Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Индива: «Туебыз гөрләп үтте, әмма тормышыбыз без теләгәнчә килеп чыкмады»

Татар эстрадасына үзенчәлекле стиле белән килеп кергән Индива – Регина Вәлиева гаиләсе, ГИТИСка ничек эләгүе, укуы өчен кем түләп торуы, Мәскәү Кремле янындагы фатирында иреннән аерым яшәве турында сөйләде. «Интертат»ка биргән эксклюзив интервьюда ул Татарстанга кайтырга җыенуын әйтте.

news_top_970_100
Индива: «Туебыз гөрләп үтте, әмма тормышыбыз без теләгәнчә килеп чыкмады»
Регина Вәлиева архивыннан

«Регина Вәлиева булып...»

Сезнең әтиегез белән әниегез һөнәрләре буенча музыкантлар дип беләм. Сезнең җырга, биюгә мәхәббәтегезне алар уяттымы?

– Мин гади гаиләдән: әтием машина йөртүче, әнием тегү эше буенча химик-технолог. Миңа 6 яшь булганда, алар мине төрле юнәлешләр буенча биюгә йөртә башладылар. Мин классик, аннары төрле халык биюләре: татар, һинд, шәрык биюләренә йөреп карадым.

Минем әнием яшь чагында опера җырчысы булырга теләгән, ә әтием хореограф булган. Әтием бию юнәлешен бик яхшы белгәнгә күрә, миңа: «Кызым, син кечкенә буйлы, бию өчен озынраклар кирәк, син җырлый башла, аннан да әйбәтрәге булмас», – дип, башта ук әйтеп куйды. Мин аның киңәшен тыңлап, музыкаль мәктәпкә фортепиано классына укырга кердем, аны яхшы билгеләргә тәмамладым.

Әйе, җырга, биюгә мәхәббәтне алар уятты. Әти-әнием минем өчен бер нәрсәне дә хәл итмәделәр «Үзең ничек телисең, йөрәгең ничек куша, шулай эшлә, бу – синең тормышың», – дип, миңа көч-куәт биреп, минем сайлаган юлымны хуплап тордылар, шуңа да мин аларга бик рәхмәтле.

Мин Татарстанда IndiVa булып танылганда да, әтием үз юнәлеше буенча эшләми иде, шуңа да миңа Казанда да, Мәскәүдә дә барысына да үземә ирешергә туры килде. Мәскәүгә укырга киткәндә, алар минем өчен кайгырдылар, тик «Юк, бармыйсын!» димәделәр, риза булдылар.

Ни өчен кайгырганнары да аңлашыла: Мәскәүдә Татарстанга танылган җырчы IndiVaны беркем белми иде, миңа, уңышка ирешер өчен, Регина Вәлиева булып сикәлтәле юлдан тагын бер тапкыр үтәргә туры киләчәген алар да, үзем дә бик яхшы аңлый идем. Шулай да, мин үз-үземә ышанып Мәскәүгә укырга кердем һәм әти-әниемнең миңа көч биреп торулары ярдәме белән артистка була алдым.

Сез әтиегезгә багышлап «Әтиләр» җырын язгансыз, анда «әтиемнең күңеленең нечкәлеген мин беләм» дигән юллар бар, дустыгыз Алинә Даутова да бер постта сезне «нечкә күңелле» дип язган иде. Димәк, сез холкыгыз белән күбрәк әтиегезгә охшагансыз?

– Холкым белән мин күбрәк әниемә охшаган. Безнең әтиебез – бик җитди кеше, аны әнине кочаклаган кебек, каты итеп, озак итеп кочаклап та булмый. Безнең каршыбызда ул үзен шундый җитди тота, ләкин мин аның игелекле булуын беләм. Әтиләр балалары өчен әни кешедән дә катырак кайгырып торалардыр, алар аны күрсәтмиләр генә, барысын да эчтә тоталар.

Мин Мәскәүгә киткәндә дә әтинең күзләренә яшь тулганын күрдем, тик ул сиздермәскә тырышты. Шушы хәлне күз алдында тотып, «Әти, мин синең нечкә күңелле булуыңны беләм» дип, мин әлеге җырны яздырырга булдым.

