
Язның беренче көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар билгеле булды. Менә ул 10 кандидат:
- Рафис Корбанов
- Раниф Шәрипов
- Мансур Гыйләҗев
- «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов
- «Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин
- Чулпан Закирова
- Георгий Ибушев
- Юрий Гвоздь
- Рөстәм Шәмсутов
- Рифкать Якупов.
Кандидатларның кайсы хезмәтләре өчен әлеге исемлектә булуын алда чыккан язмада таба аласыз.
Кандидатлар билгеле булу белән, «Интертат»ның телеграм-каналында сораштыру оештырган идек. «Кем лаек дип саныйсыз?» – дигән сораштыруда 360тан артык укучыбыз тавыш калдырган.
Укучыларыбыз фикеренчә, иң лаеклар – Георгий Ибушев һәм «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме. Ике кандидат та 21% тавыш җыйган. 17% тавышны Мансур Гыйләҗевкә калдырганнар, ә 16% – Рафис Корбанда. 11%ны Чулпан Закирова җыйган. Раниф Шәрипов – 8%. Сораштыруда башка кандидатлар 1-2% тавыш җыйган.
«Араларыннан Рафис Корбан – иң лаек әдип!», «Г.Ибушев», «Г.Ибушев – иң лаегы», – дип комментарийлар калдырган укучыларыбыз.
Шулай ук «Интертат» сайтында чыккан хәбәр астында да комментарийлар калдыручылар булды.
Рафис Корбанов, Мансур Гыйләҗев, Георгий Ибушев – лаеклы кандидатлар. Калганнарның әле башы яшь, яисә беркемгә билгесез затлар. Элек кандидатларны кем күрсәткәне языла иде, хәзер шуны яшерәләр. Шухыр-мухырны сиздерәселәре килми. Композиторлар союзы күрсәткәнме берәр кешене – билгесез, – дип комментарий калдырган билгесез автор.
Әйе, бездә фактларны бозып язган язучы да Тукай премиясенә лаеклы булып санала. Бу премиягә кандидатларның яшьләре турында мәкалә авторы шулай дигән иде: «...Тукай премиясе картларга, авыруларга бирелергә мөмкин булган соцзащита субсидиясе түгел ләбаса. Ни өчендер Язучылар берлеге дәүләт бүләген шул сыйфатта карый башлады? ...Клавишлар белән хәреф тукылдатып утырып кына да язучы булып булмый...». Корбан, Гыйләҗев, Ибушевтан башка монда 10 кандидаттан кемнең «башы яшь»? Р.Шәрипов, Р.Шамсутов, Ю.Гвоздь, Р.Якуповныңмы?» – дигән комментарий килде.
Укучыларыбыз фикере буенча, иң лаеклысы – Георгий Ибушев, дигән нәтиҗәгә килеп була. Чынлыктагы нәтиҗәләр укучыларыбыз фикере белән туры килерме икән?