news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Индива Мәскәү театрындагы "кара юморлы" спектакльдә уйный башлаган

Җырчы Индива Мәскәү театрындагы "кара юморлы" спектакльдә уйный башлаган

news_top
Җырчы Индива Мәскәү театрындагы "кара юморлы" спектакльдә уйный башлаган
In Diva - Индива псевдонимы белән чыгыш ясап танылган Регина Вәлиева-Әзһәмова Мәскәүдә режуссураның үзәк йортында "Однорукий из Спокана" спектаклендә уйный. Режиссер Владимир Панков "кара юмор" остасы булып танылган Мартин Макдонах спектаклен куя. Спектакль сюжеты буенча караклар акылдан язган кеше кулына эләгә. 

Индиваның иҗатын яратучылар спектакльнең сюжеты белән түгел, үзе белән кызыксынган. "Сез бүтән җырламаячаксызмы?" "Концертыгыз булса, мин барыр идем!" дип язганнар.

Җырчы Индива икенче югары белем алу нияте белән 2016 елда Мәскәүдәге Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) эстрада актеры факультетына укырга керде. Беренче югары белемне ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында ТР халык артисты Венера Ганиева кафедрасында алган иде. "Интертат"ка биргән интервьюсында ул конкурсның зур булу сәбәпле читтән торып уку бүлегенә керүен, әмма остазы Владимир Панков сәләтен югары бәяләп, көндезге уку бүлегенә күчүен соравын әйткән иде. 

Җырчы имтиханда һинд телендә җырлап бию башкаруы хакында сөйләгән иде. 


Индиваның иҗатын искә төшереп, аны популярлаштырган "Җепләре сүтелә" җырын тыңлагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар