Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертат тәкъдим итә: ватсапта таралган кызыклы видеолар

"Интертат" соңгы елларда мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таралган иң популяр һәм кызыклы татарча видеоларны барлады.

news_top_970_100
Интертат тәкъдим итә: ватсапта таралган кызыклы видеолар

Россиянең Initiative агентлыгы мәгълүматларына караганда, видео контентларны караучыларның саны соңгы ярты елда 14%ка үскән. Видеоларны карау вакыты буенча Россиялеләр беренче урында тора икән. Интернет-кулланучы видео карауга бер айга 21 сәгатен сарыф итә, социаль челтәрләрдә уртача 218 видеоролик карый. 

1. “Әлфия, кайда соң син?”

Әлеге видеоролик “Властелин колец” фильмыннан, ул өзек татарча тавышландырылган. Авторы билгесез. 

Үзенчәлеге: коточкыч кыяфәтле җан иясе - Голлум кычкырганда аның мимикасы нәкъ менә "Әлфия" дип кычкырганны хәтерләтә.

2. “Татарның биюче миллионеры”

Үзенчәлеге: Олы яшьтәге ир кеше хатыны классик татар фатирында - сервантка тезелеп киткән савыт саба фонында бик үзенчәлекле итеп бии, ашарга пешерү белән мәшгуль хатынын кочакламакчы була, хатыны аны читкә этәрә. 

Видеороликның герое – күп еллар буенча укытучы булып эшләгән Илшат Абзалов. Бу турыда “Шәһри Казан” газетасы язып чыкты. “Видео төшергән көнне минем туган көнем - 55 яшем иде. Хатыным кунаклар килүгә табын әзерли, ә мин үземчә ярдәм итеп йөрим. Улым да өйдә иде һәм минем биегәнне ялт кына төшерде дә, Инстаграмга куйды.

Шулкадәр популяр булуым хәтта төшемә дә кергәне юк иде. Хәзер тукталышта да тыныч кына басып тора алмыйм, кибеттә дә танып алалар... Хәтта реклама бирүчеләр дә, аларның товарын рекламалау өчен мөрәҗәгать итә башлады.

Гомер буе укытучы булып эшләдем, 50 яшьтән пенсиягә чыктым. Хәзер сакчы булып эшлим. Сәламәтлек белән берникадәр проблемалар башлангач, табибка бардым. Ул: «Сезгә авыр әйбер күтәрергә ярамый. Гел хәрәкәттә булыгыз - күбрәк биегез», - диде. Табиб кушкач, биисең инде! Көн-төн биим дип әйтә алмыйм, әмма көн дә биергә тырышам. Əле бу видеоның дәвамы булыр, улым тагы төшерер дип уйлыйм. Ə хатыным минем бик оялчан гына. Ул видео буенча аны күпләр усал икән дип уйлады. Юк, юк. Ул минем кебек биергә яратмый. Аның үзенең яраткан шөгыльләре бар һәм ул аларны «5»легә башкара”, - дигән Илшат Абзалов.

3. “Язлар җиткән чакта, кошлар киткән чакта...”

Үзенчәлеге: Абзыйның үзен бик иркен тотуы, җырны кызыклы итеп башкаруы һәм җырның сүзләрен абсурд итеп үзгәртүе - "Язлар җиткән чакта, кошлар киткән чакта". 

Авторы билгесез. Актанышта төшерелгән дигән мәгълүмат бар.

Видеороликның герое – гап-гади авыл абыйсы. “Прикольный” җыр җырларга кушкач, ул: “Бер җырым бар иде, нык матур”, - дип, җырчы Альбина Хәкимова башкаруында “Күңелдә язлар әле” (Марат Кәбиров сүзләре, Ризван Хәкимов көе) җырын үзгәртеп җырлый:

“Язлар җиткән чакта, кошлар киткән чакта 
Сагышлардан кайтырмын. 
Ярсып аккан чишмә болын күлләрендә 
Сагышлардан кайтырмын. 
Язлар җиткән чакта, кошлар киткән чакта 
Сагышлардан кайтырмын. 
Язлар җиткән шулай, болыннары шулай 
Язлар җиткәч кайтырмын”.