11 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта сез Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесының хор-дирижерлык бүлегендә, аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында музыка факультетында укыгансыз. Ике уку йортыннан да дипломнар алып чыккач, сезнең балачак хыялыгыз чынга аштымы? Яисә ул вакытта сезнең тагын да зуррак хыялларыгыз, теләкләрегез бар идеме?

– Иҗади кеше беркайчан да канәгать булмый. Тамашачыга барысы да әйбәт булып, җыр матур итеп башкарылган кебек тоелса да, без, иҗат кешеләре, алай уйламыйбыз шул. Чыгыш ясаганнан соң, «бу җирен үзгә төрлерәк башкарырга кирәк иде» дип, җырларны нәтиҗәгә ирешүгә кадәр кат-кат җырлап карыйбыз.

Училищеда укыган вакытта минем иң зур хыялым – Мәскәүгә барып, анда актерлыкка укырга керү теләге иде. Миңа 18 яшь булганда, без әти-әни белән Мәскәүгә документларны бирергә бардык, ул вакытта 300 кешегә 5 бюджет урыны гына бирелгән иде. Билгеле, мин анда керә алмадым. Шуңа мин Казанга кире әйләнеп кайттым һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал бүлегендә Венера апа Ганиева классында укыдым. Шунда укыган вакытта без Илмир Әзгамов белән танышып, бергә җырлар яздыра башладык.

Беренче җырымның клибына биючеләр кирәк иде, дусларыбызга әйтеп карадык, алар безне тыңлады, бушка биеде. Хәзер алай түгел шул, дустыңмы ул синең, танышыңмы – барысына да түләргә кирәк. Клипны төшерүче Илшат Рәхимбай иде. Без әзер видеоны «Ютуб»ка куйдык, озак та үтмәде, «Барс-Медиа» минем белән элемтәгә чыкты, алар миңа 7 елга контракт төзергә тәкъдим иттеләр.

Бу – минем өчен зур мөмкинлек булды. Алар минем иганәчеләрем дә булдылар, радиода минем җырларымны куеп тордылар. Ә мин көне буе иҗат эше белән шөгыльләнә идем. Баштарак мин җырлар гына язсам, соңрак режиссер да, дизайнер да, хореограф та булдым. Минем омтылышымны, тырышлыгымны күреп, миңа продюсерлык үзәге бик нык ярдәм итте. IndiVa булып танылганнан соң, минем тагын да профессиональ планда үсәсем килә башлады, әле ул вакытта минем «Барс-Медиа» белән килешүем бетмәгән иде.

Сез сәхнәгә татар халкы бер дә ишетеп белмәгән IndiVa псевдонимы белән чыктыгыз, бу исемне сезнең командагыз уйлап тапкан, дип язган иделәр, бу дөресме?

Паркта клипны төшереп бетергәч, без биючеләр белән сөйләшеп тордык. Алар миннән «синең псевдонимың юк бит, син сәхнәгә Регина булып чыгарга телисеңме әллә» дип сораштыра башладылар.

Ә мин ул вакытта псевдонимым турында уйламаган да идем, вариантларым да юк иде. Шунда алар «тавышың һинд кызларыныкы кебек бит, ничектер һиндстан белән бәйләргә кирәк инде» дип әйттеләр. Озак уйлый торгач, берсе «инди», «инди» дип кабатлый башлады. Тагын берсе «синең фамилияң нинди, ничек башлана» дип сорап куйды. Мин ул вакытта Вәлиева идем, шулай итеп алар «Инди» белән «Ва» ны куштылар да, мин «IndiVa» булдым да куйдым.

Әгәр дә Indiva псевдоним түгел, ә кеше исеме булса, сез аңа нинди мәгънә салыр идегез?

Моның турында бер дә уйламаган идем, IndiVa ул – төрле телләрнең, мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен үзенә туплап, аны җыр аша тамашачыга җиткерүче кыз. Кыскартып әйткәндә, IndiVa ул – төрле мәдәниятләр һәм мотивлар симбиозы.

«Скоморох Памфолон» спектаклендә төп герой

Сез һинд кызы образын татар эстрадасында башкалардан аерылып тору өчен сайладыгызмы яки моның башка төрле сәбәпләре дә бармы?

Мин бу образны күңелемә якын булганга күрә сайладым. Әни йөкле булганда һинд киноларын карап, җырларын, кассеталар алып, аларны тыңлый торган булган. Минем һинд җырларына мәхәббәтем корсакта булганда ук уянгандыр, дип уйлыйм.

Миңа 5 яшь булганда мин үземә озын тукыма бәйләп, үземне Шәрык кызы итеп хис итеп, һинд киноларын карый идем. Анда булган җырларның сүзләрен дә хәтта өйрәнеп бетердем. Шул вакытта ук инде мин ул җырларны теләп башкарырга тотындым, аннары татар, гарәп җырлары белән кызыксынып киттем. Татар теле – аңлашыла, ул – минем туган телем. Ә гарәп телен, Коръәнне укырга, намаз укырга миңа әбием өйрәтте.

Бүгенге көндә намаз укыйсызмы?

Мин кайчандыр бөтен намазларны да укый идем, хәтта яулык бәйләргә теләгем бар иде. Тик ул теләк кенә булып калды. Бүгенге көндә мин намазны, Коръәнне укырга тырышам. Гарәп телен бик яхшы беләм, бу – минем эшем белән дә бәйле. Режиссерым Владимир Панков, мине Шәрык кызына охшатканга күрә, үзенең яңа 6 сәгатьлек «Скоморох Памфолон» спектакленә төп герой итеп куйды. Магне персонажы ролен уйнаганда, мин гарәпчә сөйләшәм, сүрәләр, нәшидләр укыйм, җырлыйм.

«Чәчәк сындырган өчен полициягә хәбәр иттеләр»

Һиндстанда «Tu cha la» дигән җырга клип төшерү сезнең идея идеме? Әлеге клипны төшергәндә нинди авырлыклар булды?

– Әйе, бу – минем идея иде. 18-20 яшь булганда, син бөтен әйберне дә булдырып чыгасың кебек тоела. Без продюсерлар үзәгенә, дусларыбызга бернәрсә дә әйтмичә, Һиндстанга китеп бардык. Акча аз иде, тик без булдырдык. Анда баргач, Казанда медицина институтта укыган индус дусларым булышты, алар ярдәме белән без маршрут төзедек. Бер атна дәвамында без шул автобуста яшәдек: шунда йокладык, бизәндек, чәчләрне ясый идек, камералар да зарядканы шунда ала иде.

Анда клипны төшерү бик җиңел эшләрдән булмады, андагы урманнар, плантацияләр – барысы да тыюлык булып санала торган булды. Без анда видеолар төшергәндә, артыбыздан һәрвакыт полиция хезмәткәрләре йөрде, алар безне ябып куярга теләделәр. Әле дә исемдә, кадр матур чыксын дип, мин бер чәчәкне сындырып алган идем. Ул вакытта мин ул чәчәкнең бетә торган төр икәнен белмәдем, моны күреп алган кешеләр полиция хезмәткәрләренә тиз арада хәбәр иттеләр, шунда безнең арттан тагын килделәр. Миңа бераз алдаларга, «чәчәкне җирдән алдым» дияргә туры килде.

Тагын бер шундый хәл клипны кырда төшергәндә булды: тыныч кына керләр элеп торганда, автоматлар күтәреп килүче хезмәткәрләр күренде. Дөресен әйтәм, без курыктык, моңа бик аптырадык. Аннан соң билгеле булды, без төшергән урында кайчандыр сугыш булган икән, шуңа ул җирдә беркемгә дә йөрергә дә, төшерергә дә ярамый.

Һиндстанда клипны төшергәндә, бераз үземә дә зыян китердем. Су эчендә төшергәндә, мин башым белән күп тапкырлар ташка бәрелдем, ә көчле дулкыннар турында сөйлисе дә килми, йөзеп чыга алмасаң, шунда ук су алып китә. Фил өстенә утырып та йөреп карадым. Аның турында искә төшерү – минем өчен кызык та, куркыныч та.

Фил үзенең хортумы белән минем өстемә бик күп тапкыр сазлык суын сиптерде. Ул су шундый пычрак иде, анда бит ул филләр бөтен хаҗәтләрен үти, белмим, ничек шуннан соң мин бернәрсә белән дә авырмаганмындыр, үзем дә шаккатам. Юынам дисәң дә, Татарстандагы кебек шартлар анда юк. Индуслар сап-салкын су белән юына, без шулай ишекләренә шакып, алар белән сөйләшеп, бер белмәгән кешеләр өендә салкын су белән юынып чыга идек. Менә шундый авырлыкларны җиңеп, без клипны төшереп кайттык.

Сезнең 2016 елда «Инстаграм» битенә урнаштырылган бер постыгыз бар. Анда сез Һиндстанны сагынып, анда яңадан барып кайтырга теләү турында язгансыз. Сез шуннан соң Һиндстанга бара алдыгызмы?

Гастрольләр вакытында мин Франциядә дә, Испаниядә дә булдым, тик Һиндстанга барып булмады. Эшләрем бик күп шул, театрда эшли башлагач, алар бигрәк тә күбәйде. Һиндстанга мин барыбер берәр кайчан барып кайтачакмын, чөнки андагы мохит миңа шундый якын, мин анда үземне, чыннан да, бик ирекле итеп хис итәм. Мин «теге» тормышта анда туганмындыр, дип тә уйлыйм кайсыбер чакта. Вакыт булгач, әле бер генә түгел, күп тапкырлар барачакмын мин ул илгә.

Сезнең кулыгызда берничә диплом булса да, сез Мәскәүгә ГИТИСка укырга кергәнсез? Сез анда ничә ел укыдыгыз?

– Әйе, минем әле ул чакта «Барс-Медиа» белән контрактым бетмәгән иде, шулай да алар «бу – синең өчен зур мөмкинлек» дип, мине җибәрергә булдылар. Тик мин ул калган вакытымны барыбер эшләп бетердем.

ГИТИСка укырга кергәндә, миңа 24 яшь иде, бу яшьтә мин инде карт булып санала идем, актерлыкка яшьрәк вакытта – 17-18 ләрдә керергә кирәк. Моңа карамастан, мине алдылар. Укырга кергәндә, миңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов бик нык ярдәм итте. Ул вакытта эстрада факультетында 1 ел уку 500 мең сум тора иде. Мин җырчы IndiVa буларак министерствога хатлар яздым. Рәисебез ярдәм итте, 4 уку елын алар түләде.

Безнең группа – режиссерыбыз Владимир Николаевич Панковның беренче җыйган төркеме иде. Ул – Мәскәүдә яңа «SounDrama» жанрын ачкан кеше. Моның нәрсә икәнен аңлатып китәм: «SounDrama» жанры булганда, спектакльдә уйнаучылар бер үк вакытта җырчылар, биючеләр дә, актерлар, музыкантлар да булырга тиеш. Ягъни «SounDrama» ул – сәхнәдә барлык жанрларны берләштерү. Мондый спектакльләрдә уйнаучыларны «универсаль актерлар» дип тә йөртәләр.

Минем остазым Владимир Панков, «Драматургия һәм режиссура үзәге» дип аталган театрда эшли. Хәзер ГИТИСта аңа тулы бер факультет та бирделәр. Элекке ул «эстрада факультеты» дигән атама йөрткән булса, хәзер ул «SounDrama» факультеты» дип атала. Анда бөтен дөньядан, илебездән яшьләр агыла, барысының да Владимир Панков төркемендә укыйсы килә. Ник дисәгез, ул эшләгән әйберне беркем дә булдыра алмый.

Миңа бәхет елмайгандыр, беренче тапкыр барганда, әлеге уку йортына керә алмасам да, икенче тапкыр килгәч, аның төркемендә укып, диплом гына алып чыкмадым, театрда эшләрлек универсаль актриса да булып куйдым. Институттан соң ул мине театрга эшкә алды, хәзер дә мин шунда. Мин спектакльләрдә уйныйм һәм, параллель рәвештә, этника белән бәйле яңа проектымны эшлим.

ГИТИСта укыган вакытта нинди авырлыклар булды?

Әлеге һөнәр ияләре һәрвакыт ниндидер авырлыклар белән очрашып тора. Бер һөнәр дә җиңел түгел, тик актерлык эше, минемчә, авыррак. Театрда, халык каршысында эшләгәндә, син үз-үзеңә, тамашачыга үзеңнең актриса булуыңны раслап, нәтиҗәне күрсәтеп торырга тиешсең. Спектакльдә уйнаганда, рольне сайлау да бик җаваплы эш. Бу рольне башкарып чыга алырмынмы, тамашачыга тулысынча бу персонажны ача алырмынмы икән дип, үз-үзеңдә шикләнә дә башлыйсың. Яңа роль булган саен син сыналасың. Көрәш, шикләнү, авырлыклар – актерлык һөнәре турында.

Авырлыклар булгалап торды. Ә истә калганнары мин Мәскәүгә күчеп киткәч булды. Бу шәһәрдә бернинди танышларыбыз да, Казанда, Татарстанда танылган IndiVa да юк иде, барысын да яңабаштан башларга туры килде. Минем яңа һөнәрне үзләштерергә теләгем бик зур булганга, миңа һәрвакыт театрда булырга туры килә иде, шул ук вакытта Татарстанга да гастрольләргә чакыра иделәр, акча эшләргә кирәк булса да, мин IndiVa буларак туйларда, концертларда, чараларда катнаша алмый идем, мине «укырга кирәк» дип җибәрми иделәр. Шулай итеп, миңа акчадан баш тартырга туры килде.

Әле дә исемдә, минем дустым Сәмигуллин Алмаз бер юлы: «IndiVa буларак бөтен әйберне ташлап, яңабаштан барысын да башлый алыр идеңме?» – дип миннән сорады. Аның бу соравы минем язмышымны хәл итте. Мин: «Әйе, башлый алам», – дигән идем ул чакта, шулай булып чыкты да. Мин бу сүзләрне курыкмыйча әйттем.

Тамашачылар мине популяр итеп санап, концертларда җырларымны тыңларга килә иделәр, фотоларга төшәргә бик күп кеше кала иде. Тик мин ул чакта үземне популяр дип санамый идем, шуңа да үземнең татар эстрадасыннан китүемә җиңел карадым. Мин үзем теләп Мәскәүгә китеп бардым, тулай торакта гади студент кыз булып яшәдем. IndiVa буларак акча да эшлисем, шул ук вакытта Мәскәүдә дә каласым килә иде. Мин шунда театрны сайладым, артистка буларак таныла башладым.

Бүгенге көндә дә бик күп кешеләр мине чараларга чакырып торалар, тик мин кайта алмыйм, минем эшем Мәскәүдә. Ике шәһәр дә минем өчен якын, шулар арасыннан берсен генә сайлау мине әле дә уңайсыз хәлгә куя.

Сез бүгенге көндә берәр җирдә укыйсызмы?

Юк, уку җитеп торыр. Шулай да, минемчә, кеше һәр көн үзе өчен яңа мәгълүматлар алып, китаплар укып, рухи яктан үсеп торырга тиеш. Музыка буенча да һәр көн нәрсәдер үзгәреп тора бит: яңа программалар, яңа музыкаль инструментлар барлыкка килә, аларның барысын да өйрәнеп торырга кирәк. Мөмкинлек булганда яңа артистлар белән бергә сәхнәдә чыгыш ясарга, анда да үзең өчен яңа әйберләр ачасың. Әле күптән түгел генә мин Артур Газаров белән бергә чыгыш ясадым. Ул үзенең группасына этник җырларны башкаручы җырчыларны җыя иде, шуңа да ул мине сайлап алды.

IndiVa, сез төрле-төрле спектакльләрдә чыгыш ясыйсыз, иң яратып уйнаган ролегез нинди?

Театрда 6-7 ел эшләү дәвамында, чыннан да, мин төрле рольләрне башкардым. Зевсның хатыны Гера да булдым, әби булып та уйнаган идем. Ә иң яратканым – «Скоморох Памфолон» спектаклендә Магне роле. Мин аның аша тамашачыга тулысынча ачылам. Бүгенге көндә әлеге спектакль белән Казанга гастрольләргә килү турында да сүзләр алып барыла. Әлегә без аның кайсы бинада куелачагы турында уйлыйбыз. Безнең командабыз зур – 60 кеше, шуңа да театрны сайлау мәсьәләсе әлегә хәл ителмичә тора. Мин ул гастрольләрнең һичшиксез булачагына ышанып калам. Актриса буларак мине Татарстанда яшәүче тамашачыларым да күрә алачаклар.

Сез һәрбер спектакль алдыннан мантра башкарасыз дип беләм, ул сезгә дөрестән дә ярдәм итәме?

Әйе, мантраны башкарганда, кеше медитациягә кереп китә, һәм үз-үзе белән генә кала. Сәхнәгә чыгар алдыннан барыбер дулкынлану була, ә мантраны башкаргач, курку-кайгыру хисе бетә, чөнки син үз-үзеңә, көчеңә, үзеңнең булдыра алачагыңа ышанып чыгасың. Мин аны татар телендә дә, гарәп телендә дә түгел, ә һинд телендә җырлыйм. Ә спектакль башлангач, мин тамашачылар каршысында «Әл-Фәтиха» сүрәсен укыйм, минем өчен бу – спектакльнең иң яхшы башлангычы.

Гаилә хәле

Сезне бит әле, Ильмир Әзһамовка кияүгә чыккан да, дип уйлаган иделәр. Бүген сез аның белән сөйләшеп торасызмы?

Әйе, без – бик яхшы дуслар. Мин Казанда булганда, без бергә җырлар да язабыз, ул миңа Мәскәү өчен дә кирәкле әйберләрне яздырырга булыша. Мин аңа бик рәхмәтле. Без шуның кадәр якын дуслар, безне, әйе, «өйләнешкәннәр» дә дип әйткән иделәр, әмма без өйләнешмәдек. Әлфинә апаны да кайсыберләре «әнисе, кайнанасы ул» дип сөйләгән иделәр. Минем өчен ул, дөрестән дә, әни кебек, без аның белән сөйләшеп, хәл-әхвәлләребезне белешеп торабыз.

Күп кенә артистлар да, тамашачылар да сезне, ирегез белән аерылган, дип әйтәләр, бу чыннан да шулаймы? Интервьюларда сез моның турында комментарийлар бирмәгәнсез, «Инстаграм» битләрендә дә моның турыда мәгълүмат юк.

2020 елда мин хореограф-танцорга кияүгә чыктым. Туебыз да бик матур үтте, татар эстрадасы җырчылары да килеп безне котлады. Мин иремә бүләк итеп гитарада уйнап һинд җырын да җырлаган идем. Кыскасы, туебыз гөрләп үтте, әмма тормышыбыз без теләгәнчә килеп чыкмады.

Тормыш без уйлаганча гына бармый шул, барысын да тиешле урынына үзе куя... Мине язмыш Мәскәү шәһәре белән, театр белән бәйләде, ә Марсельның төп эше Казанда булганга күрә, ул анда китте. Миңа, театрда эшләүче артисткага, Кремль янында фатир бирделәр, без улым Адил белән шунда торабыз, ә Марсель – Казанда.

Ә сез аның белән ничек танышкан идегез, ни өчен аны тормыш иптәше итеп сайларга булдыгыз?

– Ул Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда «Сәйдәш» хореография ансамблендә биеп йөрде. Әлеге ансамбльдәге студентларны бөтен татар эстрадасы җырчылары концертына биергә җибәрә иделәр. Шундый гастрольләрнең берсендә ул Әлфина Әзһамова концертында биеде.

Без бергә гастрольләргә йөредек, шунда таныштык. Бу 2010 ел иде. 2020 елда коронавирус вакытында минем театрда эшем тукталды, һәм мин Казанга кайтып киттем. Шулай, 10 елдан соң без Казанда яңадан очраштык һәм өйләнешергә булдык. Моңа кадәр миңа французлар да, индуслар да кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иделәр, мин ул чакта ризалашмадым. Миңа Марсель белән өйләнешергә насыйп булган.

«Улыбызга Скриптонитның исемен куштык»

Сезнең 2021 елда улыгыз туды, исемне кем уйлады?

Ул бик кызык килеп чыкты, улыбызның исемен Скриптонитка (рус телендә иҗат итүче казах рэперы. – авт. иск.) багышлап куштык. Без ул вакытта Скриптонит җырларын тыңлый идек, аның исемен ишеткәч, улыбызга да шундый исем бирәсебез килде. Тик минем бертуган энемнең дә исеме Адель, татарларда «бер үк исем кушарга ярамый» дигән әйбер бар бит, шуңа да минем башта кәефем төште, башка исемне уйлыйсым да килмәде, чөнки шундый җиңел әйтелешле татар исеме кушасы килгән иде. Шуннан Скриптонитның интервьюсын карадым, исеме Адиль икәнен белгәч, «Адил – Адель түгел ул» дип, шул исемне кушарга булдык.

Әгәр дә сезнең кызыгыз туган булса, нинди исем биргән булыр идегез?

Берәр матур һинд исемедер, мөгаен.

Сез декретта утырганда, балаларга хореография дәресләре дә биргәнсез, сез ничек өлгерә идегез?

Мин декретта утырмадым, дисәм дә була, улыма 6 ай булганда, мин эшкә чыктым. Коронавирус вакытында театрда да репетицияләр аз булды, шуңа минем буш вакытым күп иде. Өйдә бер дә утырасым килмәгәнгә, мин без яши торган бинаның беренче катында хосусый балалар бакчасына биюгә һәм актерлыкка өйрәтүче буларак эшкә урнаштым. Мин анда кердем дә «әйе, 2 сәгатькә кереп чыга алам, өйрәтә алам» дигәч, алар мине икекуллап кабул иттеләр. Минем улым шунда балалар белән биеп, я булмаса шуышып, шунда йөри иде. Үзем дә белмим, миңа ул энергия каян килгәндер, мин бит барысын да бергә алып бара идем.

Күп кенә әти-әниләр балалары белән татарча түгел, рус телендә сөйләшә. Ә балалары, үсеп җиткәч, туган телләрендә сөйләшә алмый. Сез улыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез?

Миңа үземә рус телендә акцентсыз сөйләшү беренче вакытта бик авыр булды. ГИТИСка укырга кергәч, минем акцентымны сизеп алдылар, «ә театрда чыгыш ясар өчен саф рус телендә сөйләшергә кирәк» дип, миңа акцентны бетерү өстендә эшләргә куштылар. Миңа беренче вакытларда кыен булды, әмма 4 ел эчендә мин аны бетерә алдым. Улым Адил шундый авырлыклар белән очрашмасын өчен, мин аның белән күбесенчә рус телендә сөйләшәм, сабый чагыннан ук спектакльләргә йөртәм. Туган телне дә белү бик мөһим, Казанга кайткач, әби-бабалары аның белән татарча гына сөйләшә.

«Татарстанга яңа проект белән кайтачакмын»

Театрда эшләүдән кала, нинди шөгыльләрегез бар?

Театрдагы эшне мин никтер эш кебек кабул итмим, ул – минем яраткан шөгылем. Театрдан кала, мин Мәскәүдәге кафе-рестораннарда төрле телләрдә җырлар җырлыйм. Мисал өчен, татар җырларыннан «Ачы тау» җырын яратып башкарам. Шулай ук үземнең яңа проектым өстендә эшлим, аның белән Татарстанга да, чит илләргә дә гастрольләргә йөрермен, дип уйлыйм. Һәм иң мөһиме: улымны үстерәм, аңа тәрбия бирәм.

Сез күптән түгел генә үзегезнең брендыгызны булдырдыгыз, өй киемнәрен булдыру идеясе каян барлыкка килде?

IndiVa булып гастрольләрдә йөрегәндә, мин өй киемнәре турында бөтенләй уйламый да идем. Бала тугач, минем өйдә матур һәм уңайлы, җиңел кием киеп йөрисем килде. Мин ул киемнәрне Һиндстан белән дә бераз бәйләдем. Андагы халык киеп йөри торган иркен күлмәк, чалбар, аларның төсләре күз алдыма килде. Мин тиз арада үзем теләгән төсләр белән коллекцияне ясадым, фотосессия дә булды, ләкин әле дә булса без аны ачып җибәрә алмадык. Якын арада без интернет-кибет кебек аны ачачакбыз, соңрак, бәлки, шәһәрдә дә билгеле бер урыны булыр.

Сез «һөнәр ягыннан үз-үземне таптым, сәхнә ул минем өчен барысы да» дип әйтә аласызмы?

Әйе, сәхнә аша тамашачы белән сөйләшү – ул минеке, мин аны теләп башкарам. Сәхнә мине актриса буларак та, җырчы буларак та ача. Миңа әле 31 яшь кенә, киләчәккә минем бик күп идеяләрем бар, әле бик күп җырларым җырланылмаган, күп рольләрем уйналынмаган.

Киләчәккә нинди хыялларыгыз бар?

Яңартылган «IndiVa» проекты белән бөтен дөньяга танылу, Татарстанга төрле телдәге: татар, гарәп, һинд җырларын башкаручы җырчы буларак гастрольләр белән кайту теләгем бар. Шулай ук иң зур хыялларымның берсе – улымны үстереп, аңа яхшы белем бирү. Тагын берсе – дөнья буенча сәяхәт итү.

Казанга бөтенләйгә яшәргә кайтырга уйламыйсызмы?

Кайту турында алдан әйтеп булмый, иртәгә нәрсә булачагын белмибез бит. Мин кайчандыр «гомер буе Казанда җырчы IndiVa булып йөрермен» дип уйлаган идем, тик Мәскәүгә китеп бардым. Бәлки, мине артистка итеп чит илгә чакырырлар, анда яшәргә китүем дә ихтимал. Ләкин мин Татарстанны онытмаячакмын, монда яңа проектым белән концерт куячакмын. Алла бирсә, мин анда гарәп, татар, һинд җырларын башкарачакмын.

Әгәр дә сезгә яңа проектыгыз белән чит илдә эш тәкъдим итсәләр, сез чит илгә китеп, барысын да яңадан башлый алыр идегезме?

IndiVa булдыра алыр, яңадан башлый ала, дип уйлыйм.

«Сәләтле артистлар үз-үзләренә ышанмаганлыктан таныла алмый»

Сезнең тормыш буенча девизыгыз бармы?

«Барысы да мөмкин!» – минем девизым. Бик матур тавышлы җырчылар, сәләтле артистлар бар, ләкин алар үз-үзләренә ышанмаганлыктан, халыкка таныла алмыйлар. Аларның күңеле төшә, депрессиягә биреләләр, килеп чыкмас, дип уйлыйлар, ләкин алай дөрес түгел, үзеңә ышанырга, үз һөнәреңне табарга, курыкмаска кирәк, шул вакытта барысы да килеп чыгачак. Сабыр булырга, көтә белергә кирәк, барысы да үз вакыты белән килә.

Бүгенге көндә барысы да яшьләргә «теш табибы зур акча эшли» дип, шул һөнәр буенча укырга киңәш итәләр. Укып та чыгар, зур акчалар да эшләр, ләкин ул үзенә охшамаган эшне эшләп бәхетле булырмы соң, менә монысы шикле. Үзеңне акчалы җирдә түгел, күңел тарткан җирдә эзләргә кирәк.

Һәрбер кеше, ул кая гына туып үсмәсен, теләге булса, бик зур уңышларга ирешә ала. Кеше һәрбер эшне башкарыр алдыннан үзенә «мин моны нәрсә өчен эшлим?» дигән сорау бирергә тиеш. Әгәр барысы да популярлык өчен генә икән, син таныла алмыйсың.

Эшләгән эшең – синең күңелең эше булырга тиеш. Шуның белән ул бу тормышта үзен табарга, үзенең кем икәнлеген, кешелек дөньясына нинди яхшылык, нинди файда китерүе турында уйланырга тиеш. Җыр аша халыкка әйтергә теләгән фикереңне җиткереп була, мин, мәсәлән, моны бию, җыр аша җиткерә идем, бүгенге көндә актерлык осталыгы аша җиткерергә тырышам. Әгәр дә кешегә бу тәэсир итеп, алар уйланып, аларда ниндидер фикер туып театрдан китсәләр, мин бәхетле. Бөтен эшне халык өчен, дөнья өчен эшләргә кирәк, шул вакытта гына син уңышка ирешә алачаксың.

Бу темага:

Җырчы Индива кияүгә чыкты - фото

Җырчы Индива Мәскәү театрындагы «кара юморлы» спектакльдә уйный башлаган

«Без бик бәхетле!» - Җырчы Индива тәүге тапкыр әни булды

Әлфинә Әзһәмова: «Ял итәргә киленнәр белән йөрим»

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 август 2023
    Исемсез
    Азхамова малаена кияугэ чыккан диеп сойлэделэр диме?Узлэреннэн чыкты бит ул суз.
  • 11 август 2023
    Исемсез
    "Танылган"? Башта " Гөлҗамал"ны җырласын, таныла алып микән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100