Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Индирага васыятем турында искә төшердем» – Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклекне яулады

news_top_970_100
«Индирага васыятем турында искә төшердем» – Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклекне яулады
Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган көчле рухлы егет, паралимпияче, Башкортстан блогеры, Уфа мэры киңәшчесе Рөстәм Нәбиев, Африканың иң биек вулканына менү өчен, Танзаниягә китте, дип язган идек. Ул социаль челтәрдә континентның иң югары ноктасы – Килиманджаро тавына (5895 м) менүе турында хәбәр итә.

Рөстәм ике аяксыз килеш, кулларында әлеге биеклекне яулау юлы белән язылучыларын таныштырып барды. Бу юл аның өчен бер дә җиңел булмаган. Кайвакыт бөтенләй хәлдән китеп, туктап калган, әмма янәшәсендәге дуслары аңа көч биргән. Биеклектә баш авыртуыннан дарулар да ярдәм итмәгән, йоклый да алмый изаланган. Кулларына сөялләр чыккан, тырнагы каерылган, әмма ул яраларга лейкопластырь ябыштырып, юлын дәвам иткән. Һәм куйган максатына ирешкән, Килиманджаро тавына менеп җитеп, туган җире Башкортстан һәм Россия флагын кадаган.

«Куелган максатка ирешү өчен кешегә нәрсә кирәк? Теләк, илһам һәм ихтыяр көче генә җитәме? Әллә эшкә тотыныргамы?

Барлыгы 50 км юл үтеп, 5895 метр биеклеккә менеп җиттем. Бу минем өчен иң катлаулы тауларның берсе түгел, ә иң авыры булды. Әмма мин аңа карамастан, зур горурлык белән үз илемнең флагын куеп төштем.

Мин Рөстәм Нәбиев – чираттагы тапкыр бөтен дөньяга  канатсыз да очып булганын күрсәткән кеше, иң мөһиме, биеклекне дөрес сайлау», – дип язган ул.

Танзаниядәге егетләр аны бик якын иткән, фотога төшкәннәр, кире юлда аны шатланып, үзләренчә җырлап һәм кочаклап каршы алганнар. 

Блогер язылучылары белән кояш баю вакытындагы матурлык белән дә бүлешкән.

Соңрак Рөстәм Нәбиевның тән температурасы күтәрелгән, эче авырткан, хәле кискен кыенлашкан. Аны хастаханәгә китергәннәр, кирәкле чараларны башкарганнар. Әмма төгәл диагноз куя алмаганнар. 

«Мин бу авыртудан үләм дип уйладым. Хатыным Индирага былтыр язып куйган васыять турында да искә төшердем. Төгәл диагноз куя алмадылар, әмма ярдәм иттеләр», – дип хәбәр итә блогер.

Ул Эльбрус, Манаслу, Казбек һәм  Килиманджароны яулаган легендар перчаткасын да күрсәтте.

Рөстәм Нәбиевның социаль челтәреннән

Фото: © 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 декабрь 2022
    Исемсез
    Житар инде йорма кулсыз каласын килмаса
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100