news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат» Лилия Муллагалиеваның хәлләрен сорашты: «Әкренләп тернәкләнәм»

news_top
«Интертат» Лилия Муллагалиеваның хәлләрен сорашты: «Әкренләп тернәкләнәм»
Фото: © «Татар-информ»

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең зур борчуы турында сөйләде.

  • «Борчу, сынау килде миңа, дусларым»: Лилия Муллагалиева җитди авырый.

Ике көн элек җырчы Санкт-Петербург шәһәрендә операция кичергән. Җырчы үзе хәбәр иткәнчә, операция 5 сәгать дәвам иткән, аның барлык лимфаларын, калкансыман бизләрне алганнар.

«Барысы да әйбәт, ясадылар. Иң мөһиме – яман шешне алып ташладылар», – дип бүлешкән иде Лилия Муллагалиева язылучылары белән.

«Интертат» хәбәрчесе җырчы белән элемтәгә чыгып, аның хәлләрен сорашты.

«Хәлләр әкренләп алга таба бара, Аллаһка шөкер. Менә бүген тамактагы трубканы, дренажларны алдылар. Системалар куеп торалар. Әле операциядән соң 2 генә көн үтте бит. Әкренләп тернәкләнәм инде, Аллаһка шөкер», – дип кыска гына аудиохәбәр җибәрде Лилия Муллагалиева.

Күпләрнең яраткан җырчысы Лилия Муллагалиевага саулык-сәламәтлек телибез. Тиз арада бу борчу-сынауларны җиңеп чыгып, Казанга кайтып, ире Илсур абый белән, балалары, якыннары арасында бергә озын-озак гомер итүен телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар