Сагынуы турында сөйләп елаган Рәфис Атаказов: "Хатыны куып чыгарган, исереп ята икән дип сөйләделәр"

7 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Рәфис Атаказовның шәхси архивыннан
Мессенджерларда “Сагындым, сагындым шулкадәр күрәсем килә сезне” дип елаган агайның кем икәне ачыкланды. Аны “Татар радиосы” хезмәткәре Гаяз Гайсин тапкан. Шыгырданнан 46 яшьлек Рәфис Атаказов август аенда Инстаграмда теркәлгән, үзен "күп сөйләүче цеп-ци мишәр, элекке тамада, гади, шаян елак абзый" дип атый. “Интертат”ка эксклюзив интервьюсында ул үзе һәм бу видеоның килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

- Рәфис, сезнең мессенджерларда таралган видеогыз нәрсә уңаеннан, кайчан төшерелде? Сез аның шундый популяр булачагын белдегезме?

- Мин 1997 елда Чаллы пединститутын бетергән идем, ул чагында Казан дәүләт педагогия университетының филиалын. Кызлар белән укыдык. 2017 елда безнең очрашу булырга тиеш иде, кызлар инде миңа май аенда ук, “Рәфис, очрашу ясыйбыз” дип яздылар. Ватспата төркем ясап, шунда сөйләшеп, күрешеп дигәндәй аралашу башланды.

Мин үзем Мәскәүдә торам, ә очрашу Чаллыда булырга тиеш иде. Бу берничек тә Интернет өчен ясалган түгел, Ватсап төркемендәге егерме кешегә карата мөрәҗәгать кенә иде. “Кызлар, мин сезне шулкадәр сагындым” дип әйткән сүзем генә иде бу. Ул вакытта минем инстаграм да юк, андый әйберләр белән кызыксынмый да идем.

Ул видео бик озын, 20 минутлык иде. Шуннан кисеп, кемдер җибәргән. Каяндыр китте-китте, мин аны белмәдем дә.

Аннан соң ул очрашу булды, 20 ел күрешмәгән кызлар белән очраштык, шулай елашып, сөйләшеп. Мин өч көн буе эштә сөйләшмичә генә утырдым, минем елый-елый бөтен тавышым беткән иде.

“Шаяру түгел, ихлас күңелгән елаган видео иде”

- Сез чынлап еладыгызмы, әллә бу шаяру идеме, сез видеода елыйсыз бит?

- Юк бу минем чын күңелемнән мөрәҗәгать, шулкадәр сагынган идем. Аны аңлар өчен мине белергә кирәк, мин 20 ел күрмәгән дуслар белән очраштым.

Без 1993-97 елларда Чаллыда укыдык, бик авыр заман иде. Менә язмаларыгыздан карыйм, сез ул вакытларны белергә тиеш. Акча юк, ипигә, бөтен азык-төлеккә КАМАЗ талон бирә иде ул вакытта студентларга. Ә мин ерактан, мин Чувашстаннан, Шыгырданнан килдем Чаллыга укырга, ярты елга бер кайта идем. Шундый авыр вакытта укыдык без, ашарга да юк, акча да юк, стипендия дә бернәрсәгә җитми, бирсәләр бирәләр, бирмәсәләр, туктатып торалар. Минем ул кызларны сагынып елавымның төп сәбәбе - шул авыр вакытта иң якын дусларым булды алар, шулкадәр яхшы кызлар, егетләр белән укыдым мин.

Шундый яхшы Актаныш кызлары бар иде, ашарга бернәрсә калмаганда да төшәләр иде: “Рәфис, әйдә мин суган салаты ясадым, уксус белән”, - дип. Шул суган салатлары ашаткан кызларны сагынып, мин аларны искә алган саен елыйм, әле хәзер дә күземдә яшь. Мин моны гомер буе, 20 елдан артык дип әйтик инде сөйлим.

