Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат»ка 20 ел: бабайлар ни өчен электрон матбугаттан төшеп калды?

Татар телле электрон журналистика тарихының чишмә башында торган «Интертат» газетасына 20 ел тулды. 2002 елның 1 мартында ул интернетта беренче татар электрон газетасы буларак эшли башлый. Шул уңайдан бүген ТР Журналистлар берлегендә интернет татар журналистикасына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.

news_top_970_100
«Интертат»ка 20 ел: бабайлар ни өчен электрон матбугаттан төшеп калды?
Салават Камалетдинов

Интернетта эшләүче татар журналистларына нинди таләпләр куела, бүген кайсы катлам электрон сайтларга күбрәк керә, милли кадрларны кайда әзерләү яхшырак – анда шушы мәсьәләләр күтәрелде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кереш сүзендә татар матбугатында елдан-ел уникаль укучылар артып килүен искәртте. «Бу трендны саклап калырга кирәк. Бу эшне башлаганда татар теле аз иде, хәзер социаль челтәрләрдә зур проектлар күп. Редакцияләр инстаграмда эшләп килә. Социаль челтәрләрдә татар сайтларының 1,7 млн язылучысы исәпләнә», - диде ул.

«Эксклюзивлар булса, татар сайтларын күбрәк укырлар иде»

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Интертат» сайты мисалында Интернетта татар журналистикасының перспективалары» темасына чыгыш ясады. Ул үзе шушы редакциягә эшкә килгәч тә, «интернетта кеше текст укымый» дигән сүзләр еш яңгыравын, көненә 3000 кеше керүе дә күп саналганын искәртте.

– Мин алай булырга тиеш түгел дип уйлый идем. Кеше никадәр укымый дисәләр дә, хәзер күрсәткечләр артып бара, димәк, бу чик түгел. Былтыр «Интертат»ның уникаль укучылары 1 млн нан артып китте. Мөгаен, 1 млн татарча укучы бардыр, мин шулай дип уйлыйм.

Классташларның ватсапта төркеме бар, шигырен, җырын җибәрәләр, «кайчан татар сайтына сылтама салырлар икән» дип көтеп утырам. Димәк, киләчәккә өмет бар. Без үзебез эшләп бетермибез – бөтен катламнар өчен дә кирәкле сайтлар юк. Безнең максималь аудитория ун тапкыр күбрәк дип уйлыйм, – диде Рәмис Латыйпов.

Рәмис Латыйпов фикеренчә, республика электрон матбугатын укучыларны Башкортстандагы татар телле аудитория хисабына да арттырып булыр иде.

– Башкортстанны карасак, Liveinternet та билгеләнгән урыннарның яртысыннан артыгы – татар сайтлары. Алар бездән соңрак башлаган. Без укучыны күпмедер дәрәҗәдә тәрбияләгәнбез, алар артта бара. Уфада да безнең сайтларны укыйлар, аларның позицияләре күпкә йомшаграк дигән сүз. Башкортстанда безгә үсәргә әле җирлек зур.

Кайчандыр 3 мең визит күп сыман иде, былтыр әле 62 мең дә булды. Минемчә, әле аудиториянең кечкенә генә өлешен колачлый алдык, - дип сөйләде ул.

Рәмис Латыйпов журналистларга дөньяда кайнау, киң караш җитми, дип саный.

– Үз эчебездә генә кайнап ятмас һәм журналистиканың абруен күтәрү өчен, журналистларны чит илләргә җибәрәсе иде. Бу хакта Әсгать Әхмәтович (Сәфәров – Т.И. искәрмәсе) белән очрашуда да әйттем. Һичьюгы, Үзбәкстан, Казахстан... бәлки, Башкортстан.

Элек бит журналист, әдип, язучыларның биографияләрен карасак, төрле чит илләрдә эшләгәннәр. Ә хәзер журфакны бетереп килгән журналистларның дөньяга күзаллавы да икенче. Баш мөхәррирләр генә түгел, журналистларны җибәрергә кирәк, - диде «Интертат» баш мөхәррире.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та фикерне куәтләп: «Казахлар көчле эшли, милли журналистиканы күтәрәләр. Анда барырга кирәк», - диде.

Рәмис Латыйпов шулай ук журналистларда тәнкыйди караш җитми, дигән фикердә.

– Журналистлардан да инициатива, шәхси батырлык кирәк. Журналистның шәхси батырлыгы юк икән, «әйдә әле, тәнкыйтьлә» дип, редактор гына мәҗбүр итә алмый, – диде Рәмис Латыйпов. Ул шулай ук татар сайтларында журналист тикшерүе бик сирәк булуын билгеләп узды.

«Татар матбугатында эксклюзивлар да юк. Эксклюзивлар булса, татар сайтларын укырлар иде, абруе да күтәрелер иде», - диде ул.

Журналистиканың абруен арттыруда хезмәт хакы да зур роль уйнаганын билгеләп үтте.

– Кешеләр безгә килә һәм китеп баралар. Егетләр китерергә уйласак, шул хакта уйларга кирәк. Журналистика – иҗади профессия, теләсә кем эшли алмый, шул кешеләрне дә тотып калырга тырышырга кирәк, чөнки алар сирәк килә, - диде Рәмис Латыйпов.

