Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Инстатарки»: «Татар телен һәм блогингын гадиләштерергә кирәк»

Инстаграмдагы «Инстататарки» аккаунтын алып баручы блогер кызлар Альбина һәм Резеда үзләрен кыргый татар кызлары дип атый. Аларның бергә блог алып баруларына инде дүрт ел була. Кызларның блогерлык юлы, танышу тарихы һәм гаилә тормышы белән танышыйк.

news_top_970_100
«Инстатарки»: «Татар телен һәм блогингын гадиләштерергә кирәк»
Максим Каримов

Гаилә, ир һәм балалар

Альбина Харисова — Түбән Кама кызы. Унберенче сыйныфта гына активлыгын күрсәтә башлаган: бәйрәмнәр оештырган, чыгышлар ясаган. Авылга каникулларга кайткач та, клубта чаралар оештырган.

2009 елда Азнакай районы Мәлбагыш авылына бабасы янына яшәргә кайткач, бер айдан ул ире белән танышып киткән. Улы Кәримгә дүрт ай булган вакытта ул СММ белгечлегенә укыган. Шулай блогерлык белән кызыгып киткән. Хәзер инде Кәримгә дүрт яшь.

«Баланы яратырга, аңа бик күп игътибар бирергә кирәк. Игътибар җитмәү үскәч сизелә. Миңа үземә игътибар җитмәгән кебек тоела. Ул булган, әмма аз кебек сизелә», — ди ул. Альбинаның энесе һәм сеңлесе бар. Ул баласына карата йомшак, ә кирәк вакытта кырыс та булырга тырыша. «Баланы ачуланган өчен ирем белән бер-беребезне ачуланабыз», — дип елмайды ул.

Резеда Миңнегулова исә Азнакай районы Бүләк авылы кызы, гаиләдәге өч баланың иң олысы. Хәзер ышанырга авыр булса да, мәктәптә укыганда ул бик йомык «соры тычкан» булган. Укытучылар белән уртак тел табу авыр бирелгәч, ул Казанга техникумга укырга кергән, аннан читтән торып югары уку йортында белем алган. «Анда укыганда да оялчан идем, хәтта чыгып шигырь дә сөйли алмый идем, ә эчемдә „бунтарь“ яшәде», — дип сөйләде ул. Резеда 21 яшендә беренче тапкыр кияүгә чыккан, тик аерылышканнар, сәбәбе — холыклары туры килмәгән.

Аерылышканнан соң ул Азнакайда «Татар кызы» конкурсында катнашкан. «Шунда гына ачылып киттем. „Булдыра алам икән бит“, — дип үземә ышандым», — ди ул. Социаль челтәрдә булачак ире белән танышкан, егет күрше авылдан булып чыккан, беренче күрешүдән очраша башлаганнар. «Без бер-беребезгә ышанабыз, минем ялганларга яратмаганны ул белә, шуңа ул мине көнләми. Мин үзем әтигә охшаган бугай, канымда көнчелек бар, тик иремә ышанам», — ди Резеда. Аларның бер кызлары бар, ә икенче баласын Резеда әлегә йөрәге астында йөртә.

Кызлар ничек танышканнар?

Альбина Резеда эшли торган бинага эшкә урнашкан. Танышуга беренче адымны Резеда ясаган. Альбина утырган бүлмәнең ишеген ачкан да: «Чәй эчәсеңме?» — дип сораган. Аның исәнләшеп тә тормавына шәһәр кызы сәерсенеп караса да, ризалашкан. Таныша торгач, Альбина: «Нигә синең битең шундый кара? Үзеңнең тән төсе шундый тоныкмы?» — дип сораган. «Һәр хатын-кызның сере булырга тиеш», — дигән Резеда. Соңыннан аңлаткан. Ул һәр иртәне пакеттагы чәйне пешергәннән соң шул пакетик белән битен сөртеп чыга икән. Һәм шуннан бите кояшта каралган кебек була.

Кызлар икесе дә декретта булганда, Резеда Альбинага Азнакайда берәр бизнес ачарга тәкъдим итә, конкуренция көчле түгел, имеш. Альбина: «Әйдә блог ачабыз, вайннар төшерәбез», — дип җавап кайтарган. «Мин ул вакытта вайн түгел, Инстаграмның да нәрсә икәнен белеп бетерми идем», — ди Резеда. Шуннан алар тормышчан темаларга кызык видеолар төшерә башлаганнар. Шул тормышчанлык белән «ычкынып китү» дә үрелеп бара. Беренче видеолары әле рус телендә булган. «Кызык-мызык», «Татар малай”га кызыгып, алар да татар теленә күчәргә булганнар. Альбина ул вакытта татар телен белмәгән дә диярлек. Рус телендә аралашып үскән кыз хәзер гаиләдә татар телендә сөйләшә.

