Интернат балалары нәрсә белән аерылып тора: «Интернат мине үзем булып калырга өйрәтте»
Мәктәп укучыларының һәрберсе үзенчәлекле холыкка ия. Бу очракта шәхес буларак формалашуда белем алу учреждениеләре генә түгел, ә гаиләдә алган тәрбия дә зур роль уйный. Тик барлык балалар да әти-әни канаты астында үсми, кемгәдер иртәрәк олы тормышка аяк басарга туры килә. Сүз интернатта торып укыган балалар турында бара.
«Интернат» һәм «мөстәкыйль тормыш» дигән төшенчәләр үзара бик тыгыз бәйләнгән. Әлеге урында син үзеңнең эш-гамәлләрең өчен тулысынча үзең җавап бирергә өйрәнәсең. Гомумән, бар нәрсә алдында да үзеңнең җаваплылыгыңны тоясың. Шуңа күрә кешедә төрле уңай сыйфатлар тәрбияләнә. Мисал өчен, элегрәк бик оялчан булган бала, күпмедер вакыт узганнан соң, иң кыю кешегә әверелергә мөмкин. Әйе, үземнең дә интернатта тору тәҗрибәсе булганга күрә, үземнең һәм дусларымның холык ягыннан үзгәрешләреннән чыгып нәтиҗә ясыйм, дисәм дә ялгышмамдыр.

Мәкаләмнең беренче өлешендә интернатны мин үз күзлегемнән чыгып тасвирладым. Ә башкалар аның турында ни уйлый икән соң? Интернат тормышының нәрсә икәнен белгән кешеләр белән элемтәгә чыктым. Интернатның кеше тормышында нинди роль уйнавын ачыкладым. Төрле җаваплар ишеттем. Әлеге сорауга аларның фикерләрен тәкъдим итәм.
Венера Хаева-Хәмитҗанова: «Биредә яшәгән балаларның хәтер дәфтәрендә «мәктәп», «укытучы» сүзләре белән беррәттән «интернат», «тәрбияче» сүзләре дә урын ала»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» директоры Венера Насыйх кызы Хаева-Хәмитҗанова:
Интернат тормышы – үзе бер дөнья. Аның үз кагыйдәләре, тәртибе, таләпләре бар. Безнең барлык уңайлыклары булган заманча, якты, матур интернатта яшәү чоры – балалар гомеренең бер этабы ул. Интернат балаларны мөстәкыйльлеккә һәм шул ук вакытта бердәмлеккә дә өйрәтә. Көн саен иртән әти-әни кочагыннан мәктәпкә килгән балалардан үзгәрәк алар. Тирә-юньдәгеләр белән бик тиз уртак тел табарга сәләтле, аралашучан балалар. Берничә ел бергә яшәгән балалар арасында туганнарда гына була торган эчкерсез зур дуслык барлыкка килә. Аларны уртак борчулары, шатлыклары, серләре берләштерә. Урын җыю, бүлмә җыештыру, ашханәдә кизү тору кебек эшләр аша мөстәкыйль тормышның нигезенә төшенәләр.
Тәрбиячеләр исә аларның иң якын кешеләренә әверелә. Интернатка килгән беренче көннән, биредә яшәү дәверендә янәшә булып, алар белән бергә көлүче, елаучы, уңышларына сөенүче, белем һәм тәрбия бирүче әлеге кешеләр бала тормышында бик зур һәм әһәмиятле роль уйный. Интернатта яшәп, мәктәпне тәмамлап китүче балаларын олы юлга озатканда, әти-әниләрдән ким борчылмыйлар. Биредә яшәгән балаларның хәтер дәфтәрендә «мәктәп», «укытучы» сүзләре белән беррәттән «интернат», «тәрбияче» сүзләре дә урын алуына һич шик юк.
Чулпан Шәрипова: «Балаларга берникадәр вакыт адаптация чорын кичерү кирәк»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова:
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның интернат өлеше балаларны 5 нче сыйныфтан кабул итә. Гимназиягә укучылар сайлап алу формасында эләгә, шуңа күрә интернат тормышына да тәрбияви яктан әзерлекле балалар килә. Интернат тормышы баланың киләчәгендә нинди роль уйный соң? 5-6 нчы сыйныф укучыларын гаилә тормышыннан аерылып, әти-әни кочагыннан чыгып, интернат тормышына килеп керү – берникадәр дәрәҗәдә стресс кичерергә мәҗбүр итә. Билгеле сәбәпләр аркасында мондый балаларга берникадәр вакыт адаптация чорын узу кирәк.
Интернат киләчәктә баланы студент тормышында көтәчәк мөстәкыйль тормышка әзерли. Беренчедән, бала үзе гадәтләнмәгән ситуацияләргә тарый, гап-гади көндәлек проблемаларын үзе хәл итәргә өйрәнә. Икенчедән, уку, белем алу юнәлешендә бала өчен мөстәкыйль рәвештә өй эшләрен эшләү, әти-әни ярдәменнән башка көндәлек эшләрне башкару гадәти хәлгә әверелә. Өченчедән, бала үзе кебек яшьтәшләре белән тыгыз аралаша, һәм алар аның гаиләсенә әверелә.
Бала үсешендә аның класс тәрбиячесенең дә тәҗрибәле, тәрбияви һәм психологик яктан белемле булуы шарт. Шул очракта укучы укуда гына түгел, тәрбия өлкәсендә киләчәк тормышка әзерлекле була. Гомумән, интернат ул – тормыш мәктәбе. «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашсак, алардан еш кына мондый сүзләрне ишетергә туры килә. «Гимназия-интернат безгә төпле, нигезле белем генә биреп калмады, аның интернаты безне киләчәктә көткән мөстәкыйль тормышка әзерләде. Безгә студент тормышына күнегергә, гадәтләнергә күпкә җиңелрәк булды», – дигән фикерләрне ишетергә була.

Интернатта яшәгән балалар нәрсә белән аерылып тора? Алар үзләренең эшләренә, әйткән сүзләренә күпмедер дәрәҗәдә җаваплырак карый. Мондый балалар берникадәр җитдирәк, чөнки аларның, уку белән бәйле мәшәкатьләр өстенә, көндәлек тормышта очрый торган проблемалары да өстәлә. Гомумән алганда, әгәр дә бала үзенең тормышын интернат белән бәйләргә тели, үзенең белемен үстерү максаты белән бирегә яшәргә килә икән, аның киләчәге тулысынча үз кулына күчә. Әти-әниләрнең дә күңеленә күпмедер дәрәҗәдә тынычлык килә. Димәк, интернат кешенең тормышында зур роль уйный, дип әйтәсе килә.
Интернат тормышының тискәре яклары да бар. Һәр бала, ничә яшьтә булуына карамастан, гаилә җылысында тәрбияләнергә, әти-әни кочагында үсәргә, гаиләдән аерылмаска тиеш. Икенче төрле әйткәндә, бала әти-әнисен еш күреп торырга һәм аның җылы мөнәсәбәтен тоярга тиеш.
Бу очракта интернатта яшәүче балаларга әлеге ситуациядән чыгу юлы нинди соң? Беренчедән, безнең гимназия-интернатта әти-әниләр өчен махсус көн булдырылган. Икенчедән, гимназия әти-әниләр белән хезмәттәшлеккә һәм элемтәгә һәрвакыт ачык. Интернат тибындагы гимназия буларак, юнәлешебез – әти-әниләр белән тыгыз эшләү. Шул нисбәттән, әти-әниләр белән бик күп уртак проектлар тормышка ашырыла. Җыр-бию, техник, фән һәм уку өлкәсендәге конкурсларда катнашканда, әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Шул сәбәпле интернат балалары да үзләрен бу эштә кирәкле тоеп, әти-әниләре белән ешрак очрашу һәм аралашу мөмкинлеген алалар.

Гөлгенә Саттарова: «Җылы гаилә кочагыннан аерылуга бөтен бала да әзер түгел»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» тәрбиячесе Саттарова Гөлгенә Глүс кызы:
Интернатта яши башлау – балалар өчен зур сынау. Сынау, чөнки гадәти тормыштан – җылы гаилә кочагыннан аерылуга бөтен бала да әзер түгел (бала гына түгел, олыларның да әзер булмаганнары бар, дөресен әйтергә кирәк). Шул этапны горур үткән балалар интернатта тулы тормыш белән яши башлый, ә сагынуга бирешкәннәр кире өйләреннән йөреп укуга күчә, я бөтенләй мәктәпне алыштыра. Мондый очракларны да күргән булды. Шуңа интернат кешеләрнең күңелен чыныктыручы рольне башкарадыр – бу иң беренче чиратта.
