Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңү армиясенә кушыл!» марафоны: «Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез!»

Бүген Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе булды. Акция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узды, ул иртәнге сәгать 8дә башланды һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итте. «Интертат» телемарафонда иң истә калган фикерләрне туплады.

news_top_970_100
«Җиңү армиясенә кушыл!» марафоны: «Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез!»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иртәнге 8дә башланган марафонга волонтер-әбиләр, сугышчыларны коткаручы медицина хезмәткәрләре һәм волонтерлар, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучылар кушылды.

Акциядә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республика районнары һәм шәһәрләре башлыклары, Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылдылар, алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та бар иде.

«Безнең геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук махсус операция зонасыннан «ТНВ» хәбәрчеләренең репортажлары күрсәтелде. Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да булды.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Элвин Грей псевдонимы белән билгеле Радик Юльякшин «ТНВ» студиясендә чыгыш ясады. «Болгар радиосы» студиясенә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Алинә Давыдова, Рөстәм Насыйбуллин, Рифат Зарипов килде.

Марафон «ТНВ»ның рәсми төркемендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм канал сайтында трансляцияләнде.

Рәсим Баксиков: «Хәрби өчен Ватанның аның гаиләсен кайгыртып торуы мөһим»

Россия Герое Рәсим Баксиков, махсус операциядә катнашу өчен килешү төзегән хәрбиләр үз гаиләләре өчен ышаныч һәм тынычлык тойсын өчен, аларга түләүләр бик мөһим, диде. Хәрби булырга ничек карар итүе турындагы сорауга җавап итеп, Россия Герое яшьтән үк хәрби техника белән кызыксынуын сөйләде.

«Бу – балачактан ук килде. Миңа барысы да – танклар, ату кораллары, салкын корал ошый иде. Мин хәзер дә яңа төр кораллар белән кызыксынам. Мин Беренче, Икенче чечен кампанияләре узган чорда үстем, мин бу вакыйгаларны яңалыклардан күзәтә идем. ВДВ Майкоп бригадасы миңа әле балачактан ук таныш. Безнең буынга бәхет елмайды, без Бөек Ватан сугышы ветераннарын исән килеш күрергә өлгердек», – дип сөйләде Рәсим Баксиков.

Россия Герое Татарстан Рәисенең килешү төзегән өчен түләүләрне арттыру тәкъдимен дә билгеләп үтте, бу – хәрби рухны ныгыта, диде ул.

«Һәрбер хәрбигә дә ярдәм кирәк. Ул хәрби бурычын үтәгәндә, аңа гаиләсен карап торуларын, аны тәэмин итүләрен белеп тору бик мөһим. Без бит Ватанны саклыйбыз. Ватан гаиләңне кайгырта икән – бу бик мөһим. Беренче чиратта, бу – сугышчы өчен тынычлык», – дип сөйләде.

Татарстанда хәрби хезмәткә килешү төзегән өчен түләүләр башка төбәкләргә караганда югары

Саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен түләүләр Татарстанда башка төбәкләргә караганда 2-3 тапкырга күбрәк. Бу хакта Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин сөйләде.

«Безнең төбәк илнең башка субъектларыннан да гражданнар безгә омтылсын өчен отышлы шартлар тудырып, тренд билгели. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Россия Кораллы көчләренә килешү буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләрне социаль түләүләр һәм ташламалар белән ике, хәтта өч тапкырга күбрәк тәэмин итәбез», – дип сөйләде Рөстәм Сафиуллин.

Ул «түләүләр суммасы 1,5 миллионга кадәр җитә» диде, бу – илдәге иң югары түләүләрнең берсе.

«Бүгенгә килешү буенча хәрби хезмәткә китүче барлык кандидатларның 30 проценттан күбрәге – башка төбәкләрдә яшәүчеләр. Бу – якын-тирәдәге төбәкләрдә генә түгел, ә Әстерхан, Брянск һәм Курск өлкәләрендә яшәүчеләр дә», – дип өстәде ул.

Килешүне бер эш көне эчендә имзаларга була, диде Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пункты җитәкчесе урынбасары.

«Кандидат хәрби комиссариатка яки Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пунктына килгәч, теркәлү бер эш көне дәвамында башкарыла. Соңыннан алар хәрби частькә җибәрелә һәм тиешле барлык ярдәмне, шул исәптән кораллар һәм рюкзаклар ала, шулай ук тиешле инструктаж уза. Соңыннан частькә килгәч, аларны белгечлек һәм хәрбинең эшчәнлек юнәлеше буенча бүләләр», – дип сөйләде Рөстәм Сафиуллин.

Килешү буенча Татарстаннан хәрби хезмәткә китүчеләрне Ростов-Дон, Ульяновскидагы хәрби частьләргә һәм исемле батальоннарга җибәрәләр.

Рөстәм Сафиуллин әйткәнчә, элегрәк килешү буенча хәрби хезмәткә 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар китсә, хәзер исә бу категориядәге хәрбиләрнең уртача яше яшәргән.