Ул бернинди шаяру да түгел, мин чын ихлас күңелем белән шулкадәр сагынып - бездә мишәрләр ирегеп диләр инде - шулкадәр ирегеп елаган видео. Ул 309 төркемдә укып чыккан кызларга-егетләргә мөнәсәбәтем генә иде.

"Син миңа әйтмисең, зараза"

- Ә сез үзегезнең популяр булганыгызны ничек белдегез?

- Миңа әни шалтыратты. Инде 46 яшемә җитәм, минем дөньяда иң курыкканым “Әни нәрсә дип әйтер икән”. Әти булганда, әтидән курка идек, ул исән-сау түгел инде, күптән мәрхүм. Без гомер буе шулай тәрбияләнгән, әти белән әни нәрсә дип әйтер икән дип. Мин хәтта Чаллыда укыганда да - ерак бит инде йөзәр километр - әти белсә, үтерә дип яшәдем. Суга да үтерә дибез инде без мишәрләр.

Әни миңа шалтырата, бу видеоны мин җибәргәннән соң бер ярты елдан соң инде. “Сине улым, ТНВда күрсәттеләр бит”, - ди. Мин әйтәм: “Нәрсә булган, кем күрсәтте?” - дим. “Җәвит-кәмиттә” ди, син акыра-бакыра елыйсың. Нәстә булган, кайгырып утырдым, телевизорга төшергәч, нәрсә булса да булган инде, нигә улым, син миңа әйтмисең, зараза”, - ди. Гафу итегез, бу инде әнинең диалогы. Мин әйттем, юк әни, берни булмады, бар да әйбәт, дим. Мыни ди, алмагач астында кызыл футболка киеп акыра-бакыра елыйсың ди, сагындым дип әйтәсең, нәрсә булды, кемне сагындың, килимме, ди. Килмә, минәйтәм, мин бер атнадан үзем кайтам.

Аннан соң сеңелем, бүтән туганнар, дуслар яза башлады. Рәфис, бу синме, нәрсә булды? Аннан соң халыкка таралды, төрле вариантлар китте, бу кешенең хатыны куып чыгарган икән, исереп ята икән, каядыр китеп югалган икән... Шулкадәр кызык булды.

Аннан соң да әле мин аны оныттым, әй, минәйтәм, сөйләсеннәр дидем дә. Үзем турыда сөйләгәннәренә бик тә битараф кеше мин шундый, исәррәк диимме инде.

Миңа иң якын дустым, Чаллыда бергә укыган, Актаныштан Зөлфирә Гәрәева дигән кыз бар. “Рәфис, сине инстаграмда “Татар радиосы” эзли бит, ди. Нәрсәгә эзлиләр?” - дим,. “Шул сагындым, сагындым дигән видео тыңгылык бирми, бөтен Татарстанны әйләнеп чыкты бит инде”, - ди. Шуннан соң мин Гаяз Гайсинның үзенә яздым, мин ул, мин, дип.

Беләсезме, ул популяр булу миңа плюс та бирми, минус та бирми, бармы - бар, булган - булган. Кемгәдер кызык, кемдер көлеп карый, кемдер сүгеп. Күлмәккә салган ямау кебек мең төрле халык бит бездә.

Рәфис Атаказовның курсташлары

"Сәлимҗанов театральныйга алмады"

- Рәфис, үзегез турында сөйләгез әле. Чаллыда кем булырга укыдыгыз?

- Мин Шыгырданнан, Рәфис Атаказов, фамилиям дә шундый минем, сәер генә.

Мин армиядән кайткач, театральныйга керә алмагач, мәрхүм Сәлимҗанов кертмәгән иде мине, алмады. Армиягә киттем, кайткач, каядыр укырга керергә кирәк бит инде, класстан бөтен кеше укырга кереп беткән, ә мин беркая да кермәгән. Кайтканның икенче көнендә “Татарстан яшьләре” газетасын китерделәр һәм шунда белдерү бар иде. Чаллы педагогик көллияте татар теле һәм әдәбияты факультетына студентлар җыя дигән. Мин бер дә уйламастан, тоттым да киттем. Чаллыда беркемем дә, туганым да, белгәнем дә юк, кайда икәнен дә белмим ул шәһәрнең. Беренче мәртәбә шул газетадан гына ишеттем Чаллы дигән шәһәр бар икәнен.

Килеп төштем, шулай урнаштым. Мин үзем белемем буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Казан дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлаган дигән диплом биреп чыгардылар безгә 97 елда.

- Ә аннан соң кайда эшләдегез, аннан соң ничек булды биографиягез?

- Аннан соң мин инде үземнең якларыма кайтып киттем, Чувашстанга. Чаллыга калырга да бик кыстадылар. Татар телендә андый сүз бармы соң ул?

- Бар, бар.

- Үзебезнең декан, мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, Әлфия Бариевна Шакирҗанова: “Үзебезнең колледжда кал, Рәфис”, диде. Мин бөтен тишектә, Атаказов бит инде. Ул заманда колледжда Атаказов дигән фамилия гел яңгырады инде, аны белмәгән кеше калмады. Мин үз ягыма кайтып киттем.

Башта “Авангард” дигән район, “Вакыт” дигән Чувашстан татарлары газетасында бүлек мөдирләре булып эшләдем, тәрҗемә дә иттем. Аннан соң Чуваш дәүләт университетында татар филологиясе факультеты ачып, шунда студентлар да укыттык, биш ел шунда эшләдем. “Тел белеменә кереш” дигән фәнне укыттым. Татар теле кафедрасы дигән әйбер булдырдык. Ул бик озак эшләмәде, 4 ел гына барды, әһәмияте булмады һәм бик файдалы әйбер дип тапмадылар. Шуңа күрә бетерделәр аны. Мин аннан соң укытучы, укыту һәм андый белем бирү өлкәсеннән киттем.

Бүгенге көндә Мәскәүдә яшим. Эшем буенча мин укытучылык эшеннән бик тә ерак Ерак булсам да, бу университет, колледжда алган белемнәр, тәҗрибә тормышта шулкадәр ярдәм итә. Шунда укымаган булсам, бүгенгә кадәр Атаказов Рәфис булмый идем. Колхозда гына калган булып, берәр нәрсә генә эшләп яткан булыр идем.

Мин чып-чын мишәр, цыкылдый торган, бик каты сөйләшүче мишәр, Шыгырдан яклары шулай бит инде. Азат Абитовны белсәгез, ул да шулай сөйли, минем якташым бит инде ул. Әлбәттә, татар теле факультетында укыганга күрә генә мин теләсә кем белән татарча сөйләшә алам. Шамкай әйтмешли, мин татар янына барсам, татарча сөйләшәм, типтәр янында типтәрчә, мишәр янында мишәрчә, башкортча сөйләем, татар телен өйрәнгәнгә күрә генә.

Минем бөтен тормыш - тамада булып эшләүләрем, сәхнәгә чыгуларым, шигырьләр, җырлар, хикәяләр язу - бөтенесе дә шул татар теле факультетын бетергәннең җимешләре.

- Ә хәзер сез тамада булып эшлисезме?

- Юк, мин тамада булып эшләмим. Мин тамада булып 15 ел эшләдем. Туксанынчы елларда тамадалар популяр түгел иде, алар яңалык кына булып санала иде. Бертуган сеңелем белән, кечкенә генә магнитофоннар тотып, тамада булып эшли башладык. Мең ярым, мең сум акчага. Ә безнең мишәр ягында, Шыгырдан якларында туйлар өчәр көн бара, малай. Пәнҗешәмбе көнне тотына, якшәмбе көнне иртәнге алтыда гына бетә туйлар. Өч көн, өч төн исерекләр көен көйләү иде инде ул заманда. Гафу итегез инде мондый ямьсез сүзем өчен.

Тамада булып эшләмим, мин инде хәзер 2008 елдан бирле Мәскәүдә торам.

- Кем булып эшлисез?

- ВМС дигән нәшрият йорты, типографиядә дизайнер. Пакетлар, тартмалар бастыра торган нәшрият. Мин монда дизайнер булып эшлим.

Эшемнән тыш мин Мәскәү татар милли үзәгендә, бөтен татар әйберләре белән кызыксынып яшим. Мәскәү астында торам, эшләвем Мәскәүдә. Кечкенә бер матур шәһәрдә яшим, шундагы татарлар, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Уфалар белән элемтәдә торам.

Рәфис Атаказов студент вакытында

"Гаиләм булмасын иде дип теләдем"

- Рәфис, ә сез гаиләле кешеме?

- Юк.

Минем шундый бер матур шигырем бар:

Хатыным да юк, балам да юк, рәхәт яшим берүзем.

Кайгым да юк, шатлык та юк, рәхәт торам берүзем.

Беркемем дә юк, мин берүзем генә. Миңа бик тә якын, яраткан ике сеңелем бар. Берсе Җәлил бистәсендә, тагын берсе Сембер каласында, Ульян өлкәсендә тора. Алар - минем өчен иң кадерле кешеләр. Шулар өчен генә яшим мин дөньяда.

- Ә ничек шулай килеп чыкты, нишләп өйләнмәдегез?

- Беләсезме һәрберебез төрле-төрле. Кеше үзен шәхес буларак тәрбияли. Бик күп мисаллар, бик күп үрнәкләр булганнан чыгып, мин кечкенәдән үк шундый ике хыялым бар иде. 7 классларда шундый уй килде миңа - беркайчан да гаиләм булмаса ярар иде дип теләдем һәм гомер буе хыялым булды, “и Мәскәүдә яшәсәм иде” дигән. Ике хыял белән генә яшәдем мин дөньяда. Һәм аның икесе дә бүген тормышка ашты. Шундый исәррәк, бераз гына диванарак абзый бит инде мин. Әни әйтмешли, тулы кеше түгел бит инде мин, энем.

- Кызлар үпкәләтмәгәндер бит?

- Юк. Үпкәләүгә килгәндә, мин үпкәли белмим. Аңардан түгел. Кызлар да үпкәләтмәгән. Менә шулай электән үк кереп калган. Монда инде психологиягә, фәлсәфәгә кереп китә, эгоизм буламы инде бу. Мин үземне күбрәк яратам. Үземне өйрәткәнне, мактаганны, тәнкыйтьләгәнне яратмыйм. Үземә кагылмаслар, миңа шул рәхәт. Өйрәтергә дә яратмыйм. Сорасалар, мин киңәш бирәм.

"Татар теле утырып ашый торган өстәлдә башлана"

- Тел турында да борчылып язасыз. Сезне ни борчый?

- Туган тел турында бик борчылам. Укытучы булмасам да, безнең белән укыган кызлар күбесе татар теле укыта. Татар теленең дәрес саннары бетүе, аны мәктәптә ата-ана үзе сайлап алырга тиеш дигән әйберләр булды бит инде. Менә алар мине бик тә борчый.

Саклап калу кирәк, телең булмаса, бернәрсә белмисең. Шул татар телен белгәнгә күрә генә мин бөтен милләтләрне дә аңлыйм. Татар телен белгәнгә күрә төрекләр белән дә сөйләшәм, рәхәтләнеп үзбәк телевидениесен, казахларны карыйм

Дәүләт сакларга тиеш дибез инде. Дәүләткә кадәр бит әле, дуслар, кешеләр, тел бит ул менә монда - утырып ашый торган өстәлдә, бисмилләхи-рәхманиррахим дигән сүздән башлана. Аннан соң, ашап туйгач, и Ходаем рәхмәт, бүген ашарга булды, әтием рәхмәт, әнием рәхмәт, дигән сүзләрдән тотына ул тел. Тел иң беренче гаиләдә, бишектән башланырга тиеш.