Икенче чиратта, интернат ул – үзе бер гаилә. Ияләшеп беткән балалар өчен анда – нәкъ өйдәгечә мохит, дисәм, ялгышмамдыр. Яшәү, ашау, җыештыру, тәртип буенча кагыйдәләр бар, ләкин алар балаларны билгеле бер кысага куярга: яхшыны начардан аерырга да, җәмгыятьтә үзеңне тотарга да өйрәтә.
Тәрбияче булып эшләгән дәверемнән күңелемдә җылы хатирәләр калды. Бу, иң беренче чиратта, укучылар белән эшләү аркасындадыр. Гомумән, балалар белән эшләргә, аралашырга яратам. Дөньядагы иң чиста күңелле кешеләр бит алар. Төрле ситуацияләргә балалар күзлегеннән карарга өйрәнү бик җиңел түгел, әмма өйрәнгән очракта, тормыш күпкә гадирәк булып тоела.
Алар белән үткәргән вакытлар: өй эшләре эшләү, бүлмәләрдә җыештыру мизгелләре, саф һавада йөрүләр, экскурсияләр, салатлар ясап сыйланулар, төрле чараларга әзерләнүләр, видеолар төшерү – болар барысы да бик рәхәт булган икән, дип искә алам.
Җитәкчелек белән киңәшләшеп, кыенлыклар туса, проблеманы уртага салып сөйләшеп, киңәшләшеп эшләү дә тәрбияче булганда бик булышты. Барысына да мин бик рәхмәтле.
Алия Шәрифуллина: «Балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнә, җаваплылык хисе арта»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» тәрбиячесе Шәрифуллина Алия Вил кызы:
– Интернатта яшәү – яңа тормышка бер адым. Балалар интернатта мөстәкыйльлеккә өйрәнә, аларда үз-үзләренә карата җаваплылык хисе арта. Яңа дуслары барлыкка килгәч, алар белән рәхәтләнеп аралашалар.

Адилә Зыязетдинова: «Интернат – яшәү урыны гына түгел, икенче өем булып тора»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның чыгарылыш сыйныф укучысы Адилә Зыязетдинова:
Интернат минем тормышымда бары тик якты хатирәләр белән истә калды. Беренчедән, биредә якын дуслар таптым. Алар белән үткәргән минутларымны йөрәк түрендә саклыйм. Интернат тормышыннан бер хатирәне генә аерып әйтә алмыйм, чөнки аның һәр көне минем өчен үзенчә якын. Интернат ул – минем өчен яшәү урыны гына түгел, ә икенче өем булып тора, чөнки анда без үзебезнең күп вакытыбызны үткәрәбез. Шуның өчен тәрбиячеләр дә иң якын кешеләргә әвереләләр. Алар һәрберебезне дә үз балаларыдай яраттылар һәм кайгырттылар. Алар белән үзара мөнәсәбәтләр бик якын иде, шуңа күрә алар безнең хис-кичерешләребезне тыңларга һәрвакытта да әзер иделәр. Авыр вакытта ярдәм кулы сузучылар – бүлмәдәшләр, янәшәдә яшәгән дусларым.
Интернатта үткәргән беренче көнемне хәтерлим. Мине «Кая килеп эләктем?» кебек сорау биләп алды, ниндидер үзем дә аңламаган хисләр кичердем. Башлангыч чорда өйне, әти-әнине сагындым. Тик янымда дуслар, тәрбиячеләр булгач, сагыну хисе бик тиз юкка чыкты. Ияләштем. Ә менә интернатта үткәргән соңгы көнне миңа моңсу иде. Киләчәкне күз алдына китереп утырдым. Тулай торакта, чыннан да, мөстәкыйль булып, тәрбиячеләрсез, интернатта тапкан дусларсыз, үзем генә башка чит шәһәрдә яшәячәгемне аңлау үземне моңсу итеп хис итәргә мәҗбүр иткән иде.