«Быел срочникларның 100дән артыгы шундук килешү төзеде», – дип өстәде ул.

Хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр өчен кирәк булган очракта яңадан укыту да каралган. Пилотсыз очу аппараты операторларына ихтыяҗ аеруча зур, шулай ук техник-ремонтчы кебек башка профессия ияләре дә кирәк.

Тәтеш башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус операция турында: «Илебезне сакларга кирәк»

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операциягә күп тапкыр баруы, илне сакларга кирәклеге турында сөйләде.

«2022 елның 4 мартында беренче тапкыр махсус хәрби операция зонасына бардык. 44 тонна гуманитар ярдәм алып барган идек. Хәзер инде санап та тормыйбыз, ярдәм 500 млн сумга төште. Гомумән алганда, мин 40тан артык барып кайттым. Баштан ашамлыклар, термо кием, оекбашлар, баш киемнәре, соңгы 1,5 елда без махсус техника алып барабыз: квадрокоптер, квадроцикллар һ.б. барлык кирәкле техника. Мәсәлән, өр-яңа 27 автомобиль дә алып бардык. Спутник элемтә һ.б.», – диде Тәтеш районы башлыгы.

Ул махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең гаиләләренә бюджеттан акчалата ярдәм итүләрен дә искәртте. «Һәр хәрбинең гаиләсе, әти-әнисе, балалары белән аралашып торабыз, ярдәм кирәк булган очракта ярдәм кулы сузабыз. Төрле яклап теләктәшлек белдереп торабыз. Бездән нәрсә сорыйлар, без булдыра алганча һәр көнне ярдәм итеп торабыз. Чөнки проблемалар аз түгел», – диде Рәмис Сафиуллов.

«Район мәдәният йортында аерым мәйданчыклар бар. Өлкән яшьтәге апалар шунда һәр көн килеп, ятьмәләр һәм башка әйберләр ясыйлар. Ул әйберләр бик күп күләмдә, аны санап бетереп тә булмый. Алгы сызыкта булган һәр хәрби шундагы шартларга яраклаша, үз көчләре белән автоматны да үзгәртеп ясыйлар, утлы коралдан саклану һәм ату өчен җирне казып, алдына балчык өеп эшләгән ныгытма эшлиләр һ.б. Хәрбиләр, нигездә, материаллар сорый», – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Рәмис Сафиуллов күп тапкыр алгы сызыкка барып кайтуы турында искә төшерде. «Курыкмагыз, шикләнеп тормагыз. Тотарга да барырга һәм илебезне сакларга кирәк. Иң мөһиме – шул», – дип тәмамлады ул чыгышын.

Ләйлә Фазлыева: «Татарстанда Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр бик күп»

Республикада Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр бик күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Махсус хәрби операциянең беренче көненнән бирле республика алгы сафтагы хәрбиләргә ярдәм итә, бүген хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларның гаиләләренә булыша дисәм, дөрес булыр. Бу, чыннан да, Россиядәге иң яхшы ир-атлар», – диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, махсус операциядә катнашучыларга төрле төрдәге ярдәм күрсәтелә.

«Республикада ныгып калган һәм күбесе инде традициягә әйләнгән инициативалар турында барыбыз да белә. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм җыю инициативасы барлыкка килде. Бүген инде махсус операция зонасындагы хәрбиләргә һәм алар янындагы кешеләргә 4 мең тоннадан артык ярдәм җибәрелде. Ярдәм җыю иҗтимагый оешмалар инициативасы буенча да, аерым гражданнар инициативасы буенча да башкарыла. Әле генә эфирда безнең хәрбиләрнең гуманитар ярдәм алулары турында сөйләгәнен ишеттек – ярдәм аларга чынлап та барып җитә», – диде Ләйлә Фазлыева.

Хәрбиләргә булышучы 2нче класс укучысы: «Сугышчыларга ярдәм итәр өчен хатлар язам»

Волонтер һәм 2нче сыйныф укучысы Артемий Волков сугышчыларга ярдәм итәр өчен хатлар язуы турында сөйләде.

Солдатка хатында Артемий аның белән футбол уйнауны сорый. Хәрби баланың үтенечен кире кага алмыйча, аның янына килгән, ләкин яралануы аркасында уйный алмаган. Шуңа Артемий белән хәрбинең балалары уйнаган.

Артемийның әнисе Лариса ничек шундый патриот тәрбияли алуы турында сөйләде.

«Патриотны балачактан тәрбияләргә кирәк. Бу – өлкәннәргә хөрмәт, мәхәббәт, үзара аңлау, ярдәм. Бала үскән саен, аның белән музейларга, Татарстандагы матур урыннарга барырга кирәк. Игелек, киң күңеллелек күңеленә сеңдерелергә тиеш. Бүген шундый очрак булды: без автобуста бара идек, Артемий бер ир-ат янына килеп: «Сезнең әниегез бармы?» – дип сорады. Ир: «Бар», – дип җавап бирде. Артемий шунда: «Минем дә әнием бар, һәм ул хәзер басып тора», – дип, миңа урын бирүне сорады.

