Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәллүр каләм»: «Татар-информ»ның татар редакциясе журналистлары ике ел рәттән җиңүче!

Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVI Республика бәйгесе лауреатларын тәбрикләделәр. «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы журналисты Зилә Мөбәрәкшина «Бәллүр каләм» иясе булды.

news_top_970_100
«Бәллүр каләм»: «Татар-информ»ның татар редакциясе журналистлары ике ел рәттән җиңүче!
Рамил Гали

«Бәллүр каләм – 2023» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә «Татар-информ», «Интертат», «Атна вакыйгалары» журналисты Зилә Мөбәрәкшина җиңү яулады. Былтыр бу номинациядә безнең журналист Гөлнар Гарифуллина җиңүче булган иде. 2019 елгы бәйгедә «Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә шулай ук безнең журналист Рузилә Мөхәммәтова җиңү яулады. 2007 елда баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Хафизова «Бәллүр каләм»дә «Китап авторы – журналист» номинациясендә җиңгән.

«Бәллүр каләм»не чит илдәге «Оскар», «Золотой глобус» кебек зур бәйге тантанасы итеп кабул итәм»

Төп номинациядә бүләкләрне Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының периодик матбугатка һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директоры урынбасары Светлана Дзюбинская тапшырды. Ул Татарстан матбугатының һәрвакытта да көчле булуын билгеләп үтте.

Бөтен редакция белән Зиләне котладык. Үзе дә бик дулкынланды. Зиләнең «Татар-информ»да эшләгәненә быел 6 ел була.

«Бәллүр каләм» бәйгесен чит илдәге «Оскар», «Золотой глобус» кебек зур бәйге тантанасы итеп кабул итәм, аларның форматлары охшаш, чөнки җиңү яки җиңмәвеңне ахырга кадәр сер итеп тоталар. Финалистлар исемнәрен атасалар да, җиңүчеләр исемен фәкать тантана вакытында гына әйтәләр. Бу интрига тудыра. Тантанада һәр кешедә дулкынлану, өмет, ышаныч була. Һәр кеше җиңүгә өмет итә, ләкин хатта язылган исем яки исемнәр арасында үзеңнеке булмаса да көенмисң, ә коллегалар өчен сөенәсең.

Башка елларда мин дә коллегалар өчен сөенеп алкышлап утырган идем, быел җиңүчеләр исемлегендә үземнең исем дә яңгырады. Бу соңгы минутка кадәр интрига булды. Мин бик дулкынландым, үземнең исемне ишеткәч, аяк-кулларым калтырады хәтта. Иң беренче итеп, җиңүем турында әти-әниемә хәбәр язып җибәрдем, алар да сөенечемне уртаклашты. Тантананы күзәткән кешеләрдән шунда ук котлаулар килә башлады. Мин күкнең җиденче катына җиттем. Сәхнәдә бүләкләрне алганда үземне тынычландырырга тырыштым. Минем исемне бу номинациягә лаек дип табуларына мин бик шат.

Бу бәйгенең гадел үтүенә дә инандым, чөнки «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә соңгы елларда яшь журналистларның җиңгәне булмады. Димәк, минем хезмәтне күргәннәр, бәяләгәннәр. Бик зур рәхмәт! Бу бәйгедә яшь журналистларга игътибар булу бик сөендерде. Элек «Ел дебюты» дигән номинация дә булган. Ул вакытта журналистикада беренче адымнарын ясаган каләм тибрәтүчеләрне дә бүләкләгәннәр. Минемчә, бу номинацияне кайтарырга кирәк. Бу – яшьләргә иҗат итәр өчен бер стимул, мотивация булып торыр иде. Киләсе елларда бәйгедә яшь журналистларның исемнәрен күрәсе килә, – дип сөйләде ул. 

Шушы ук номинациядә ТНВ журналисты Зөфәр Дәүләтшин да җиңүче дип табылды.

Бу бәйгене Татарстан журналистлары өчен «Оскар» дип кабул итәм. Бәлки, арттырудыр, тик бу – журналистлар өчен республика күләмендәге бердәнбер бәйге. Безне төрле бәйгеләр, бүләкләр белән артык иркәләмиләр. Ведомстволарның бүләкләре бар. Ә менә темалар буенча аермыйча гына, барыбызны бергә җыеп үткәрә торган бәйге юк. Шулай билгеләүләре, игътибар итүләре бик сөендерде. Күбрәк номинацияләр булсын иде, – дигән теләген әйтте ул. 

«Дөресен әйткәндә, мин көтмәгән идем»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сәхнәдән бер тапкыр гына яңгырамады. Безнең фотограф Михаил Захаров та җиңүче булды. Ул «Ел фоторепортеры» номинациясендә «Бәллүр каләм» алды. 

Дөресен әйткәндә, мин көтмәгән идем. Башка елларда бу бәйгедә катнашканым булмады, ишетеп кенә белә идем, быел катнашып карарга булдым. Гаризаны да соңгы көннәрдә генә җибәрдем. Мин бик шат. Быел минем 4 күргәзмә булды. Заманча сәнгать галереясендә 2000 фотодан торган слайдшоу күрсәтелде, – дип сөйләде ул.

Быел Михаил Захаровның Донбасста – аерым алганда, Лисичанск шәһәрендә төшерелгән фотоларыннан әзерләнгән фотокүргәзмәсе берничә мәйданда тәкъдим ителгән иде.