«Ике ай элек минем белән сөйләшкән булсагыз, мин сезгә саф рус телендә генә сөйләр идем. Соңгы арада татар телен өйрәнергә тырышам, сүзлекләрне карап торам. Татар телендә алып барыла торган сәхифәләр аз. Без татар телен саклап калуның кирәклеген аңладык. Берара рус җырларын кушып эшли башлаган идек, тик татар телендәге видеога рус җырын кую дөрес түгел дип уйладык, ул күңелгә дә үтеп керми», — дип сөйләде Альбина.

Ычкынып китеп биюләргә килгәндә, Резеда Инстаграмны белмәсә дә, үзенең «блогын» видеорегистраторга төшерә торган булган. «Мин кайда да рәхәтләнеп биергә ярата идем, оялу дигән әйбер юк. Машинаны юл уртасында туктата идем дә, видеорегистраторны кабызып, машина алдында бии идем», — ди ул.

«Тыйнаграк булырга кирәк, кызлар!»

«Инстататарки» исеме ничек барлыкка килгән? «Без башта татар кызлары идек, аннары тагын әллә кем булдык. Инстаграм белән татар кызы сүзләрен кушарга башка килде дә «инстататарки» булып чыкты. Башта кешеләргә бу сүзне кабул итү авыр булды, ә хәзер ул сүз бик популяр. Бездән соң «инстататарин», «инстататарка”лар барлыкка килде. Шундый рәхәт иде аны күрү, яңа сүз уйлап чыгарган кебек», — ди Альбина.

Билгеле, Инстаграмда татар аудиториясе русныкына караганда күпкә азрак. Татар аудиториясе бөтен әйберне кабул итеп тә бетерми. «Татарлар тыйнаклыкны ярата, ә баш күтәреп нәрсәдер эшләүне бик кабул итми. „Тыйнаграк булырга кирәк, кызлар! Бик матур түгел, сез бит татар кызлары“, — дип язалар, тик барыбер карыйлар», — ди Резеда.

Кызларның шундый форматта блог алып баруларын бөтен гаилә әгъзалары да кабул итмәгән. Резеданың ире блогерлык эшен хуплаган, аның үсешкә баруын күргәч: «Мин синең белән горурланам», — дип канатландырган. Резеданың блогер булуы гаиләгә акча да китерә бит.

«Әти-әниләргә килгәндә, әнием аңлый, ә әтием бирелеп китә алмый. Алар өчен телевизорга эләгү — кыргыйлык. Алар гади халык, башкалардан аерылып торуны яратмыйлар. Әти һәрвакыт: „Алга чапма, артта калма, уртада йөр“, — дип әйтә иде. Мин барыбер алга чабарга тырышам, шуңа ул яратып бетерми, „төшермә“ дигән була, тик барыбер карый. Алар кабул иттеләр инде, ә кызым хәзер гаиләдә икенче блогер», — ди Резеда.

Альбинаны исә әтисе хуплаган, ә башка туганнары шикләнеп караган, булдыра алмас дип уйлаганнар. «Алар өчен үз-үзеңнән көлеп йөрү кыргыйлык кебек иде. Без үзебездән көлә беләбез, алай яшәргә дә җиңелрәк. Мин юморны аңламаган кешеләрне, ә алар мине аңламый. Улым мине фотога да төшерә, аныкылар һәрвакыт күбрәк лайк җыя», — ди ул.

«Татар телен гадиләштерергә кирәк»

Видеолар өчен идеяләрне кызлар Инстаграмнан һәм Тик Токтан туплый. Алар рус блогерларының идеяләрен татарларга җайлаштырып ясыйлар. Илһам табу өчен китапларга да мөрәҗәгать итәләр. Резеда Зифа Кадырованы яратып укый. Аның фикеренчә, ул бик оста һәм җиңел яза. «Кайбер язучылар бик авыр яза. Матур саф татар телендә сөйләшү күңелгә ятышлы, рәхәт, әлбәттә, тик яшьләргә аны җиткереп булмый, аның сүзләре дә авыр. Үзебез дә видео төшергәндә кайбер татар сүзләрен искә төшерә алмыйбыз, гадирәк булса, яшьләр дә сөйләшер иде сыман. Мәсәлән, „мөрәҗәгать“ сүзе, аны искә төшерү авыр. Татар телен гадиләштерергә кирәк», — ди ул.

Альбина фикеренчә, татар теленең кулланылышы кимүдә яшьләрне генә гаепләп булмый. «Без үзебез гаепле, чөнки кулланмыйбыз ул сүзләрне. Яшьләрне генә гаепләү дөрес түгел. Телне үстерү бездән башлансын. Газета-журналлар белән хезмәттәшлек булса, бик әйбәт булыр иде. Безнең идеяләр күп, тик барысын да чынга ашыра алмыйбыз, мөмкинлекләребез азрак», — дип сөйләде Альбина.

Күптән түгел кызлар бала тудыру йортына керү өчен депутатларга кадәр барып җиткәннәр, аның авыр булуын ассызыкладылар. «Бер яктан ул дөрестер, ләкин без бит яхшы ният белән керергә телибез», — диләр.

Резеда фикеренчә, татар блогингын да гадиләштерергә кирәк. Татар яшьләрендә телгә игътибар артсын өчен татарча юмор уйлап табарга кирәк, чөнки юмор бездә бик аксый.

«Яшьләрдә оялу хисе бар. Оялмасыннар иде, хәзер аңламасалар, соңыннан тагын да авыр була. Элек „Мунча ташы“ бик популяр иде, хәзер аны күбрәк олы кешеләр генә карый, ә яшьләргә вайннар кирәк. Татарча стендап булдырырга кирәк», — ди ул.

Шуның өчен дә кызлар кызык видео төшерергә, күп төрле образларга керергә тырышалар, аның өчен фантазия генә җитсен. Күптән түгел генә Колхоз базарында туй күлмәкләреннән дә төшкәннәр.

«Кызларның ап-ак күлмәкләрдән базарда йөрүе кызык бит инде. "Газель"да бер ир-ат туктап, сигнал биреп, машинага утырырга чакырып торды, чүт төяп китмәде шунда.

Башка кешеләр дә карап торды. «Бу бит инстатарки», «теге кызлар бит» дип пышылдашалар. Без бит аны ишетәбез. Безнең белән фотога төшәргә киләләр дә калтырап торалар, куркалар. Без үзебезне ул кадәр йолдыз дип санамыйбыз», — ди Резеда.

«Яшьләр үкчәгә басып килә»

Кызлар сүзләренчә, татар блогерлары арасында конкуренция юк, чөнки язылучылары да нигездә бер үк аудитория һәм алар беркая да китми.

Хейтерларга карата кызларда иммунитет барлыкка килгән инде. Башта бик авыр кабул иткәннәр. «Тупаслык күп. Бер тупас кеше бар икән, ул һәрвакыт яза. Башта: „Нигә мин дөрес эшләмим соң? Нигә кешегә ошамый?“ - дигән сораулар туа иде. Бөтен кешегә ошап булмый икән. Хәзер күндек инде. Алар барыбер карый, кирәк булса, икенче инстаграм бите ясап булса да карыйлар. Инстаграм барыбер күбрәк хейтерлардан тора, алар котыра-котыра карый, кемнәргәдер җибәрә», — ди Резеда.

Блогер булып акча эшләүнең чиге юк икән һәм ул бары тик активлыктан тора. Миллионлаган язылучы булса, күп эшләп була, әлбәттә. Кызлар бернинди сумманы да атамадылар.

Кызларның блогта сүгенү сүзләрен кулланмау принцибы булган, тик соңгы вакытта аны да катгый үтәмиләр. «Ниятебез татар телен үстерү булганга, без аларны кулланмаска тырышачакбыз», — ди Резеда.

Читтән караганда, икәү блог алып баралар икән, димәк, бертөрле уйлыйлар кебек, ә чынлыкта алар бөтенләй ике дөнья икән. «Арабызда көн дә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга, без ачуланышмаска өйрәндек. Икебез дә фикерне белдерәбез һәм шул ук минутта урталыкны таба алабыз. Резеда - шулай тиз уртак тел таба алырлык бердәнбер кешем. Башта нык авыр иде, елашып, талашып беттек, ачуланышып йөргән вакытлар да булды», — дип искә алды Альбина.

«Үз чорыбызда без бик популяр идек, хәзерге вакытта авыррак, чөнки яңа блогерлар чыкты, алар яшьрәк. Алар үзләрен монетизацияли белә, ә без белмибез, чөнки акча эшләргә дип килмәдек. Чын күңелдән блог алып бардык.

Без әле да бер балык башын ашап утыручы татар кызлары, шуңа күрә башка форматка күчәргә кирәк. Барыбер татар телен саклау һәм авыл тормышын күрсәтү төп мотив булып калачак, чөнки ул безнең фишка, без беренчеләрдән булып башладык. Язылучылар безне сынады, без ул чикне уздык дип саныйм», — ди Альбина.

Соңгы вакытта кызлар социаль роликлар да төшерә башлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100