«Җиңел булмаячак»: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тагын бер журнал чыгара башлый
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» журналын чыгара башлады. Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында басманың беренче саны тәкъдим ителде. Журнал елга 4 мәртәбә рус һәм инглиз телләрендә чыгачак.
Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар телендә «Фәнни Татарстан» журналы чыгып килә һәм ул үз тәртибендә чыгуын дәвам итәчәк.
Ә инде әлеге яңа - «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» журналы 1995-2023 елларда ТР Фәннәр Академиясендә басылган «Научный Татарстан» журналының дәвамчысы буларак кабул ителсә дә, ул алдына яңа максатлар куелган өр-яңа журнал.
Журнал презентациясе ТР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» базасында оештырылган фәнни-агарту проекты кысаларында үтте. Тәкъдим итү чарасын Институт директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халкиов алып барды. Ул әлеге журналның баш мөхәррир урынбасары. Журналның баш мөхәррире – Айнур Тимерханов, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты. Сүз уңаеннан, Айнур Әхәтович үзе дә 2003-2019 елларда ИЯЛИның лексикография бүлегендә эшләгән һәм байтак еллар бүлекне җитәкләгән галим.

Айнур Тимерханов: «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» журналын без халыкара интеллектуаль киңлектә рецензияләнүче халыкара журнал итеп күзаллыйбыз. Ул үз традицияләре булган «Научный Татарстан» журналына алмашка килә. Без форматны күпмедер дәрәҗәдә яңартып, дәвамчанлыкны саклыйбыз. Хәзер гуманитар юнәлешкә йөз тотабыз. Максатыбыз – халыкара диалог өчен мәйданчык булу, аның битләрендә гуманитар юнәлештәге актуаль проблемалар буенча фикер алышулар барсын иде. Фән ул архивларда һәм лабораторияләрдә генә яшәмәвен яхшы аңлыйбыз, ул китаплар һәм журналлар битләрендә дә үсә. Без яңа белемнәрне фәнни әйләнешкә кертү юнәлешендә эш алып барачакбыз».
Ә инде журналның дәвамчанлыгына килгәндә, аның нигезендә торган «Научный Татарстан» журналы турында тарихи белешмәне М.Х Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлнара Рәфыйкова бирде.
Белешмә: ТР Фәннәр Академиясе журналны 1995 елдан бирле чыгара. Журнал булдыру – яшь Фәннәр академиясенең мантыйкый карары булган, Фәннәр Академиясенең шул чордагы җитәкчесе, академик Мансур Хәсәнов әйтмешли, журнал фәнни һәм иҗтимагый киңлектә «визит карточкасы» итеп кабул ителгән.
2015 елга кадәр журнал чыгару белән – эчтәлеген формалаштырудан алып бастырып чыгаруга кадәр – ТР Фәннәр Академиясенең «Фән» нәшрияты шөгыльләнгән. 2000 елдан башлап «Научный Татарстан» журналына параллель рәвештә «Фәнни Татарстан» журналы бастырыла башлый һәм 10 еллап чыга. Бу рус телле версиянең тәрҗемәсе түгел, мөстәкыйль журнал була. Әлбәттә, аеруча әһәмиятле текстлар тәрҗемә ителә.
2014 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әлеге журналны үз канаты астына алып, аны алга таба да чыгару мөмкинлекләрен таба һәм ул хәзергәчә чыгып килә. Ә инде «Научный Татарстан»га килгәндә, 2016 елда журналны чыгаруда өзеклек булып ала (ул елны бер номер да чыкмаган) һәм 2017 елда журналны чыгару Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына тапшырыла - алар аны 2023 елга кадәр өзлексез чыгарып киләләр. Журнал чыгару эше Татар энциклопедиясе институтына тапшырылгач, аны гуманитар юнәлештә калдыру турында карар кабул ителә һәм 3 төп юнәлеш алына: тарих, филология, социология.
М.Х Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гөлнара Рәфыйкова: «2017 елдан башлап, фәнни журналларның гомумроссия тенденциясеннән чыгып, «Научный Татарстан» үзгәреш кичерде: киң җәмәгатьчелеккә фәнни белем җиткерү түгел, ә Академиянең гуманитар институтлары хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләрен бастыру төп максатка әверелде. Бу Академиянең яки Институтның теләге түгел, гомумроссия тенденциясе, шул исәптән, дәүләт дәрәҗәсендәге норматив актларга да бәйле. Фәнни һәм мәгариф оешмаларыннан күрсәткечләренең басылып чыгуы сорала башлагач, оешмалар үзләренең корпоратив журналларына башкача карый башлый. Шулай итеп, «Научный Татарстан» журналы укучылар өчен түгел, авторлар өчен журналга әверелде: ул хезмәткәрләренең, ВУЗ яки фәнни-тикшеренү институтларының аспирантларының һәм докторантларының фәнни мәкаләләрен бастырырга тиеш иде.
Россиядәге фәнни журналларның үсеш перспективалары турында фикер йөрткәндә, аларның фәнни белемнәрне популярлаштыру юнәлешендә киләчәге бар дип ышанасы килә, алар үзара гына түгел, дөньякүләм нәшрият киңлегендә ярыша алсыннар иде. Корпоратив фәнни журналлар үз хезмәткәрләренең публикацион күрсәткече үсешенә генә түгел, гомумфәнгә хезмәт итсеннәр иде. Бу журналны ИЯЛИга тапшыру дөрес карар. Беренчедән, институтның «Фәнни Татарстан» журналын чыгару тәҗрибәсе бар, икенчедән, журналны рус һәм татар телләрендә бер институт, бер коллектив чыгаруы мантыйкка туры килә».

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының элеккеге директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин: «Җаваплылык бик зур. Чөнки журналның тарихы бар һәм бу тарих белән чагыштырып карау булачак. Интернетта ул журналга караган материаллар бар һәм алар төрле. Шуңа да эшләп китү һәм югары дәрәҗәгә җиткерү җиңел булмаячак. Икенчедән, Айнур Әхәтович әйтеп узды: Фәннәр Академиясендә 10нан артык журнал бар. Тарихчыларыбыз, археологларыбыз әзерләп чыгара торган журналның дәрәҗәсе бик югары, шул югарылыкка омтылу, шул дәрәҗәгә җитеп эшләү журнал алдында торган бурычларның берсе. Милли республикаларда да филология өлкәсендә, гуманитар юнәлештә бик зур дәрәҗәдәге журналлар бар – ул яктан да конкуренция бик зур. Фәнни эш белән бергә журнал да чыгару зур көч сорый – 10 елдан артык татарча журнал чыгару белән шөгыльләнгән кеше буларак әйтәм. Рус телендәге журналга игътибар тагын да зуррак була, таләпләр дә зур. Уңышлар телим! Бәлки, без дә уй-фикерләребез белән ярдәм итә алырбыз».

Фәнни журналларның үз тәртипләре, мәсәлән, биредә авторларга гонорар түләү системасы каралмый, редакциягә һәм рецензентларга түләү генә бар. Әмма эш өстәлсә дә, институтка яңа штатлар өстәлмәгән, алар журналны үз эчке мөмкинлекләреннән чыгып әзерләячәкләр.

«Авторлар өчен үз мәкаләләрен рецензияләнә торган журналда күрү үзе бер дәрәҗә – беренче чиратта шул. 2 елдан соң – 8 сан чыкканнан соң – без аны ВАК журналы (Россия Мәгариф министрлыгының Югары аттестация комиссиясе формалаштырган исемлеккә кергән журналлар. Авт) итәргә планлаштырабыз. Андый журналда басылу үзе бер дәрәҗә. Чөнки аспирант ВАК журналында мәкаләсен чыгармыйча диссертациясен яклауга чыгара алмый. Журнал рәсми билгеләнгән урыннарга таратыла, аны сату каралмаган», – дип аңлатты Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, журналның баш мөхәррир урынбасары Илгиз Халиков.
Азактан Айнур Тимерханов белән сөйләшеп алдык. Әлбәттә, журналның бюджет темасын да белештем.
Айнур Тимерханов: «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» - яңа журнал. Дәвамчанлык дисәк тә, монда традицияләр дәвамчанлыгы турында сүз бара. Бу, әлбәттә, тау кадәрле эш дигән сүз. Беренче номерына акча табылды, инде икенче номеры да әзер диярлек. Алга таба да матди куәтләү булыр дип уйлыйбыз, бу юнәлештә эзлекле эшлибез. Һаман тегеннән-моннан акча сорап йөреп булмый, программаларга кертергә кирәк. Кайбер журналларыбызны без аерым программаларга кертүгә ирештек, әлегә бөтенесен дә түгел. Фәннәр Академиясе кысаларында тарихчыларның берничә журналы бар, археологларның үз журналлары бар. ИЯЛИның, Татарстан Фәннәр Академиясенә яшәү биргән институт булса да, ни гаҗәп, ВАК дәрәҗәсенә үскән журналы юк иде. Институтның «Татароведение» традицион конференциясе бар, социолингвистика юнәлешендә яшьләр мәктәбе башлап җибәрдек, инде журнал булыр дип өметләнәбез.
Бу аларга өстәмә мәшәкать түгел, дәрәҗә дип аңларгамы?
Бу журнал аларның фәнни юнәлештәге эш нәтиҗәләрен Россия күләмендә фәнни киңлектә җиткереп бару өчен мәйданчык. Биредә аларның филология һәм сәнгать темалары яктыртыла, философия юнәлешен дә өстәп җибәрдек. Чөнки ул Фәннәр Академиясендә журнал белән беркетелгән юнәлеш түгел.
Фән кешесе булмаганнарга аңлатып үтик әле: галимнәр телендәге «ак исемлек» нәрсә ул?
Башкача әйткәндә, ВАК тарафыннан расланган һәм диссертация яклар алдыннан мәкаләләрне бастырырга мөмкин булган журналлар кергән исемлек. Анда эләгү өчен журнал 2 ел дәвамында чыгып, ким дигәндә 8 номеры шушы журналларга туры килгән таләпләр шәкелендә чыгарга тиеш.
Татар телендә чыгучы «Фәнни Татарстан»ның ул исемлеккә керүе мөмкин хәлме?
Без ул юнәлештә эшлибез. Журналның тулысынча татарча булуы әлегә киртә кебек күренә. Быел көзгә Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллык юбилее була. Ул 7 октябрьгә билгеләнгән. Әлеге юбилей чаралары кысаларында Россия Фәннәр Академиясенең региональ фән буенча советының утырышы да булачак. Шул утырышка да без гуманитар өлкәгә бәйләнгән тема тәкъдим иттек. Быел гамәлгә ашырыла башлаган «Дала Евразиясе халыкларының тарихы һәм мәдәниятләре» дигән программага бәйләп, гуманитар фәннәр өлкәсендә булган проблемаларны уртага салып сөйләшәсе килә.
ххх
Журналга уңышлар телик. Аның беренче санында «ярылып яткан татар темаларыннан» Беренче бөтенсоюз тюркологлар съездында Газиз Гобәйдуллин доклады турында филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллин мәкаләсе, ХХ гасырның икенче яртысында татар драматургиясенең тематик үзгәреше турында филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина мәкаләсе, Кариев исемендәге Казан татар яшьләр театрының «Алтынчәч» спектаклендә милли кыйммәтләр кризисы проблемасы яктыртылган филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко мәкаләсе бар.