Инсаф Абдулла: «Артистларның бүгенге сөйләме минем намуста түгел»
Татарстанның атказанган артисты, педагог һәм нәфис сүз остасы Инсаф Абдулланың күп төрле сәнгати һөнәрләренең берсе – сәхнә теле укытучысы булуы. Татар театрында сәхнә теле проблемасы кискен торган чорда Инсаф Абдулла белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, ул тема белән генә тукталып кала алмадык.
Инсаф Абдулла Казан театр училищесында 1997 елдан бирле сәхнә теленнән укыта, татар сәхнә теле мәктәбенә нигез салучы Асия Хәйруллина кебек легендар педагоглар эшен дәвам итә. Үзе киткәндә Асия Хәйруллина урынына Инсаф Абдулланы калдыра. «Озак икеләндем, алар мине ул вакытта Казан театр училищесын җитәкләгән Мәсгуть Имашев белән бергә үгетләделәр», - ди Инсаф Абдулла.
Инсаф, сез Казан театр училищесында күптән укытасыз. Бүгенге яшь артистларның сәхнә теле сыйфаты сезнең намуста дип белергәме?
Минем намуста дип әйтә алмыйм, укытканда аларга белем бирергә тырышам һәм таләп итәм. Ә инде нигезе булса, кирәк дип санаса, актер аны үзе дәвам итә ала. Сәхнә теле генә түгел, гомумән, тел мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, балалар аны мәктәптән үк кирәксенми. Иң беренче чиратта ата-ана кирәксенми — бу бик борчый. Шунысы да бар — өстән таләп булмагач, тел укыту мәсьәләсе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы намусында кала. Шулай булгач, тел сыйфаты минекендә түгел, ә мәктәп укытучылары намусында. Алар эшләгән эшнең нәтиҗәсен — ничек укытканнарын, нәрсә укыганнарын мин монда күрә башлыйм.
Төрлесе бар, әлбәттә. 2000 ел балалары үзенчә, туксанынчы ел балалары үзләренә бер төрле иде. Мин хәзергеләр начар дип әйтмим. Алар бөтенләй икенче — дөньяга карашлары, фикер йөртүләре… Алар үз дөньясы белән яши. Алар хаклы! Миңа калса, хәзерге яшьләр күпкә белемлерәк, күпкә акыллырак һәм алар нәрсә кирәген белеп эшли. Без үскәндә алай булмады. Безнең тормыш билгеләнгән иде — мәктәп, уку йорты, эш, пенсия, бетте! Хәзер алай гына түгел. Мин алардан беренче курста ук: «Нәрсәгә кердең? Максатың нәрсә? Кем булырга телисең?» дип сорыйм.
Артист ул киң төшенчә, абстракт төшенчә. Әгәр студент максат куйган икән, ул аңа бара һәм ирешә.
Ләкин бүгенге яшь кешене кичәге көн кешеләре укыта.
— Без — элеккеге классик нигездә укыткан уку йортлары. Сәнгать уку йортлары, хореография училищесы булсын, сынлы сәнгать, музыка, театр — аларның нигезе бер. Әлбәттә, балаларны кызыксындыру формасында авангард алымнар белән укытырга тырышабыз. Тик ул барыбер классик белем бирүгә кайтып кала. Студентларны кызыктырырга тырышсак та, кызык кына ясап булмый — базасы кирәк. Әле бит һәр курс үзенә бертөрле була, бер курс белән эшләгән, икенче курска ярашмый. Студентларның әзерлекләре дә төрлечә булырга мөмкин. Шуннан чыгып, программаны азрак катлауландырасың яки гадиләштерәсең.
Сәхнә теленнән сезнең укыту алымнары да, студентлар белән эшли торган әдәби әсәрләр исемлеге дә үзгәрәме?
— Сәхнә теленнән техника дигәне, дикция белән эшләү үзгәрми. Алар куелган, төрлечә бирәсең генә. Әйтүемчә, бер үк күнегү икенче курска ярамаска мөмкин, һәр кеше үзенчәлек. Ә әдәби әсәрләргә килсәк, фольклордан башлыйбыз. Булачак актерның фантазиясен аз гына булса да кузгатып җибәрү өчен әкиятләр, такмазалар кирәк. Әмма, кызганычка каршы, такмазаларны, әкиятләрне бүгенге бала аңламый.
Алар такмаза дигән жанр барлыгын беләме соң?
— Такмакларны гына беләләр, такмазаның нәрсә икәнен бөтенләй белмиләр. Такмаза — баланың ниндидер вакыйганың үзенчә кабул итеп, үзенчә сөйләп бирүе.
«Бардым базарга.
Таптым бер капчык
Килеп чыкты бер карчык.
Минеке ди, минеке ди бу капчык.
Ул китте мине куып, мин барам аркамны уып.
Тагын берсе:
Уйладым базарга барырга
Юк бит ат җигеп чыгарга.
Җиктем бер чикерткә, суккан саен артын сикертә.
Алдым тугарып, җиктем тавык…» Менә шундый әсәрләр белән тырышабыз инде.
Бәлки, алар рус фольклорын беләдер?
— Кызыксынганым да юк. Әмма 50 проценты берсен дә белми кебек. Чөнки ник дигәндә, текстта аңлашылмаган сүзләр шактый килеп чыга. Шул сүзне русчасын әйтеп аңлатам. Ни русча, ни татарча белмиләр. Балаларның гаебе юк монда, мин аларны гаепләмим.
Мәктәпме?
— Мәктәпне дә гаепләмим. Мин монда гаеплене эзләмим, вазгыять шундый шартларга куйган безне. Әйтик, күпмедер вакыттан соң «Алар фәләнне белмәгән», дип, безнең яшәешкә тәнкыйть ясасалар, монда безнең гаеп бармы? Бүгенге көн күзлегеннән карап гаеплисе бик җиңел. Гаепләү өчен үзеңне шул шартларга куеп карарга кирәк. Мин ул шартларда ничек булыр идем икән?..
Бүгенге балалар бик практик, «Нәрсәгә кирәк аны белергә?» дияргә мөмкиннәр. Сез аларга фольклорның нәрсәгә кирәклеген аңлата аласызмы?
— Аларны баштан ук Толстой, Әмирхан иҗатына чумдырып булмый. Шуңа күрә гадидән башлыйбыз: такмазалар, мәкальләр, әйтемнәр… Мин боларның күзалларга өйрәнү өчен кирәклеген аңлатам. Актерның фантазиясе эшләмәсә, чыгып уйный алмый.
Мәскәүдә аларны кем көтеп тора соң фамилияң Гыйбадуллин булса…
Фантазия булыр инде ул, ә менә тел белән нишлисез? Аңлавымча, татар бүлегенә татарча ярым-йорты белгәннәр дә килә.
— Әйе. Монда бик авыр бер проблема бар — алар сүзләрне рус сөйләме калыбына салалар. Стилистика йогынтысы хәтта татар мәктәбендә укыган балага да тәэсир итә. Ә авазлар әйтелешен, диалект сөйләмнәрен төзәтү авыр түгел.
Без ул чит калыпка салынган сөйләм белән килешергә тиешме, әллә көрәшергәме?
— Бу — чынбарлык. Килешергәме, юкмы — әйтә дә алмыйм. Менә сез спектакльләр карыйсыз, концертларга йөрисез. Татарча болай булырга тиеш түгеллеген ишетәбез, үзара зарланып сөйләшәбез дә. Әмма нәрсә эшләтә алам соң мин?
Татар теле бүгенге көндә шундый шартларда калды. Бу очракта укыту программасы ярдәм итә алыр иде. Без мәктәптә укыганда, беренче класстан ук матур сөйләм куела иде. Матур сөйләм, матур язу дип әйтә идек. Хәзер ул матур сөйләм дигән нәрсә бөтенләй юк. Өйдә татарча сөйләшкән бала гына, аңлап сөйләшә ала.
Ә калганнар белән нәрсә эшләргә?
— Мин укыган чорда сәхнә теленнән Асия апа Хәйруллина укытты. Нигездә бөтен урта буын артистлар — Асия апа укучылары. Ул татар сәхнә теле нигезләрен булдырган шәхес. Укучылары аның дәресләрен хәзер дә сагынып искә ала. Ул бит сәхнә телен укытып кына калмады, тормыш сабаклары бирде. Без укыганда укытучының сүзе безнең өчен закон иде. Хәзер бер әйтәсең, ике әйтәсең, өч әйтәсең… ун әйтәсең. Барыбер, үзенекен сөйләп тора. Аңлатасың, күрсәтәсең… Безгә Асия апа алай ук сөйләп тормый иде.
Инде шәхси дәресләрдә «Эшләп алып килегез», дисең, юк инде, аркылыга бастыралар да куялар. Кереп җитмиме… Үзем дөрес бирмимме икән дип тә уйлап куям. Ярар, укып чыгар инде дип, кул селтәгән көннәр дә була. Ләкин алай гына булмый бит. Ул сәхнәгә чыкса… Мин бик борчылам, ләкин үзе теләмәгән кеше янына ун профессор китереп куйсыннар — бернәрсә чыкмый.
Укырга алганда сөйләштереп карамыйсызмы соң әллә?
— Шәхсән мин соңгы елларда кабул итү комиссиясе эшенә катнашмадым. Дөресен әйткәндә, татар телле даирә кимегәч, конкурс та кимеде. Кайчакта андыйларны өйрәнер дип алгалыйсың, тик бөтенесе дә өйрәнә алмый.
Сез өйрәнә алмый дип торгач, андыйлар рус төркеменә барадыр инде? Шулай итеп, без аларны югалтабыз. Рус төркемендә укучы татар балалары күпме?
— Әйе, менә дигән матур татар кызлары-егетләре рус группасына керә. Буй-сын янып тора, эмоциональ яктан менә дигән. Татарча сөйләшәләр дә. Мин әйтәм: «Ник син рус группасында йөрисең, күч татарга!» дим. Ә алар Мәскәүдә кинода төшү турында хыяллана. Но фамилияң бит Гыйбадуллин! Цукерман түгел! Мәскәүдә кем безне көтеп тора?! Әйе, бар безнең Марат Башаров, Чулпан Хаматовалар. Ләкин эшли алган кешегә татар бүлегендә укып та, «уф» димичә дә эшләп була. Режиссерларга бүгенгесе көндә яңа йөз, янып торган эмоция кирәк. Яңа сулыш кирәк! Өч тиенлек сериалларга төшә алсалар, күп түлиләрме аларга? Ә ана телен өйрәнү беркемгә дә зыян китергәне юк. Менә бу очракта ата–аналарның өйдә юнәлеш бирүе кирәк. Әлбәттә, үзе татарча белмәгән әти-әни нәрсәгә өйрәтсен инде — анысын да аңлыйм.
«Ни өчен татарча өйрәтмисез балагызны?» дигәнгә, «Әй үзебез дә авылдан килеп русча белмичә җәфаландык», диючеләр дә бар. Имеш, ниндидер уңышларга ирешә алмаганнар. Сүгәсем килә андый ата-аналарны: урыс телен белми калу куркынычы юк хәзер.
Бала бит ни руска китә алмый, ни татарга калмыйча интегә. Психологик яктан сына. Әллә русча белгән бөтен кеше зур дәрәҗәгә ирешеп утырамы? Ике-өч тел белү кешенең дөньяга карашын киңәйтә, күңеле бай була.
Тел ул һәрвакыт икенчел булды
Камал театрының «Яшьләр сишәмбесе» спектакльләрен карадыгыз. Әмма Сөмбел Гаффарованың «яңа татар сәхнә телендә» куелган «Парковка» спектаклен сүкмәдегез. Ә бит сәхнәдәге тел сезнең колакны да кырды — юк дия алмыйсыз. Ни өчен сез бу күренеш белән без килешергә тиеш дип саныйсыз! Ни өчен, әйтик, бу күренешкә каршы көрәшү тиеш түгел?
— Тел бит тормыш белән бергә үзгәрә, дибез. Гомумән, театр теле ул — консерватив тел. Аны күпмедер дәрәҗәдә үле дибез, чөнки тормышта без алай сөйләшмибез. Галиәсгар Камал, Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин, Туфан абый, Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев… Менә аларның спектакльләрдәге телләрен чагыштырып кара, стильләрен чагыштырып кара. Алар заман белән үзгәрә. Илгизнең сөйләме бер төрле, Сөмбелнең — икенче төрле.
Без аны икенче төрле дип кенә кабул итәргә тиеш, әйеме?
— Анда сленг белән сөйләшәләр. Автор шулай язган, нишләтим мин? Авторның авторлык хокуклары бар. Ничек язарга тиеш — мин белмим. Мин аны начармы, юкмы диеп әйтә алмыйм — ул чынбарлык. Кемдер кабул итә, кемдер юк.
Сез кабул иттегезме?
— Тулысы белән дип әйтә алмыйм. Әмма мин, Инсаф Абдулла буларак, укытучы буларак, аны барып карарга тиеш идем. Кемдер кабул итәр, кемдер юк. Ә кемгәдер барыбер булачак, кемнедер андагы вакыйгалар кызыксындырырга мөмкин.
Тел икенчелме?
— Тел икенчел, бу очракта. Тел ул һәрвакыт икенчел. Театрның максаты - телне саклап калу гына түгел бит. Театр сәнгатенең максаты икенче әйбер.
Барлык яшь драматурглар шулай яза башласа, бу нормаль хәл булачакмы?
— Белмим. Тел үзгәрә. Күпмедер дәрәҗәдә без моңа каршы торырга тырышабыз, әлбәттә. Әмма бу чынбарлык. Мине борчыганы — сүздәге басымнар. Мәгънә басымын үзгәртеп, фикер үзгәртеп, тамашачыга сүзнең тәэсир итү көче кими.
Ә менә басым сезнең намустадыр инде? Анысына мәктәптә укытмыйлар.
— Әйе, минем намуста. Мәгьнә басымы бар, сүз басымы бар. Әйтик, татар телендә басым соңгы иҗеккә төшә диләр, чыгарылмалар бар инде. Мин укыткан балалар шуны белеп чыга. Ялгышсалар да, үзләре төзәтә. Чөнки басым дөрес булмаса, мәгънә үзгәрә. Актер шул мәгънәне җиткерә ала икән, тамашачы аны карый.
Сүз белән эшләү — бик катлаулы әйбер. Без басымнарны өйрәтә алабыз. Ә инде мәгънә басымы дигәндә, менә монда без көчсез. Чөнки ул хискә бәйле. Хисне мин берничек тә бирә алмыйм. Ниндидер техник ысуллар белән, күзаллау тренинглары белән ярдәм итә алам. Әмма дә ләкин аң белән йөрәк кушылып бергә эшли алмаса, булмый.
Режиссер актер алдына максат куя. Актер менә шул максатны үтәп чыга ала икән — спектакль барып чыга.
Студентлар шигырь аңламый
Булачак актерлар белергә тиеш ун татар язучысын әйтә аласызмы?
— Мин аларга Кол Галидән башлап безнең мең ярым язучыбыз барлыгын әйтәм. Программа зур. «Кыйссаи Йосыф» күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелә. Каюм Насыйриның «Тәрбия китабы» белән әз генә булса да танышып чыгарга кушам. Галиәсгар Камал, Ильяс Халиди, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим… Совет чорыннан мин, әлбәттә, Зөлфәтне, Мөдәррис Әгъләмне, Роберт Әхмәтҗановны бирергә яратам, чөнки, аларда фикер бар, мәгънә бар. Аларның шигърияте «Мин сине яратам, мин дә сине яратам» дип гади генә язылмаган. Фәлсәфи әйберләр…
Аңлыйлармы?
— Аңламыйлар, аларның бит шигырь укыганнары да юк. Мин кушкач, әсәр сайлыйлар. Укыйлар. «Инсаф абый, мин монда бернәрсә дә аңламадым», дип киләләр. «Аңламагач, тагын укы!» дим.
Аңлатмыйсызмы?
— Аңлатмыйм. Башларын эшләтсеннәр әзрәк. Шигырьнең башында ярату сүзе керә икән, алып килә. «Нәрсәсе белән ошады?», мин әйтәм. «Инсаф абый, мин аны укымадым», ди. Укып та тормыйча, сайлап алып килгән. Китап бер якка оча, студент икенче якка. Монысы образлы итеп әйткәндә инде. Чыгып китә. Аннан укып килә. Бар шундый студентлар — монысы фәлән, тегесе фәлән диеп ныклап сайлый.
Студентларга тәкъдим ителгән исемлегегездә XXI гасыр шагыйрьләре дә бармы?
— Әлбәттә. Аларны уку мәҗбүри. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәләхов, Луиза Янсуар, Булат Ибраһимов… Миңа үземә аларның иҗаты бик ошый. Бу яшьләр — аларның замандашлары. Иҗатлары белән дә танышсыннар, үзләре белән дә аралашсыннар.
Күбрәк шигърият, әйеме?
— Кызганычка каршы, бүгенгеләрдән балаларга тәкъдим итәрлек проза белән эшләгән кеше сирәк. Сентименталь беллетристиканы өйрәтеп утырудан файда күрмим.
Үзегез бүгенге әдәбиятны укыйсызмы?
— Дөресен әйткәндә, беләсеңме, «Эх шулкадәр күп, эшлисе килә, ятып торыйм, бәлкем узар» дигән әйберләр була. Мин күбрәк шигырьләр укыйм.
Ә прозада артык мине җәлеп итә торган әйберләр юк.
Укымагач җәлеп итмәгәнен кайдан беләсез?
— Танышып барам инде. Китап сатып алып, әдәбиятны егылып ятып укыйм дип әйтә алмыйм, әмма «Казан утлары»н караштырып барам.
Бүгенге татар театрына сезнең бәяләмә? Федераль акчалар бирелү театрларга үсеш бирдеме?
— Театр үсештә. Хәзер театрларның эксперименталь әйберләр күрсәтергә мөмкинлекләре бар. Акча булса гына нидер эшләп була. Бу актерлар өчен дә кызыклы, тамашачы өчен дә. Бүген чаршау элеп кенә уйнап булмый. Яңа техник чаралар кулланып эшләү актерны да үзгәртә, алар икенче төрле иҗат итә башлый. Бүгенге көндә театрларның фестивальләр, укулар оештыруы бик яхшы. Ул актерларның үсешенә, дөньяны танып белүенә юл ача. Студентларга да әйтә киләм: «Укырга килгәнсез икән, бирегә эләккәнсез икән, рәхмәт әйтегез дә, укыгыз», дим. Театр дөньясы, сәнгать, иҗат бик кызыклы. Анда җан рәхәтлеге дә аласың.
Тагын театр училищесы темасына кайтып, менә быел тәмамлаган курстан, шушы тырышып укыткан, сез артист булсын дип әзерләгән егетләр-кызларның берсе дә театрга бармады.
— Шулаймыни? Илдар Хәйруллин курсымы? Илдар абый кебек мэтрлар театр белән җенләндерә алмый дия алмыйм. Театрга бармасалар да, алар иҗатта, сәнгатьтә калгандыр. Яшьләргә яшәр өчен акча кирәк. Татар театрлары коммерция театры түгел. Яшьләрнең һәрберсенең Казанда каласы да килә бит әле. Минзәлә театры алыр иде бит аларны. Шартлары да бар, хезмәт хакы дип әйтик инде. Әтнә, Түбән Кама, Оренбург театры, Уфа «Нур» театры… Яшьләрнең үз максаты шул.
Училищеда «дедовщина» бар
Балалар театр училищесыннан тагын нәрсә белеп чыгарга тиешләр. Әйтик, тәртип, әхлак проблемалары…
— Бу әйбер белән без балалар училищега килеп кергәч үк шөгыльләнә башлыйбыз: исәнләшергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Аларның мастерлары бар, дөнья мәдәниятен, тарихын, этика, эстетика укыйлар. Әмма мин алар өчен 100 процент ышандыра алмыйм, мин хәтта үз балаларым өчен дә 100 процент әйтә алмыйм. Алар өйдә бертөрле, җәмгыятьтә башкача булырга мөмкиннәр. Әмма өйдә нәрсә салынган — җәмгыятьтә шул чыга, миңа калса.
Әхлак тәрбиясе өйдән килә. Бер ата-ана да начар булыгыз, дип өйрәтми. Безнекеләр арасында да каршылыклар була инде, үзара ызгыш-талаш кебек әйберләр. Чөнки алар бөтенесе иҗат кешеләре, аларның үзләрен күрсәтәсе килә — бу табигый. Әкренләп алар коллектив булып эшләргә өйрәнә. Театр училищесы — коллектив хезмәт. Бездә бер-береңне, бер-береңнең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Театр уку йортларында укып чыккан кешеләр, кая гына барса да, үзләрен тота белә. Шуңа күрә үз балаларымны да театр училищесы аша үткәртмәкче идем, булмады. Теләмәделәр. Әхлак мәсьәләсе — зур проблема бүгенгесе көндә. Күңелне аздыручы әйберләре күп.
Татар гимназияләрендә тәртипле балалар укый дип әйтәләр иде. Сездә татар төркемнәре тәртиплерәк дия аласызмы?
— Татар баласы басынкырак иде, хәзер тигезләшәләр бу мәсьәләдә. Бу начар димәс идем. Төрлесе бар, әлбәттә. Әмма нигездә, безнең таләпләргә туры килмәгән кешеләр безнең училищедан үзләреннән-үзләре китеп бара. Чөнки аларның метастаза җибәрергә мөмкинлекләре юк. Шартлар аны бирми. Безнең һәрбер бала «под колпаком», күренеп тора. Училищедан урамга чыкканда да, алар безне күрмәсәләр дә, аларны без күрәбез. Мин һәрвакыт әйтәм: «Балалар, сез театр училищесында укыйсыз икән, кайда гына барсагыз да, я иртәгә килеп җитә кайда нәрсә эшләгәнегез, я бер атнадан килеп җитә. Барыбер, килеп җитә. Үзегегезне матур тота белегез», — дим. Боларны үз башыннан кичергән өлкән курс студентлары да яшьләрне күзәтеп, кызык итеп сөйли. Бу «стукачество» түгел, бу аларның үз башыннан үткән.
Училищеда «дедовщина» юкмы?
Бар. Бу училищеда 100 ел буе салынган традицияләрне саклауда чагыла. Әйтик, класс артыннан аудитория чиста калырга тиеш. Башка курс килеп кергәндә дөбер-шатыр калган икән, тегеләрне алып кереп шатырдатып җыештырталар. «Минем эшне син эшлә» дигән әйбер түгел бу. Өлкән курс укучылары тәртипне белә, кечерәкләрне өйрәтә.
Тямаев белән Гүзәлне гаепләмим, әмма видеоны «иләп» куярга кирәк
Әхлак темасын дәвам итеп, эстрададагы әхлак темасын алыйк. Сездә дә эстрада бүлеге бар бит. Әйтик, соңгы әхлакый скандал Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевның мәгънәсез шаяруына бәйле (артистларның юлда хайван үләксәсеннән көлеп тору видеосы шау-шу кузгатты. авт.)
— Мин монда трагедия күрмим. Һәрбер кешенең аз булса да кимчелекле яклары җитәрлек. Тямаев белән Гүзәлнең кыланмышы зур трагедия түгел, мин дә нәрсәдер шаяртырга мөмкинмен, мин дә, бәлки, шунда басып торган булыр идем, туры килмәгәнмен. Очрашканнар, яхшы кәеф белән шаярганнар. Моны нәрсәгә куертырга иде инде?
Бу куертучылар проблемасы дисезмени?
— Әлбәттә. Инстаграмга бөтен нәрсәне куялар бит, куймасыннар! Кирәкми ул бөтен нәрсәне Инстаграмга кую. Нәрсәгә кирәк иде бу Гүзәл белән Тямаевка? Мин аңлыйм: бу — популярлык, но әзрәк «иләп» куй әйберләреңне! Аларның күңеле андый түгел дип беләм мин. Алар андый була алмый. Мин аларны гаепләп тә чыга алмыйм. Зурга җибәрмәскә иде. Хәтерлисеңме, Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет алдында биюен гаеп иттеләр. Менә дигән профессионал, искиткеч биюче бит инде. Андый соло биючеләр бик сирәк. Ул бит мәчеткә кереп биемәгән. Фонында гына биегән. Анда криминал күрмәдем. Һәркемнең үз фикеренә һәм үз гамәлләренә хокукы бар. Аны куерттылар.
Әйе, социаль челтәрнең мөмкинлекләре киң — нәрсә телисең, төшердең дә куйдың. Инсаф Рузиләне төшереп куя ала сорамыйча, Рузилә — Инсафны. Хәниянең вафатыннан соң да йөрде бит әле бер язма. Нәрсәгә куялар аны? Кая әле аларга Хәния дәрәҗәсенә җитү?! Әллә үзләренең Хәниягә катнашы булганын күрсәтәләрме?
Без элек һәм хәзер дип сөйләшергә яратабыз. Әйтик, элек Илһам абый кебек җырчылар үләксәдән көлеп тора алганмы? Әллә инстаграмнар булмагач, мондый хәлләр беленми генә калганмы?
— Бер кеше дә фәрештә түгел. Заманында алар татар дөньясын гөрләткән кешеләр. Аларда әз булган дисезме андый вакыйгалар?! Ләкин инстаграм булмагач, алар турында телдән-телгә күчкән сүзләрне кемдер чын итеп, кемдер уен итеп кабул итә. Илһам абыйлар, Әлфия апалар вакытында Инстаграм урынына «сарафан радиосы» йөри иде: Илһам болай, Әлфия төгән. Кемнең ни эше бар? Миңа калса, Әлфия апа хәзерге заманда булса, Инстаграмнан төшмәс иде. Чөнки кешегә ачык иде.
Бүгенге артистның проблемасы — чама дигән әйберне онытып җибәрүдә.
Инстаграмда Артур Исламовның бик матур язмалары бара. Ул да Инстаграмда утыра, әмма бөтенләй башка затлы фоторәсемнәр куя. Ә Фирдүс белән Гүзәлнең очрашуы… Но куйганнар, нишләтәбез инде без аны? Бәлкем Артурның да шундый ситуацияләре булгандыр, ул бит мәзәк малай, сөйләшергә теле бай, кызыклы. Ләкин аның куймаска башы җитә.
Сары журналистикага мөнәсәбәтегез?
— Мин укымыйм аны: русчасын да, татарчасын да. Нигә кирәк ул кемнең кем белән йоклаганы? Кемнең кемгә нәрсә әйткәне? Анда язылган хак та булсын ди… Сары матбугат укып утырган кешенең һәм шул турыда сүз куерткан кешенең эше юк.
Ә сары булмаган татар матбугатын укыйсызмы? Әллә телевидение кешесе булгач, яңалыкларны телевидение аша аласызмы?
— Егылып ятып гәзит укыйм дия алмыйм. Минем ике ел инде телевизор караганым да юк.
Итекченең итеге юкмыни? Үзегез дә шунда эшлисез.
— Телеведениедә 1991 елдан бирле эшлим. Берара китеп алган идем. Хәзер «Татарлар» тапшыруында эшлим. Телефон бар, компьютер бар, кирәк әйберне шуннан ачасың да, карап аласың. Өйдә телевизор тора ул. Тик берәр кабельле телевидениегә гариза барып язарга вакыт җитмәде, калгач калды инде. Моңарчы да фон булып кына тора иде ул: өйдә тегендә-монда үткәндә күз төшереп аласың. Ныклап утырып карый торган әйберләр сирәк була. Хәзер телевизорсыз да күнегелде. Бөтен мәгълүмат интернет аша алына. Күп нәрсәне белмичә дә калам, әлбәттә. Ул рәхәт тә. Хәзер кеше артык мәгълүмат белән яши.
Инсаф, сез бик позитив кеше булып чыктыгыз. Бик тырышып Тямаев белән Гүзәлне акларга тырыштыгыз, Сөмбел Гаффарованың «яңа татар сәхнә телен» дә сүкмәдегез. Сезне җәмгыятьтә нәрсә чыгырыннан чыгара ала?
— Чыгырдан чыгып, без нәрсә эшли алабыз?! Аллаһы Тәгаләнең билгеләмәсе буенча, без чүлдәге бер ком бөртегеннән дә кечерәк. Ком бөртекләре җыелып барханнар барлыкка китерә, әлбәттә. Барханнар туксанынчы еллар башында бар иде. Мин анда актив катнаштым, сәхнәләргә, трибуналарга сикереп менмәсәм дә, масса буларак йөрдем. Ул вакытлардагы милли лидерлар — Вафирә апа Гыйззәтуллина, Рәшит абый Ягъфәровлар белән дә аралаштым. Бу әйберләргә мин бик якын идем. Ачу килә кайчакта — шушы күтәрелеш үсеп китә алмады. Бастылар…
Сәбәпләрен эзләп торырга кирәкми, сәбәпләре бар. Чебен дулап тәрәзәне вата алмый, дибез. Аның өчен масса кирәк… шушы фикерне күтәреп баручы берничә кеше кирәк. Менә шул очракта җәмгыятьтә нәрсәдер эшләп була.
Безнең татарның 1552 елдан бирле башы киселә барып, «Тик кенә утыр, калыкма», дигән уй канына сеңгән. Без Кавказ халкы түгел. Без татарлар — басынкы халык. 1917 елларда башлар киселде, татар зыялылары чит илләргә дә киттеләр. Аннан соң 1937 ел зыялыларыбызны кырды. Нинди затлы Дәрдмәндләребез хәерчелектә үлгән. Аннары Бөек Ватан сугышы. Бөтен язучыларыбыз, зыялыларыбыз сугышка китә. Ә Мәскәү язучылары Чистайга кайта. Безнекеләр китә көнчыгышка, болар — көнбатышка… Шуннан соң милләтне кем күтәреп барсын? Әле дә ярый, калкып чыга торалар әкренләп сүз әйтер кешеләр…
Минем туксанынчы елларда актив чакларым бар иде
Димәк, сез позитивта булып, тыныч кына яшәрмен дисез инде алайса…
— Позитив булмасаң, тискәре якны гына күрсәң, гел начарлык килә. Матурлыкка омтыласың икән, күңел күтәренкелеге килә. Бүгенге вазгыять, татарга булган караш борчый ул мине, әйе. Бик борчый, ләкин татар аңа үзе гаепле. Мәктәп программасын алганда, кем комачаулый татар авылында предметларны 100 процент татарча укытырга? Химия, физика, математика, биология, зоология, тарих буенча дәреслекләр бар.
Мин татарча укыдым, аңарга карап надан калмадым. Безнең күршедә Гыйндулла абый бар иде. Татар авылында укып чыгып киткән, Мәскәү янындагы хәрби шәһәрчектәге институтта эшләп, генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән. Русча белмәгәннән балаң надан кала дигән сүз түгел. Шул! Позитив булмасаң, яшәп булмый.
Ә чыгырдан чыгып хәзер нәрсә эшлик? Кешене соңгы чиккә җиткерү күтәрелешкә китерергә мөмкин. Әкрен генә законнар нигезендә үзеңнекен эшләп барсаң, ниндидер карарлар, чаралар белән, барыбер, ирешәсең. Менә киләсе елга җан исәбе алу көтелә. Анда нәрсә эшләргә?
Гражданлык позициягез ни ди? Сез бит Башкортстанда туып-үскән татар?
Башкортстанга киткән татарлар — алар нигездә Иван Грозный вакытында күченгән кешеләр. Менә безнең төбәктә өченче дулкын чукындырудан качып киткән татарлар яши. Тәвәккәл кешеләр. Арбасына казанын салган да, бала-чагасын төягән дә, киткән чукындырудан качып. Алар татар булып язылачак, ә өстә инде ничек теркәрләр…
Татар саны кимүе сезне борчыймы?
— Борчымый. Сыйфатлысы кала бит аның. «Лучше меньше, да лучше», дип Ленин әйткәнме әле? Тел, дин һәм моң — өч әйбер милләтне саклый. Дин бетә башладымы — милләт бетә башлый.
Дин калкып чыга башлады — милләт үзе калкан булып торып басты.