Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Без кая барабыз: милли юнәлешләргә укырга БДИ нәтиҗәләре түбәнрәкләр килә

Ни өчен мәктәпләргә укытучылар җитми? Яшьләрне мәктәпкә ничек җәлеп итәләр? Укытучыларга хезмәт хакын арттыра алырлармы? Бу мәсьәләләрне Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия утырышында күтәрделәр. Әлеге чараны «Интертат» хәбәрчесе күзәтте.

news_top_970_100
Без кая барабыз: милли юнәлешләргә укырга БДИ нәтиҗәләре түбәнрәкләр килә
Салават Камалетдинов

20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы узды. Бу юлы повестканың төп темасы милли мәгариф һәм, гомумән, мәгариф мәсьәләләренә багышланган иде. Фикер алышулар барышында бу өлкәдә булган проблемалар да калкып чыкты.

Бүген Татарстанның мәгариф системасы илдә иң алдынгылар рәтенә керсә дә, иң яхшы мәктәпләр, иң яхшы укытучылар һәм укучылар безнең республиканыкы булса да, проблемалар аз түгел. Аларның иң катлаулысы – укытучылар җитми, һәм аларны әзерләү, яшьләрне мәктәпкә җәлеп итү елдан-ел авырлаша.

Татарстан мәктәпләре агымдагы уку елын 2 мең укытучыга мохтаҗлык белән башлаган, юкса уку йортлары ел саен 4 мең белгеч укытып чыгара. Яшьләрнең бер өлеше мәктәпкә бармавы – бер мәсьәлә булса, уку йортларының мәктәпләр өчен ихтыяҗ зур булган фәннәрдән укытучыларны аз әзерләве – тагын да катлаулырак мәсьәлә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, педагоглар әзерләүдә дисбаланс барлыкка килгән. Быел иң зур кытлык математика һәм физика укытучыларына булган. Быел шушы фәннәр буенча белгечләр уку йортларыннан аз чыккан.

Илсур Һадиуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Укытучы һөнәренә һәм татар теле белән бәйле белгечлекләргә мәктәптә начаррак укыганнар килә

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: «Милли юнәлешләргә укырга керергә теләүчеләр саны артуга бармый. Укырга кергәннәренең дә бердәм дәүләт имтиханы баллары башка юнәлешкә керүчеләрнекеннән түбәнрәк», – диде. Милли юнәлешне – татар телендә белем бирүче кадрлар әзерләү, дип аңларга кирәк. Институт директоры сүзләрен гадиләштереп әйтсәк, укытучы һөнәренә һәм татар теле белән бәйле белгечлекләргә мәктәптә начаррак укыганнар килә. Бу мәгълүматны кабул итү никадәр авыр булмасын, ләкин күзләрне ачарга хакыйкать кирәк.

Рәдиф Җамалетдинов фикеренчә, «Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада», «Илһам» яшь иҗатчылар конкурсларының университет катнашыннан башка узуы институтның акыллы һәм сәләтле балаларны җәлеп итү мөмкинлеген кыскан. Үз заманында бу ике зур чара университет базасында уздырыла торган булган.

Рәдиф Җамалетдинов

Фото: © Салават Камалетдинов

Институт директоры балалар һәм яшьләр өчен «Милли хәзинә» дип исемләнгән россиякүләм конкурс-фестиваль оештырырга теләвен әйтте һәм бу эштә комиссиядән ярдәм сорады. «Милли хәзинә» фестивале кысаларында тел, әдәбият, тәрҗемә, мәдәният һәм сәнгать, җыр-бию, театр, нәфис сүз, журналистика, әдәби иҗат кебек юнәлешләр буенча бәйгеләр уздыру күздә тотыла», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле һәм әдәбияты укытучылары, фәннәрне ике һәм өч телдә укыту өчен педагоглар әзерли. Институтта шулай ук милли массакүләм мәгълүмат чаралары системасында эшләү өчен татар телле һәм ике телле кадрларны әзерләү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла.

Татарстанның стипендиаль ярдәм проекты буенча вузга кабул итү планы үтәлмәгән

Быел Татарстанның стипендиаль ярдәм проекты буенча вузга кабул итү планы да үтәлмәгән. Аена 15 мең сум стипендия белән кызыктырып, ел саен педагогия юнәлеше буенча 200 абитуриент җыялар иде. Максатчан укуның шарты бар – һөнәр алганнан соң мәктәптә 5 ел эшләргә кирәк.

«Быелгы күрсәткечләр алдагы елларга караганда күпкә азрак булды. Барлыгы 148 студент килешү төзеде. Мондый вазгыять агымдагы елда югары уку йортларында бюджет урыннарының күпкә артуына бәйле, ә бюджет формасы һөнәр алганнан соң белгечлек буенча мәҗбүри эшләүне таләп итми. Моннан тыш, кайбер абитуриентлар максатчан укуны вузга керү өчен трамплин буларак сайлый. Укый башлагач, белгечлекләрен алыштыралар, стипендиядән баш тарталар, шул ук вакытта, бюджетта укуларын дәвам итәләр», – диде министр.

Икенче төрле әйткәндә, максатчан уку проектына бюджет урыннарының күп булуы комачаулаган. Соңгы арада, бюджетта укуны максатчан уку программасына тиңләргә кирәк, дигән фикерләр яңгырый башлады. Ягъни, дәүләт хисабына укыйсың икән, кимендә 3 елыңны һөнәрең буенча эшлә.

Шушы көннәрдә министрлыкка «Мәгариф турындагы» федераль канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме килгән (Искәрмә: министр тәкъдимнең инициаторын әйтмәде). Анда бюджет хисабына вуз тәмамлаучыларны учреждениеләргә һәм предприятиеләргә эшкә җибәрү турында язылган. Ягъни канунга үзгәрешләр кертергә теләүчеләр бюджет урыннарына эш бирүче белән килешү булган очракта гына кабул итүне сорый. «Бу– яхшы тәкъдим, без аны хупларга әзер», – диде Илсур Һадиуллин.

«Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, мәгариф тармагындагы бөтен тырышлыгыбыз әрәм була»

Фото: © Салават Камалетдинов

Студентны аена 15 мең сум стипендия белән кызыктырып та мәктәпкә китереп булмый икән, димәк, проблема башкада. Укытучы хезмәте никадәр авыр икәнен белмәгән кеше сирәктер. Бу эш өчен күпме акча каралган соң?

Илсур Һадиуллин, атнасына 18 сәгать укыткан укытучының айлык хезмәт хакы 19-20 мең сум, диде. Атнага 24 сәгать дәрес бирүчеләргә аена 27 мең сум каралган. Министр сүзләренчә, яшьләрнең күбесе 2 ставкага эшли һәм 50-60 мең сум хезмәт хакы ала, ләкин нормадан артык дәресләр үткәреп, «укыту сыйфаты мәсьәләсе туа».

«Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителмичә, профессиягә яшьләрне китереп булмый», – диде Илсур Һадиуллин.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов: «Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, мәгариф тармагындагы бөтен тырышлыгыбыз әрәм була. Төбәкләр белән бергә бу мәсьәләне кабат күтәрергә кирәк. Бездә эшче төркем моның белән шөгыльләнә, күзаллау бар. Аңлашыла, хәзер иң яхшы чор түгел, ләкин аны этаплап булса да тормышка ашырырга кирәк», – диде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Илдар Гыйльметдиновның тәкъдиме белән килеште һәм «25-30 мең хезмәт хакы белән кешене бәйләп тотып булмый», – дип белдерде.

Марат Әхмәтов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татарстанның мәгариф челтәрендә 77 мең хезмәткәр эшли. Әгәр аларның хезмәт хакын 10 мең сумга арттырыйк, дип кенә санасаң да, 1 млрд сумнан артык өстәмә ресурс кирәк. Бөтен категориянең дә хезмәт хакын берьюлы ничек арттырып була икән? Аның өчен федераль карарлар кирәк. Министрлык белән берлектә мөмкин кадәр кызыксындыру чараларын өстәү мәсьәләсен уйлашырбыз. Әлбәттә, төрле хисаплар ясап, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итәрбез. Бүген ил язмышы өчен көрәш барганда, икътисадның нык булуы да кирәк бит», – диде Марат Әхмәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100