Рамилә Гәрәева: «Тәрбиячеләр 24 сәгать безнең белән иде»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның чыгарылыш сыйныф укучысы Рамилә Гәрәева:
Беренче көнне интернатта тәрбиячеләр һәм бүлмә белән таныштык. Билгеле бер режим, мәсәлән, 6.30 сәгатьтә – йокыдан тору, 7.00 сәгатьтә – иртәнге зарядка, 7.30 сәгатьтә – мәктәпкә бару һ.б. белән яшәргә өйрәндек. Тәрбиячеләр 24 сәгать безнең белән иде. Нәрсә булса да, алардан ярдәм сорарга була иде.
Истә калган хатирәләргә килсәк, бергә җыелып өй эше эшләү (этюд), атна саен төрле чаралар үткәрү һәм анда катнашу, фильмнар карау (көлдек тә, курыктык та, еладык та), ашарга пешерү (исемдә, беренче көйгән коймакны тәрбиячегә бирдек), өстәл уеннары уйнау иде. Яз һәм көз футбол уйнау, ә кыш чаңгы шуарга чыгу да мәңгелеккә хәтеремдә сакланып калды. Кыш көне карда уйнап, карга батып керүләр дә һаман истә. Һәрвакыт классташлар белән якында булгач, интернат безне, чыннан да, бик якынайтты.
Монда укучыларның сәламәтлеге беренче урында тора: дөрес туклану, иртәнге зарядка. Медицина бүлмәсе дә бар.
Ә аннары, сизелмичә, 7 ел үтеп китте, без укуны тәмамладык. Ә интернат бары тик күңелле истәлекләр калдырды. Һәм, әлбәттә, безне мөстәкыйльлеккә өйрәтте.

Алинә Зарипова: «Университеттагы тулай торакка күчкәч, ияләшү авыр булмады, чөнки интернатта яшәү тәҗрибәсе бар иде»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның чыгарылыш сыйныф укучысы Алинә Зарипова:
Интернат миндә якты хатирәләр генә калдырды. Кичләрен төрле мәзәк хәлләрдән көлешеп ятуларны, аннары төнге тәрбиячеләрнең безне ачуланганнарын мәңге онытмам. Гомуми холлда уеннар уйнап утырулар, бергә өй эше эшләүләр – барысы да минем күңелемнең түрендә матур мизгелләр булып тора. Кайвакыт урамга качып та чыгып китә идек... Иң рәхәте – кибеткә яисә кафега бару иде. Университетка укырга кергәч, тулай торакка күчкәч, ияләшү авыр булмады, чөнки интернатта яшәү тәҗрибәсе бар иде.
Интернаттагы беренче көнне бик яхшы хәтерлим. Әниләр өйгә кайтып киттеләр, мин Рамилә белән калдым. Беренче сәгатьләрдә кызык иде, кешеләр белән танышып йөрдек. Тик кич җиткәч, әниләрне сагына башладым, нык елыйсы килде. Ә интернатта үткәргән соңгы көн бик моңсу дип әйтә алмыйм, чөнки ул көн мәшәкатьлерәк иде. Бердәм дәүләт имтиханын биреп чыккач, безне тиз генә җыеп, «Бүләк» лагерена яшәргә күчерделәр. Соңыннан, җәй көне «бетте, бүтән интернатка кайтмыйм» дигән фикер башымда туды, һәм менә шул вакытта бик моңсу булды инде.
Интернатта тапкан дуслар минем икенче гаиләмә әверелде. Алар минем көлгәнне дә, елаганны да күрделәр. Үзара бик күп серләр бүлештек, бер-беребезгә һәрвакытта да терәк булдык. Интернатта яшәү мине үзгәртте, дип, шикләнмичә әйтә алам. Ул мине кешеләргә ачылырга һәм һәрвакытта да үзем булып калырга өйрәтте. Нәкъ шуның өчен дә интернаттагы дусларым гаиләм белән бергә минем өчен беренче урында тора.

