Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат»ка рәдде: Татар теле, әдәбияты, журналистика юнәлеше студентлары каршы чыкты

news_top_970_100
«Интертат»ка рәдде: Татар теле, әдәбияты, журналистика юнәлеше студентлары каршы чыкты
Фотолар Зөлфия Шәвәлиева аккаунтыннан

24 октябрь көнне республиканың «Интертат» электрон газетасында Рифат Каюмовның «Без кая барабыз: милли юнәлешләргә укырга БДИ нәтиҗәләре түбәнрәкләр килә» дигән мәкаләсе чыккан иде.

Бу язмадагы фикерләр социаль челтәрләрдә таралды, күп кайтавазлар килде, аны «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешендә укучы студентлар күтәреп алды. Алар «Интертат»та чыккан фикер белән килешмәүләрен белдерә.

Студентлар социаль челтәрдә «Журналист Рифат Каюмовка рәдде» дигән текстны тарата башлады.

«24 октябрьдә «Интертат» мәгълүмат агентлыгында чыккан мәкаләдә: «Укытучы һөнәренә һәм татар теле белән бәйле белгечлекләргә мәктәптә начаррак укыганнар килә», – дип, үз фикерен белдерә журналист Рифат Каюмов.

Без – татар филологиясендә белем алучы студентлар! Бу язманы әти-әниләребез, безгә белем биргән укытучыларыбыз һәм сыйныфташларыбыз укып, безне, һичшиксез, мәктәптә түбән билгеләргә укыганнар рәтенә кертәчәкләр, ләкин без моның белән килешмибез!

Бүгенге көндә БДИ турында кайсы гына студенттан сорама, «экзамен ул – бәхет эше» дип җавап кайтара. БДИ нәтиҗәләре – тупланган гыйлем дәрәҗәсе күрсәткече түгел! Монда төрле факторларны истә тотырга кирәк.

«Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешенә күз салсак, соңгы 4 елның статистика күрсәтүләре буенча, 2020 елда – 2 медалист, 2021 елда – 5 медалист, имтиханны 98 балга тапшырган (тарих) бер студент, 2022 елда – 5 медалист, имтиханны 100 балга тапшырган (җәмгыять белеме) 1 студент, 2023 елда – 4 медалист һәм БДИдан 100 балл җыйган (рус теле) 2 студент.

Алай гына да түгел, инде 3 ел рәттән Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре шушы юнәлештә белем ала. Бу әле җиңүчеләр һәм призерлар турында әйтмәгәндә…

Шулай ук, татар КВН лигасының «Әйдә, ШаяРТ» фестивалендә Гран-при иясе дә – бездә, ул барлык катнашучылар арасында бердәнбер студент иде.

Укучыларыбыз арасында татар телендә үзләренең телеграм-каналларын алып баручылар, видео проектлар булдыручылар, телевидение журналистлары белем ала. Шундый нәтиҗәләргә ирешә алган укучылар «начаррак укыганнар» рәтенә керә аламы соң?!

Укучыларыбыз арасында үз вакытында татар филологиясе юнәлешен тәмамлаганнар булса, үз фикерегезне белдерүегезне сорыйбыз!

«Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше 10.2-101 төркеме студентлары

Илзирә Хәйруллина, Зөлфия Шәвәлиева

*рәдде – киресе, «проти́вное», рәдде раслау – «утвержда́ть вне» диелгән анда.

Искәртеп үтик, «КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: «Милли юнәлешләргә укырга керергә теләүчеләр саны артуга бармый. Укырга кергәннәренең дә бердәм дәүләт имтиханы баллары башка юнәлешкә керүчеләрнекеннән түбәнрәк», – диде. Милли юнәлешне – татар телендә белем бирүче кадрлар әзерләү, дип аңларга кирәк. Институт директоры сүзләрен гадиләштереп әйтсәк, укытучы һөнәренә һәм татар теле белән бәйле белгечлекләргә мәктәптә начаррак укыганнар килә. Бу мәгълүматны кабул итү никадәр авыр булмасын, ләкин күзләрне ачарга хакыйкать кирәк», – дип язган иде автор «Без кая барабыз: милли юнәлешләргә укырга БДИ нәтиҗәләре түбәнрәкләр килә» дигән мәкаләсендә.

Мәкалә авторы Рифат Каюмов фикере:

Беренчедән, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновның абитуриентлар кабул итү проблемасын яшермичә, курыкмыйча югары трибунадан әйтә алуына сокландым.

Икенчедән, «түбәнрәк баллар» белән укырга кергән балаларны 4-6 ел укытып, мәктәптә белем бирергә сәләтле, милләтебезгә тугры хезмәт итүче яхшы белгечләр әзерләп чыгаручы коллектив алдында баш иям.

Өченчедән, студентларның матбугатта чыккан язмага үз фикерләре булуы, аны җиткерә алулары сөендерде. Димәк, татар яшьләре «исән», алар актив һәм киләчәккә өмет белән карарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100