Кадрлар проблемасы беренче урында торганын түгәрәк өстәл утырышын алып барган Илшат Әминов та ассызыклады. КФУда журфакта бюджет урыннар кыскартылгач, билгеле, кул кушырып, өстән көтеп утырып булмый, нәрсә булса да эшләргә кирәк иде. «Татмедиа» да, ТНВ да үз проектлары белән чыкты. Илшат Әминов фикеренчә, бу эшне берләштерү хәерлерәк булыр иде, чөнки «кадрлар проблемасы үсәчәк кенә» ди ул.

«Журналистка шәхси бренд булдыру таләбен куябыз»

Бу темага киңрәк «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева тукталды. Милли журналистикада депрессив төсмерләр күбрәк булса да, аның фикеренчә, башка милләтләрнең хәле мөшкелрәк. «Татар журналистикасында 100әр мең җыйган инстаграм аккаунтлары, зур тиражлы газеталар бар икән, журналистика мәктәбе көчле дигән сүз», - диде ул.

– 2017 елда журналистикада бюджет урыннары бирелмәде, ә бу мөһим мәсьәлә. Авыл гаиләләренең КФУда бала түләп укытырлык матди мөмкинлекләре булмаска мөмкин. 2018 ел бу мәсьәләгә игътибар көчәйде – «Әйдә, ТНВга конкурсы» оешты, максатчан урыннар билгеләнде. Берничә бала контракт нигезендә татар журфагына кереп, редакцияләрдә эшли – барлыгы ун кеше. Татар журналистлары бу вакытта бер көч булып, шушы көрәшкә кушылдылар. Бу проблемага матбугат очрашулары үткәрелде.

2020 елда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында федераль бюджеттан 22 урын, 2021 елда 25 урын бирелде. Хәзерге вакытта 47 бала татар журналистикасы буенча «Татмедиа» белән берлектә әзерләнгән укыту программасын үтә – атна саен икешәр дәрес, - диде Алсу Исмәгыйлева.

Бүген беренче курс студентлары Зәринә Закирова һәм Илзирә Хәйруллина түгәрәк өстәлнең махсус кунаклары буларак та чакырылган иде.

Алсу Исмәгыйлева журналистларга мультиформатлы булу таләбе куелганын әйтте. Алар текст язарга, социаль челтәрләрдә материалын тәкъдим итәргә, бу тема белән туры эфирга чыгарга, камерадан оялмаска да тиеш. «Шулай ук шәхси бренд булдыру таләбен куябыз – аның материалы укылышы, каралышы шәхси брендка бәйле», - диде ул.

Алсу Исмәгыйлева әйтүенчә, таргетинг мәгълүматларына карасаң, интернетта татар текстларын укып, аңлаган, фикерен белдереп яза алган 430 мең кеше бар. Кемнәргәдер бу сан бик кечкенә тоелса да, ул үзе «бу шактый яхшы сан» диде.

Илшат Әминов кадрлар әзерлегендә кызганыч хәлгә кабат тукталды. Югыйсә, КФУ институтында зур студия дә төзелгән, техник чаралары да күп, тик алар дөрес кулланылмый. «Аларны бергәләп тә кулланып булыр иде. Берләшү ягын карамыйбыз», - диде.

КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин исә, филология факультетында журналистлар әзерләү эшен хупламавын белдерде.

– Ул урыннар татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә бирелгән. Студентлар журналист дипломы түгел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алып чыгачаклар. Атнага ике тапкыр очрашып, журналист әзерләү реаль әйбер түгел. Журналистиканың психологиясен, хокукый нигезләрен укыту да зарур. Бергә эшләргә кирәк, ул бер үзәк булырга тиеш. Таркау булырга кирәкми. Бездә дә чыгарылыш белгечләре мәгълүмат чараларына баралар. Җиде урынны да татар журналистларын әзерләргә бирәчәкбез. «Татар-информ» белән бергәләп кадрлар әзерләүнең бердәм үзәге кирәк дип саныйм, - диде ул.

«Интернет үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде»

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова газетаның интернетта ныклап ике ел ярым элек кенә эшли башлаганын әйтте.

– Сайт булган, ләкин социаль челтәрләрдә эш актив алып барылмаган. Бүген уникаль укучылар саны 8,5-9 мең. «Шәһри Казан» белән 2-3 нче урынны бүлешеп торабыз. Дәүләт басмасы буларак зур хулиганлык бирә алмаганлыктан, начар күрсәткечләр дип санамыйм, - диде Гөлнара Сабирова.

«Әйе, сездә эротика юк», - дип урынлы гына шаяртты Әминов.

Фейсбук, Инстаграм ябылгач, «Ватаным Татарстан» социаль челтәрләрдә 50 мең кешесен югалткан.

– Дәүләт басмасы буларак, бу эшне дәвам итә алмыйбыз. Шунысы сөендерә: бу сайтның күрсәткечләренә тәэсир итмәде, чөнки баштан ук «Вконтакте»да эшне алып бардык. Анда рәхмәтсез аудитория, лайк куймыйлар дисәләр дә, иң күп караулар, лайклар шуннан. Районнардан да «ВКонтакте» аша мөрәҗәгатьләр килә. Интернет үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. «Ватаным Татарстан» коры телле басма кебек таралган булса да, халыкчан басма икәнлегебезне күрсәттек, - диде.

Гөлнара Сабирова укучылардан нәрсә ошавы, нәрсә ошамавы турында сораштырулар үткәрелүен әйтте. «Негатив күп, безгә позитив кирәк, артистлар турында язмагыз, негативтан ардык, диләр. Укучыны тәрбияләү белән шөгыльләнергә кирәктер. Безгә сыйфатка тирән анализ ясарга вакыт җитте, - диде ул.

«Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров әйтүенчә, 2000нче елларда басма матбугатка язылулар кимесә дә, аңа карап сайтларга кермәделәр. Дистә еллар узып, смартфоннар килеп чыккач кына хәл үзгәрде.

– Халыкның татарча укуында смартфоннарның роле зур булды. Беренче чиратта, ватсап, инстаграмга татар матбугатын карарга түгел, оныкларын, башкаларны карарга керделәр. Шуны караган арада, татар матбугаты язмалары да килеп чыкты. Шулай итеп, элек укыган даирәгә килеп чыктылар, - диде Данил Сәфәров.

Данил Сәфәров бабайлар проблемасын күтәрде. Аның сүзләренчә, бүгенге әбиләр алдынгы карашлы, һәрберсенең смартфоннары бар. Ә бабайларның гомере дә кыскарак, озынрак гомерлеләре дә гади төймәле иске телефон белән йөри.

– Басма матбугатта гел бабайлар хатлар җибәрә иде. Бабайлар актив булды. Хатын-кызга караганда, кәгазь газета ачкан бабай күбрәк күз алдына килә иде. Бабайлар электрон матбугаттан төшеп калдылар. Татарда бабайлар проблемасы бар, – диде.

Данил Сәфәров, ни дисәң дә, җиңелрәк темаларга халык күбрәк өстенлек бирүен билгеләп узды.

– Элек «Кәеф ничек?» газетасын чыгара идек, ул сары матбугат иде. Бер мөхәррир: «Хатыным укытучы кеше, бер кочак гәҗит яздырабыз, шуннан аралап «Кәеф ничек?» дигәнен тартып чыгара", - дип сөйләгән иде. Иң затлы кеше дә театрга караганда «Магнит», «Пятерочка"га ешрак йөри, - дип нәтиҗә ясады ул.

Журналистларны чит илләргә җибәрү дигәннән, Данил Сәфәров хосусый матбугат чараларын да онытмаска киңәш итте. «Багажникка утыртып булса да алып барырбыз», - диештеләр.

«Хулиганлык барыбер кирәк»

«Шәһри Казан» газетасы редакторы Радик Сабиров интернет журналистиканы аңларга, баш исемнәр куярга «Интертат» өйрәткәнен ассызыклады.

– «Шәһри Казан», беренче чиратта, басма газета, ләкин онлайн тормышсыз яшәп булмый. Беренче чиратта, газета белән шөгыльләнергә тиешбез, ләкин сайтларга да игътибар бирәбез. Атнасына 7 көн 24әр сәгать сайт, соцчелтәрләр белән шөгыльләнәбез. Төп трафик инстаграмнан бара иде – 108 мең язылучы. Инстаграм ябылгач, башта кәеф төште, бер атнага куллар салынды, аннан ай саен 45-50 мең сум эшли башлаган идек. Трафикны югалттык – 13-14 урыннан 35 урынга тәгәрәдек. Аннан башка соцчелтәрләргә игътибарны юнәлттек, - диде ул.

Радик Сабиров та укучылар санын арттыру өчен тыйнаклыкны арткы планга күчерү кирәклеген әйтә. «Без тыйнак, барыбер хулиганлык кирәк», - дип «Хатын кызга нинди секс кирәк?» дигән язманы егылып укыганнарын сөйләде.

Айдар Сәлимгәрәев утырышны кадрлар темасына фикере белән йомгаклады.

– Хәзерге редакцияләрдә татар теле укытучылары эшли. Журфактан өч ел буена районнарга бер журналист кайтканы юк. Бердәнбер журналист Чаллыга кайтты. Безнең максат – талантлы булмаса да, редакциягә кайтып эшләргә әзер кешеләрне әзерләү. Иң зур проблема шул, - диде ул.

«Акча түләсәләр, кайтырлар. Без яхшы журналистлар чыгарабыз, аларны Казанда эләктереп калалар шул», - диде Васил Гарифуллин.

Бу темага бәхәс куерып китә башлаган иде дә, «аерым сөйләшү кирәк булыр», дип утырышны төгәлләп, таралышуны хуп күрделәр.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 май 2022
    Исемсез
    Хезмэт хакын арттырсалар, мин дә редакцияхә эшкә керер идем. Көтеп утырып, 59 талдычу инде
  • 19 май 2022
    Исемсез
    Нищава, нищава - сезнен урамыгызда да бэйрэм булыр. Эйе бит?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100