Интернетта татар контентын ничек үстерергә: авылны ярат, өчпочмактан кит, акча эшлә!
21 февраль – Бөтендөнья туган тел көне. Бөтендөнья татар яшьләре форумы интернетта татар контентын үстерү буенча брейнсторминг – татарча әйтсәк, «ми давылы» үткәрде. «Интертат» әлеге чарада яңгыраган фикерләрне яктырта.
Интернетта татар телендәге контентны үстерү турында «ми давылы»нда, ягъни фикер алышуда студентлар, мәгълүмати технологияләр, медицина өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, мәктәп укучылары бар иде.
Бөтен булган фикерләрегезне әйтегез, безнең төп кагыйдә – тәнкыйть юк. Әгәр берәр кешенең идеясе ошамый икән, аны тәнкыйтьләмибез, – дип башлап җибәрде Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Интернетта татар телле материалны арттыру ихтыяҗының сәбәпләренең берсе – ясалма фәһемнең әлегә татарча эшли алмавы. Хәзерге вакытта күп төрле өлкәдә кешеләр ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәменнән файдалана, ул үзе кеше язган таләпләргә нигезләнеп, текстлар, рәсемнәр, видеолар эшли ала. Интернетта татар телле материаллар чагыштырмача әз булганга, ЯФның әлегә татар телендә сыйфатлы җавап бирү мөмкинлекләре бик чикле.
«Акыл университеты» белем бирү проектының «Ясалма фәһем» онлайн курсын алып баручы Сәйдәш Мифтахов татар телле контентның аз булуын билгеләп үтте.
Аралашуда катнашкан яшьләр татар теленең өй теле генә булып калмавын тели. Алар төрле файдалы мәгълүматның интернетта татар телендә күбрәк булуын теләгәннәрен әйтте. Мәсәлән, ораторлык осталыгына татар телендә өйрәтү кирәклеген әйттеләр.
Татар яшьләренә нинди контент кызыклы?
«Татар телендә нинди контент ясап була?» дигән сорауга яңгыраган кайбер идеяләр:
- Дөнья буйлап сибелгән татарларның тормышын күрсәтү. Мәсәлән, кемнәр алар, кайда һәм ничек яшиләр.
- Күбрәк подкастлар яздыру. Подкастларга эшмәкәрләрне чакыру.
- Казандагы төрле кызыклы урыннар турында сөйләү.
- Татарлар турында фактлар яктырту, мәсәлән, ни өчен татарлар элек шулай яшәгән, безгә кадәрге татарларның яшәү рәвешенең бүгенге көн татарларына тәэсире нинди.
- Татарча спорт контентын булдыру. Узган сезонда «ТНВ Планета» телеканалында 5 ел дәвамында күрсәтелеп барган татарча хоккей да бетте, шуңа күрә татар телендә спорт ярышларын яктырту актуаль.
- Татар телен белмәгән татарлар да бар, алар өчен онлайн мәктәпләр ачарга. «Ана теле» платформасы ябылды, шуңа күрә телне өйрәнү өчен яңа төрле онлайн мәктәпләр кирәк, конкуренция булсын өчен кимендә 10 мәктәп.
- Шулай ук татар телендәге күпчелек контент авыл темасына бәйле, әлеге темадан һәм татарлар турында примитив фактлар, татарларны һаман чәкчәк, өчпочмак белән ассоцияцияләштерүдән бераз читләшергә дә кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Шулай да, безгә, Татарстан татарларына, примитив кебек тоелган нәрсәләр, мәсәлән, гармун тартып җырлау, өчпочмак, чәкчәк башка төбәктәге татар яшьләре өчен бик тансык булуы да искә төшерелде.
- Татар телле контент әзерләгәндә аудиторияне кисмәскә, караучылар арасында читтәге татарларны да югалтмаска кирәк, дип әйтелде.
Видеоларда караулар җыю гына җитми, сата белү дә кирәк
Видеоларны караучылар күбрәк булсын өчен төрле киңәшләр дә бирелде. «YouTube»ка куеласы видеоларның тышлыкларына да игътибар итәргә кирәклеген әйттеләр. «YouTube» алгоритмнары видеоны алга этәрсен өчен, ул күбрәк кешегә күренсен өчен, видеоны ничек итеп дөрес төшерергә икәнен белергә, моңа өйрәнергә кирәк. «YouTube»тагы озын видеоларны, кыска өлешләргә бүлеп, «Shorts» форматында да куярга кирәк. Шулай ук видеолар күбрәк карау җыйсынга, видеода төшәргә сөйли белүче кешеләр табарга кирәк, аларны «авыз ачып карыйсы» килсен.
Татарлар саны русларга караганда әзрәк булгач, караулар саны да барыбер рус телендәге видеолардан әзрәк булачак, шулай да бөтен төрки дөньяны онытмаска кирәк. Мәсәлән, күп татар телле видеолар астындагы комментарийлар арасында «Мин – казах, ләкин барысын да аңладым, безнең телләр охшаган икән» дигән мәгънәдәге язмалар еш очрый. Шуңа да башка төрки халыклар да аңласынга, гади тел белән язарга яки сөйләргә була.
Видеоларда караулар җыю гына җитми, сата белү дә кирәк, дигән фикер дә әйтелде. Бу – һәр идея, эшчәнлек ул үз-үзен яшәртергә тиеш, ягъни эшләгән проектлар үзен үзе акчалата тәэмин итәргә тиеш, дип аңлатылды. Энтузиазмда гына эшләнгән нәрсә озын гомерле булмаска мөмкин.
Шулай ук маркетинг законнары да искә алынды. Бөтен җирдә күренәсең килсә, ягъни интернетта эшләгәнеңне кешеләр күрсен дисәң, мәгълүматны төрле форматта бирергә кирәк: текст, аудио, видео, фото. Татар теленең интернеттагы үсеше сизелсен өчен, барлык форматлар да булырга тиеш.
Әлеге темага фикер алышу дәвам итәчәк
2 сәгатькә якын фикер алышканнан соң, Райнур Хәсәнов яңгыраган идея, тәкъдимнәр яңадан эшкәртеләчәген әйтте һәм кабат очрашып, кайбер идеяләр буенча юл картасы ясап, аларны тормышка ашыру турында уйлашырга тәкъдим итте.
Бөтендөнья татар яшьләре форумында «ми давылы»на шулай даими җыелышалар һәм алдагы очрашуларда актив, үз фикерен белдерергә теләгән яшьләрне көтеп калалар.
Без атна саен диярлек яшьләр белән күрешеп фикер алышабыз. Мәсәлән, узган атнада без 2 проект буенча сөйләшергә җыелыштык. Беренчесе – «Ачык университет», без аның форматын бераз үзгәртергә телибез, икенчесе – «Мин татарча сөйләшәм».
Узган елны декабрь ахырында шулай ясалма фәһем темасына фикер алышу үткәргән идек һәм, ЯФ кешеләрнең гомерен җиңеләйтә, ләкин кешеләр аның турында белми, шуңа күрә аларны өйрәтергә кирәк, дигән фикергә килдек. Шулай итеп, безнең «Ясалма фәһем» онлайн курсы идеясе барлыкка килде.
Бу очрашуга кадәр без гадәттә кешеләрне Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары арасындагы чатлар аша гына чакыра идек, ә хәзер килергә теләүчеләрне социаль челтәрләрдә игълан язып чакырырга булдык. Алга таба да шундый форматта эшләячәкбез. Киләсе фикер алышулар турында мәгълүмат безнең социаль челтәрләрдә чыгып барачак, – дип сөйләде Райнур Хәсәнов.
«Авыл темасыннан читләшергә кирәк, дигән әйбер дөрес түгел, без авыл белән булырга тиеш, без авылны яратырга тиеш»
Үзләре татарча контент булдыручы кешеләрнең дә фикерләре төрле. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы танылган блогер Рәмис Гыйльметдинов авыл темасыннан читләшергә кирәк дип санамый.
Бездә, мин һәм үзем белгән блогерларда, инде соңгы 2-3 ел дәвамында авыл темасы турында бернинди видео күргәнем юк, чөнки авыл темасына без пандемия чорында төшердек. Без ул вакытта беркая чыкмыйча өйдә яттык, кемнәрдер – авылда, менә шул чакта без күп итеп авыл турында төшердек. Минем белүемчә, соңыннан беребез дә ул темага кайтмады, чөнки күп итеп төшердек, видео өчен темалар бетте.