Ильгина Мирзагалиева: «Интернат якын дуслар, беренче мәхәббәт, файдалы тәҗрибә, онытылмаслык көннәр бүләк итте»
«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның чыгарылыш сыйныф укучысы Ильгина Мирзагалиева:
Интернат үзе турында бары тик яхшы хатирәләр генә калдырды, начары да, бәлки, булгандыр инде, ләкин алар минем исемдә калмады.
Иң яраткан хатирәләр «этюд» вакыты белән бәйле: башкалар күңелсез генә өй эшләрен эшләп утырсалар, бездә һәр кич нинди дә булса кызык хәл була торган иде, шуның өчен мин сыйныфташларыма рәхмәтле. Без «иң тату сыйныф» исемен йөртә идек, һәм ул, чыннан да, шулай. Интернат тормышын тәрбиячеләребез дә бизи иде, шәхсән минем иң яраткан, хөрмәт иткән тәрбиячем – Ленар Наил улы: таләпчән, әмма гадел. Ул безне кайларда гына йөртмәде, кайларда гына катнаштырмады. Чын дөресе – безнең шәхси үсешебездә ул бик зур роль уйнады.
Мин гимназиягә 6 нчы сыйныфта килдем, барысы да үзара дуслашып беткән иде. Дөресен генә әйткәндә, бик нык борчылдым. Беренче бүлмәдәшем – Рамилә иде. Беренче төнне үк, таң ата башлаганчы, йокламыйча сөйләшеп яттык. Без әле беренче көн генә таныш идек, ләкин ул миңа гомер буе дус булган якын кешем кебек тоелды. Аның белән ул төнне якты хатирә калды: бергәләшеп, Крокодил Генаның җырларын җырлап яттык. Рамилә мине калганнар белән дә якыннанрак таныштырды. Һәрберсе белән дә нинди генә маҗаралар булмады, сөйләп бетерерлек түгел! Талашып, үпкәләшкән чаклар да бар иде, ләкин кабатланам: алар минем исемдә калмады. Калса да, өстән-өстән генә.
Һәрберсе турында да яза алам:
Алинә белән китаплар, фильмнар турында сөйләшүе рәхәт иде, аның дөньяны күзаллавына күпләр кызыгыр иде.
Әдилә безгә 9 нчы сыйныфта гына килде. Аңа карамастан, якын дусларымның берсенә әйләнде. Аның белән бер бүлмәдә тору – үзе бер маҗара иде, көлүе генә ни тора!
Нигина минем белән бер үк елны килде. Беренче көннәрне үк дуслаштык. Күп бәхәсләшсәк тә, һаман да элемтәдә торабыз.
Сәет, Ренат минем шәхси үсешемдә зур роль уйнадылар. Иң күбе алар белән вакыт уздыра идек. Бик еш хәбәрләшмәсәк тә, һаман элемтәдә, бер-беребезгә терәк булырга, ярдәм итәргә тырышабыз.
Калганнар белән дә җылы мөнәсәбәтләрдә, һәрберсенә рәхмәтлемен.
Беренче көннәр соңгыларына караганда күпкә күңеллерәк иде, мин әле бик озак вакыт сагынып йөрдем, һаман да искә алам.
Интернатта торасы килми, дип йөргән чаклар бар иде, аны хәзер генә аңлыйм: ул дискотекалар, кич холлда утырулар, бер-беребезгә «кунакка» кереп сөйләшеп утырулар, этюдлар, чаралар – барысы да минем укучы тормышын бизәп торган мизгелләр.
Бервакытта да берүзем калганым булмады, ярдәм кулы сузучылар күп иде, тәрбиячеләребез дә беркайчан да битараф калмадылар.
Интернат миңа якын дуслар, беренче мәхәббәт, файдалы тәҗрибә, онытылмаслык көннәр бүләк итте. Барысына да рәхмәтле, барысын да яратам һәм сагынам!
Интернатны ничек күз алдына китерәләр?
Өйдә яшәп укыган һәр бала интернат тормышын үзенчә күз алдына китерә. Кемдер аны бик тә авыр дип саный. Ә кемнеңдер, киресенчә, анда бик тә яшәп карыйсы килә. Интернат тормышы икенче төрле күзлектән чыгып караганда ниндирәк була икән?

