Җиңү бәйрәме концерты: «Бик жәл, ветераннарыбызның күпчелеге бу чараларны күрә алмый»
Казан Бөек Җиңүнең 79 еллыгын тантаналы төстә бәйрәм итте. Башкаланың Меңьеллык мәйданында узган кичке концерт бәйрәм көне чараларын йомгаклады. Концертта «Интертат» журналисты да эшләде.
Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 79 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Кичке концерта өлкәннәр исә бик аз күренде, аеруча яшьләр күплегенә шаккаттым. Димәк, ватанпәрвәрлек хисләре яшь буында көчле, дип нәтиҗә ясаргамы, әллә инде концерт карарга гына килгәнме алар? Гомумән, бәлки, барлык милли-мәдәни чаралар, кичәләр, ял көне кич оештырылса, аларга да яшьләр ишелеп килер иде, бәлки.
Казанның данлы үткәне белән горурланыйк, яугирләрне искә алыйк
18.00 сәгатьтә кичке концерт башланды. Бәйрәм тамашасында Россия һәм республикакүләм танылган сәнгать әһелләре, музыкаль төркемнәр чыгыш ясады.
«Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елдагы указы нигезендә Казан шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен йөртә. Чыннан да, Бөек Ватан сугышына Казанда 180 меңнән артык яугир хәрби әзерлек үтә. Ул дәһшәтле елларда 2 авиацион һәм 7 укчы дивизияләр, 10 аерым батальон, 100ләп хәрби-һава көчләренең сугышчан экипажлары нәкъ бездә оештырыла. Шәһәрнең 135 предприятиесе хәрби режимга күчерелгән. Бездән Совет армиясенә 600дән күбрәк төр корал, боеприпас, снаряжениеләр, шул исәптән снарядлар өчен дары җибәрелә торган булган. Тыл ветераннары хезмәте бәһаләп бетергесез», – дип алып баручылар Илнур Фәсхетдинов һәм Айзилә Батырханова концертны башладылар.
Концертны ТР халык артисты Рөстәм Асаев «Җиңү байрагы» җыры белән ачты. Тамаша башланган мәлне генә әле халык әллә ни күп булмаса да, әкренләп җыелды тамашачы. «Кар суыгы» булган салкынча кич булу сәбәпле, бөркәнчекләргә уранып тамаша кылучылар да күренгәләде. Концертта хәрби тематикага җыр-моңнар, милли биюләргә дә, заманча чыгышларга да урын булды.
Иртән Җиңү парадына гади тамашачы булып чыкканда да чит ил вәкилләренең, яшьләренең күплегенә игътибар иткән идем. Кытай, Азия якларыннан иде алар. Бәйрәмне күрергә килгәннәр, студентлар иде.
Японнардан татар телендә интервью ала башларбызмы? Җитәр бу замана, ахры, җитәр, иптәшләр…
Кичке концертта да чит ил туристлары бар иде. «Казанга махсус рәвештә Җиңү бәйрәменә Япониянең Токио шәһәреннән килдем. Бик ошый, сездә ватанпәрвәрлек бик көчле. Хәрби тематикага багышланган җырларыгыз, биюләрегез бигрәк күп», – диде Кадзуаки Комода.
«Япониядә патриотик чаралар үткәреләме соң?» – дип төпченәм.
– Безнең илдә ватанпәрвәрлек чаралары бик аз үтә шул. Бу сәяси мәсьәләләр белән дә бәйле. Патриотлар бездә бик аз. Татарстанлыларга чын күңелдән сокланам. Казанга кичә генә килдем. Иртүк Җиңү парадын да карадым. Искиткеч икән ул! Казан миңа бик ошады. «Кол Шәриф» мәчетегез – аеруча. Аны мин интернеттан гына күреп белә идем. Хыялым чынга ашты, Татарстанга килдем һәм үз күзләрем белән күрдем. Бауман урамы буенча да йөрдем. Милли ризыкларыгыздан кыстыбыйны авыз иттем, яраттым.
Россиягә, Татарстанга беренче сәяхәтегез, димәк?
Әйе. Татар мәдәнияте белән нык кызыксынам. Җырларыгыз бик матур! Мин гармунда, аккордеонда үзем уйныйм, татарча җырларны да өйрәндем.
Рус телендә яхшы гына сөйләшәсез, татар телен дә өйрәнәсез. Нишләп кызыга башладыгыз Рәсәй темасы белән?
Мин Токионың София университетында чит телләр факультетының рус теле кафедрасында белем алам. 3 курста укыйм. Дусларыма, туганнарыма да Россияне күрергә киңәш итәчәкмен. Япониядән хәзерге вакытта туристлар сезгә аз килә дип беләм.
Әйткәндәй, Кадзуаки «Татар-информ»ны берникадәр белә булып чыкты, аңлавымча. Аны Татарстан журналистлары кайда эшләве, төп матбугат йорты булган «Татмедиа» кайда урнашканлыгы да кызыксындырды. Кем белә, бәлки, бер атнага Татарстанга килгән яшь турист татар журналистлары белән дә танышып китәр.
Япония егете белән әңгәмәдән соң уйларга чумдым. Бәйрәм чараларына, Казаныбыз урамнарына чыксаң, татар телендә интервью алырлык яшьләр бармак белән санарлык! Әле татарча белгәне дә ялындыра башлый, русча сөйлим, ди... Ә яшь кенә япон саф татарча итеп исәнләште, берникадәр татар телен белә һәм өйрәнә... Болай дәвам итсә хәлләр, татарча сөйләшкәннәрне чит илләрдән эзләп йөрербезме, җәмәгать?! Ә безнең яшүсмерләр, яшьләр, киресенчә, Япония мәдәнияте, японның аниме культурасы белән кызыксына бит!
