«Интернат баласы һәрвакыт ач ул»: Актаныш гимназиясенең «эчке кухнясы» һәм төнге серләр
Һәр кешенең шәхес буларак формалашуга этәргән нинди дә булса шарты була. Ә Актаныш районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» укучыларының күбесен ИНТЕРНАТ тәрбияви, әхлакый яктан камилләштерә һәм, гомумән, шәхес буларак үстерә. «Интертат» хәбәрчесе Руфинә Гарифуллина да – әлеге шартларда үскән балаларның берсе.
«Әти-әни канаты астында үсү, эх, рәхәт шул!»
Мин – Актаныш кызы. Моның белән мин тууымнан алып соңгы сулышыма кадәр горурланып яшәячәкмен. Гомумән, һәрбер кеше үзенең туган җире белән горурланып яшәргә тиеш, дигән фикердә мин. Мин үзем дә алардан бер дә ким түгел, дип саныйм.
Актаныш мине фән-мәгариф, мәдәният, иҗат, хәтта авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә бик яхшы «профессионал» буларак үстерде. Шуңа күрә дә күп кенә кешеләрдән Актанышларны «зәвыклы татарлар», янәсе, «элитные татары» дип атауларын еш ишетәм. Кемдер моның белән килешмәскә дә мөмкин. Тик шулай да яшәешләренең беренче секундыннан алып татар мохитендә үскән балалар моңа чын дәлил булып тора. Шулар арасында нәкъ менә 19 ел элек кенә зәвыклы районыбызның бер почмагында урнашкан кечкенә генә Иске Җияш авылында тәүге тапкыр Руфинә исемле кыз аваз салган. Ул да булса – мин булам.

Әти-әни канаты астында үсү, эх, рәхәт шул! Балачак үзенчә бер матур хатирә булып хәтер битләрендә ныклап уелып кала. Истән чыкканы – чыга инде... Тик шулай да онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән мизгелләрне хәтердән чыгарып булмый торгандыр ул. Аларның һәрберсен язсам, язмам романга әверелергә мөмкин. Шуңа берничәсен генә искә алып китәм.
«Мәктәпне, балалар бакчасына йөрмәгән кебек, бер дә калдырып булмады...»
Башка дусларым иртә таңнан күрше авылга балалар бакчасына барсалар, мин исә рәхәтләнеп йокымны туйдыра идем. Әйе, мин балалар бакчасына йөрмәдем. Тик шулай да, көннәремне телевизор карап үткәргәнмен дип уйламагыз. Дөресен әйткәндә, мине урамнан өйгә алып та керә алмаганнар (шаяртам инде). Әле качышлы, әле куышлы уйнагач, бер ноктага төбәлеп, мультфильм карап утырырга вакыт булмады. Балачагым, авылымның бердәнбер урамында дуслар белән әле бер уенны, әле икенчесен уйнап, узды да китте. Сизми дә калганмын. Ә мәктәпне, балалар бакчасына йөрмәгән кебек, бер дә калдырып булмады…

Беренче сентябрь көнне бәйрәмчә киенеп, яңгырдан соң калган ләпекләргә басмаска тырышып, мәктәпкә элдертеп кенә чабып китүләрем әле дә хәтеремдә. Бәлки, мин аны онытыр идем дә, тик әти-әнием әлеге хәлне бик еш искә алганга, моны оныту мөмкин түгел. Хәтердә генә түгел, ә хәтта видеода да бу хәл яздырылып калды.
Мин мәктәпкә чабуым белән берьюлы әти-әниемнең шатлыктан көлгән тавышлары ишетелә. Менә мәктәп бусагасында мине, елмаеп, беренче укытучым Флүсә апа каршы ала. Кулымны җитәкләп, белем дөньясына алып кереп китә. Шундый позитив атмосферадан һәм «низкий старт»тан башланып киткән башлангыч мәктәпнең 4 елы үтте дә китте. Һәм минем тормышыма «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» килде. Ул көтелмәгәндә ишекләрне киң итеп каерып ачты да, керде дә «утырды». (Әле ул һаман шунда яши!) Ә гимназия-интернат минем тормышыма нәкъ менә беренче укытучым Гәрәева Флүсә Сабит кызы ярдәме белән килеп керде. Мин аңа һәм әти-әниемә бик рәхмәтле, чөнки алдагы елларда буласы матур мизгелләрне бүләк итүдә дә аларның өлеше, һичшиксез, бар, һәм ул бик зур.
«Зур интернат бинасы – икенче өемә, ә андагы кешеләр икенче гаиләмә әверелер дип уйламадым»
2017 елның сентябрендә «олы тормышка» аяк басачакмын дип бер дә уйламаган идем. Менә ул мизгел дә көттермичә генә килеп җитте. Хәзер кечкенә туган авылымда түгел, ә бөтенләй Актанышның бер читендә урнашкан гимназия-интернатка килеп эләктем. Биредә мине, беренчеләрдән булып, сыйныф җитәкчем Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы каршы алды. Бик мөлаем, тик шул ук вакытта җаваплы һәм җитди укытучым 7 ел буе һәрвакыт янәшәмдә булды. Татар теле һәм әдәбияты дөньясына да 5 нче сыйныфтан алып кереп китте.
Бүгенге көндә исә мин Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе юнәлешендә укыйм. Һәм моңа да укытучымның йогынтысы бик зур булды.
Авылым район үзәгеннән күпмедер чакрым ераклыкта булганга күрә, көн дә кайтып йөрү мөмкинлеге юк иде. Нәкъ менә шуңа күрә интернатта торырга мәҗбүр булдым. Моңарчы күрмәгән һәм бер дә таныш булмаган җирдә басып тору, беренче тапкыр күргән кешеләр янында булу күңел түрендә ниндидер сәер хисләр тудырды.
Кинәт мине ниндидер көтелмәгән җирдән килеп чыккан курку хисе биләп алды. Башыма мең дә бер уй килде. Сорау артыннан сорау туды. Гомумән, яңа җиргә ияләшү, бүлмәдәшләр белән уртак тел табу бик тә авыр булыр кебек тоелды. Тик барысы да мин уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты. Ул вакытта ике катлы, дүрт блоклы зур интернат бинасы – икенче өемә, ә андагы кешеләр икенче гаиләмә әверелер дип уйламаган да идем.
«Ел саен диярлек тәрбиячеләр алышынып торды»
Беренче сентябрь. Каршымда – яңа мәктәбем, янымда – сыйныфташларым. Бер-беребезгә күз ташлап, танышырга теләк белдергәндәй бәйрәм турытаягында басып торабыз. Арабызда таныш йөзләр юк түгел. Шуларның берсе – янымда бертукаусыз сөйләшүче Сарман кызы Чулпан иде. Аның белән без турытаякта да, сыйныф сәгатендә дә бергә булдык. Хәтта икебезне бер бүлмәгә урнаштырдылар. Шул вакытта аның минем якын дус булачагын бик тиз тоеп алдым. Һәм шулай булып чыкты да бит! Үзенең мондый җирләрдә торганы булмаса да, нәкъ ул миңа интернатның ямен табып, тәмен татып яшәргә өйрәтте. Интернатка карата бөтенләй башка караш тудыра алуда һәм аңа мәхәббәт уятуда да аның роле бик зур булды. Бәлки, мин дә аңа йогынты ясый алганмындыр. (Анысын үзеннән сорарга кирәк.)
Тик берничә елдан соң Чулпан дустым икенче мәктәпкә күченеп китәргә мәҗбүр булды. Аның традицияләрен дәвам итеп, мин үзем яңа кешеләрне мөстәкыйль яшәргә өйрәтә башладым.

Балалар бакчасына йөрмәгәч, тәрбияче апаларның күңел җылысын бала чакта тоярга насыйп булмады. Тик шулай да 11 яшемдә булса да бу бәхет миңа нәкъ менә интернатта тәтеде. Шунысы кызык: ел саен диярлек, төрле сәбәпләр аркасында тәрбиячеләр алышынып торды. (Без – тәртипле балалар, без моңа сәбәпче түгел идек, яме?)
Һәр баланың күңел түрендә беренче укытучысы иң мөлаем һәм зирәк кеше буларак саклана. Ә интернат баласының йөрәгендә укытучы белән беррәттән тәрбияче дигән исем дә урын алган. Мәңгелеккә хәтеремдә уелып калган, күп еллар үткәч тә, елмаеп, күңел җылысы белән искә алган беренче тәрбиячем – Саттарова Гөлгенә Глүс кызы иде. Безне үзенең балалары кебек кабул иткән, тик шул ук вакытта җитди дә булган көчле холыклы кеше ул. Соңрак елларда булган барлык тәрбиячеләрем дә – Алия Рафит кызы, Хөсәенов Ленар Наил улы, Хафизова Зөлфия Мазгар кызы, Шәвәлиев Ленар Зөфәк улы һәм Шәрифуллина Алия Вил кызы да миңа иң якын кешеләрнең берсе булдылар.

Аларның һәрберсе – үзенчәлекле күркәм холыкка ия булган иң шәп тәрбияче, дип әйтсәм дә ялгышмам. Алар безнең белән шатлыгыбызны да, кайгыбызны да уртаклашып, һәрвакыт ярдәм кулы суздылар. Ялларга кайтып киткәч тә, «Кайтып җиттеңме?» – дип сорап, һәрвакыт кайгыртып тордылар. Тәүлек һәм уку атнасы буе безнең белән булган тәрбиячеләр – интернатта тору дәверендә һәр баланың шәхес буларак формалашуда, әхлакый яктан тәрбиядә зур роль уйнаган изге затлар.
Интернатта яшәгән соңгы 2 елда тәрбияче буларак безне җитәкләгән Алия Вил кызы белән без тәрбияче һәм бала буларак кына түгел, ә иң якын дуслар кебек идек. Һәрвакытта да барлык серләребез һәм хис-кичерешләребез белән үзара уртаклаштып, бүлешеп яшәдек.
«Интернатта торган бала һәрвакыт ач инде ул»
Интернатта торган бала һәрвакыт ач инде ул. Ашханә ябык булганда, күршеләргә кереп, ашарга сорап йөри идек. Тик бүлмәдә төрле тәм-томнар сакларга ярамый иде. Ярамаса да, каян да булса килеп чыга иде ул. Әти-әнием Актанышка барышлый миңа төрле «тәмлүшкәләр» алып килгәч, калган ашыйсы килгән балаларны кызганып, алар белән әз-мәз бүлешә идем. (Шаяртам инде, бергәләп ашый идек.)

Ашханәдә көненә 5 тапкыр ашаталар иде. Шуларның өчесе гадәттәгечә: иртәнге, көндезге һәм кичке аш. Шулай ук көн уртасында һәм йоклар алдыннан бирелә торган «кораш», ягъни «полдник» һәм «сонник» та бар иде. Тик шуның хәтле ашап та, яшь организм булганга күрә, тамак бик тиз ача иде. Минеке генә түгел, барыбызның да шулай иде. Кайбер вакытларда пешекче апаларбыз янына барып, тагын бер өстәмә тәлинкә аш сорый идек. Пешекче апаларыбыз безне һәрвакыт елмаеп каршы алды. Кизү торганда алар белән сөйләшеп, вакыт узганын сизмичә дә кала идек. Дөнья хәлләрен сөйләшә торгач, уртак танышлар, туганнар һәм дуслар табыла иде. Гомумән, ашханә – интернат баласының карынына гына түгел, ә җанына да иң якын урыны.
«Гадәттә, көнебез 6.30 сәгатьтә башлана»
Көн тәртибенә килгәндә, 24 сәгать катгый рәвештә планлаштырылып куелган иде. Гадәттә, көнебез 6.30 сәгатьтә башлана. Әлбәттә, киреләнеп, тора алмыйча яткан чаклар да булгалады. Тик шулай булса да, тиз-тиз юынып, хәрбиләр кебек 5 минут эчендә киенеп, зарядкага чыгып китәбез. Җылы көннәрне иртәнге зарядка урамда була. Мәктәп территориясен урап чабып килгәч, спорт мәйданчыгында төрле хәрәкәтләр эшләп кереп китәбез. Ә кыш көннәрендә зарядка мәктәпнең спорт залында уза иде. Шәхсән миңа зарядканың бина эчендә узуы күбрәк ошый иде.

Зарядка тәмамлангач, җыенып, мәктәпкә барабыз. Дәресләр гимназиядә 16.00 сәгатькә кадәр бара. Көн, гадәттәгечә, барлык укучыларныкы кебек, парта артында уза иде. Укудан соң – ял һәм кичке аш вакыты. Гадәттә, ял вакытында күбебез иртән матурлап җыеп куйган мендәр-юрганнарыбызны алып, төренеп ятып, рәхәтләнеп йокыга тала идек. (Дөресен әйткәндә, уку бик арыта иде...)
Менә йокыны бүлеп, блокта «Ашарга!» дигән тавыш ишетелә. Киенеп, юынып, ашханәгә таба юнәләбез. Чәршәмбе көнне иң тәмле кичке аш – пилмән ашый идек.

Ашагач, 18.00 сәгатьтә өй эшләрен эшләргә бүлмәләргә таралышабыз. Ул «этюд» дип атала иде. Кемдер үзләренең бүлмәсендә, кемдер мәктәп классларына тарала иде.
Ике сәгатьтән соң этюд тәмамланып, «сонник» вакыты да җитә. Шуннан соң без 22:00 сәгатькә кадәр буш. Ул вакыт эчендә һәр кеше җаны ни тели, шуны эшләргә мөмкин. (Әлбәттә, кагыйдәләрне бозмыйча гына.) Интернат баласының көне рәсми рәвештә нәкъ менә төнге 22.00 сәгатьтә тәмамлана. Тик бу вакыт интернат баласының иң кызык маҗараларының башлану вакыты булып тора.
Төннәрен исә дуслар белән сөйләшүләр, көлешүләр – бүгенге көндә дә елмаеп искә алырлык бер матур хатирә. Төнлә бүлмәдәшеңә барлык серләреңне, күңелеңдә йөрткән борчуларыңны сөйләргә ничектер җиңелрәк кебек тоела иде. Ул вакытта сиңа бүлмәдәшеңнән дә якынрак кеше юк төсле. Ул мизгелне бер дә туктатасы килми, тик син мәҗбүр буласың. Чөнки төнге тәрбиячеләр кереп тиргәргә мөмкин. Тик моңа да карамастан, алар – бик яхшы кешеләр. Алар безнең өчен төн йокыларын калдырып, бик зур җаваплылык тота иделәр. Иртән безне әниләребездәй уятып, мәктәпкә озатып кала иделәр. Һәм көн нәкъ мин сөйләгәнчә башланып та китә иде…
Дәвамы бар...