Румия Җиһаншина:
Шәхсән минемчә, интернат ул – яңа дуслар һәм алар белән бергәләшеп уку. Анда яшәп, син үзеңә гомерлеккә юлдаш булырлык якын дус таба аласың. Аңа һәрвакытта да терәк булып, укуда гына түгел, ә көндәлек тормышта да очрашкан проблемаларның чишү юлларын табарга ярдәм итәсең. Тик шулай да анда яшәгән балалар гаилә җылысын һәм әти-әниләрен бик тә сагыналар, дип уйлыйм.
Илүзә Минһаҗева:
Минемчә, интернатта яшәү җиңел түгел. Әти-әниеңне сагынып яшисең, көндәлек режимың да катгый, теләгән ризыгыңны түгел, ә ашханәдә пешергәнне ашыйсың. Әмма шул ук вакытта кызыктыр да, бәлки. Син яшьтәшләрең һәм дусларың белән бергә торасың һәм күңел ачасың.
Әнвәр Мөхетдинов:
Интернатта яшәп уку – җиңел эшләрдән түгел, минемчә. Әмма аңа карамастан, нәкъ менә шушы шартларда иң якын дусларны табу мөмкиндер. Ни өчен дисәгез, андагы кешеләр белән бергә укыйсыз, бергә йоклыйсыз, барлыкка килгән авырлыкларны бергә чишәсез. Әйе, боларның барысы да түземлек һәм күп көч таләп итә! Ләкин шушы юлны бергә үткән егет-кызлар, чыннан да, тормышта очраган барлык кискен борылышларны, авыр булып тоелган мәсьәләләрне җиңә алачаклар, дип уйлыйм мин.
Интернатта яшәүне лагерь белән чагыштырыр идем. Әмма бу – 18 көнлек яки 1 айлык кына түгел инде... Бераз озаграк торырга туры килер.
Ял итү лагерьларындагы кебек «подъем» командасы белән уянасың, юынасың-җыенасың да – иртәнге зарядкага. Аннан иртәнге аш, ә туклангач, укуга китәсең. Кайткач, өй эшләре, дуслар белән уеннар. Кайчагында берәр кызыклы кичке чаралар да булгалыйдыр, бәлки. Һәм билгеләнгән бер вакытта «отбой» сүзе ишетелә... Интернатта яшәгәнем юк, шуңа ялгышларым да күптер, әмма мин шулай күз алдына китерәм.
Видео: Камилә Мулланурова
Илүзә Хәбибрахманова:
Интернатта яшәп уку гадәти укудан аерылып тора. Минемчә, интернатта яшәп уку интенсиврак һәм якты мизгелләргә баерак. Анда укыганда, беренчедән, син әти-әниеңнең контроленнән чыгып, үзең генә коллективта яшәргә, тормыш кагыйдәләре белән танышырга өйрәнәсең. Гади укуда син ике җирне бер итеп, өй һәм мәктәп сукмагын таптап йөрсәң, интернатта болар барысы да бер җиргә әйләнә. Монда «режим» дигән сүз бик мөһим. Интернатта синең яңадан-яңа танышларың барлыкка килә. Аннары син аларга «бергә укучы кешеләр» дип кенә карамыйсың, ул «кешеләр» синең якын туганнарыңа да әйләнә, чөнки интернат-дусларың «өйгә кайтып китмиләр», ә синең белән 24/7 яныңда булалар.
Камилә Минһаҗева:
Миңа калса, интернатта тору – баланың тормышында зур йогынты ясый торган тәҗрибә. Яңа танышулар, дөньяга карата карашлар үзгәрә башлый һәм, әлбәттә, килеп чыккан авырлыкларны үзеңә хәл итергә, дөрес итеп чыгу юлын табарга туры килә. Әмма шул ук вакытта, интернатның көндәлек тормышын бик кызыклы һәм үзенә күрә үзенчәлекле итеп күз алдына китерәм. Төрле чаралар, спорт ярышлары, түгәрәкләр оештырыла, дип уйлыйм. Бу, үз чиратында, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп уздырырга ярдәм итә һәм бердәмлек рухын тагын да арттыра, дип саныйм.
Айзат Ярмиев:
Минем өчен интернат ул – аерым бер дөнья. Аның үз гореф-гадәтләре бар. Интернаттагы кешеләр дуслар гына түгел, ә кечкенә гаиләгә әверелә. Һәм анда һәрвакытта да рәхәт.
Әдилә Искәндәрова:
Миңа калса, интернат тормышы ул – яшь чакның иң якты һәм истә кала торган вакыйгаларның берсе. Мин аны болайрак күз алдына китерәм. Иртә дуслар белән бергәләшеп торудан һәм йокы аралаш аралашудан гыйбарәт. Уку үзара хезмәттәшлек атмосферасында уза. Дәресләрдән соң спорт уеннары һәм иҗади түгәрәкләр була, дип уйлыйм. Кичләрен балалар серләре белән бүлешәләр һәм бер-берсенә терәк булырга тырышалар. Һәр көн барлык балаларга яңадан-яңа хатирәләр бүләк итә, ә биредә туган дуслык мәңгелеккә кала.
Интернат баласы өйдә яшәп укыган баладан нәрсә белән аерылып тора?
Интернатта һәм әти-әни канаты астында үскән балалар үзара аерылалармы? Бу сорауга җавапны белү өчен, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның мәктәп психологы Зөлфия Мазгар кызы Хафизова белән элемтәгә чыктым. Әңгәмәбезне ул мондый сүзләр белән башлап җибәрде: «Интернатта яшәгән балаларның һәрдаим янында булган тәрбиячеләре үзләренең әниләре кебек булуы, үзара аңлашып, дөрес тәрбия бирә алу һәм өй җылысы булдыру – ул үзе бер уңай күренеш».
Видео: Камилә Мулланурова
Интернат баласы өйдә яшәп укыган баладан нәрсә белән аерылып тора?
Артык зур аерма юк. Һәрбер баланың да төп эше ул – уку. Өйдә яшәгән баланың үзенең җаваплы эше булган кебек, интернатта яшәгән баланың да шөгыле бар. Баланың җаваплы, уңай шөгыле булу – аны киләчәктә мөстәкыйль булып формалашуына бер этәргеч булып тора. Безнең интернатта һәрбер балага шундый үзенә генә хас булган шөгыль билгеләп куелган. Аларның һәрберсе укудан чыккач, бүлмәләрен җыештырып, тәртипләп куялар. Шулай ук сумкадагы китап-дәфтәрнең яхшылыгын карыйлар. Ниндидер нәни эш белән шөгыльләнү – олы тормышка әзерлек аланы булып тора.
Интернат кеше тормышында, холык формалашуда нинди урын тота? Роле зурмы аның?
Интернат баланың холкы формалашуында зур роль уйный. Бала башлангыч чорда сагыну хисенә бирелә. Тик, тора-бара, ул үз-үзен кулга ала, ныгырга өйрәнә. Бу – киләчәктә җәмгыятьтә баланың югалып калмавына зур йогынты ясый.
Ничек уйлыйсыз, интернатта яшәгән бала олы тормышка күпкә әзеррәкме? Әллә киресенчәме?
Интернатта яшәп укыган бала белән өйдә яшәп укыган бала арасында киләчәккә әзер булу төрлечә формалашырга мөмкин. Әти-әнинең тәрбиясе дә әһәмиятле булып тора. Өйдә дөрес тәрбия алган балалар киләчәктә үзләрен тота белә. Уңай тәрбия бирмәгән гаиләләр дә юк түгел. Бала виртуаль дөньяны башка әйберләрдән өстенрәк куя икән, аның, әлбәттә, киләчәккә карашы башкачарак формалаша. Интернатта һәм өйдә яшәгән балаларны аерып әйтеп булмый, чөнки өйдәгеләр дә төрле тәрбия алырга мөмкин. Уңай тәрбия алмаган балаларга тәрбия ягыннан интернат дөрес юнәлеш бирә. Интернатта тәрбияләнгән әлеге балалар уңай якка үзгәреш кичерә алалар.
Бала интернатта нинди холык үзенчәлекләрен үзендә туплый?
Интернатта яшәгән баланың холык үзенчәлеге дуслык кадерен белүдәдер. Дусның сиңа һәрдаим терәк булуын аңлаудадыр. Чыннан да, дуслаша белү – уңай сыйфат ул. Дуслык хисе киләчәктә өйдән чыгып киткән балада кешене аңлауга этәргеч булып тора. Алар җәмгыятьтә яши белә. Кеше арасында үзләрен ничек тотарга кирәк икәнен белеп үсәләр.

