«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Миллиард.Татар» басмасы оештырган «Ел татарлары» рейтингы кысаларында «Елның иң өметле яшь татары яки татар кызы» исеменә дәгъва кылучы 10 номинант арасына керде.
Зилә Мөбәрәкшина татар телендә мөһим темалар турында яза. Аның белән бергә әлеге номинациядә җиңү өчен тагын 9 катнашучы көч сынаша, алар арасында музыкантлар, татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, заманча сәнгать вәкилләре һәм мәгариф проектлары авторлары бар.
Катнашучылар өчен «ВКонтакте» челтәрендә, Telegram каналында һәм проект сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
- Барлыгы «Ел татарлары» премиясе 21 номинацияне үз эченә ала. Җиңүчеләрнең исемнәре 2 декабрьдә игълан ителәчәк.
Зилә Мөбәрәкшина үзенең һөнәри юлын татар теле һәм милли медиа белән мәктәп елларыннан ук бәйли. Ул татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиядә белем ала, укыган чорда ук балалар басмаларына яза, 2016 елда Татар теле һәм татар әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада Гран-прига ия була. Казан федераль университетының татар филологиясе юнәлешенә укырга керә, 2017 елда «Татмедиа»да журналистика өлкәсендә эшли башлый. Бүгенге көндә ул «Татар-информ»ның татар редакциясендә, «Интертат» электрон газетасында эшли.
Ул интервьюлар, репортажлар һәм тикшерүләр әзерли, шулай ук «Татар журналисты» проектында танылган татар журналистларының һөнәри тәҗрибәсе турында сөйли. Зилә Мөбәрәкшина фикеренчә, милли матбугат ышанычлы, төрле яклы һәм яшь укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, журналистка татар телендә дөрес язу гына түгел, ә кискен иҗтимагый сорауларны күтәрү дә бик мөһим, дип исәпли ул.
2023 елда Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» Республика конкурсының «Һөнәрендә иң яхшы журналист» номинациясендә җиңү яулады. Татар мәдәнияте белән бәйләнешен ул редакциядән тыш та алып бара: Казан федераль университетының Татар халык хорында чыгыш ясый. Мәктәптә укыган вакытта Гран-при бүләген алганда ук Зилә татар халкына хезмәт итәргә вәгъдә бирә һәм милли журналистика юлын сайлый.
Редакция исеменнән Зилә Мөбәрәкшинага уңышлар телибез.