Ярый, ни булса да булсын, иң мөһиме – туган җир, туган ил тарихына булган ватанпәрвәрлек хисләребезне югалтмыйк!
«Гаилә елы» бара илдә, ватанпәрвәрлек тәрбиясе арта гаиләләрдә
Концертка гаиләләре белән килүчеләр ватанпәрвәрлек хисләрен балаларда яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген билгеләделәр. «Концертка ел саен киләбез. Бик ошый. Балаларымда яшьтән үк илнең мөһим бәйрәмнәренә, вакыйгаларына карата хөрмәт тәрбияләргә омтылабыз. Бүгенге яшәештә Ватанга карата мәхәббәт – аеруча кирәк фактор. Киләчәк буын маңкорт булып үсмәсен иде, дигән теләктәмен. Улым белән кызыма – 7 һәм 10 яшь. Бүген бирегә чыгарга үзләре теләк белдерделәр. Бөек Ватан сугышында сугышкан ата-бабаларыбызны онытмыйк, искә алыйк», – дип бәян итте Казан шәһәрендә гаиләсе белән гомер итүче Сергей Павлов.
Эх, сез матур кызлар, бәйрәмнең тәртибен саклыйсыз, тарихыбызны онытмыйсыз
Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт медицина ветеринариясе академиясенең Бөтенроссия коткаручы студентлар корпусы бүлеге вәкилләре Меңьеллык мәйданында үткәрелгән кичке концерт барышында тәртипне саклауга үз өлешләрен кертте. «Мин дус кызым Наталья Добрычева белән биредә корпус тарафыннан дежур торабыз, тәртип һәм хокук бозуларны кисәтәбез. Минем өчен бу – зур вә бөек бәйрәм – хәтер көне, тарихыбызны барлау. Концерт программасы бик бай», – дип сөйләде Полина Борденюк.
Шулай ук концерттагы хокук сакчылары – юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре дә, бәйрәм чарасының халык өчен ифрат әһәмиятле булуын ассызыкладылар.
«Бик жәл, ветераннарыбызның күпчелеге бу чараларны күрә алмый»
Алдагы әңгәмәдәшләрем Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының данлы хәрби юлларын дәвам итүче баһадир егетләр булды.
«Мин Удмуртиянең Ижевск шәһәреннән. Бездә болай ук бәйрәм итү юк. Шәһәребез кечерәк, 100 мең чамасы кеше яши. (Ялгыша – шәһәрдә 600 меңнән артык кеше яши. – «Интертат»). Халык контингенты төрлерәк. Казанда атмосфера бөтенләй икенче бит! Монда бик тантаналы үтә чаралар. Форсаттан файдаланып, исән булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына корычтай нык сәламәтлек телисем килә. Ә махсус хәрби операциядә хезмәт иткән батырларга – түземлек һәм иминлек. Бөек Ватан сугышында дәү әнием белән дәү әтием катнашкан. 2019 елда беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан идем», – дип сөйләде миңа Мурманскидагы Төньяк флотта хезмәт иткән Альберт Медведев.
«Бәйрәм бик шәп үтә! Иртән үк Җиңү парадын карадык. Бик жәл, ветераннарыбызның күпчелеге бу чараларны күрә алмый. Һичшиксез, алар горурланыр иде. Кайсылары вафат. Исәннәрнең дә саулыгы начар, олы яшьтәләр бит... Мин үзем Ульяновскидан, бездә дә Казандагы кебек купшы чаралар белән бу данлы көнне бәйрәм итәләр. Үзем Ульяновскида ике мәртәбә Кызыл байрак, Кызыл йолдыз ордены иясе булган Суворов хәрби училищесенда укыдым. Әлегесе вакытта Диңгез-елга флоты институтында белем алам. Һәр ир-егет үз иленең патриоты булсын иде», – диде Илья Хренков.
Йөрәкләрдә — Җиңү бәйрәме шатлыгы, Тәминдаровада — мәхәббәт белдерү!
Якынча 4 сәгать барган патриотик концерт программасын караган олысы-кечесе сәнгатькәрләрнең һәр чыгышын бик җылы каршылап, кул чабулар белән озатты. «Тамашаның төп кадагы» булып иртән Җиңү парады концертында да чыгыш ясаган, Мәскәү җырчысы, Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булды.
ТР халык артисты Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Насыйбуллин, Әмир Әхмәдишин, Марина Карпова, Айрат Ганиевлар башкаруында җырлар тыңлау да мөмкин иде.
«Хөрмәтле дуслар! Мәхәббәтемне аңлату вакыты килеп җитте. Сезгә карата булган мәхәббәтемне белдерәсем килә(тамашачыларга). Сезгә салкын һава торышы да, көчле җил дә куркыныч түгел. Без дөньядагы иң җырлы республика! Мин моны яхшы беләм», — диде сәхәдән ТР халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова һәм хор бөек композитор Александра Пахмутованың «Беловежская пуща» дигән киң танылган әсәрен башкарды. Аларга Казанның мең кешелек хоры да кушылды.
Тамаша «Поющая Казань» проекты белән дәвам итте һәм ТР халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышы белән йомгакланды. Ахыргы музыкаль композицияләр булган «Мин яратам сине, Татарстан» һәм «Җиңү көне» җырын бөтен мәйдан җырлады.