Әти-әни белән үзара элемтә ничегрәк була? Ныгыймы, әллә киресенчәме?
Интернатта яшәгән бала белән әти-әни арасы суына яки өзелә, дигән фикер белән килешмим. Бу фикер дөрес түгел. Киресенчә, ата-ана белән бала арасы якыная. Сагыну хисе дә бу очракта башкачарак. Балада әти-әнигә кадер-хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Ул кешедә сагыну хисе белән бергә барлыкка килә.
Интернатта яшәр өчен кеше нинди булырга тиеш?
Интернатта яшәр өчен баланың кешеләрне кабул итә алуы мөһим. Аралашуга ачык булганнары үзләренә дусларны бик тиз табалар һәм интернат мохитенә җиңел кереп китәләр. Тик үз эченә ябылган бала интернатка яшәргә килә икән, ул анда яши алмый, дигән сүз түгел. Киресенчә, ул ачылып китәргә мөмкин. Әлеге фикерне «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның тәрбия бирү чарасыннан чыгып әйтәм. Интернатта яшәгән балалар аралашу күнекмәләрен, дуслык сыйфатларын ныгыталар. Интернат бу очракта икенче гаилә ролен уйный.
Бүгенге көндә нәрсә актуаль: интернатта яшәргә теләүме, әллә өйдә әти-әни канаты астында калумы?
Әлеге сорауга җавап табу өчен, 5-6 нчы сыйныф укучылары белән тренинглар үткәрдем. Үземнең күзәтүләрдән чыгып, билгеле бер нәтиҗәгә килдем. Беренче чиратта, читтән килеп, интернатта торучы балалар да, Актанышта яшәгәннәре дә гимназияне ярата. Алар барысы бергә укыйлар, аралашалар, көннәрен мәктәптә бергәләшеп уздыралар. Тик дәресләр тәмамлангач, өйләргә таралыша башлагач, Актаныш балалары интернатта яшәгәннәргә кызганыбрак караганнарын күргәнем булды. Бу – аларның интернат тормышы белән таныш булмавыннан килә. Моннан чыгып, һәрбер баланың әти-әнисе янында яшәргә теләвен аңлап була. Шуңа күрә, өйдә, әти-әни канаты астында калу актуальрәк, дип саныйм. Мин аралашкан балаларның күбесе турыдан-туры шулай диләр. Тик интернатта торырга теләгәннәре дә юк түгел. Минемчә, әлеге балалар бу рәвешле өйдә булган җаваплылыктан качарга гына телиләр. Тик шулай да интернатта да җаваплылык таләп ителә, шуңа күрә дә анда яшәү мөстәкыйльлекне күбрәк бирә.

Интернатта яшәү кешегә ничек тәэсир итә?
Интернат ул – үзе бер тормыш. Ул кешене аңлый белү сыйфатын һәм дуслык хисен тудыра. Киләчәктә кеше арасында җиңел ияләшергә ярдәм итә. Шуннан чыгып, интернатта яшәү кешегә уңай тәэсир итә, дип уйлыйм.
Интернатта шәхси чикләрне бозучылар белән ничек көрәшеп була?
Интернатта уңай тәрбияле генә балалар бар, дип алдаша алмыйм. Араларында шәхси чикләрне бозарга тырышучылар һәм киреләнүчеләр була. Һәр баланың холык-фигыле үзенчәлекле бит. Бөтенесе дә бертөрле түгел, төрле чак була. Нинди дә булса аңлашылмаучанлык, тискәре күренеш барлыкка килә икән, һәрбер эшне вакытында күреп, ачыклый белергә һәм кара-каршы утырып сөйләшергә кирәк. «Ярар, ачыкларлар әле», – дип калдырырга һич ярамый. Күзгә карап гафу үтенә белү – үзе бер зур хөрмәт бит.
Әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт!
***
Әлеге мәкаләне укыгач, сезнең дә интернатта яшәп карарга теләгегез барлыкка килгәндер, дип өметләнеп калам :)