Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та чыккан язма Алсу Әбелхановага Инстаграмында язылучылар санын арттырырга ярдәм итте

Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова белән Филүс Каһиров башкаруында “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җыры социаль челтәрләрдә кызу бәхәсләр уятты. "Интертат" бу хакта язып чыкты.

news_top_970_100
 “Интертат”та чыккан язма Алсу Әбелхановага Инстаграмында язылучылар санын арттырырга ярдәм итте

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханованың яңа җыры турында “Интертат” электрон газетасында "Җырны җырту ярыймы? Ретро җырны яңарткан Алсу Әбелханованы социаль челтәрләрдә шелтәлтиләр" дип исемләнгән язма чыкканнан соң җырчының социаль челтәрләрдәге аккаунтларына язылучылар саны арткан. Бу хакта "Интертат" журналистына Алсу Әбелханова үзе әйтте һәм рәхмәтләрен җиткерде: “Минем язылучыларым нык артты һәм бу җыр буенча бик матур фикерләр яздылар”, - диде ул.

Алсу Әбелханова әлеге җырны башкарырга Луиза Батыр-Болгаридан язмача рөхсәт алганлыгын да ассызыклады.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова белән Филүс Каһиров Гөлшат Зәйнашева белән Луиза Батыр-Болгариның “Бөтен нәрсә сине хәтерләтә” җырын яздырып, радиоларның берсендә түләүле ротациядә яңгыраттылар. Зөһрә Сәхәбиева һәм Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында танылган бу җырның яңартылган версиясен тыңлаучылар бик салкын кабул иттеләр һәм социаль челтәрләрдә шактый тәнкыйтьләделәр. Алсу Әбелханова үзе өчен тыңлаучылар фикере мөһим түгеллеген белдерде. Филүс Каһиров исә, үз чиратында "Безнең халыкка бетереп атарга гына булсын инде!" дип, җырны яратмаган тыңлаучыларны тәнкыйтьләде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100