Артемий үзе Электроник кушаматлы солдатка хат язуын әйтте. «Мин солдатларны сөендерәсем килде. «Сезгә 2нче сыйныф укучысы Артемий Волков хат яза. Илебезне саклаган өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә», – дип яздым. Мин кешеләрдән шөрепләр җыеп җибәрәм, хуҗалыкта аларның кирәге чыгачак», – диде Артемий Волков.

Ранель Сафин: «Патриотизм – ул Ватан өчен гомереңне бирү»

Патриотизм – ул Ватанга мәхәббәт, аның хакына үз гомереңне корбан итә алу. Бу хакта Казанның Авиатөзелеш районы 60нчы мәктәп укучысы Ранель Сафин әйтте. Ул алгы сафтагы хәрбиләргә теләктәшлек йөзеннән патриотик җырлар яза һәм башкара.

«Әтинең гитарасы бар иде, ул гитарада уйнаганда, мин кушылып җырлый идем. Ә соңыннан мәктәптә, музыка дәресендә укытучы минем җырлаганны ишетеп алды һәм мине беренче концертка чыгарырга булды. Мин, патриотизм – ул Ватанга, үз илеңә мәхәббәт, дип уйлыйм. Аның өчен матди байлыгыңны гына түгел, ә гомереңне корбан итәргә әзер булу», – дип сөйләде Ранель Сафин.

Аның бабасы Тәбрис Зиннәтуллин сөйләгәнчә, Ранель госпитальдәге хәрбиләр алдында бер генә мәртәбә чыгыш ясамаган инде. Шулай ук ул оныгына патриотик тәрбия бирү турында да сөйләде.

«Без – патриотлар, чөнки безнең бик яхшы үрнәгебез – сугышта һәлак булган бабаларыбыз бар. Шулай ук Ранель әти-әнисе белән «Үлемсез полк» акциясендә дә берничә мәртәбә катнашты. Безнең госпитальгә дә барган булды, Ранель анда яраланучылар өчен җырлады», – дип сөйләде Ранельнең бабасы.

Наил Мәһдиев Чаллыда махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм турында сөйләде

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә Чаллыда нинди ярдәм күрсәтелүе турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

«Чаллы ул үзенчәлекле – креатив һәм актив кешеләр шәһәре. Комсомол яшьләр төзелеше тарихта үз эзен, аерым бер рух калдырган. Халык һәм армия бердәм дигәндә, бу – Чаллы һәм чаллылылар турында, алар бүген сүз белән генә түгел, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә эш күрсәтеп ярдәм итәләр», – диде ул.

Мәһдиев сүзләренчә, бүген 2,5 меңләп Чаллы кешесе Ватан чикләрен саклый. Хәрбиләрнең гаиләләренең тормышы һәм көнкүреше белән бәйле барлык сорауларны шәһәр үз өстенә алган. Әтиләре махсус операциядә булган 500дән артык Чаллы баласы икенче ел рәттән балалар бакчаларына бушлай йөри, 1,5 меңнән артык укучы бушлай туклана. 700дән артык кеше шәһәр бюджеты хисабына җәйге лагерьларда ял итә. 2 меңнән артык кешедә – бушлай транспорт карталары.

«Бу – шактый зур ярдәм. Моннан тыш, ире махсус хәрби операциядә булган һәр яшь әнине үзем балалар тудыру йортында каршы алам. 54 сабый инде минем кул аша үтте. Мин инде «крестный әти», – диде Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры һәр әнигә 100 мең сум акча бирелүен әйтте. «Эш акчада гына түгел. Эш ирләре хәрби операция зонасында бурычын үтәгән хатын-кызларга – яшь әниләргә игътибарлы булуда. Шәһәрдә андый ярдәм чаралары шактый күп. Шәһәр хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәмгә актив җәлеп ителгән», – дип уртаклашты Мәһдиев.

Ул, шулай ук, шәһәр хәрби частьларга даими ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Мэр үзе дә күптән түгел хәрбиләр белән очрашып, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан.

«Июньдә һәм июльдә хәрбиләребез белән очраштым. Игътибар һәм ярдәм, әлбәттә, җиңү безнеке булачагына ышаныч тудыра, монда шик юк», – дип белдерде Наил Мәһдиев.

Нөнәгәр волонтерлары махсус операциядә катнашучыларга коры ашлар әзерли

Балтач районының Нөнәгәр авыл җирлеге волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә коры ашлар әзерләп җибәрә.

«Кызыбыз Финзия Саба районында коры ашлар әзерләгәннәрен күргән. «Әни, без дә эшли алмабыз микән», – диде. Ятып калганчы атып кал, дидек тә, эшкә тотындык. Киптергеч сатып алдык. Кышын запасларыбыз күп иде: чөгендер, бәрәңге, кишер, суганнар. Шулардан коры ашлар ясый башладык. Үзебезнең запас беткәч, күрше авыл халкы китерә башлады. Без аларны баштан пешерәбез, чистартып, кыргычтан кырып, киптергечкә салабыз, аннары алып ваклыйбыз. Шул әйберләр әзер булгач, шактый җыелгач, үзебезнең авылдагы әби-апаларны чакырабыз. Алар безгә булышырга бик теләп килә», – дип сөйләде Фәридә Вафина.

Алар «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында коры ашларны әзерләп тә күрсәтте. «Аерым пакетларга бер порциялек итеп тутырабыз. Һәрберсен бертигез дәрәҗәдә үлчәп салабыз. Тәмле булсын өчен интернет кибеттән тәмләткечләр сатып алабыз», – дип аңлатты волонтерлар.

«Безнең белән махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әниләре дә аш тутырырга килә. Бисмиллаларны әйтеп тутырабыз. Егетләрнең хәлләрен сорыйбыз. Коры ашлар тәмле булсын дип тырышабыз. Контракт төзергә теләүче егетләр – нык ихтыярлы, батыр егетләр. Исән-сау булсыннар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп йөриләр. Гомерләре бетмәсен дә, исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Ә безнең ашлар гаиләләрен, өйләрен искә төшереп торсыннар иде», – диде Фәридә Вафина.

Мәүлия Бәхтиярова барлык хәрбиләрнең гаиләләре янына исән-сау булып кайтуларын теләде.

«Шушы ашларны ашап, өй җылысын тойсыннар иде. Бик тырышып, теләп булышабыз. Авырсынмыйбыз», – диде Люция Муллагалиева.

Фирдүс Тямаев: «Хәрбиләргә ярдәм – пиар түгел, патриотлык эше»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев хәрби хезмәткәрләргә ярдәме турында сөйләде. «Болгар радиосы» студиясеннән чыгышында ул үз эшчәнлеге патриотизм белән сугарылганын ассызыклаган.

Фото: © «Болгар» радиосы

Тямаев Татарстаннан киткән хәрбиләр белән даими элемтәдә, аларның шалтыратуларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирергә әзер. «Алар төнге икедә-өчтә дә шалтырата ала», – ди артист.

Тямаев кирәкле әйберләр һәм хәтта автомобильләр дә җибәрә. Ул моны кеше белсен дигән омтылыштан түгел, ә чын йөрәктән ихлас эшләнүен билгеләп узды. «Миңа пиар кирәкми. Бу эшләр чын күңелдән», – диде ул.

Җырчы үзенә гади гражданнар күрсәткән ышаныч турында да сөйләде. «Машинага ягулык салырга кергәч тә, кешеләр безгә ышанып акча бирә. Без акча сорамадык, алар акчаның хәрбиләр кулына барып эләгәчәген аңлый», –дип уртаклашты Фирдүс Тямаев.

Ул үзенең кече энесе Робертны да телгә алды. Күптән түгел хезмәттән кайтып, патриотик эшен өйдә, милли көрәш буенча ярышлар оештырып дәвам итүен әйтте.

«Монда кирәкмәгән нәрсәләр өчен дә ызгышып ятабыз. Ә анда баргач, егетләр бер-берсе белән туганга әйләнеп бетә, терәк булалар, бер ипине бергә ашыйлар, чын дуслык шунда инде», – ди җырчы.

Тямаев үзенең дә чын дуслары булуын әйтте. «Андый дусларым бар, күп түгел, 3-4 чын дустым бар. Акчалы дусларым һәрвакыт әйтә: «Фирдүс, солдатларга нәрсә кирәк, әйт, проблема юк», – диләр. Миңа мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бер квадрокоптер алган идек, ул 700 мең сумга якын тора. Минем хәлдән генә килми, әлбәттә, мин болай да һәр концерттан өлеш чыгарып барам. Халык инде аны белә, мин аны мактаныр өчен әйтмим, үрнәк булыр өчен әйтәм», – ди Фирдүс.

Илсөя Бәдретдинова махсус хәрби операциядә катнашучыларга: «Сез – үрнәк өлгесе»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата мөнәсәбәте турында сөйләде.

Фото: © «Болгар» радиосы

«Махсус хәрби операция катнашучысы Марат исемле егет ялга кайтып, минем концертыма килде. Без бөтен зал белән елап беттек. Әнисе белән апасын сәхнәгә чакырдык. «Улыгыз Марат кайнар сәламнәр җиткерде, бик нык яратам дип әйтте», – дидем. Әнисе бик сөенде: «Балам исән-сау, рәхмәт», – дип, бертуктаусыз елады. Алай гына да түгел, ул сезне күрергә кайтты, дидем. Зур чәчкә бәйләмнәре күтәреп, әнисе һәм апасына бүләк итте Марат. Ул шундый матур күренеш булды. Ул яктан да үрнәк булды», – диде Илсөя Бәдретдинова.