Бүген бишек җыры җырлаучы кешене таба аласызмы? Бик юк ул, шәһәрдә юк, авылда да бик сирәк. Бишек җырын да җырлый белмиләр. Мин тел турында бик сукранып, бик борчылып сөйлим. Интернетта бөтенесен әйтергә дә яхшы түгел. Үзеңнең шәхси фикереңне бөтен кешегә җиткерү бик дөрес дип уйламыйм. Чөнки халык төрлечә кабул итә, шуңа күрә аралашканда сөйлим. Иң беренче үзегездән башлагыз телне, минәйтәм. Беркем дә булышмый, сезгә килеп кем дә дәүләт теле ясап, татар телен өйрәтеп бирми. Ул чиләктәге су түгел, аны саклап булмый, үзең сакламасаң.

Иң беренче мин яшьләргә дә әйтәм: түбәтәй киеп, мин татар дигәннән генә сез татар булмыйсыз әле. Иң беренче “исәнмесез” диюдән башлагыз. Ике татар очраша, Мәскәүдә, Казанда ике татар урамга чыкса, рәхәтләнеп русча сөйләшәләр, ник татарча сөйләшми? Ул беренчедән үз теленнән ояла. Яшьләр генә түгел. Коръән ашларына барам мин, апалар өйдә мулла белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Урамга чыгып икәү атлап баралар, и китә, телләрен ватып-җимереп, килешләрне, женский, мужской родларны белмичә, русча сөйләшәләр.

Нигә алай? Чөнки татар халкы үз теленнән үзе ояла. Шуңа күрә нинди саклау турында сүз булырга мөмкин? Үзеңнән башламаганда, кем дә сиңа башлап бирми.

- Ә кеше татар телен өйрәнә башласын өчен нәрсә эшләтергә кирәк?

- Татар теле кирәк булырга тиеш. Дәүләт теле кулланылмаганда аның кирәге юк дип уйлыйм мин. Чөнки, без рус телен һәм татар телен дәүләт телләре дип куйдык. Ә кирәкме соң татар теленең дәүләт теле булуы? Чөнки аны кулланмый бит беркем дә. Рәсми кәгазьләр әйләнеше татар телендә бармый, булыр иде, чөнки ул аны белми. Татарча гариза китереп бир син, ул аны укый алмый, укыса да аңламый. Аңларга теләми, чөнки дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелмәгән тел, әлеге дә баягы авылда гына.

Авылда да күп кеше, шәһәрдән кайтучылар русча сөйләшә. Мин әйтәм, мин татарча да, мишәрчә дә аңлыйм, сөйләш, мин русча синнән дә яхшы сөйлим. Халык шундый.

Инглиз теле белән чыгыштырып карагыз әле, инглиз теле кирәк бит, без аны өйрәнәбез. Ә татар теленең кирәге юк дип саный кешеләр. Китап укымыйлар, телевизорда татар телендә әллә ни ис китәрлек әйбер юк. Сәхнәгә чыгып татарчасын җырлый, сәхнә артында бик күп артистлар, тары боткасыннан пешкән дөге боткасы ашарга теләп, татарчалы-русчалы и китә шунда сөйләшеп. Үрнәк юк халыкка.

Рәфис Атаказов җырчыларны тәнкыйтьли: "Мин так хотела, чтоб син безгә килергә"

- Сез җырчыларны татарчалы-русчалы сөйләшкәнгә бик тәнкыйтьләгәнсез. Аларга ни җиткерергә телисез?

- Бөтен кешенең тормышы интернетта бит. Мәскәүдә утырсам да, бер кешенең тормышы белән нәрсә булганын беләм – кем бала тапкан, кем нинди кием кигән, кем нәрсә кияргә тели, кем нәрсә җырлый, кем кая барган, нинди гастрольгә чыккан, ничек тәмле ашатканнар, нинди бүләк биргәннәр, фәлән, фәлән, фәлән... Бу исемлек бик тә озын.

Интернетта шулай ук бик кызык әйбер бар, җырчылар туры эфирга чыгалар. Мин аларның күбесен карыйм. Татарча бер-ике сүз кыстыралар да: “Мин так хотела, чтоб син безгә килергә”, гел русча сөйләшәләр. Аннан соң үзләре белән дә сөйләшкәнем бар, бөтенесе диярлек русча сөйләшә. Бар чын, матур татарча сөйләшүчеләр дә. Әмма бик күп, бик күп артистлар да, алып баручылар да русча сөйләшәләр. Аерым алып, менә шул кеше дип һичкемне дә аерып әйтәсем килми. Шундый бер күренеш бар.

- Ә аерым әйтмисезме?

- Юк, шул әйберне яратмыйм. Халык алдына чыгып, аерып бер кешене генә тәнкыйтьләгәнен яратмыйм. Кеше сөйләү дигән әйберне яратмыйм. Синең ниндидер бер тәнкыйтең бар икән, син аны кешенең үзенә генә әйт. Кеше алдында әйткән сүз начар ул. Тәнкыйть сүзе җан ачысы, ә мактау сүзе җан азыгы диләр, шуңа күрә кеше алдында макта, ә тәнкыйтьлисең килсә, үзенә генә әйт.

Хәзер бит бигрәк тә күп, Интернетка кеше алдында пычрак күлмәкләрен чыгарып селкиләр. Алай иткән, болай иткән, тегеләй иткән, миңа шулай иткән, миңа болай иткән. Икәүдән-икәү генә утырырга кирәк тә, шунда гына хәл итәргә кирәк. Кеше алдына чыгарып алай тәнкыйтьләү бик ямьсез хәл дип саныйм.

- Татар эстрадасына тел белү җитми дисез инде. Ә нәрсә ошый? Нәрсә ошамый?

- Бәләкәй чакта Чувашиядә татар телевиденисен дә күрми идек. Җырчыларны гастрольләргә килгән вакытта гына күреп кала идек. Чаллыда укыганда, алар бик танылган да түгел иде әле, Салаватлар, Хәния апалар (урыны оҗмахта булсын), таныштым. Алар әле күтәрелеп кенә килә иде. Аннан соң Зәйнәп-Зөфәрләр, барысын да тыңлыйм, яратам.

Ә бүгенге эстрада чуар. Салават Зәкиевичнең бер сүзе ошый миңа. Таланты, моңы булган кешегә булышырга, аны күтәрергә, ниндидер юнәлеш бирергә кирәк. Ә талантсыз бер көтү ояты булмаган халык ул үзеннән-үзе күтәрелә. Күтәрелә, чыга, сәхнәдә нәрсәдер эшли.

Вакыт үзе бер зур әйбер, зур иләге аша вакыты белән һәрберсен шул иләктән уздыра. Ашлык кибәксез булмый, ашлык аласың килсә, кибәген дә алырга кирәк. Ә вакыты белән ул кибәк тә шул иләктән иләнеп төшеп кала.

Туксанынчы елларда булган җырчыларны күзаллагыз, ул кешеләр кайда хәзер? Һәрбер кеше үз вакыты белән иләктән уза, узганнар һаман да җырлый. Илһам абый әйтә бит, булмаган тавыш бетми ул дип, ә булган тавышлы кешеләрне тыңлавы рәхәт.

Безнең хәзерге вакытта бигрәк тә моң юк. Ришат Фазлыйәхмәтов дигән җырчы хәзер бит халыкка моң кирәкми, халыкка шоу кирәк, ди.

