Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәйдәш «Ясалма фәһем»гә өйрәтә: «Нейрочелтәр кеше өчен тормыш иптәше дә сайларга мөмкин»

«Ачык университет» белем бирү проектының «Ясалма фәһем» онлайн курсының икенче дәресе үтте. «Интертат» хәбәрчесе дә курсның дәресләрен тыңлап, уку дәвамында алган кайбер мәгълүмат белән бүлешә.

news_top_970_100
Сәйдәш «Ясалма фәһем»гә өйрәтә: «Нейрочелтәр кеше өчен тормыш иптәше дә сайларга мөмкин»

Әлеге курска хәзергә 200дән артык кеше теркәлгән, алар арасында – укытучылар, студентлар, журналистлар, программистлар һәм башка һөнәр ияләре. Курска теркәлү хәзер дә мөмкин, моның өчен сылтама аша узарга кирәк.

«Ясалма фәһем» онлайн курсының спикеры – Сәйдәш Мифтахов. Беренче дәрестә ясалма фәһем белән беренчел танышу булды.

«Ясалма фәһем» онлайн курсының беренче дәресенең видеоязмасы. Анда ясалма интеллект белән ничек эшләргә дигән база курслары бирелә.

«Ясалма фәһем ул – үзенең күргән мәгълүматына таянып, яки яңалык, яки искелекне берләштереп, ниндидер яңа мәгълүмат ясау өчен кулланыла торган система», - дип сөйләде лекцияләрнең берсендә Сәйдәш Мифтахов.

Ясалма фәһем (ЯФ) текстлар уйлап яза, рәсемнәр, видеолар ясый, тавышны үзгәртә ала. Ясалма фәһем 3 нигездән тора. Беренчесе – мәгълүмат (ЯФ нинди мәгълүмат ала, шуны чыгара). Икенчесе – сыйфатлар (зур мәгълүматны алып, компьютерга аңлаешлы рәвештә бирер өчен кулланыла, ягъни мәгълүмат детальләргә бүленә). Өченчесе – алгоритм (ЯФ мәгълүматны туплап, аны төрле сыйфатлар дәрәҗәсендә күрсәтеп, ниндидер алгоритм рәвешендә безгә җаваплар бирә).

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фотода Сәйдәш Мифтахов

Журналистларның ясалма фәһемгә ярдәме

ЯФ эшкәртер өчен материалны интернеттан ала, хәзерге вакытта интернетта татар телендәге материаллар бик күп түгел. Шуңа күрә ЯФ татар телен гомумән аңламаска яки мәгънәсез җаваплар бирергә мөмкин, кайбер очракларда ЯФ текстында татар, башкорт, казах һәм башка төрки телләр буталган булып чыга.

«Интернетта татар телендә материалыбыз күп булса, киләчәктә ясалма фәһемебез дә бик яхшы эшләячәк, дип өметләнеп калам. Журналистлар, сез бик яхшы эш эшлисез, һәм мин сезгә, ясалма фәһем өлкәсендә эшләүче кеше буларак, бик рәхмәтле», – диде Сәйдәш Мифтахов. Димәк, интернетта татар теле кулланылышын тагын да арттырырга кирәк.

Шулай да, ясалма фәһем тарафыннан татар телендә уңышлы язылган текстлар да була. Андыйларны Сәйдәш Мифтахов «ChatGPT»дан яздыртып күрсәтте.

Хәзерге вакытта «ChatGPT»ның яхшы эшли торган версияләре түләүле, һәм түләүне Россия карталары аша булдыру мөмкин түгел. Лектор әйтүенчә, төрле ысуллар табып, бу мәсьәләне хәл итеп була, яки башка нейрочелтәрләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Барлык мәгълүмат курсның укучыларына махсус төзелгән чатта тәкъдим ителә, сылтамалар җибәрелә. Шулай ук чатта дәрестә аңламыйча калганнарны да сорарга мөмкин, турыдан-туры элемтә бар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, уку бушлай, дәресләр онлайн форматта уза. Дәресләрдән соң аларның видеоязмалары да җибәрелә, шуңа күрә аларны онлайн карый алмаучылар башка көнне дә кереп карый ала.

«ChatGPT» кеше өчен тормыш иптәше дә сайларга мөмкин

Сәйдәш Мифтахов, ясалма фәһем ярдәмендә язылган текстлар турында сөйләгәндә, бөтен дөньяны шаккатырган бер кызыклы очрак турында да искә алды. Узган елны Россия студенты үзенең диплом эшен «ChatGPT» ярдәмендә язып, уңышлы яклый алган, дигән яңалык таралган. Хәзер инде шул ук егетнең «ChatGPT» ярдәмендә үзенә хатын тапканы турында язалар. Егет төрле танышу сайтларында «ChatGPT» ярдәмендә кызлар белән язышкан, шул кызлар белән аралаша торып, ул үзенә хатын сайлаган. Булачак тормыш иптәше белән аралашуны ул үзе түгел, ә «ChatGPT» боты башлаган. Әлеге очрак турында «Мәскәү егете «ChatGPT» тапкан кызга тәкъдим ясаган» дип яза РБК.

Ясалма фәһем язган текстлар үрнәкләре

«Ясалма фәһем» онлайн курсында укучыларга практик өй эшләре дә бирелә, мәсәлән, берәр ЯФ ярдәмендә текст язып карарга. Мин «Perplexity», «Яндекс»ның «YaGPT» нейрочелтәрләре һәм «Айрат AI» Телеграм-ботыннан төрле текстлар яздыртып карадым. Алардан «Татар теленең дөньядагы роле» темасына мәкалә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә план-конспектлар язуларын сорадым. Кызганыч, бу үтенечләрне татар телендә үти алмадылар, ләкин русча яхшы җаваплар килде. Аеруча, «Яндекс»ның «YaGPT» нейрочелтәренең «Рәвеш» темасына эшләнгән план-конспекты ошады. Нәтиҗәләрне түбәндәге скриншотларда күрә аласыз.

Perplexity

Perplexity

Айрат AI

YaGPT

YaGPT

Алдагы дәресләрдә ЯФ ярдәмендә рәсем, видео һәм тавыш белән эшләүгә өйрәтәчәкләр.

«Ясалма фәһем» онлайн курсының икенче дәресенең видеоязмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100