Аның әйтүенчә, Марат, яраланып, госпитальләрдә яткан. «Аякларына бик каты зыян килгән иде. Шул вакытта мин: «Марат, түгәрәкләнергә вакыттыр. Кечкенә балаң үсеп килә», – дидем. «Илсөя апа, ничек инде мондый сүз әйтә аласыз. Анда минекеләр калды. Сез андагы егетләрнең күзләрен күрсәгез! Анда – чын дуслык. Анда чын ир-атлар! Мин аларны калдырып китә алмыйм. Терелү белән, алар янына кире кайтачакмын», – диде. Марат кебек егетләр – үрнәк өлгесе», – диде җырчы.

«Барыбыз да капланып ятып елап утырып булмый. Андый вакытта берләшергә кирәк. Җырлар да шундый булырга тиеш дип уйлыйм. Маратлар минем репертуардагы «Торып бас» җырын көне-төне җырлый. Миңа видеолар җибәрә: «Илсөя апа, сез безнең белән», – ди. Ул – бирешмәскә өнди, рухландыра, дәртләндерә торган җыр. Бар да яхшы булачак, Алла бирсә. Барыгызга да күңел тынычлыгы телим», – диде Илсөя Бәдретдинова.

Ул барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. «Әниләргә – шушындый матур, батыр уллар үстергәннәре өчен, тормыш иптәшләренә – нәкъ менә шундый ир-атны сайлый белгәнегез өчен, андагы булган егетләргә батырлыгыгыз өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт җиткерәбез. Сез – үрнәк. Барыбызга да тынычлык телим», – дип йомгаклады ул сүзен «Болгар» радиосында барган туры эфирда.

Элвин Грей: «Хәрбиләр алдында бер генә чыгыш ясамадым, күпләре белән аралашып та алдым»

Җырчы Элвин Грей госпитальдә чыгыш ясавы һәм сугышчыларның концертка бик сөенүләре турында сөйләде.

«Әйе, гуманитар миссияләрем булды, егетләребез янына аларның күңелләрен күтәрергә бардык. Хастаханәдә концерт куйдык. Атмосфера гади түгел иде, тик егетләр позитив күңелле һәм җиңүгә омтыла. Карыйм – күзләре яна. Концертка позитив карадылар, биеделәр», – дип сөйләде.

Җырчы махсус хәрби операция зонасында җирле мәктәпкә барганын әйтте. «Аларның әти-әниләре алгы сызыкта. Татар җырларын да, башкорт җырларын да яхшы беләләр, шунысы гаҗәпләндерде. Күзләреннән дә, кәефләреннән дә бу чыннан да кирәкле эш икәне күренде. Соңрак сугышчылар белән 2 көн булдым, күпләр белән аралаштым. Берсе туганнарына хат тапшыруны сорады», – диде Элвин Грей.

Җырчы, шулай ук, Олег Газманов белән бергә җыр яздыруы турында да сөйләде. «Бу – көтмәгәндә, бик тиз килеп чыкты. Олег Газмановка җыр җибәрдем дә, аңа дуэт тәкъдим иттем. Ул тыңлады да, миңа шалтыратып: «Яздырабыз», – диде. Гастрольләр аркасында озак кына җыена алмадык, аннары ахыр чиктә барып чыкты», – диде.

Алинә Давыдова махсус операция катнашучыларына: «Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез!»

Татар эстрадасы җырчысы Алинә Давыдова махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә исән-сау кайтып җитүләрен теләде.

«Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез, туган җирләребездә бәхетле булып күрешергә насыйп булсын!» – диде җырчы.

Алинә Давыдова «Матушка земля» җырының татарча вариантын тәрҗемә итеп җырлый башлау тарихы турында да сөйләде.

Менделеевск башлыгы Радмир Беляев: «Алгы сафтагыларга кирәкле бар нәрсәне җитештерәбез»

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев алгы сафтагылар өчен кирәкле бар нәрсә дә җитештерелүе турында сөйләде.

Фото: © «ТНВ» каналыннан скриншот

«Беренче көннән үк без, Менделеевск халкы, гомуми бурыч – сугышчыларга ярдәм итү өчен берләштек. Беренче көннән үк әниләр, хатыннар, сугышчылар берләшеп, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә торган «Без бергә» оешмасына нигез салды. Кем ничек булдыра ала – бар кеше дә булышты. Бизнес та җитди ярдәм күрсәтә. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре буенча бурычлар бар. Күптән түгел үзем шунда булдым, бу айда автомобильләр өчен өстәмә запчастьлар җибәрәбез дип сөйләштек. Һәр ай анда гуманитар йөк җибәрәбез», – дип сөйләде ул.

Радмир Беляев сүзләренчә, Менделеевскта кураторлар институты бар. Алар аерым сугышчыларның гаиләләренә беркетелгән.

«Гаиләләр безнең ярдәмне тоюы бик мөһим. Кураторлар килеп, кар чистарта, скважина казый, балаларга укуында булыша һәм башкалар. Һәр гаилә белән очрашабыз, аралашабыз. Сугышчыларның гаиләләре өчен борчылып тормавы бик мөһим. Шулай ук, «Ватанны Яклаучылар» фонды бар, алар белән уртак зур эш алып барабыз», – дип өстәде Беляев.

