news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җиңүчеләргә - 50шәр мең сум» - «Шәһри Чаллы» журналистлар бәйгесе игълан итте

«Шәһри Чаллы» газетасы, «Чаллы икмәге» җәмгыяте белән берлектә, Чаллының 400 еллык юбилеена багышланган журналистлар бәйгесе игълан итте. Анда Чаллының татарча язучы барлык журналистлары да катнаша ала. Әлеге бәйгенең максаты һәм төп шартлары хакында газетаның баш мөхәррире, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Резидә Йосыповадан сораштык.

news_top
«Җиңүчеләргә - 50шәр мең сум» - «Шәһри Чаллы» журналистлар бәйгесе игълан итте
Фото: Резидә Йосыпованың шәхси архивыннан

Яңа ел алдыннан «Чаллы икмәге» җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов безгә татар журналистлары арасында бәйге оештыру идеясе белән чыкты. Без исә, үз чиратыбызда, бу тәкъдимне бик сөенеп кабул иттек.

Рафаэль Сөләйманович һәрвакыт әйткәнен эшли, сүзендә тора торган кеше. Ул без уздыра торган легендар «Пяточок»ларны да күтәреп алып, гел ярдәм итеп тора. Бәйгене «Минем яраткан шәһәрем» дип исемләдек һәм Чаллының 400 еллык юбилеена багышлап уздырырга килештек. Бу идеябезне шәһәребез мэры Наил Мәһдиев та хуплады, «Татмедиа» агентлыгы да теләктәшлек белдерде.

Республика күләмендә үткәрелә торган «Бәллүр каләм» дигән абруйлы бәйге булуын барыбыз да белә. Шул ук вакытта Чаллыда элек-электән «Мои Челны» дигән бик популяр, дәрәҗәле журналистлар конкурсы уздырыла иде. Бәйгене шулар үрнәгендә «Шәһри Чаллы» редакциясе көче белән оештырачакбыз. Ул журналист һөнәренең абруен арттырырга, җирле матбугатның сыйфатын күтәрергә ярдәм итәргә тиеш.

Жюри составын билгеләүгә дә бик җитди карадык. Рафаэль Сөләйманович та җюрига абруйлы, тәҗрибәле шәхесләрне чакыруыбызны теләде. Җиңүчеләрне Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Румил Карамиев, Татарстан журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге сәркатибе Алсу Вәлиева, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей директоры Фирдәүсә Әюпова, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Кама аръягы буенча махсус хәбәрчесе Луиза Сафуанова, «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе, шагыйрә Лилия Гыйбадуллиналар ачыклаячак, - ди Резидә Мәхмүтовна.

Бәйгенең җиңүчеләре:

  • «Туган шәһәрем тарихы»
  • «Шәһәр - шәһәрдәшләр күзлегеннән»
  • «Безнең шәһәр геройлары»
  • «Чаллы традицияләре»
  • «Чаллы - заманча шәһәр»
  • «Чаллы - күпмилләтле шәһәр»
  • «Чаллы брендлары»
  • «Чаллы фотографияләрдә» номинацияләрендә бүләкләнәчәк.

Шуларга өстәп «Матур телле журналист» дигән махсус номинация дә билгеләнгән.

Җиренә җиткереп эшләнгән, укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек материаллар «Шәһри Чаллы» газетасы битләрендә һәм сайтында дөнья күрәчәк. Җиңүчеләргә иганәчебез - «Чаллы икмәге» җәмгыяте 50шәр мең сум күләмендәге акчалата приз һәм дипломнар тапшырачак. Бәйгенең нәтиҗәләре Татарстан матбугаты көне алдыннан тантаналы рәвештә игълан ителәчәк, - дип билгеләп үтте Резидә Йосыпова.

Фото: © Резидә Йосыпованың шәхси архивыннан

Баш мөхәррир сүзләренчә, әлеге бәйге аша редакция Чаллыдагы журналистика мәктәбенең бик көчле булуына да басым ясарга тели.

