Инстачылар Җәвит Шакировны тынычлыкта калдырмый: «Гатауллин булгансың син»
Матур фотоларны караучылар гаеп тапкан.
Җәвит Шакиров ялдан матур фотолар куйган. Фото янына «Корсакны яшердем, рюмкалар куренми, шул диңгезнең төсенә, чулмәкнең ауганына, агачның кәкрелегенә, чәчәкнең ямьсезлегенә бәйләнсәгез генә инде», — дип җавап язган ул алдагы фотолардан гаеп табучыларга җавап итеп.
Әмма инстачылар янә артистан гаеп эзләгән: «Гатауллин булгансың син», «Анда кәкре каен юк шул».
Юктан гына көләргә тырышучылар фотоларны игътибар белән караган һәм артистның икенче аяк киеме күрүен абайлап алып шуңа бәйләнгәннәр.
Артистның тапкыр җаваплар язуына сокланучылар һәм «ял итә» белүен хуплаучылар да комментарий калдырган.
Инстачыларның Җәвит Шакировны тәнкыйтьләүләре турында язган идек.