Менделеевск районы башлыгы районда зур ташламалар программасы гамәлдә булуын билгеләп узды. «Махсус операция сугышчыларының гаиләләре балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителә, юлда йөрү бушлай, сугышчылар өчен реабилитация программалары бар. Машиналар төяргә булыша торган волонтер һәм яшьләр оешмалары күп, алар үз хезмәте белән ярдәм итәләр, хатлар язалар», – диде.

Ул алгы сызыкта кирәкле продукция җитештерү дә җайга салынганын искәртте. «Без фронтта кирәкле 20дән артык төр продукция җитештерәбез. Мәсәлән, ашлар, коры армия душы, окоп шәмнәре, махсус шырпылар, ярымфабрикат ризыклар. Подшлемниклар, аптечкалар, сумкалар тегәбез. Бу – чын халык фронты. Сугышчыларга, геройларга рәхмәт әйтәсем, аларга иминлек телисем килә. Ярдәм итәр өчен бернәрсәсен кызганмаган предприятиеләргә, барлык халкыбызга бердәмлек өчен рәхмәт», – дип сөйләде Менделеевск башлыгы.

Эльмира Зарипова: «Килешү төзү – көчле һәм кыю кешеләр карары»

Килешү төзү – көчле һәм кыю кешеләр карары. Бу хакта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

«Республикада хәрбиләргә генә түгел, ә аларның гаиләләренә дә ярдәм итү системасы булдырылды. Өлкән яшьтәге туганнарына, балаларына, шулай ук инвалид балаларга җитди ярдәм күрсәтелә. Махсус операциядәге хәрби үз гаиләсе өчен тулаем тыныч була ала – без аларга килеп туган авырлыкларны җиңәргә булышабыз. Безнең министрлык хәрби алган 1,5 миллионның 360 меңен түли», – дип сөйләде ул.

Әтисе хәрби операциядә катнаша икән, 18 яше тулмаган һәр бала өчен 20 мең сум түләү каралган.

«Моны алыр өчен, безгә әти кешенең махсус операция зонасында булуын раслый торган документ алып килергә кирәк. Моннан тыш, хәрби гаиләсендә яңа туган балага бәясе 10 меңгә кадәр булган яңа туган бала комплекты, шул исәптән подгузниклар, кием һәм башка кирәкле әйберләр бирелә. Шулай ук катнашучыларның балалары югары уку йортына кергәндә квоталар ала. Өлкән яшьтәге инвалид туганнарына өйдә хезмәт күрсәтәләр, ягъни безнең хезмәткәрләр аларга булыша. Шулай ук инвалид балаларны кайгыртырга да онытмыйбыз», – дип өстәде ул.

Эльмира Зарипова искәрткәнчә, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм үзләренә санаторий-курортта дәвалану да каралган. Аның сүзләренчә, махсус операциядә катнашучыларның эш урыннары да сакланып кала.

«Әгәр кабат укырга мөмкинлек һәм теләк бар икән, без моның белән дә ярдәм итәбез. Бу махсус операциядә катнашучыларга да, аларның гаиләләренә дә кагыла. Килешү төзү – көчле һәм кыю кешеләр язмышы. Бу – чын ир-атлар карары», – дип йомгаклады ул.

Марат хәзрәт Мәрданшин: «Ватанны якларга барырга курыкмаска кирәк»

Казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә исән-сау кайтып җитүләрен теләде.

«Ислам дине хәрби хәрәкәтләргә тискәре карый. Ислам ул – игелеклелек һәм тынычлык дине. Әгәр синең ватаныңа куркыныч яный икән, шәригать мөселман кешесенә Ватанны яклау юлына басарга куша. Мәсәлән, син яшәгән йортта күршең утлы корал тотып синең янга килеп, гаиләңә яный икән, теләсә кайсы ир-ат гаиләсен якларга әзер булыр иде. Бу мәсьәлә буенча тулы җавапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциягә баруы белән үрнәк буларак күрсәтте», – диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасына еш барып кайта, хәрбиләр, яралы хәрбиләр белән госпитальләрдә очраша, гуманитар ярдәмне җыю һәм җибәрүне оештыра. «Без 1-2 көн элек кенә бергәләп барып кайттык. Төрле дин, милләт вәкилләреннән булган хәрбиләребез, иңне-иңгә терәп, Ватаныбызны саклыйлар. Иң элек, бүген аларга рухи азык җитеп бетми. Бу юлы без кечкенә догалыклар алып бардык һәм таратып чыктык», – диде Марат хәзрәт Мәрданшин.

«Без махсус хәрби операция зонасына барган вакытта, күктә күгәрченнәр очкан кебек, дроннар очты. Безнең частьләрнең нинди хәлдә икәнлеген күрдек. Алар алгы сызыктан килгән хәрбиләрне кабул итәргә әзер торалар, алар өчен мунча, ял итү урыннары оештырылган», – дип сөйләде хәзрәт.

Хәзрәт фикеренчә, Ватанны якларга барырга курыкмаска кирәк. «Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», – дип йомгаклады Марат хәзрәт Мәрданшин.

