яшь егет хисләрен матур һәм кайнар төстә белдерә иде. Түшәктә дә Эмре дәртле, хисле ярата белде. Яшь егет буларак, ул күңел ачарга, кайда да булса барырга, ял итәргә яратты. Бу ягы миңа ошый иде. Кәнәфидә аягын күтәреп ятса, мин чыдый алмас идем. Тик яхшы яклар белән беррәттән тискәреләре дә бар иде шул. Мәсәлән, Эмре артык кире кеше иде. Ул әйтте икән, димәк, шулай була. Бетте-китте. Миңа сүз әйтергә ирек юк. Үзенең яшьтәшен тыңлата алыр иде дә, бәлки, әмма мин аннан 11 яшькә зуррак, мин аның көенә биемим. Шул сәбәпле ызгыш-тавыш өйдә тынмады. Моннан тыш Эмре коточкыч көнче. Түзәрлек түгел... Кыска итәк кияргә ярамый, ир-ат затыннан булган кеше белән сөйләшеп торырга ярамый, хәтта пляжга барганда купальниктан йөрергә дә рөхсәт юк. Без бертуктаусыз кычкырыштык, ачуланыштык. Әмма бала көтүебез безне бергә тотты.

Эмреның кызулыгы чиктән аша башлады. Ачуланышкан чакта мине этеп җибәрә дә ала иде. Мин үзем дә аны ачуымнан суккалый идем. Менә шундыйрак булды безнең мөнәсәбәтләр. Болар белән беррәттән, минем Даша белән дә проблемалар бетеп тормады. Мин, зур корсак белән, аны хастаханәгә, психологларга, дәвалый торган физкультура дәресләренә йөрттем. Эмредан ярдәм сорау да дөрес булмас кебек тоелды. Укуын, эшен ташлап, минем авыру баланы өстерәп йөрергә тиеш түгелдер, диеп уйладым.

Көннәрнең берендә, ниндидер сәбәп аркасында шулай кычкырышкан-ызгышкан чакта, ачуланып, беләгемнән шатырдатып тотты Эмре. «Җибәр, авырта!» – дип кычкыруыма карамастан, җибәрмәде. Мин кулымны кисәк тартып алмакчы булдым. Артык кизәнеп, артыма егылдым. Билем бик каты бәрелде. Авыртудан күзләремнән яшь атылып чыкты. Берәр сәгать шулай тынычлана алмыйча еладым. Аннары суларым киткәнен сиздем. Тизрәк җыенып, бала табу йортына чыгып чаптык. Шулай итеп, улыбыз Платон вакытыннан иртәрәк туды. Барысы да яхшы, бала сәламәт. Мин бик бәхетле идем!

Улыбыз туган төнне Эмре дуслары белән бәйрәм итте, төне буе клубта күңел ачып, эчеп чыкты. Аннары икенче көнне безнең янга килеп, баланың тәнендә ниндидер миң эзли башлады. Әнисе шулай итәргә кушкан икән. Янәсе, кайсыдыр җирендә миңе булмаса, бала аныкы түгел... Минем, моны күреп, күзләрем маңгайга менде. Шул миңне тапмыйча минем теңкәмә тиде. Бала үзенеке түгел дип шикләнде. Ә миңа барыбер иде! Шикләнсә ни, шикләнмәсә ни. Теләсә нәрсә уйла, дидем. Мин бәхетле идем. Яңа бәби тапкан хатын-кыздан да бәхетле кеше була алмый шул.

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

Алга таба тормыш тагы да авырайды. Минем хәзер инвалид кызым гына түгел, яңа туган улым да бар. Җитмәсә, ир дигән кешесе дә көн саен башымны ашый. Көннән көн мине катырак рәнҗетә, дорфа сүзләр әйтә торды. Кул күтәрде. Мин үземне рәнҗетергә бирмәсәм дә, ир-ат, сукса, каты суга шул. Хатын-кызга күп кирәкми. Әзрәк тисә дә, авырта. Җавап бирсәң дә, ирнең сиңа сугуы читен. Үпкәлисең, күңелеңә тия.

Җитмәсә, миңа компромат эзләп җәфалады Эмре. Шикләнә. Беркөн төнлә улыбызны имезеп ятканда, йокы бүлмәсенә атылып килеп кереп, минем яңакларыма суга башлады. Кулымдагы бала да туктатмады. Ул кызып-кызып мине кыйнады. Сәбәп – интернетта ниндидер фотосурәт тапкан. Фәлән ел элек, Эмрены әле белмәгән дә чакта, бер егет белән кочаклашып төшкән сурәт иде ул. Шуны миңа күрсәтә-күрсәтә суккалады. Ул көнне минем сабырлыгым бетте. Әнигә шалтыратып хәбәр иттем. Үги әтием белән икесе шул ук төнне килеп җиттеләр. Эмре белән төне буе аш бүлмәсендә бикләнеп сөйләшеп чыктылар.

Файдасыз булды. Тынычланмады Эмре. Мин аны кичерә алмадым. Фатирдан куып чыгардым. Ул 40 көн кайдадыр йөргәннән соң, гафу сорап килде. Кабат куып чыгардым. Кабат килде. Шулай әллә ничә мәртәбә килеп җәфалап йөрде, өйдә тавыш куптарды, мине кыйнады. Миңа балалар белән ярдәм итүче няня боларның барысына шаһит булды. Берничә тапкыр, кыйнауларны төшерергә дип, полициягә бардым. «Кыйнаулар җитди түгел», – дип кире бордылар. Шуның белән вәссәләм.

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

Мин Эмре белән аерылышырга карар кылдым. Әмма минем карар кылуым белән генә булса икән... Эмре миңа аерылышырга бирмәде. Минем җитди сөйләвемне аңлагач, чәчәк бәйләмнәре белән килеп каршыма тезләнә, гафу сорап йөдәтә башлады. Әмма мин нык тордым. Ахыр чиктә Эмре Төркиягә кайтып китте. 4 ай аралашмаганнан соң, элемтәгә чыкты. «Баланы сагындым, күрешик, Төркиягә килегез, әти-әниемне оныклары белән таныштырырга да кирәк бит», – диде. Сөйләшүе буенча бераз акыл кергән, тынычланган төсле булып тоелды. Әллә үзем дә сагынганмындыр, шуңа йомшара төшкәнмендер. Шулай итеп, мин улымны алып, Төркиягә киттем. Эмре билетлар алды, бар нәрсәне үзе түләде. Безне каршы алды. Әти-әнисе йортына алып кайтты. Алар мине шактый җылы каршы алдылар. Яхшы кешеләр булып тоелдылар миңа.

Күптән күрешмәгәнгәдер инде, Эмре да бик нык үзгәргән. Араларыбыз элеккечә җайланып, җылынып киткәндәй булды. Бер генә мизгелгә «әллә гафу итәргәме?» дигән уй узды башымнан. Ярый әле ашыкмаганмын. Телефонына хатын-кыз исеме белән язылган абонентның шалтыратканын берничә мәртәбә күрдем. Әмма тавыш чыгармаска булдым. Бәлки, җитдирәк дәлилләргә дә тап булырмын, дип көттем. Дәлилләр белән тотсам, аерылышу алырга җиңелрәк булыр, дип уйладым. Көттем...

Беркөн төнлә телефонын ачып үзем эзләнергә карар кылдым. Хыянәт итүендә һич шигем юк иде. Миңа бары тик дәлилләрне табып үзенә күрсәтергә генә кирәк иде. Озак эзләргә туры килмәде. Кабәхәтнең бер хатын-кыз белән язышкан хатлары да, шалтыратышулары да, фото һәм видеосурәтләре дә ап-ачык булып ярылып ята иде. Мин бу дәлилләрне Эмреның әти-әнисенә күрсәтергә булдым. Алар да хыянәтенә шаһит булса, мине якларлар, дип уйладым. Ялгышканмын…

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

Эмреның әнисе бөтенләй сүз дәшмәсә, әтисе исә өстәлгә йодырыгы белән сугып «юк!» диде. «Сезнең уртак балагыз бар, бернинди аерылышу да булмаячак, бу хакта оныт!» – диде. Мин шок халәтендә идем бу сүзләрдән. Уртак бала безнең мөнәсәбәтләрне ничек көйли ала?! Уллары миңа хыянәт итә, кыйный, рәнҗетә. Ә болар аптырап та карамадылар. Уртак балабыз бар, имеш. Мин өстемнән йөрүләренә түзеп, кыйналып яшәргә тиешме?! Бу көнне әти-әнисеннән дә күңелем кайтты. Яклау көтеп мөрәҗәгать иткән идем, менә шундый булды «яклаулары». Югыйсә, алар үзләрендәге, Төркиядәге кануннар буенча хатын-кызның хокукларын беләләр бит...

Төркиядә бездәге төсле түгел. Анда хатын-кыз дәүләт канаты астында патшабикә сыман яши. Мәсәлән, Төркиядә ир-ат хатынына кул күтәреп, хатын-кыз полициягә бара икән, беренче мөрәҗәгать итү очрагы булганда ир-ат 3 айга утыртып куела, ә икенче мөрәҗәгать итү очрагы булса – 6 айга. Бездә, Россиядә, кыйналган хатын-кызга борылып та караучы юк, берни булмагандай кире кайтарып җибәрәләр. Үзем генә дә ничә мәртәбә барганым булды. Тәнемдәге кыйнау эзләрен күрә торып, кире борып кайтарып җибәрделәр. Аннары, Төркиядә ир-ат хатынына хыянәт итсә, ә хатын-кыз моны дәлилли алса, суд хатын-кыз ягында булачак. Ир-атка махсус штраф салына. Бу аларда «тазминат» дип атала. Аерылышуга сәбәпче булган як зыян күргән якка түли бу штрафны. Моннан тыш, ир-атка суд балага алиментлар түләүне йөкли. Тик бу гына да түгел әле. Суд, шулай ук, аерылышканнан соң кабат кияүгә чыкканчыга кадәр хатынына алиментлар түләргә мәҗбүр итә ир-атны. Мондый кануннар тагын кайда бар?! Төркиядә хатын-кыз мескен түгел. Үзенең акылы җитеп, хокукларын белеп, үзен яклый алса – суд хатын-кызга ярдәм итәчәк.

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

Эмре телефонын актарган өчен мине бер кыйнады, әти-әнисенә хыянәте турында чыгарып салуым өчен тагын бер кыйнады, аерылышуны таләп итүем өчен кабат туйганчы кыйнады. Боларны хәтта кечкенә улыбыз күреп торды. Эмрены бу туктатмады. Әти-әнисенең моңа, тиеш әйбер төсле, бер сүзсез карап торулары шаккатырды... Янәсе, үзебезнең гаиләдәге мәсьәләләрне үзебез хәл итәргә тиешбез. Ишек артында уллары мине кычкыртып кыйнаганда аз гына булса да кызганмадылар микән мине?!

Мин бу хәлләргә нокта куярга булдым. «Җитте!» – дидем үземә үзем. Чемоданнарны җыйдым. Улымны киендердем. Үземә бүтән бу илгә аягымның берсен дә атламаска сүз биреп, юлга чыгарга җыендым. Тик Эмреның әти-әнисе мине өйдән чыгармады. Эмре безне атналар буе өйдә бикләп тотты. Мин аңа янап та карадым, коллыкта яшәткән өчен утыртачакмын, дидем. Ул ныграк кызды гына. Акчасыз калдырды. Бу – аның җәзасы иде. Минән үч алам дип, шул рәвешле баланы да интектерде. Улым Эмреның мине кыйнаганын күреп торганнан соң куркып калды, әтисенә якын килергә теләмәде, тартышты. Өйдә минем инвалид кызым бар, шуны уйлап йөрәк янды. Ә мин атналар буе коллыкта, бик астында яттым…

Фото: © ​Иринаның шәхси архивыннан

Ахыр чиктә Эмре белән утырып сөйләштек, бер-беребездән гафу сораштык, дуслаштык. Ул безне авыру кызым янына кайтарып җибәрергә ризалашты. Үзе тиздән шулай ук Россиягә кайтам, дип вәгъдә итте. Без барысын да яңа биттән башларга, гаиләбезгә тагын бер шанс бирергә карар кылдык. Шулай итеп, без улым белән өйгә кайтып китә алдык.

Эмре белән янәдән бергәләшеп, бер гаилә булып яши башлап карадык. Яхшы килеп чыкты, дип әйтә алмыйм. Кеше үзгәрмидер инде ул. Эмре һаман шул элеккеге Эмре иде. Мин дә үзем булып калдым. Аерылышу турында тагын бик күп тапкырлар сүз күтәрелде. Әмма берендә дә гамәлгә ашыра алмадык. Янәдән янә бергә калдык.

Бәлки, мәхәббәт шушыдыр инде ул. Белмим. Мин дөрес, сәламәт мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеген белмим. Әтисез үстем. Ирсез бала таптым. Аннары, 32 яшемдә төрек егетенең татлы сүзләренә, матур вәгъдәләренә «каптым». Мин дөрес мәхәббәтне күргән хатын-кыз түгел. Әмма Эмрены яратаммы мин? Яратам. Әйе, бернигә карамастан яратам. Безнең тарихыбыз сокланып тыңларлык мәхәббәт тарихы түгел. Әмма шулай да, бу – һичшиксез мәхәббәт турындагы тарих.

Ничек кенә булмасын, без бүгенге көнгә кадәр гаилә булып яшибез. Улыбыз үсә. Кызымның хәле бер килеш. Мин бик сикәлтәле язмыш юлы узган кешедер, мөгаен. Әмма мин беркайчан да үземне бәхетсез кешегә санамадым. Үзем шундый кешедер инде мин. Төшенкелеккә бирелә белмим. «Бәхетлеме син?» – дип сорасагыз, мин ике дә уйламыйча «әйе!» диеп җавап кайтарачакмын. Бүгенге көндә минем хыялым гади – балаларым бәхетле булсын. Улым чиста йөрәкле, ачык күңелле малай булып үсеп килә. Кызыма инвалид коляскасы алырга хыялланам. Акча җыям. Бүген ул бик озак булмаса да, терәлеп утырып тора ала. Саф һавага алып чыгып йөртәсем килә. Кояшны күрсәтәсем килә. Шушы хыялым да чынга ашса, миннән дә бәхетле кеше булмас», – дип йомгаклады сүзен Ирина.

Иринаның кызы 15 яшьлек Дарьяга инвалид коляскасы алыр өчен мәрхәмәтле кешеләр акча җыешалар. Август аенда булган туган көненә җыеп бетереп бүләк итәргә теләгән булганнар, әмма җыеп өлгермәгәннәр. Шулай да тамчыдан күл җыелмый калмый бит. Дашага 419 мең 310 сум торган колясканы бүләк итүгә өлеш кертергә теләге булучылар өчен реквизитлар түбәндә калдырылачак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 февраль 2024
    Исемсез
    Улларының шундый тәрбия алып үсүе киләчәктә сизеләчәк, яхшы үрнәк түгел бу. Чит ил кешесе чит инде, кызлар, ялгышмагыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100