- Сез үзегез дә шоу ясадыгыз бит инде. Инстаграмда да ясыйсыз.

- Мин моны шоу дип атамыйм. Мин бит “миңа язылыгыз әле, миңа лайк куегыз әле” димим. Кисәк кенә бер фикер килә, тукта, моны әйтергә кирәк әле, дим. Язылучыларым булсын дип тә түгел, 120 дустым иде, Айваз Садыйров миңа реклама ясап, язылучылар китерде. Инстаграмны августта гына ачым. Әлеге дә баягы шул Чаллыдагы кызларны искә алып. Шул Зөлфирә Галиева дигән ахирәтем бар, Рәфис, син инстаграмда бит ач әле, сине карыйк әле, нәрсә дә булса сөйлә, диде.

Җырлап, шигырь сөйләп җибәрәм. Минем тәнкыйтьчелләрем бар. Комментарий язмагыз, сүзегез булса хат рәвешендә языгыз, дим. Вакыт үткәч, бер туйгач мин аны бетерермен дә бәлки киләсе елларда. Авылча әйткәндә, гаилә әйбере иде бу, бер дә кеше карасынга түгел.

"Шаблон туйлар"

- Видеогызда сез туйлар үзгәрде дип тә әйтәсез. Нәрсәсе үзгәрде?

- Мин татарда гына димим, русларда да шул, чувашларда да. Хәзер безнең халык заманчалаштымы соң, мөмкинлекләре күбрәкме? Шуңа күрә хәзер туйларның матурлыгы юк. Татар, мишәр, рус, чуваш, үзбәк - хәзер бөтен туй бертөрле. Америка киноларында туйларны күрсәтәләр иде бит, киенгәннәр яшьләр, барысы да матур, пар күлмәктән, кияү көтеп тора чиркәүдә алтарь янында, кәләшне әтисе кулыннан тотып коридор буенча алып килә. Менә безнең халыкта да шундый әйбер була башлады. Америка стиленә киттеләр никтер. Бер дә матур димим мин. Русның да үзенең матур гадәтләре бар. 

Татар халкының да бит шулкадәр матур гадәтләре - кыз озату, сандык алу, бергә килеп, җырлый-җырлый көне буе өй бизәүләр дисеңме. Аннан икенче көнне киленне су юлына, чишмәгә алып төшү, киленнең бирнәсен төяп кияү йортына төшүләр, бал-май белән каршы алулар. Хәзер бал-май белән каршы алуның нәрсәгә икәнен дә аңламыйлар. “Ну, шулай тиеш бит инде” диде бер хатын. Алай тиеш түгел, мин әйтәм, аның төп мәгънәсе бар. Бал шикелле татлы, май шикелле йомшак, ипи кебек күркәм килен булып кил, төкле аягың белән, бәрәкәтле булып, мендәр кебек тулып тора торган тормышлы булып кил дип әйтеп бирергә кирәк. Синең мендәр салып һәм дә авызына бал да май тыгуың ул берни дә түгел. Хәтта йолаларны да белмиләр. Минем туйларны алып баруны ташлавымның бер сәбәбе шул иде. Бөтенесе бертөрле туйлар. Шаблон. Шаблон туйлар.

"Татар юморчылары әбиләрне ямьсез, шакшы итеп күрсәтә"

- Сез юморны ярату сәбәпле, хәзерге юморга да бәя бирсәгез иде.

- Мин бер генә кешене мактый алам. Алмаз Мирзаянов. Бик зур артист белән сөйләшкәнем бар, ул юморчының кеше алдына чыгып сөйләргә әйбере калмагач, хатын-кыз булып киенеп чыга диде. Безнең юмор күбрәк әби образына бәйләнгән. Бүгенге көнгә кадәр шул әби образыннан китә алмаган халыкны аңламыйм мин. Ник ул алай? Кем генә булмасын, нинди генә ир, хатын булмасын, тоталар да әби образын күрсәтәләр. Шулкадәр ямьсез, шулкадәр шакшы иттереп күрсәтәләр ул әбине. Шундый түгел бит татар әбиләре, бигрәк матур бит алар. Мыскыл кебек кабул итәм.