Төзелеш башлангач, безнең Чаллыга Советлар Союзының төрле почмакларында яшәүчеләр агылган. Әгәр дә алар кызыксынучан, батыр рухлы, батыр йөрәкле булмасалар, шулай чит төбәкләргә чыгып китәрләр идеме икән? Менә шундый нык рухлы кешеләр көче белән генә буш җирдә автозавод, аннан шәһәребез төзелгән. Шул ук вакытта автогигантның язмышын оста-оста журналистлардан башка да күз алдына китереп булмый. Алар - елъязмачылар, меңләгән кешеләрнең язмышларын яктырткан, җитештерү мәйданнарыннан репортажлар ясаган, «Камаз»ның ил өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәткән, Чаллыны таныткан шәхесләр.

Республикабызга бәйсезлек даулаган 90нчы елларда да Чаллы халкы актив булулары белән тарихка кереп калды. Чаллыда милли үзаң югары дәрәҗәдә иде. Телебез, гореф-гадәтләребезне кайтару, икътисади бәйсезлек сорап, кыю-кыю таләпләр куйган кешеләр чаллылылар булды. Шушы 1990нчы елларда шәһәребездә бик көчле милли матбугат оешты, чәчәк атты. Мин үзем «Нур» газетасында эшли башладым. Анда көчле журналистлар азатлык турында сүз куерталар, язалар иде. «Чулман-Идел», «Таң йолдызы», «Якты юл» басмаларында, радио-телевидениедә бик көчле журналистлар эшләде. «Вести Камаза», «Челнинские известия» газеталары чыгып килде, яңа коммерция басмалары ачылды.

Әлеге конкурсны әзерләгәндә дә шул чорның абруйлы журналистларын искә алып утырдык. Ирек Диндаров, Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, Йосыф Жимангулов, Насих Таҗиев, Вахит Имамов, Әхмәт Дусайлы, Чәчкә Хөснетдинова, Равил Вәлиев, Рахман Шәфигуллин, Заһидә Нәбиуллина кебек бик көчле журналистларга карап, сокланып, алардан өйрәнеп үскән буын без. Шулар үрнәгендә фикерләргә өйрәнгән, шулар мәктәбен үткән журналистлар эшли бүген шәһәрдә, - ди ул.

Резидә Йосыпова фикеренчә, әлеге бәйге татар журналистларына үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк, аларга берләшергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук бүген - басма матбугатка бик авыр булган чорда, тагын бер кат шундый шәп итеп чыгарыла торган газетабыз - «Шәһри Чаллы»га халыкның игътибарын җәлеп итәсебез килә. Без «Пяточок»ларны да «Шәһри Чаллы» дигән газета барлыгын ишетсеннәр дип оештыра башладык. Бу бәйгене игълан иткәндә дә шушы максатны күздә тотабыз. «Шәһри Чаллы» телләрдән төшмәсен дип тырышабыз, - ди ул.

Редакция төрле номинацияләргә эшләр кабул итә башлаган инде. Резидә Йосыпова сүзләренчә, журналистлар аеруча да шәһәр тарихы, кызыклы геройлар хакында һәм «Шәһәр – шәһәрдәшләр күзлегеннән», «Чаллы - заманча шәһәр» номинацияләренә яратып язалар.

Безнең милли матбугат үзәге 3 газета - «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары һәм «Мәйдан» журналын берләштерә. Андагы журналистлар барысы да «катнашабыз» дип, теләк белдереп торалар. Моннан тыш бәйгедә шәһәребезнең татар телендә иҗат итүче башка журналистлары да катнаша ала. Төп таләп - язманың татарча булуы һәм газетабыз битләрендә басылып чыгуы. Алар көн кадагындагы, кешене җәлеп итә торган язмалар булсын иде. Шулай ук язмалар тарихи яктан дөрес булырга, аңлаешлы телдә язылырга һәм кешеләрдә уңай тәэсирләр уятырлык булырга тиеш, - дип белдерде Резидә Йосыпова.

Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйгегә эшләр 2026 елның 5 маена кадәр кабул ителә. Язмаларны: Чаллы, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 йорт адресы буенча шәхсән китерергә, яки «Шәһәркүләм журналистлар бәйгесенә» дип билгеләп, почта аша җибәрергә була.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 57-01-19, почта shahri_chally@mail.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар