Инфаркт һәм клиник үлем: йөрәге туктаган 50 яшьлек ирне Спас һәм РКБ табиблары коткарган
Спас районы Болгар шәһәреннән 50 яшьлек Евгений Аристов үзе дә сизмәстән Казанда Республика клиник хастаханәсендә һушына килә. Спас хастаханәсеннән бирегә аны вертолетта китерәләр. 8 апрельдә операция кичергән Евгенийны табиблар өенә чыгарырга әзер. Шуңарчы ул «Татар-информ» хәбәрчесенә үзе белән булган могҗизалы хәлләрне сөйләде.
– Ничектер ашыгыч ярдәмгә эләккәнмен дә, шушында пәйда булганмын, бүтән берни хәтерләмим. Спастагы хастаханә стенасы, күз алдындагы ниндидер ак тап кына хәтердә. Аннары монда операциядән соң айнып, реанимациядән палатага күчергәч кенә аерым бер мизгелләрне хәтерлим, - дип башлады сүзен Евгений.
8 апрельне Евгений Аристов тормышында «икенче туган көне» дип атарга була.
Хәзергә хәтере бик чамалы булган пациент турында янындагы кызы Ксения Якимова сөйләп бирде.
– Әтинең хәтере начар әле, палатага чыккач, икәүләп хастаханәдә йөргән тикшеренүләргә барганын да оныта.
Ул көнне иртән 6 сәгать 20 минутта әти эшкә дип уянгач, хәле начарайганын тойган. Ашыгыч ярдәм хезмәте өйгә якын, 2-3 минут кына, әти сәгать 7дә машинасына утырып, шунда үзе барган. 7 сәгать 45 минутта әтинең йөрәге туктаган, өч минуттан эшләтеп җибәргәннәр.
Мин Казанда яшим, бу хәлләрне әнием шалтыратып әйтте. Хастаханәдән туганнары килсеннәр дип чакырганнар, чөнки ахыры ничек тәмамланасы билгесез булган. Мин энеләремә шалтыраттым, алар да, кайнатам да барган. Эчтә көчле дулкынлану, көчле курку, әтигә берничек ярдәм итеп булмый бит, хәбәр генә көтәргә кала…
Реанимация бригадасын чакыртканнар, вертолет килә, диделәр. Көндезге 12ләр тирәсендә аны алып киттеләр, 12.40та шалтыратканда инде операция бара иде. Кичке 4нче яртыда шалтыраткач, операция уңышлы узды, диделәр. Ул реанимациядә иде, аңына килгәнме-юкмы икәнен гел шалтыратып, сорашып тордым. Аннары 12 апрель – сишәмбе иртән килергә, тәүлек буе карап торырга кирәк булачак, дип шалтыраттылар.
Табибларга чиксез рәхмәтлебез: бу бит зур могҗиза, тиз эшләгәннәр. Өч минут эчендә реанимация бригадасын оештырып, йөрәкне эшләтеп, пульс, кан басымын нормальләштергәннәр.
Әтинең үзенә дә рәхмәт, вакытында барып, үз гомерен үзе коткарган. Әгәр тромб өзелгән килеш өйдә яки рульдә булса, секундлар хәл итәргә мөмкин бит, коткарып та кала алмаслар иде. Әти беркайчан ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә оялмый, кан басымы күтәрелсә дә, бара, - дип белдерде Ксения Якимова.
Евгений Аристов сөйләвенчә, ул бер ел элек кан басымыннан нык интеккән. Кан басымы 180-200гә кадәр күтәрелгәч, гел ашыгыч ярдәм станциясенә кереп, кан басымын төшерә торган укол кадата торган булган ул. Еш килә торгач, табибка юллама да язып биргәннәр. Табибка баргач, дәвалау билгеләгәннәр, ләкин тикшеренүләр узмаган.
Бу гаиләдә йөрәк чире нәселләрендә дә бар икән.
– Әнигә ел ярым элек операция ясаганнар иде. Ул гел интекте, тыны кысылып, гел хастаханәдә ятты, стент куйдылар, - диде Евгений Аристов.
«Әти булачак хәлләрне алдан күрә башлады»
Евгений Аристов шушы бәлага тарыганнан соң тормышка да башкача карый башлавын әйтте.
– Пулсьны күзәтеп торырга кирәк, диделәр. Бассейн, мунча да ярый, ләкин пульс минутына 90нан артмаска тиеш. Менә хәзер кызым фитнес браслет бүләк итте, карап торасы була инде.
Өйгә кайтып җитәргә, алга карап яшәргә кирәк инде. Элек дөнья куып, акча артыннан йөгерсәм, хәзер кыйммәтләр үзгәрде кебек. Тынычландым, беркая ашыгасы юк, үзеңне көчләмәскә, сәламәтлекнең кадерен белергә кирәк. Тартуны гомерлеккә ташлыйм, гомер буе тарттым, хәзер тартырга ярамый, диделәр. Үземнең дә тартасым килми, эчкә суырып, йөткерә башласам да, бөтен дөньям сызланыр төсле, - ди ул.
Евгений Аристов табибларга бөтен ярдәмне вакытында күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле булуын әйтте.
Кызы Ксения әйтүенчә, йөрәге туктауга китергән кискен инфаркттан соң әтисе күп кенә булачак күренешләрне алдан да күрә башлаган кебек.
Дежавю халәте әтидә. «Безгә монда палатага кереп, кешеләр утырды бит инде», - ди. «Юк әле, килергә генә җыеналар», - дим, һәм менә сез килеп кердегез. Йөткерүдән дару, күз тамчыларын эзли башлады тумбочкада, әле гәрчә ул вакытта сораган даруларын алмаган булсам да. Янына кермәгән табиблар турында да: «Табиблар кереп чыкты бит инде», - ди. «Без бит инде хастаханәдән чыгып, өйгә кайткан идек кебек», - ди, – дип сөйләде Ксения.
Пациентның хәтере бетүе – клиник үлем нәтиҗәсе
Кардиолог Гөлназ Галиәкбәрова Спас хастаханәсе бик дөрес эш иткәнен ассызыклады.
– Пациент исән калуы белән, беренче чиратта, нәкъ менә Спас табибларына бурычлы. Алар күрсәткән ашыгыч ярдәм бик нәтиҗәле, югары квалификацияле, дөрес булган.
Пациентка трансмураль инфаркт булган – алгы стенкага тулысынча зыян килгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтелгән «беренче сәгатьләр» алтынга тиң. Ул үзе авыртудан, хәлсезлектән зарланып килгән. Аннары 40 минут эчендә йөрәге туктаган, хастаханә хезмәткәрләре реанимация чараларын югары дәрәҗәдә оештырган, тромболизис эшләнгән. Ул - тромблар таркалсын өчен кан тамыры эченә кертелә торган препарат. Тромболизис бу очракта нәтиҗәле булган, пациент «алтын» бәһасендәге вакыт эчендә безгә килеп җиткерелде һәм монда стентлау башкарылды.
Реанимация чаралары вакытында башланмаса, аның район хастаханәсендә үк гомере өзелер иде. Еш кына «яшь инфарктлар» безгә килеп җитә алмый, чөнки яшь барган саен организм ярымябык артериялар белән яшәргә өйрәнә, кан урау юл белән ага. Яшьләрдә коронар артерияның бер буыны ябылса да, үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Бу юлы пациент бәхетенә, барысы да уңышлы үтте. Йөрәге өйдә туктаган булса, 99 процент очракта үләр иде дип әйтергә була.
Дөрес, операциядән соң аңа реанимациядә озаграк булырга туры килде, чөник клиник үлем кичергән пациентларны озаграк карау таләп ителә. Алгы артериядәге инфарктлар нәтиҗәсендә кискен өзлегүләр булуы ихтимал. Элек инфарктлы пациентлар ранимациядә берничә көн, атналап ятарга, стационарда берәр айга якын дәваланырга мөмкин иде, хәзер бу срок күпкә кимрәк.
Ә пациентның хәтере бетүе – клиник үлем нәтиҗәсе. Реанимация чаралары вакытында берничә минут аңсыз буган, йөрәге эшләмәгән бит. Мондый өзлегүләр була. Ничек тернәкләнүе пациентның гомуми сәламәтлегенә бәйле, - дип белдерде табиб.
Кардиолог тартуның инфарктка тәэсир итә торган төп фактор булуын искәртте.
– Сораулар бирә башлагач, күп кенә пациентлар үзләре дә тарткан вакытта йөрәге каты тибә башлавын, башлары да авыртып куйганын таный. Теләсә нинди кардиолог әйтәчәк: тарту инфарктка этәргеч ясый.
Профилактика максатыннан йөрәккә УЗИ, ЭКГ ясарга кирәк. Без машинага елга бер техосмотр үткәрәбез, машина өчен борчылабыз, ә үз организмыбызны кайгыртмыйбыз, - дип шелтәләде ул.
Анестезиолог-реаниматолог Линар Нурмөхәммәтов та сүзен Спас Үзәк район хастаханәсенә рәхмәтеннән башлады.
– Пациент кискен миокард инфаркты кичергән. Спас персоналына рәхмәт әйтәсе килә, алар вакытында чарасын күргән. Аны реанимация палатасына күчереп, тиешенчә йөрәк тибешен кайтарырга тырышканнар. Безнең белән оператив элемтәгә кергәннәр, нәтиҗәдә, без шунда барып, урында хәл иттек.
Пациентның хәле тотрыклангач, вертолетта РКБга китерү хәл ителде. Биредә коронар артерияләренә стентлау үткәрелде. Аннары пациент медикаментоз йокы хәлендә ИВЛ астында реанимациядә булды. Акрынлап хәле яхшыргач, ИВЛ аппаратыннан алынды.
Йөрәк өянәге генә түгел, баш мие өянәге дә булгач, пациент шактый вакыт Казанга ничек эләккәнен аңышмый торды, хәтере дә югалды. Реанимациядән палатага күчерелгәндә пациентның халәте тотрыкланган иде, - дип сөйләде Линар Нурмөхәммәтов.
Стент – тарайган кан тамырында кан агышын тизләтү өчен кан тамырына куела торган торбасыман каркас.