Җәвит Шакиров ялда төшкән фотоларын куйган һәм җомга көне белән котлаган.
Инстачылар артистның кыяфәте җомга көне белән котларлык булмавын, өстәлдә рюмкада эчемлекләр торуын язганнар.
«Сез кайда рюмка күрәсез? Төрекнең чәй эчә торган чәшкесе рюмкага охшаган», — дип ачыклык керткән артист.
«Җәвит әфәнде, кыяфәтең изге җомга белән котларлык түгел инде», дип язучыга ««гел яр буенда гына булмый, бар буенда да булырга туры килә», дип җавап биргән ул.
«Тракторчы белән савымчының хезмәт хакы ферма белән кырга барырга гына җитә шул, тир түгеп эшләгәч», «Артист халкы гына шулай ял итә ала, без пенсионерлар кая инде алай ял итергә йөрү, ашарыңа җитсә дә ярый», — дип язучылар да бар.
Бер инстачы фотодагы өч парның чыраена карап, нәрсә турында уйлаганнарны «укыган»: «Уң яктагы парның хатыны «үтте инде гомер шул бер ир белән» дигән чырай ясаган. Ә Салават «шул көнгә калдым инде, хәзер хатыннан башка беркем кочакламый» ди кебек. «Безнең барысы да алда әле» дигән кебек кыяфәт ясаган Җәвит белән Зөлфия».