Рафис Фазылҗан юморы ошый, аның юморы да хатын-кыз образларыннан. Ләкин аның юморы сатира булуы белән ошый, ул бик чәнечкеле шаярта бит. Бөтен нәрсәне күрә. “Мунча ташын” гомумән яратмыйм. Ул шулкадәр чүпрәле камыр кебек. Татарда әлегәчә мин күз алдыма китергәнчә юмор юк. Һәм аның нинди булырга тиеш икәнен, менә шулай шаяртыгыз дип әйтә алмыйм.

Татарда юмор дөрестән дә билдән аста. Йоклау турында сөйлиләр, исерек ирләрне күрсәтәләр. Авыл кешесен күрсәтәләр икән, дөм надан итәләр, күрше турында булса – талашканын. Нишләптер юмор гел тискәре якларны күрсәтә.

- Татар матбугатының бүгенге халәтеннән сез канәгатьме?

- Бик авыр сорау булды әле бу.

- Газеталарны укыйсызмы соң?

- Әйе, укыйм. “Ватаным Татарстанны”, “Шәһри Казан”, “Шәһри Чаллы”ны күзәтеп барам. Матбугат та бит заманына күрә, ничек дип әйтим инде.

- Нәрсә җитми матбугатка?

- Кеше турында язу аз. Хәзер бит сәясәттә нәрсә булган, шуны язалар, шоу-бизнесны. Элек бит бигрәк гади кешене күп яза идек. . Укытучы, олимпиадада җиңгән балалар. Хәзер гади эштә эшләүче турында язучы юк. Хәзер өстен генә, матур әйберләр генә язабыз кебек тоела.

- Безне укыйсызмы? Интертатны?

- Укып барам. Сайтта чыкканнарны укып барам. Килешәм дә, килешмәгән җирләр дә бар. Ләкин һәрбернәрсә шулай булырга тиеш. Һәрбер нәрсәнең уңай ягы да, тискәре ягы да күренергә тиеш. Бик ошый, яратып укыйм. Күп әйберләрне укыйм, сезгә дифирамбалар укымыйм инде. Әйбәт. 

Фикерләр








Җәмгыять

"2016 елдан бирле рэперлар өчен кызыл ут яна". Абрар Булат татар рэпы, Хаски һәм концертларны тыю турында

Рэпер Абрар Булат – яңа стильдә эшләүче яшь башкаручыларның берсе. Ул рэперларның яңа мәктәбеннән, ягъни вокал элементы булган рэплар башкара. “Татар-информ”га интервьюсында ул татарда ни өчен рэп юк дәрәҗәсендә икәнлеге, Хаски кебек рэперларның ни өчен тыелганы һәм куркыныч темага җырлаган рэперларны ни өчен популяр булуы турында сөйләде.

Җәмгыять

6 куркыныч авыру: аларны булдырмас өчен кулны сабын белән юу җитә

Яшерен-батырын түгел, кайберәүләрнең җентекләп кул юуга исләре китми. Салфетка белән генә сөртәләр дә, "әй, чиста инде ул кул, әле күптән түгел генә юган идем" дип тынычланалар. Әмма кулны чиста тоту өчен аны сабын белән юу мәҗбүри. Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсе инфекционисты Ләйсән Әхмәтова шундый киңәш бирә. Пычрак кулдан безгә нинди авырулар йогарга мөмкин? Табиб белән шул хакта сөйләштек. 

Җәмгыять

Ачык чырай - такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата?

Бүген, 15 декабрьдә, Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Шушы көн уңаеннан "Интертат" "Татар кешесенең сиксән проценты чәйдән торамы?" дигән популяр мәзәккә нигез бармы икәнен белеште. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×