4. “Сагындым сезне, кызлар!”

Үзенчәлеге: Олы яшьтәге абзыйның, күз яшьләре белән бик эмоциональ елавы.

Автор бергә укыган кызларын сагынган, күз яшьләрен чыгарып, мөрәҗәгать итә: “Исән-сау гына булып, 24ләре җитсә генә ярар иде. Очынып кайтып җитәр идем. Барыгызны да күрәсем килә, шулкадәр күрәсем килә! Бертуган сеңелләрем кебек, барыгызны да күрәсем килә, шулкадәр күрәсем килә, малай. Әйтәм бит, 20 ел узганга ышанасы килми. Паспорт бар, көзге бар, битең дә инде әбәзиән ... кебек булган, ә күңел бит һаман яшь! Һаман да шул 18дәге кебек. И, Алла, кызлар, сезнең алда әллә нинди хәшәрәт булып күренәм, ахрысы. Зинһар, ачуланмагыз. И, сагындым, сагындым, сагындым да инде. Шулкадәр күрәсем килә сезне!” - ди ул.

Бу кеше - Чувашиядән Рәфис Атаказов булып чыкты. Кем икәне билгеле булгач, ул популяр блогерга әйләнде. "Интертат"ка ул бу видеоның төркемдәш кызларына багышлап яздырганын сөйләде.

5. “Авыз ачарга биш минут калды”

Үзенчәлеге: ураза вакытында чыккан роликта ашыйсы килү турында сүз бара.

Пингвинның түземсезлек белән сикереп йөрүен Ураза вакытына туры китереп: “Авыз ачарга биш минут калды” дип, татарча тавышландырганнар. Авторы билгесез.

6. "Күпме бәрәңге монда!"  

Үзенчәлеге: авыл халкының төп эшләренең берсе булган бәрәңгегә багышланган. Абзый бик нык сүгенеп, бәрәңгенең кирәк түгеллеге турында сөйли.

Кем икәне әлегә билгесез.

7. Маймыл татарча сөйләшә

Үзенчәлеге: озын койрыклы, үзенчәлекле кыяфәтле маймыл мишәр акценты белән "сөйләшә".

Бу видеороликның беренчесе салкын җәйгә бәйле рәвештә чыкты. Маймыл "ни өчен җәй юк" дип борчыла.

Җәй узганнан соң маймыл "теманы үзгәртте". Ватсапларда башкача тавышландырылган роликлар таралды. Маймыл инде "ни өчен төркемдә кешеләр юк" дип борчыла башлады. Бу ролик ватсап төркемнәрдә кеше булмаганда еш кулланыла.

Авторы билгесез.

8. Юлиана татар теле дәресләрен сорап елый

Үзенчәлеге: рус кызы татар теле дәресләренең юкка чыгарылуына зарланып елый. Татар телен укытуга бәйле рәвештә гауга барган чакта мондый видеоның чыгуы күп кешеләргә бик авыр тәэсир итте.

Бу кыз - Буа районыннан Юлиана. Ул дөрестән дә татар теле дәресләрен яратуы турында "Татар-информ"га интервьюсында сөйләде. Роликны аның әнисе төшергән.

9. "Хәләл Яңа ел"

Үзенчәлеге: бөтен кешегә дә билгеле фильм.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек көннәрендә "Кавказская пленница" фильмындагы өзек популярлашты. Анда Юрий Никулин белән Георгий Вицин Яңа елны хәләл ризыклар белән бәйрәм итү турында сөйләшә. Бу видеоролик Инстаграмдагы популяр пабликларның берсендә әзерләнгән.

- Яңа елга кирəк: сарык (шашлыкка), ким дигəндə, 30 кило.
- 30 кило.
- Əлбəттə, хəлəл сарык.
- Хəлəл.
- Чыршы. Артык кыска булмасын. Балалар йолдызын урламасын өчен.
- Озынны.
- Эчемлеклəр: компот һəм чəй.
- Ə моны?
- Быел хəлəл.
- Алайса, мин килмим.
- Тəк, килмəсəң килмə. Быел Яңа ел хəлəл! - дип татарча "сөйлəшə" алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100