Бардыр ул авылда эшләгән блогерлар, алар, әлбәттә, шәһәрне төшерә алмый, шуңа авылны төшерә. Әллә мин белмимдер, хәзер блогерлар да күп, авыл турында төшерүчеләр истә түгел. Булса да, мин аңа каршы түгел, мин үзем дә авыл турында меңләгән видео төшерер идем, әгәр кызык тема булса. Үземнең дә авыл турында бик күп видеоларым бар, алар бер-берсен кабатламый. Авыл темасыннан читләшергә кирәк, дигән әйбер дөрес түгел, без авыл белән булырга тиеш, без авылны яратырга тиеш. Шул ук чәкчәк, өчпочмак та булырга тиеш, ул – безнең милли хәзинәбез, без аның белән горурланырга тиеш, – диде Рәмис Гыйльметдинов «Интертат» хәбәрчесенә.
Ә видео төшерүнең акча да китерү мөһимлеге белән блогер килеште.
Төшерелгән видео өчен акча түләнергә тиеш. Ул да бит вакыт. Мин бер минутлык видео төшерер өчен өч сәгать ярым вакыт әрәм итәм, ягъни мин төп эштән арып кайтам, аннары соң видео төшерәм, монтажлыйм, ни өчен мин аның өчен акча алырга тиеш түгел? Ул видео өчен күп акча кертелә, мисал өчен, яхшы камералы телефоннар хәзер кыйбат. Видео матур эчтәлекле, ләкин аның сыйфаты начар икән, әлбәттә, сине кеше карамый. Микрофон, ут – болар да кыйбат тора. Барысы да акчага. Хәзер, Аллага шөкер, дәүләттән дә ярдәм килә башлады, «Ел блогеры» кебек төрле бәйгеләр үткәрелә, шуларда катнашып җиңәргә була, – диде ул.
Блогерларның күбесенә акча реклама төшергәннән килә, Рәмис Гыйльметдинов шуның турында да сөйләде.
Рекламасыз гына төшерүче блогер коллегаларым да бар. Алар: «Миңа реклама кирәк түгел, бу – минем принципиаль позиция, мин үземә һәм язылучыларыма «беркайчан да реклама кертмим» дип вәгъдә иттем», – диләр. Хәзер аларның сәхифәләрен карасагыз, алар сүнеп бетте, күбесе инде күптәннән төшермиләр, булды – бетте. Алар төшерде-төшерде, ләкин видео сыйфатлары шул ук калды, чөнки акча килмәде. Видеоларны төшерер өчен күп вакыт һәм акча китә, шуңа күрә ул бәяләнергә тиеш, – дип сөйләде блогер.
«Өчпочмаклаштырудан» китәргә
PR һәм SMM белгече, «Че гуглит татар кызы», «Kara.duslar» проектлары авторы, «Идел» журналының шеф-редакторы Динара Зиннәтова үзенең Телеграм каналында һаман өчпочмаклар темасына шаяруларны тәнкыйтьләп язды.
«Адекват татар фикер лидерлары «өчпочмаклаштырудан» (Динара Зиннәтовада «өчпочмакивание» дип бирелгән) китәргә теләп, яңа локаль атрибутлар, темалар эзләгән вакытта, «Татмедиа» коллегиясендә милли трендлар турында сөйләгәндә менә шушы...» – дип, ул тагын шул ук өчпочмак темасына кайтып калганнарын ошатмаганын яза.
Ул Телеграм каналында Татарстан медиасында яңа елда нәрсәләр көтелә алганы турында пост урнаштырган.
Динара Зиннәтова язмасыннан кайбер фикерләр: «Гаилә елы уңаеннан гаилә кыйммәтләренә багышланган махсус проектлар көтәргә кирәк. Социаль челтәрләрдә карточка форматы инде бөтен җирдә бар, димәк, ул тиздән туйдырачак, шуңа күрә аңа алмашка берәр яңарак формат килергә мөмкин. Инфокурслар авторларын тагын да күбрәк хейт көтә. Брендлар кечкенә блоглар белән эшләүгә күчә бара, чөнки кечкенә блогның аудиториясе терерәк. Гамәли семиотика институты ясалма фәһем ярдәмендә татар сөйләмен аңлый һәм синтезлый алуга якынлаша бугай. Бу да татар контенты өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Узган елда күпләр актив рәвештә подкастлар яздыра башлады, 2024 елда подкастлар тагын да артачак».