«26 еллык хезмәтемә зур бәя бу»

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә 2 җиңүче билгеләнде. «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев һәм «Актаныш-информ» хәбәрчесе Рузилә Хәсәнова бу номинациядә «бәллүр» алды.

Хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып булмый. 26 еллык хезмәтемә зур бәя бу! Һөнәремне яратам, хезмәтемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам, – диде Рузилә Хөсәенова. 

«Хәзер тагын да яхшырак эшләргә кирәк»

«Туган тел» номинациясендә Марий Элда чыга торган «Якташлар» газетасы мөхәррире Фәнил Мусин җиңде. 

1,5 ел газета чыгарып, мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү бик сөендерде. Бу, әлбәттә, минем җиңү генә түгел. Тәрҗемәче һәм корректорым Рауза Хисмәтуллинаның тырышлыгын аерым әйтергә кирәк. Аның ярдәме мине җиңүгә китерде. Икенче чиратта – укучыларга рәхмәт. Шул ук вакытта үземнең дә өлеш булды. Иганәчеләр күп көч куйды. «Татмедиа», Татарстан журналистлар берлеге, жюри әгъзаларына һәм мораль яктан ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәт! Хәзер тагын да яхшырак эшләргә кирәк, – диде ул. 

Төп приз – автомобиль «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышевка бирелде. Александр Николаевич Латышев башта төзелештә эшләгән, соңрак фотограф була,1973 елдан журналистикада, партия органнарында да эшли. 1991 елдан – «Советская Татария» баш мөхәррире урынбасары, ә 2004 елдан бирле «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире булып эшли.

Кичә генә басылган газетада Әстерханда булган Сабантуйдан репортаж чыкты. Хәбәрче Сабантуй батыры белән сөйләшкән. Ул өченче тапкыр җиңүе һәм өч тапкыр «Лада Гранта» машинасын алуын әйткән. Минем андый бүләкләр алу тәҗрибәсе зур түгел, шуның өчен, бу сүзнең барлык мәгънәсендә, көрәш кагыйдәләрен өйрәнергә киңәш итәм, – дип сөйләде ул сәхнәдән.

Бүген сәхнәдән журналистларга дәүләт бүләкләре дә бирделәр. Хезмәттәшебез Гөлнар Гарифуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Рәисенең администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны тантаналы чара белән котлады. Бу бәйгенең 20 елдан артык уздырылуын һәм әһәмиятен билгеләп үтте. Ул бүгенге шартларда мәгълүмати иминлекне саклау әһәмиятле икәнен һәм профессиянең дәрәҗәсен сакларга кирәклеген әйтте. Журналистларга яңалык җиткерү генә түгел, аны аңлатып бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

«Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Гөлнар Гарифуллина һәм «Шәһри Казан» журналисты Дилбәр Гарифуллина Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хаты «Татмедиа» агентлыгы секретары Миләүшә Гомәровага, «Авангард» газетасы редакторы, тәрҗемәчесе Сания Сәмигуллинага, «Идел-Пресс» генераль директоры урынбасары Юлия Рөстәмовага, «Сарман» мәгълүмат үзәге бухгалтеры Мөнирә Шәриповага бирелде.

ТНВ операторы Сергей Кузьмин Татарстан Рәисенең «Тырыш хезмәт өчен», фотограф Фәрит Гобәев ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләнде. «Шаян ТВ» журналисты Роза Әдиятуллинага һәм «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Илнар Хөснуллинга, «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Павел Воскресенскийга  атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре исеме бирелде.

Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясе:

  • Вакыйф Нуриев, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары;
  • Рузилә Хәсәнова, «Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ» хәбәрчесе.

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе:

  • Зөфәр Дәүләтшин, «Яңа гасыр ТРК» АҖ, «Семь дней» тапшыруының махсус хәбәрчесе;
  • Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ», «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газеталары хәбәрчесе.

«Мультимедияле редакция» номинациясе:

  • «Татарстан 24» телеканалы;
  • «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.

«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясе:

  • «Шәһри Казан» газетасы редакциясе;
  • «Сарман» газетасы редакциясе.

«Туган тел» номинациясе:

  • Фәнил Мусин, «Якташлар» газетасы, Мари Иле Республикасы.

«Ел телеоператоры» номинациясе:

  • Андрей Ключников, «Яңа гасыр ТРК» АҖ, «Семь дней» тапшыруы телеоператор-куючысы.

«Ел фоторепортеры» номинациясе:

  • Михаил Захаров, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе.

«Нәтиҗәле эшләүче матбугат хезмәте» номинациясе:

  • Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.

«Популяр блогер» номинациясе:

  • Илназ Габидуллин;
  • Алия Мәһдиева.

«Татарстан Республикасында цифрлаштыру елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе:

  • «Комсомольская правда» газетасы;
  • «Республика Татарстан» газетасы.

«Россия халыкларының мәдәни мирас елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе:

  • «Болгар радиосы»;
  • ГТРК «Татарстан».

«Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча ММЧның иң яхшы редакциясе» махсус номинациясе:

  • «Дуслык» газетасы, Нурлат районы;
  • «Авангард» газетасы, Тәтеш районы.

«Ел медиа-шәхесе»:

  • Александр Шадриков, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры.

Гран-при:

  • Александр Латышев, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире.

Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100