Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» кавыштыра — язмабыз герое, татарның иң шәп кызы сөйгән ярын тапкан

Безнең сайтта уңган, булган, кияүгә чыкмаган татар кызлары турында язма чыккан иде.

news_top_970_100
«Интертат» кавыштыра — язмабыз герое, татарның иң шәп кызы сөйгән ярын тапкан

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Интертат» иң уңган, иң чибәр, кияүгә чыкмаган кызларын эзләп табып, «Тәртипле, укымышлы, машиналы булсын» — татарның иң шәп кызлары нинди егет эзли?» дигән язма әзерләгән иде. Кызлар «Интертат» хәбәрчесенә үзләре һәм гаилә тормышына карашлары турында сөйләделәр. Аларның берсеннән-берсе матур фотоларын да урнаштырдык.

Шушы арада кызларның берсе әлеге язма аша сөйгән ярын табуы турында сөенечле хәбәр салды. Бер егет аны ошатып смс язган, очрашуга чакырган.

Менә шулай, «Интертат» ул таныштыра да, кавыштыра да. Бәхетле чибәркәйнең исемен әлегә әйтми торабыз. Сөйгән яры кулын сорап, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаса, серләрне чишәргә мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100