Радик Салихов: «Татар җиреннән чыгучылар һәрвакыт яу кырында аерылып торган»

ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, татар җирлегеннән чыгучылар һәрвакыт сугышларда аерылып торган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул күп кенә Җиңү маршалларының татар җирлегеннән чыгучыларның яуда аерылып торуы турында сөйләгәнен искәртте.

«Бөтен дөнья Муса Җәлил батырлыгын белә, Гази Заһитов, Мәгубә Сыртланова батырлыкларын барыбыз да беләбез. Безнең республикадан чыккан, үзләрен күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исемен алган башкалар да бар. Мәсәлән, Фатыйх Шәрипов 1943 елның көзендә танк ротасы белән булган, хәрби машиналарга «Колхозник Татарии» дип язылган булган. Бу рота өчен танклар гади кешеләр хисабыннан сатып алынган, Днепрга барганнар, плацдармны яулап алганнар һәм 3 тәүлек дәвамында дошманга каршы тора алганнар. Яу Киев астында булган, бу каһарманлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән», – диде Салихов.

«Якташларыбызның батырлыгы турында күп сөйләргә була, – диде ул. – Батырлыклар күп эшләнгән – 161 татар Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исемен алган», – дип ассызыклады Тарих институты директоры.

«Барлык бәрелешләрдә татарлар батырлык күрсәткән – 1941 елдан башлап. Мәскәүне саклаганда да, Сталинград сугышында да, Курск дугасында да», – диде Салихов.

Ул, шулай ук, Татарстанның исемле батальоннарының да даны чыкканын искәртте. «Аларның хәрби юлы мактаулы. Анда яу кырында бу батальоннар – безнең тарихның, Ватаныбызның өлеше. «Алга» – борынгы чорлардан төрки хәрбиләрнең хәрби кушаматы. «Батыр» – төрки атама, «баһадир», «батыр» дигәнне аңлата. «Тимер» – бөгеп булмаслык, тимер кеше», – дип уртаклашты тарихчы.

Салихов якташларның хәтерен мәңгеләштерү өчен күп эш башкарылганын сөйләде. «Вуз фәнни оешмалары, җәмәгатьчелек яңа геройларны ачыклау буенча зур эш башкара. Хәтер китабы – Ватан иреге өчен гомерен биргәннәрнең исемнәре тупланган китап. Шул ук вакытта исемсез геройлар да күп. Аларның исемен мәңгеләштерү эше бара, бу эш тагын озак еллар дәвам итәчәк», – диде Радик Салихов.

Ул Бөек Ватан сугышы елларында, бүгенге кебек үк, кешеләр берләшеп, техникага акча җыйганнарын әйтте. Мәсәлән, «Колхозник Татарии» колоннасына 200 млн сумга якын акча җыелган.

«Бу – солдатларыбызның сугышчан рухын ныгытуга һәм Җиңүгә өлеш», – дип ассызыклады Тарих институты директоры.

Махсус операция хәрбиләре һәм аларның гаиләләре өчен пособиеләр турында

РФ Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Елена Полякова махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен пособиеләр турында сөйләде.

«Махсус операция катнашучылары «хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгы нигезендә ай саен 4184 сум күләмендә акчалата түләү ала. Ул РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары нигезендә гаризасыз билгеләнә. Әлеге түләүне алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел», – дип билгеләп үтте спикер.

Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләре өчен 2 төр пособие каралган, дип өстәде Полякова. «Бу – хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына пособие (аның йөклелек срогы хәрбинең хезмәт итү вакытында ким дигәндә 180 көнне тәшкил иткән очракта). Бер тапкыр бирелә торган пособие 38 983 сум күләмендә түләнә», – диде ул.

Моннан тыш, һәр ай саен хәрби хезмәткәрнең 3 яшькә кадәрге баласына 16,6 мең сум күләмендә пособие бирелә.

Махсус операция катнашучыларының гаиләләре башка төр пособиеләрне алу өчен мөрәҗәгать итү хокукына да ия. «Бигрәк тә бала табу һәм тәрбияләү буенча айлык бердәм пособие алу өчен. Әлеге түләүне алу өчен йөклелекнең 12 атнасыннан мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ассызыклады спикер.

17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне үткән очракта, шулай ук пособие алу хокукына ия.

3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә тагын 2 төрле пособие каралган. Бу ана капиталы акчасы хисабына беренче балага түләү, шулай ук 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган балага каралган пособие. «Җан башына уртача керемнең яшәү минимумыннан 2 тапкырдан артмавы шарт», – дип билгеләп үтте Полякова.

Казан Башкарма комитеты: «Махсус операциягә ярдәм итүгә бәйле һәр мәсьәлә беренче урында»

Казан – илдә махсус операция катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен штаб булдырылган беренче шәһәрләрнең берсе. Әлеге штаб барлыкка килгәннән бирле һәр мөрәҗәгать индивидуаль рәвештә эшкәртелә һәм игътибарсыз калмый. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова сөйләде.

«Казанда шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә шәһәр штабы төзелде, анда барлык структур бүлекчәләр керде. Гуманитар ярдәм җыюдан алып махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә ярдәм итүгә кадәр бер генә сорау да игътибарсыз калмый һәм беренче урында тора», – дип белдерде спикер.

Ул шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә бирелә торган ярдәм итү чаралары турында да искәртте. Әйтик, аларга балалар бакчаларына бушлай йөрү, мәктәпләрдә 2 тапкыр кайнар ризык белән туклану мөмкинлеге һәм балалар лагерьләренә юлламалар бирелә. Шулай ук «Батыр» картасы буенча муниципаль мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренә йөрергә мөмкин.

Махсус операциядә катнашучы: «Үз илеңне яклауның бер куркынычы да юк»

Үз илеңне саклау – куркыныч түгел, дип сөйләде махсус операциядә катнашучы ефрейтор, 621нче гаубица артиллериясе дивизионының техник часте технигы Денис Сергеев.

«Армиядә Кырымда хезмәт иттем, минем бурычым – аеруча мөһим объектларны, шул исәптән Кырым күперен дә саклау иде. Ул вакытта ук килешү төзергә теләгән идем, тик әти-әниләр кире күндерде. Махсус операция башлангач, бөтен иптәшләрем шунда булды, һәм мин дә Ватанны сакларга тиешмен дип карар иттем», – дип сөйләде Денис.

Егет әти-әнисен факт алдына куя. Алар моңа шатланмый, тик ул кире чигенергә теләми.

«Минем гаиләдә хәрбиләр юк, бары тик хәрби буласым килде», – дип сөйли ефрейтор.

Денис инде җиденче ай алгы сафта хезмәт итә. Аның бурычлары: хәрби техниканы төзекләндерү, списаниегә җибәрү. Бу һөнәрне ул эш барышында үзләштергән.

«Әгәр сиңа ниндидер ярдәм кирәк булса – анда сиңа ярдәм итәләр. Тылдан ярдәм дә сизелерлек булды. Безгә обмундирование, техника алып киләләр, республика безне автобуслар белән тәэмин итә. Гомумән, вак-төяк кенә әйбер дә күңелне күтәрә», – дип сөйли герой.

Килешү төзергә уйлаган кешеләргә Денис бернәрсәдән дә курыкмаска киңәш итә.

«Кешеләрнең анда начар дип уйлавын теләмим. Үз илеңне яклауның бернинди куркынычы да юк. Уртак Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш», – диде ул.

Махсус операция катнашучысы: «Алгы сызыкта барлык милләтләр туганлашып бетте»

Махсус хәрби операция катнашучысы Айрат Сабиров алгы сызыкта булган вакытта барлык милләт кешеләренең туганлашып бетүе турында сөйләде.

«Телевизордан дошманнарның әсирлеккә эләккән безнең хәрбиләр белән нәрсә кылануларын күрдем: кулларын богаулап бәйләп, атып үтергән иделәр һ.б. Баштан ук мин патриотик рухта махсус хәрби операциягә барырга әзер идем. Якыннарым минем карарны аңлап кабул итте. Без бит бер гаилә. Гаиләдә сәяси, рухи яктан да бер үк караш булырга тиештер дип уйлыйм. Махсус хәрби операциядән мин яраланып кайттым, хәзер реабилитациядә», – диде ул.

«Махсус хәрби операция зонасында булганда, син кече Ватаның барлыгын белеп торасың. Алгы сызыкта Татарстан кешеләре белән күрешергә туры килде, татарлар икән дип, күңел сөенеп куйды. Анда безнең турында беләләр, яхшы фикерләр әйтәләр. Хәрби тугандашлык төшенчәсе бар. Кеше билгеле бер шартларга килеп эләгә икән, менә шушы төшенчәне искә төшерәсең. Алгы сызыкта булганда, төрле милләтләр, төрле карашлы кешеләр бар иде. Ләкин безне бер идея берләштерде. Без туганлашып беткән идек», – дип искә алды Айрат Сабиров.

Ул махсус хәрби операциягә медаль һәм акча дип кызыгып бармавын әйтте. «Туган ягыңда сине хәтерләп торалар икән – йөрәккә май булып ята. Анда синең өчен дога кылалар, җиңү телиләр. Әби-бабайлар, балалар – барысы да безнең аз санлы югалтуларсыз һәм тиз җиңүебез өчен өметләнә», – диде хәрби.

«Контракт төзегәнче яхшылап уйларга, анда булып кайткан кешеләр белән киңәшләшергә кирәк. Үзең белән нәрсә алырга икәнлеген интернеттан да карап була», – дип йомгаклады Айрат Сабиров.

  • Татарстанда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны булды. 12 сәгать дәвамында студиягә 60тан артык кунак, шул исәптән махсус операция катнашучылары, волонтерлар, медицина хезмәткәрләре, район башлыклары, артистлар һәм башкалар килде.
  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100